"Танып белү сәләтен үстерүдә сенсорик тәрбиянең роле"
консультация

Шакирова Эльвира Альфредовна

Консультация тәрбиячеләр өчен тәкъдим ителә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kosultatsiya_dlya_vospit._-_fevral_2018.doc57.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Танып белү сәләтен үстерүдә сенсорик тәрбиянең роле”

(тәрбиячеләр өчен консультация)

Материалы_для_развития_чувств

Саба №2 “Әллүки” балалар бакчасы                                                                           1 квалификацион тәрбияче                                                                                Шакирова Эльвира Альфред кызы

3 яшькә кадәр балаларда сизү органнарының үсеше бик интенсив рәвештә бара. Кечкенә яшьтәге баланың барлык яклап камил үсешен сенсор үсеш тәшкил итә.                                                                                               Әйләнә-тирәдәге чынбарлыкны тулы кабул итүгә юнәлдерелгән сенсорика буенча шөгыльләр дөньяны танып белүнең нигезе булып торалар.                                                                                                                   Балада акыл, физик , эстетик тәрбиянең алга китеше иң беренче чиратта сенсорик тәрбиянең үсешенә бәйле: ул ни дәрәҗәдә күрә, ишетә һәм сизә.                                                                                            Сенсорик тәрбиянең әһәмияте шунда:
– интелектуаль үсешнең нигезе булып тора;
– тышкы дөнья нәтиҗәсендә алган хаотик күзаллавын җиңеләйтә;
– күзәтү сәләтен арттыра;
– чын тормышка әзерли;
– эстетик сиземләвенә позитив тәэсир итә;
– күзаллау үсешенең нигезе булып тора;
– игътибарлылыкны арттыра;
– өйрәнү эшчәнлегенең яңа алымнарыннан кулланырга мөмкинлек бирә;
– сенсор эталоннарны үзләштерүгә ярдәм итә;
– укыту эшчәнлеге алымнарын үзләштерүне тәэмин итә;
– баланың сүзлек байлыгын арттыра;
– күреп, ишетеп, образлы истә калдыру үсешенә йогынты ясый.
  Дидактик уеннар үз эченә баланың сенсор кабул итүен ала, беренчедән яшь, әхлак үзенчәлекләрен исәпкә ала, икенчедән иреклек принцибы, ягъни мөстәкыйль сайлау хокукы.                                                         Көндәлек тормышта бала төрле төсләр белән очраша. Бу аның яраткан уенчыклары һәм әйләндереп алган предметлар. Шул ук вакытта бала сәнгать әсәрләрен: картина, сыннарны күрә, музыка ишетә, ләкин бу белемнәрне кабул итү, үзләштерү олылар ярдәменнән башка гына булса, аның тәэсире аз була.                                    Менә шушы вакытта сенсор тәрбия ярдәмгә килә дә инде – бер-бер артлы, тәртипкә салынган кешелек дөньясының сенсор культурасы белән таныштыру. Һәр чор өчен сенсор тәрбиянең үз бурычлары бар.                   Кечкенә яшьтә балаларда төс, форма, зурлык буенча күзаллау булдырыла. Бу күзаллауларның төрле булуы әһәмиятле.                                 Баланы барлык төр үзенчәлек белән таныштырырга кирәк: барлык төслә , геометрик фигуралар (түгәрәк, овал, квадрат, турыпочмак, өчпочмак, шар, куб, кирпеч).                                                                          Сөйләм һәм танып белү сәләтен үстерү – күрү, сизү, тотып карау, чагыштыру юлы белән җисемнәрнең төсен, зурлыгын формасын аерырга өйрәтү. Сөйләмдә сүзләр куллану һәм аңлау – зурлыкны һәм форманы әйтү.      

Сенсор үсеш предметның формасын, зурлыгын, төсен, исен танып белгәндә барлыкка килә. Шуңа күрә предметлы-үстерешле тирәлекнең төрлелеге мөһим роль уйный. Предметлы- үстерешле тирәлектә төрле дидактик уеннар, ярдәмлекләр булырга тиеш. “Предметны җый”, “Төзүче”, “Төсе, формасы буенча тап”, ”Мозаика”, “Төсле квадратлар”, ”Шарлар” һ.б. Сенсор тирәлекне шулай ук төрле экспериментлар ясау өчен үзенчәлекле материаллар белән дә тулыландырырга мөмкин: йомгаклар, каптыргычлар, табигый материаллар, сулы, комлы савытлар һ.б. Бу материаллар белән эшчәнлекне тәрбияче махсус үзе  дә оештыра ала яки балалар теләге буенча уен уйнарга мөмкин.                                                                 Эшчәнлекләрне системалы алып барганда гына балаларның сенсор сәләтләре үсә. Ягни алдагы эшчәнлек үткәненә нигезләнеп оештырыла.                                                                                                                  Белем бирү эшчәнлеге бурычларын ныгыту максатыннан төрле дидактик уеннар кулланырга мөмкин. “Курчакка бантик”, “Уенчык сайла”, “Машиналар гаражга керә”, ”Бияләйне бизибез”, ”Серле капчык” һ.б.

Урта яшьтәге балаларда сенсор этап формалаша – төс, геометрик фигуралар, берничә предметның зурлыгы буенча аерма турында нык күзаллаулар  урын ала. Шул ук вакытта балаларга предметларны тикшерү юлларын  өйрәтергә кирәк. Төсләр, формалар буенча төркемнәргә  аерырга һәм башка катлаулы эшләргә өйрәтү мөхим. Балаларның аналитик күзаллавын үстерү шулай ук төп максат булып тора: төсләр кушылмасын күрә белү, предметларның кайбер формаларын, зурлыкларын аерып күрсәтү.  Зурлар,  мәктәпкә хәзерлек төркемнәрендә  балаларны грамоталылыкка өйрәтүдә фонематик ишетү төп урынны алып тора – сөйләм авазларын дөрес аера белү.                                                                                              Балаларның сенсор үсешен тагын да үстерү өчен әти-әниләр белән берлектә эш алып барырга кирәк. Әти-әниләрнең балаларның сенсор үсеше турында кызыксынуларын, белемнәрен тикшереп карау максатыннан анкеталар тутыртырга мөмкин. Анкета нәтиҗәләре буенча әти-әниләрнең балаларның сенсор үсешен белү дәрәҗәсен билгеләп була. Шуннан чыгып әти әниләргә төрле темаларга консультацияләр бирергә, информацияләр элергә, кул эшләнмәләре эшләргә була. Мәсәлән, ”Балалар бакчасында һәм өйдә сенсор тәрбия”, ”Тирә- юньне капшап карап үзләштерәбез”, ”Үз кулларыбыз белән уенчыклар ясыйбыз”, ”Уйна, өйрән”  һ.б.

   

Гомумән алганда нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин. Сенсор үсешне планлаштырып эзлекле алып барганда балалар:

-         практик эшләр вакытында предметларның һәм күренешләрнең төсен, формасын, зурлыгын һәм башка үзенчәлекләрен аерып әйтә алалар;

-         төсе, формасы, яки нинди дә булса бер сыйфатына карап предметларны группаларга бүләләр;

-         билгеле бер үзлеге буенча төркемнәргә аералар;

-         нинди дә булса бер сыйфаты буенча тирәлектән әйберләр табалар (кар, үлән, апельсин һ.б);

-         охшашлыгы буенча сүзләрне бик уңышлы куллана алалар; формасын әйтү өчен (кирпеч,туп, шар, капкач, йомырка, кыяр һ.б.), төсне (үлән, апельсин, помидор, чеби һ.б.);

-         мөстәкыйль сюжетлы уен өчен төсе, формасы буенча предметларны сайлап алалар (машинага билгеле бер төстәге кирпечләр төйиләр, төсе буенча курчакка киемнәр сайлап алалар);

-         төсләрне аерып актив куллана башлыйлар.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хезмәт эшчәнлеген оештыру процессында балаларның танып белү активлыгын үстерү / Развитие познавательной активности в процессе организации трудовой деятельности дошкольников

Хезмәт эшчәнлеген оештырганда, тәрбияче, балаларның төрле яклап үсешен тәэмин итә, үз көчләренә ышанырга, тормышта һәрвакыт кирәкле осталык һәм күнекмәләр формалаштырырга булыша, җаваплылык һәм мөстәк...

Уен эшчәнлегендә балаларның танып белү процессларын үстерү

Балалар бакчасында эшләү дәверендә балаларда логик фикер йөртү сәләтенең  үсеш алуында  кыенлыклар булуына игътибар иттем. Минем төркем балалары инде өлкәннәр төркемендә булсалар да, к...

"Кече яшьтәге балаларга уеннар аша сенсорик тәрбиянең әһәмияте"

Презентация представляет собой комнату уединения, творческие игры детей для моторик рук....

Проект.Татар халык уеннары аша балаларга милли тәрбия бирү. Педагогикик киңәшмәдә чыгыш."Эксперименталь эшчәнлек аша балаларда танып белү эшчәнлеген үстерү."

Өлкәннәр төркемендә татар халык уеннарын кулланып милли тәрбия бирү.Уеннарны өйрәнүнең перспектив планы,уеннар,уеннар баырышы,оештыру алымнары бирелгән...

Балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерүдә татар халык уеннарының роле

Проект-эшчәнлек, барлык яштәге балалар өчен, 1елга исәпләнгән....

Балалар бакчасында милли тәрбиянең роле.

Милли мәгариф шәхеснең җитлегү-камилләшү процессының нигезе, җәмгыятьнең мәдәни һәм интеллектуаль үсеш дәрәҗәсе күрсәткече. Халыкның кешелеклелек сыйфатлары гасырлар дәвамында формалаша һәм яңа буынга...