Күңелле һәм файдалы ял минутлары
консультация (старшая, подготовительная группа) на тему

Консультация

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yal_minut.docx17.07 КБ

Предварительный просмотр:

Күңелле һәм файдалы ял минутлары

   (Тәрбиячеләр өчен консультация)

        Балалар уку эшчәнлегенә күп көч сарыф итәләр. Эшчәнлектә күз, гәүдә бигрәк тә арка һәм муен мускуллары, яза торган кул чугы тиз арый.Балаларны ял иттереп алсаң, аларның арулары беразга онытылып тора, игътибарлары кабат активлаша, яңа материалларны кабул итү сәләте арта.

        Физкультминуткаларны балалар тынычсызлана башлау барлыкка килү белән үткәрелә. Бер үк физкультминуткаларны озак вакыт дәвамында куллану туйдыра,шуңа күрә аны атна саен алыштырып куллану файдалы. Балаларның яшь

үзенчәлекләренә, шөгыльгә һәм эш төрләренә, материалның катлаулыгына карап, физкультминуткаларны тәрбияче үзе сайлый.

        Физкультминуткаларны яшь үзенчәлекләренә карап сайларга кирәк.Балаларның барысыда уң һәм сул якларын аерырга өйрәтү өчен, түбәндәге физкультминутны үткәрергә мөмкин:

Уң кул ягында  - уң кул,

Сул кул ягында – сул кул.

Уң як,сул як, уң як, сул як,

Истә калсын ныгырак.

Тора – бара.  Физкультминут катлаулана:

Уң кул ягында – уң як,

Сул кул ягында – сул кул.

Ишегебез уң якта, тәрәзәләр сул якта.

Әйләнеп баскан идек

Сул якта калды ишек,

Шул арада уң як сулга

Әйләнгән ничек итеп?

Рифмага салынган физминуттан ял итү һәм теге яки бу авазны өйрәнү эшчәнлегендә  фонематик ишетүне үстерү максатыннан чыгып та файдананырга мөмкин. Мәсәлән: “Ишкәкче” Физкультминутын “И” авазын өйрәнгәндә, “И” авазы кергән сүзләрне ишетеп танырга өйрәтүне булышлык итеп кулланырга мөмкин.

 “Ишкәкче”

Ишкәк ишә ишкәкче,    (ишкәк ишкән хәрәкәт ясау)

Иделләргә җиткәнче     ( ике кулны да алга сузу, сузылу)

Агым суга каршы барып  (аякларны аерып басып, як-якка чайкалу хәрәкәте  

                                               ясау)                      

Дулкыннарны җиңгәнче,  (аяклар тездән бөгеп, бер турайтып, дулкынга       охшаш хәрәкәт ясау)

Кояш елмая күктә,   (кулларны югары күтәрү)

Ишкәк ишү, суда йөрү  ( ишкәк ишү, йөзү хәрәкәте ясау)

Беләкне көчле итү.   ( кулларны як-якка сузып, иҗек санынча терсәктән бөгү һәм кире сузу)

Язу шөгыльләрендә күзләр һәм бармаклар ял иттерү өчен, түбәндәге физкультминуткалар ярдәм итә.

               Язганда туры утырам.

Язганда туры утырам  (гәүдә торышын тикшерү)

Тигез тора иңсәләр  (иңсәләр иҗек санынча сикертелә)

Баш иелми, баш бармаклар  (башны ике тапкыр алга иеп, кире дәрес утырышына кайтабыз. Аннан соң терсәкләрне өстәлгә куйган хәлдә, ике кулның да баш бармакларын “Биш яхшыны” күрсәткәнчә итеп, ике тапкыр алга һәм артка хәрәкәтләнәбез.

Күз читенә (терсәк өстендә, баш бармак күз читенә тидерелә)

                Ручканы мин тотам,

                Дәфтәрне – авыш куям.

                Яза башлыйм хәрефләрне,

                Чиста һәм матур итеп.

Бармаклар өчен күнегүләр.

                Бер бармак – ялгыз бармак,

Ике бармак пар бармак.

Өч бармак көч бармак,

Дүрт бармак күмәк көч.

Биш бармак тулы көч,

Тулы көч, ул бердәм көч,

Бергә – бергә эшләрбез,

Дуслар булып, иртә – кич.

                  Бер, ике без бастык.

Бер, ике без бастык,

Чат – чат итеп кул чаптык.

Аякларны бер урында,

Тып – тып – тып итеп бастык,

Утырдык, кабат бастык,

Бер утырдык, бер бастык.

Инде бераз хәл алдык,

Тыныч кына утырдык.

