"Без - табигать дуслары"
методическая разработка

Шакирова Эльвира Альфредовна

Уртанчылар төркемендә экологик йомгаклау чарасы эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ekologik_yomgaklau_charasy.docx28.48 КБ

Предварительный просмотр:

«Без – табигать дуслары»

/уртанчылар төркемендә йомгаклау чарасы/

Воспитатель

1 кв. категории

Шакирова Э.А.                                                                                                              

Максат: табигатьнең кеше тормышында әһәмияте турында балаларның белемнәрен ныгыту, баету; табигатькә мәрхәмәтле караш тәрбияләү; табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәсен үзләштерү.

Җиһазлау: слайдлар, ноутбук, экран.

Чара барышы:

Кереш сүз: - Табигать – ул безнең йортыбыз. Без табигатьтән башка яши алмыйбыз. Безне кояш җылыта. Су кешеләргә дә, үсемлекләргә дә, хайваннарга да кирәк. Табигать безгә азык, кием, торак бирә. Урман безгә агач, җиләк-җимеш, гөмбә, дару үләннәре үстерә. Шуңа күрә, без табигатьне сакларга тиешбез. Слайд 1

- Безнең илебезнең табигате бик матур. Г.Тукай да безнең якның табигатен яратып язган:

Ул авылның, - һич онытмыйм, - һәр ягы урман иде,

Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.

  • Бу бик дөрес. Менә шушы табигатьне безгә бик нык сакларга өйрәнергә кирәк.

- Балалар, бүген безне туган ягыбызның матур табигате үзенә кунакка чакыра, барабызмы? Ярый, алайса әйдәгез юлга кузгалдык.

- Әйдәгез урманга һәм кырга,

Табигать китабын укырга.

Бу китап гаять зур, гаять бай -

Анда бар: җир, су, кояш, ай.

  • Балалар, нәрсә соң ул табигать? Сез ничек аңлыйсыз?                                       Табигать ул - җир, су, урман, һава, кояш һ.б.
  • Безгә табигать нәрсә өчен кирәк? Ул безнең хисләребезне тәрбияли, ашата, киендерә, яшәү өчен бөтен кирәкле әйберләрне бирә.
  • Менә килеп тә җиттек.  Слайд 2

- Урман турында мәкальләр бик күп. Берничәсен  искә төшереп үтик.

  1.  Урман белән су – табигатьнең матурлыгы.
  2.  Урмансызлык – уңайсызлык.
  3.  Бер агачтан унау үскән, ун агачтан урман үскән.
  • Балалар, карагыз әле, урман нинди матур! Монда саф һава, кошлар сайрый. Ә бу агач астында нәрсә бу?   Конверт.
  • Бу хатны сезгә Шүрәле калдырган. Әйдәгез, укыйк әле.

“Балалар, әгәр сез бу табышмакларга дөрес җавап бирә алсагыз, табигать сезгә бар матурлыгын, әһәмиятен күрсәтер”.

  • Әйдәгез әле, балалар, тыңлагыз, табышмакларны укыйм.
  1. Без үсәбез һәркайда,

Без кешеләргә файда.

Бездән өйләр салалар

Йорт җиһазы ясыйлар.

Балаларга карандаш та,

Өстәлләр дә, чаңгы да. Агач  Слайд 3

  1. Мылтык түгел, үзе ата,

Аны бал корты ярата.    Чәчәк   Слайд 4

3. Җәй киенә, кышын чишенә. Урман   Слайд 5

4. Алгы тәпие кыска,

Чабарга ул бик оста.

Соры тунын сала да

Ак тунын кия кышка. Куян    Слайд 6

5. Аягын , башын яшерә,

Таш күлмәге эченә.    Ташбака   Слайд 7

6.Көмеш тәнле,

Ите тәмле. Балык   Слайд 8

7. Ул булса, көн була,

Ул булмаса, төн була.   Кояш    Слайд 9

  • Менә без табышмакларга дөрес җавап бирдек һәм табигать безне чәчәкләр иленә алып килде. Карагыз, нинди генә чәчәк юк монда. Слайд 10
  • Чәчәкләрне күп итеп җыеп, букет ясыйбызмы әллә?
  • Юк, кирәкми, чәчәкләрне өзәргә ярамый.
  • Чәчәкләрне өзсәк, бал кортлары бал җыя алмый.
  • Урман, аланнар ямьсезләнеп кала.
  • Дөрес, балалар. Әгәр мин чәчәк өзсәм, әгәр син чәчәк өзсәң,

          Әгәр бергә: син һәм мин матур чәчәкләр өзсәк,

          Бетәр шушы матурлык, бушап калыр бу алан.

“Нәрсә икәнен бел”.

- Мин сезгә кыргый хайван (аю, бүре, төлке, тиен, куян, керпе, поши, кабан дуңгызы) рәсемнәре күрсәтәм, ә сез нәрсә икәнен әйтергә тиешсез.         Слайдлар  11-18

- Әйдәгез, балалар, шушы матур аланда бераз утырып ял итик, кызыклы уен уйнап алсак та була.

Физминутка...

                    «Нинди хайван юкка чыкты?» уены.

Өстәлдә 4-5 уенчык хайван куела. Балалар аларны истә калдыралар. Балаларга күзләрен йомарга тәкъдим ителә һәм өстәлдән бер хайван алып куела. Балалар күзләрен ачалар, нинди хайван юкка чыкканын әйтәләр.                        Уен 4-5 тапкыр уйнала. 

