“Гномнарга файдалы киңәшләр”.
материал (средняя группа)

Максат:балаларның үз сәламәтлеге турында күзаллауларын киңәйтү; дөрес туклану,физик күнегүләр,гигиена кагыйдәләрен үтәү белән сәламәтлекнең ныклы бәйләнештә булуын аңларга булышу;үзеңнең сәламәтлегең өчен кайгыртучанлык һәм аны саклый белү теләге тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gnomdocx.docx33.47 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Гномнарга файдалы киңәшләр”.

Максат:балаларның үз сәламәтлеге турында күзаллауларын киңәйтү; дөрес туклану,физик күнегүләр,гигиена кагыйдәләрен үтәү белән сәламәтлекнең ныклы бәйләнештә булуын аңларга булышу;үзеңнең сәламәтлегең өчен кайгыртучанлык һәм аны саклый белү теләге тәрбияләү.

Җиһазлау:гномнар,сәламәтлек турында рәсемнәр,Белоснежка.

                                            Шөгыль барышы.

Минем матур кызларым,акыллы улларым

                              Тик тормас шаяннарым

                              Ягез әле килегез.

                              Яныма тезелегез.

                             (балалар кара-каршы басалар)

                             Хәерле көн миңа

                             Хәерле көн сиңа

                             Хәерле көн безгә

                             Хәерле көн сезгә.

Тәрбияче:Хәзер урыннарыбызга утырыйк та шөгыльне башлап җибәрик.Балалар бүген без сезнең белән һәр кеше өче дә кирәкле булган сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләшү алып барырбыз.Ягез әйтегез нәрсә соң ул сәламәтлек?

Балалар:Сәламәтлек ул авырмау,чиста йөрү,пөхтәлек,җиләк-җимешләр ашау.саф һавада булу,гимнастика ясау,тамак чайкау,физкультура эшләү.

Тәрбияче:Әйе балалар бик дөрес әйттегез.Ә сәламәт кеше нинди була соң? Шат күңелле,җитез,елмаеп тора,эшли, укый,бачага йөри,кәефе яхшы була.

              -Авырган кеше нинди була?

Балалар:авырган кеше елый,аңа күңелсез,башы авырта,температурасы була, начар ашый,ятып кына тора,урамга чыкмый.

                         (Белоснежка керә ,ул борчылган кыяфәттә)

-Исәнмесез нәни дусларым!Сез мине таныйсызмы?

-Әйе таныдык,син Белоснежка , 7 гном әкиятеннән.

-Әйе дөрес.Мин әкияттән килдем.Миңа сезнең ярдәмегез кирәк.Гномнарым авырып киттеләр.Тик алар мине тыңламыйлар ,сүзләремә колак салмыйлар.Балалар, сез аларны өйрәтмәссезме икән ничек итеп сәламәт, таза булырга?

Балалар:Өйрәтәбез,тырышырбыз, ләкин аларны каян табыйк?

Белоснежка:Менә бу алан буенча китсәгез табарсыз.Ә мин үзебезнең урамдагы барлык хайваннарны ,дәвалый торган доктор янына барып киләм,аннан фадалы киңәшләр ,шифалы үләннәр сорап карыйм әле.

Тәрбияче:Ярый Белоснежка,исән-сау йөреп кайт.Балалар, юлга кузгалырга әзерме сез? (әзер) Юлдагы авырлыкларны көчле ,сабыр,сәламәт балалар гына җиңә ала.Яле малайлар, минем яныма килегез,иң көчле малайлар гантельләр күтәрә ала (1,2,3,4 өскә,як-якка).Молодцы !Болай булгач без барлык авырлыкларны да җиңәрбез .Хәзер әйдәгез юлга кузгалыйк.Алдыбызда көмеш сулы елга ага,безгә басма аша чыгарга кирәк.Әйдәгез тезелик тә берәм-берәм басма аша чыгып карагыз әле. Балалар алдыбызда зур сазлык, ләкин ул үтмәслек сазлык түгел.Менә монда аяк эзлзре бар,безгә шул ааяк эзләренә генә басып аланлыкка чыгарга кирәк.Берүк сазлыкка бата күрмәгез (чыгабыз)

  Менә Белоснежка әйткән аланлыкка килеп тә җиттек.Нишләптер, гномнар күренми эндәшеп карыйк әле.Ауу-ауу ,гномнар сез кайда?

Гномнар:Без монда!

Балалар:Исәнмесез гномнар!

Гномнар:Исәнмесез ,балалар!

Тәрбияче:Я сөйләгез, гномнар нәрсә булды сезгә?

-Безнең тешләребез сызлый (елыйлар)

-Нәрсә булды соң,әллә кәнфит күп ашадыгызмы?

-Юк бик күп түгел,берьюлы 6 гына.

-6 ны, бик күп бит ул.Балалар аның кадәр конфет ашарга ярыймы соң?

-Юк, аның кадәр конфет ашарга ярамый.

-Әйдәгез балалар,менә монда безнең рәсемнәребез бар.Шуларны алыйк та, кайсы тешләр өчен файдалы ,кайсы тешләр өчен зыянлы икәнен гномнарга өйрәтеп китик әле.(рәсемнәрдә –кәнфит,пирожный,торт,теш щеткасы,творог,яшелчәләр һ.б.) балалар рәсемнәргә карап сөйлиләр.