                                           “Яшелчәләр”

     Ярдәм көтеп тормыйбыз:

Без бәрәңге турыйбыз.                (бәрәңге турау хәрәкәте)

Чиста итеп юуабыз,                     (юу хәрәкәте)

Бераз кишер кырабыз.                 (кишер кыру хәрәкәте)

Ваклап суган салабыз.                 (суган турау хәрәкәте)

Тозлап,майлап алабыз,                (уңга, сулга сибү хәрәкәте)

Яхшылап болгатабыз,                  (болгату хәрәкәте)

Бигрәк тәмле, ашагыз.                  (кулларны җәяләр)

Җиләк-җимешләр

“Компот”

Кайнатабыз без компот        (сул кулны “чүмеч” кебек тотарга,уң                           Җимешләр кирәк бик күп:     кулның имән бармагы белән болгатырга)

Алма турап салабыз.              ( баш бармактан башлап бармакларны берәм,

Груша өстәп алабыз,              берәм бөгәбез)

Лимон согы сыгабыз

Слива, шикәр салабыз.

Болгатабыз, болгатабыз,       (болгату хәрәкәтләре)

Без компот кайнатабыз.

Агачлар

“Агачлар”

Җил исә, исә, исә,             (кулларны өскә күтәреп, як – якка селкетү)

Агачларны селкетә.

Җил тына, тына,тына.      (кулларны тешерү, чүгәләү)

Агачлар үсә,үсә.               ( аяк очына басу, кулларны өскә күтәрү)

Кыш

“Кышкы урманда”

Кышкы урманга килдек,          (бүлмә буенча йөрү)

Матур урыннар күрдек.           (кулларны җәяләр)

Тун кигән каен уңда,                (күрсәтү)

Ямь – яшел чыршы сулда        (күрсәтү)

Кар бөртекләре оча,                  (фонарь ясап күрсәтү)

Әйләнеп җиргә коча.                (әйләнәләр)

Әнә куян сикерә,                       (сикерәләр)

Ул бүредән элдертә.                 (урында сикерү)

Без дә аннан качабыз,               (иеләләр)

Тапмас ул безне явыз.               (бармак яныйлар)

Аю бабай ял итә,                       (чүгәләп “йоклыйлар”)

Кызылтүшләр очалар.               (“очалар”)

Бигрәк матур алар                      (гаҗәпләнү)

Урманда рәхәт булса да,    

Өйгә кайтыйк,балалар               (йөриләр)

                                                              Яз

“Яз килде”

Киң итеп җәеп колач      (кулларны як – якка җәяләр)

Килде яз, килде яз           (кул чабу хәрәкәтләре белән)

Елмаеп тора кояш           (кулларны өскә күтәрәләр)

Көн аяз, көн аяз               (кул чабу хәрәкәтләре белән)

Кыш буе яткан карлар

Эределәр, эределәр.        (кул хәрәкәтләре белән)

Әдәбият: Ял минуты. Методик кулланма  2001.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Ял минутлары"

Балаларны ял минутлары белэн таныштыру...

Полезная прогулка в весенний лес (на татарском языке). Язгы урманга "файдалы сәяхәт".

Язгы урманга “файдалы сәяхәт”.Белгәнебезчә, быел экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы. Шул исәптән балалар бакчаларында да күп эшләр алып барыла. Мин дә бу чараны үз эш тәҗрибәмн...

сценарий спортивного развлечения в старшей группе "файдалы дару"

сценарий спортивного развлечения в старшей группе на тему: "как сохранить здоровье"...

сценарий спортивного развлечения в старшей группе "файдалы дару"

сценарий спортивного развлечения в старшей группе на тему: "как сохранить здоровье"...

Выступление из педагогического опыта работы Педагогическая мастерская Тема: «Ял минутлары» (мастер-класс) Конференция работников дошкольного образования в рамках августовского совещания работников образования Азнакаевкого муниципального района 2015

Выступление из опыта работы: Педагогическая мастерская «Использования дыхательной гимнастики с детьми дошкольного возраста, как система  физкультурно - оздоровительной работы в дошкольном учрежде...

Шөгыльләрдә ял минутлары үткәрү. Ата- аналар өчен консультация.

Что же это такое - физкультминутки для дошкольников? Это время для веселья, стихов и движения. Чтобы детишки хорошо росли и развивались, им просто необходимы такие чудесные подвижные физкуль...

“Гномнарга файдалы киңәшләр”.

Максат:балаларның үз сәламәтлеге турында күзаллауларын киңәйтү; дөрес туклану,физик күнегүләр,гигиена кагыйдәләрен үтәү белән сәламәтлекнең ныклы бәйләнештә булуын аңларга булышу;үзеңнең сәламәтлегең ...