- Балалар, күрегез, бу нәрсә? Светофор.  Слайд 19

- Ул нәрсә өчен кирәк?  Балалар җавабы.

- Урманда светофор ни өчен кирәк?  Балалар урманда  үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен үтәсеннәр өчен. - Кызыл төс куркыныч янаганы турында әйтә, сары төс – кисәтә, яшел төс – урманда нәрсә эшләргә яраганлыгын рөхсәт итә.

- Монда нәрсәнеңдер эзләре күренә! Сез таныйсызмы аларны?  Слайд 20

Заяц-зверь в лесах не редкий.

Только прячется под веткой…

Мы тебя, ушастый, видим.

Выходи к нам, не обидим.     Слайд 21

Проблемалы ситуацияләрне чишү.  Чыршы астында тәпие бәйләнгән куян утыра.

- Нәрсә булган куянга?  Ничек яраланды икән ул? Балалар җавабы: ватык шешә, калай савыт .

- Ни өчен шулай булган соң? А почему так произошло? Чөнки кешеләр урманда чүп калдырганнар.

- Дөрес, урманда чүп калдырырга ярамый!

В лесу играйте и гуляйте,

Но мусор там не оставляйте.

- Мин тагын ниндидер эзләр күрәм...   Слайд 22

Сны кружатся у порога…

Под сосной в ночном лесу

Спит большой медведь в берлоге

Видит он во сне весну…

- Ник шаулашасыз урманда? Миңа йокларга бирмисез!  Слайд 23

Мишка, Миша, что с тобой

Почему ты спишь зимой?

- Аю-аюкай, без синнән гафу үтенәбез. Ят, йокла, без сиңа бишек җыры җырларбыз:

- Баю-баю, баю-бай, спи, мишутка, засыпай!

- Ничек уйлыйсыз, аю ни өчен уянды?

- Урманда кеше – кунак. Ул андагы кош, җәнлекләрнең яшәешен бозмас өчен билгеле бер кагыйдәләрне  үтәргә  тиеш.

Да, в лесу нельзя шуметь,

Даже очень громко петь.

Испугаются зверушки,

Убегут с лесной опушки.

                             «Оча, йөзә, йөгерә» уены.

Балаларга табигатьнең тере объекты (рәсем, слайд яки уенчык) күрсәтелә. Балалар ул объектның хәрәкәт итү алымын күрсәтәләр (“куян” диелгәч, балалар сикерә;  «балык» - йөзү хәрәкәтен, «чыпчык» - кош очкан хәрәкәтне күрсәтәләр).

Экологик әңгәмә «Урманда үз-үзеңне  тоту кагыйдәләре».

– Урманда нәрсәләр эшләргә ярамый?  

1. Агачларны сындырырга ярамый!  Слайд 24

2. Урманда чүпләргә ярамый! Чүпне пакетка җыеп үзең белән алып китәргә кирәк!  Слайд 25

3. Учак (ут) ягарга ярамый! Аны сүндереп китәргә кирәк!   Слайд 25

4. Урман җәнлекләрен өйгә алып кайтырга ярамый! Алар урманда гына яшәргә тиеш, урман аларның йорты.    Слайд 26

5. Сак булырга, шауламаска! Каты тавыш кошларны, җәнлекләрне куркыта.   Слайд 27

6. Кош ояларыннан йомыркалар алырга ярамый. Кошлар аларны ташлап китәчәк һәм кечкенә кош балалары чыга алмаячак.   Слайд 28

  • Хәзер сез урманда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген беләсез, дусларыгызга, әти-әниләрегезгә дә сөйләгез..
  • Әйдәгез әле, киләчәктә дә үзебезнең туган як табигатен саклыйк, пычратмыйк, дус булыйк!

Беркайчан да рәнҗетмәгез, табигать ул - Җир-ана.

Табигатьнең якын дусты булсын иде һәр бала!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Без табигать дуслары" (экологик кичә)

Максат:1. Балаларда туган якның, төбәкнең, табигатенең гүзәллеге, аның байлыгы белән таныштыру, кызыксыну уяту, аңа мәхәббәт тәрбияләү.2. Үзебезнең төбәктә үскән файдалы чәчәк, үләннәрне, агач - куакл...

"Без табигать дуслары"

Тәрбияче.Исәнмесез, кадерле кунаклар, балалар.Балалап без бүген сезнең белән таган як буйлап сәяхәткә барабыз Үзебезнең туган як табигате белән кабаттан очрашырбыз.1 бала.Минем туган авылымның...

"Без табигать дуслары"

Тәрбияче.Исәнмесез, кадерле кунаклар, балалар.Балалап без бүген сезнең белән таган як буйлап сәяхәткә барабыз Үзебезнең туган як табигате белән кабаттан очрашырбыз.1 бала.Минем туган авылымның...

Без-табигать дуслары.

Интегрированное занятие в рамках методической недели  на тему: «Интеграция и реализация образовательной области «Познание.Экологическое воспитание детей дошкольного возраста» на  базе МБДОУ ...

БЕЗ - ТАБИГАТЬ ДУСЛАРЫ

Итоговое занятие по экологии в подготовительной к школе группе.Цель: систематизировать знания детей о природе, развитие речи и логического мышления....

Викторина "Без табигать дуслары"

Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу- балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. ...

"Без- табигать дуслары".

Экологиядән балалар бакчасының катнаш төркемендә эшчәнлек конспекты....