Тәрбияче:Аңладыгызмы гномнар, балаларның сөйләп киткән кагыйдәләрен үтәрсезме?

Гномнар:Үтәрбез,бик зур рәхмәт.

Тәрбияче:Ә сезгә нәрсә булды?

Г: -Безне тамакларыбыз авырта,бик нык йөткерәбез.

Т: -Нәрсә өчен авырта тамагыгыз? Әллә салкында киенмичә йөрдегезме?

Г: -Юк ,урамда бик калын итеп киенеп йөрдек.Әле без урамда бик күп итеп кар ашадык.

Т:-Менә нәрсә икән сәбәбе.Балалар кар ашарга ярыймы урамда?

Б:-Юк, чөнки ул пычрак ,салкын . Аны ашарга ярамый.

Т:Ә урамга чыкканда калын итеп киенергә ярыймы?

Б:Калын итеп киенергә ярамый,ул хәрәкәтләнергә комачаулый.

Т:Балалар ,тамак авыртмасын өчен тагын нишләргә кирәк? Өйрәтегез әле гномнарны.

Б:Җылы киенеп йөрергә ,урамда аякны тундырмаска, шарфларны бәйләргә,урамда басып кына тормаска-хәрәкәтләнергә,салкында мороженое ашамаска,кар ашамаска,тамакны тозлы су белән чайкарга.

Т: Аңладыгызмы гномнар. Ә хәзер исегездә калдырыр өчен кабатлагыз әле, балалар әйткәнен (гномнар кабатлап чыгалар).Моннан соң Белоснежканың сүзләрен тыңларсызмы?

Г:Тыңларбыз,тыңларбыз.

Т:Ә сезгә нәрсә булды?

Г:Ә безнең эчебез авырта.

Т:Нәрсә булды икән сезгз?Балалар, эч авыртуы нәрсәдән барлыкка килә ала?

Б:Кулны сабынлап юмаганнан,тырнакларны кисмәсәң, җиләк-җимешләрне юмыйча ашасаң.

Т:Аңладыгызмы гномнар эч авыртулары нәрсәдән барлыкка килгәнен.

Г:Аңладык,аңладык.Моннан соң без кулны юмыйча ашамабыз, җиләк-җимешләрне дә юарбыз.тырнакларны да кисәрбез.Үлән чәйләре эчәрбез,песи-этләр белән уйнагач кулларны юарбыз.

Т:Ә син нигә бер сүз дә эндәшмисең?

Г:Минем бер дә сөйләшәсем килми,йоклыйм, йокым туймый,көне буе телевизор карыйм,компьютерда уйныйм,аннары күп итеп ашыйм да, бөтен җирем авырта,сызлый.

Т:Тәмлетамак,син чын ялкауга әйләнгәнсең бит.Сиңа бит ялкаулыкны җиңәр өчен гинастика ясарга,саф һавада уйнарга,спорт белән шөгыльләнергә, телевизорны озак карамаска , компьютерда күп уйнамаска кирәк.Менә безнең балалар хәрәкәтне,спортны яраткач, барысы да сау-сәламәт.Әйдәгез әле, балалар гномнарга гимнастика ясап күрсәтик,алар да өйрәнсеннәр.

Бигрәк шаян инде без,

Тик тормыйбыз бер дә без.

Чүгәлибез, торабыз,

Башны уңга борабыз

Аннан сулга карыйбыз

Һәм сикерә башлыйбыз.

Кулларны күтәрәбез,

Аннары төшерәбез,

Шул арада иелеп ,

Тирән итеп сулыйбыз,

Ял итәргә туктыйбыз.

Гимнастика ахырында Белоснежка керә.

Белоснежка: Ай-хай,күрәм гномнарның хәле яхшырган.

Г:Гафу ит безне Белоснежка. Без синең сүзләреңне тыңламадык,моннан соң андый булмабыз, төзәлербез.

Т:Белоснежка безнең балалар гномнарга бик күп файдалы киңәшләр бирделәр.

Белоснежка: Рәхмәт балалар! Гномнарым моннан соң минем сүзләремне тыңларсыз инде.

Г:Әйе,әйе.

Т.: Белоснежка син безне үзебезнең бакчабызга озатып куй инде.

Белоснежка: Әйдәгез менә бу аланлык буенча озатам.

Б:Сау булыгыз!

Т.: Балалар, гномнарда кунак булу ошадымы? Иң ошаганы нәрсә булды, без гномнарны нәрсәләргә өйрәттек?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Полезная прогулка в весенний лес (на татарском языке). Язгы урманга "файдалы сәяхәт".

Язгы урманга “файдалы сәяхәт”.Белгәнебезчә, быел экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы. Шул исәптән балалар бакчаларында да күп эшләр алып барыла. Мин дә бу чараны үз эш тәҗрибәмн...

сценарий спортивного развлечения в старшей группе "файдалы дару"

сценарий спортивного развлечения в старшей группе на тему: "как сохранить здоровье"...

сценарий спортивного развлечения в старшей группе "файдалы дару"

сценарий спортивного развлечения в старшей группе на тему: "как сохранить здоровье"...

Әти-әниләр өчен консультация Тема «Җәй көне балалар белән вакытны ничек файдалы һәм кызыклы үткәрергә?»

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы – балаларны рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһә...