"Кышлаучы кошлар"
план-конспект занятия (младшая группа)
конспект образовательной деятельности о зимующих птицах нашего края
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 17.7 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы
башкарма комитетының «Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе»
муниципаль учреждениесе
«Сыерчыкка өй ясыйбыз»
Беренче кечкенәләр төркеме балалары белән йомгаклау интегральләштерелгән шөгыль конспекты.
Төзеде:
86нчы балалар бакчасы тәрбиячесе
Сибгатуллина Г.М.
Татарстан
Түбән Кама шәһәре
2019 ел
Тема: | «Сыерчыкка өй ясыйбыз» |
Интегральләштерелгән белем бирү өлкәсе: | Тирә-юнь белән таныштыру, матур әдәбият, кисеп ябыштыру. |
Төре: | Тирә-юнь белән таныштыру+кисеп ябыштыру. |
Балалар катнашында эшчәнлекнең үзенчәлекле төрләре: |
|
Максат: | Кошларга сакчыл караш тәрбияләү |
Бурычлар: | 1. Балаларга ел буе өйрәнгән шигырьләрен искә төшерергә ярдәм итү; яңа шигырьне истә калдыру өстендә эш; 2. Берничә өлештән торган предметларны сурәтләргә өйрәтү; өлешләрнең исемнәрен дөрес билгеләү ( квадрат, өчпочмак, түгәрәк) 3. Сөйләм телен, кече кул моторикасын үстерү; тәрбияче күрсәткән хәрәкәтләрне кабул итү һәм кабатлау сәләтен формалаштыру; 3. Иҗадилык, фикерләүне үстерү
|
Эшчәнлек барышында кулланылган методик алымнар һәм формалар: | Балалар игътибарын җәлеп итү, уеннар уйнау, әңгәмә,сораулар, кабатлау, күзәтү, күрсәтү, ябыштыру, йомгаклау. |
Җиһазлау: | Фланелеграф, сыерчык оясы, сыерчык оясының өлешләре ( киселгән квадрат, өчпочмак, түгәрәк), ак ватмон, кош фигуркалары , клей, пумала, салфеткалар, сыерчык тавышы белән аудио. |
Шөгыль төзелеше һәм структурасы: |
|
Алдан башкарылган эш: | Прогулка вакытында балаларның игътибарын кошларга, сыерчык оясына юнәлтү, яз көне җылы яктан шундый матур кошлар килүен, кешеләрнең аларга оя ясауларын аңлату. |
Киләчәктә эшләнәсе эшләр: | Балаларның тирә юнебездәге тормыш турындагы белемнәрен үстерү. |
Эшчәнлек барышы.
Тәрбияче: – Балалар урамга карагыз әле, анда нинди ел фасылы хакимлек итә.
Балалар: - Яз.
Тәрбияче: - Язтурында нинди шигырьләр беләбез, искә төшерик әле
Тышта яз әле
Яңа башлана
Тамчылар тып-тып
Түбәдән тама
Әхмәт Ерикәй
Тәрбияче: - Карагыз әле безнең тәрәз төбендә яз килгәнгә сөенеп нәрсәләр үсеп утыра?
Балалар: - Тал песиләре. (Тал песиләрен күзәтү)
Тәрбияче: Ә хәзер әйдәгез «Песи һәм чыпчыклар» дигән уен уйнап алабыз.
( Хәрәкәтле уен уйнау)
Тәрбияче: Яз җиткәч безгә җылы яктан җырчы кошлар килә. Менә бу рәсемдә нинди кошчык сурәтләнгән?
Балалар: - Сыерчык.
Тәрбияче: - Әйе, балалар , бу сыерчык. Сыерчыкның балалар чыгарырга өе юк , булышабызмы аңа . Әйдәгез без аңа өй ясап бирәбез.
Өй ясар өчен безгә менә шундый фигуркалар кирәк булыр. Бу нинди фигура?
Балалар: - квадрат, (өчпочмак, түгәрәк)
Эш алымнары белән таныштыру.
Киселгән фигуралардан сыерчыкка оя ябыштыру.
Тәрбияче: - Балалар карагыз әле нинди матур өй ясадык сыерчыкка, ул бик шат. Тыңлагыз әле сезгә рәхмәт әйтеп ул хәзер сезгә җыр бүләк итәр)
Йомгаклау
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Бездә кышлаучы кошлар"
Балаларны безнең якларда кышлаучы кошлар белән таныштыру; кошлар турында алган белемнәрен тирәнәйтү;сөйләмдә ясалма һәм кушма сүзләр куллану күнекмәләре бирү,эзлекле һәм мөстәкыйль фикерләүне, к...
![](/sites/default/files/pictures/2018/10/25/picture-557320-1540494651.jpg)
“Бездә кышлаучы кошлар” зурлар төркеме өчен тирә-юнь белән таныштыру шөгыле
Балаларны безнең якларда кышлаучы кошлар белән таныштыру...
![](/sites/default/files/pictures/2019/01/08/picture-836072-1546949203.jpg)
Презентация "Дидактик уеннар "Күчмә һәм кышлаучы кошлар""
Максат: балаларның кышлаучы һәм күчмә кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү.Бурычлар:1. Кош исемнәрен дөрес әйтү hәм сөйләмдә дөрес куллануга ирешү;тышкы билгеләренә (төсе, зурлыгына) кара...
ООД "Бездә кышлаучы кошлар"
ООД по познавательному развитию в старшей группе...