Мастер- класс
учебно-методический материал

Абдуллина Эльмира Раифовна

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телен  өйрәтүдә  инновацион педагогик технологияләр калейдоскобы

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master_-klass.docx124.44 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение

“Детский сад № 272 комбинированного вида

с татарским языком воспитания и обучения”

Советского района г.Казани

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телен  өйрәтүдә  инновацион педагогик технологияләр калейдоскобы

Мастер - класс  

Татар теле тәрбиячеләре өчен

Әзерләде һәм үткәрде :

 татар теле тәрбиячесе

 Абдуллина Э.Р.

2022 ел

Мастер –классның максаты:

Татар теле эшчәнлекләрендә  кулланырга мәмкин булган сингапур методикасы күнегүләре белән таныштыру, әлеге алымнарны практик кулланырга өйрәтү.

Мастер классның бурычлары:

Тәрбия-белем бирү процессын оештырунының   яңа педагогик технологияләре  белән кызыксындыру.

Балаларны ике дәүләт телен өйрәтү буенча  татар теле тәрбиячеләренең һөнәри компетентлыгын камилләштерү.

Хәерле көн хөрмәтле коллегалар. Мин Казан  шәһәре Совет районы

 «Татар телендә тәрбия hәм белем бирүче катнаш төрдәге 272 нче балалар бакчасы»

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем учреждениесенең татар теле тәрбиячесе Абдуллина Эльмира Раифовна.

1. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телен өйрәтү -бик мавыктыргыч һәм бик җаваплы хезмәт.

 Заман  педагогтан балаларны тәрбияләү һәм өйрәтүдә яңа караш, кызыклы методикалар һәм технологияләр эзләүне таләп итә.. Балаларны татар теленә өйрәтүдә уңай һәм  яхшы нәтиҗә алу өчен заманча технологияләр кулланырга кирәк.

Бүгенге көндә мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләренең иң төп бурычы – уйларга, фикер йөртергә сәләте булган, заман белән бергә атлаучы, уйлап табучан, үз халкының тарихын, мәдәниятен яхшы белүче иҗади шәхес тәрбияләү.
Нәрсә соң ул технология ?

Технология – (грек теленнән алынган сүз; сәнгать, осталык дигән мәгънәне белдерә) - ниндидер эштә, сәнгатьтә, осталыкта кулланылучы алымнар җыелмасы.

Философия фәннәре докторы, профессоры, академигы, РФ атказанган фән эшлеклесе Шепель Виктор Максимович «Технология - сәнгать, осталык, белем, эшкәртү алымнарының бергәлеге, торышыны үзгәртү»сүзе  дип аңлый.

    Сингапур укыту методикасының  төп максаты – балада тәнкыйди караш формалаштыру,телне уен, хәрәкәт белән өйрәтү;артык тыйнак, үз фикерен өздереп әйтә белмәүче баладан актив шәхес тәрбияләү.

Белем бирү эшчәнлекләрендә куллануның уңай ягы шунда: эшчәнлектә барлык бала да сөйләшә, төркемдәге балаларга үз фикерен җиткерә. Балалар бер-берсен тыңларга, бергәләп карар кабул итәргә өйрәнәләр. Белем бирү структуралары билгеле бер алгоритм буенча үтәлә.

Сингапур методикасы структуралары коммуникативлык, хезмәттәшлек, креативлык, критик фикерләү, үз-үзеңне тикшерү кебек һөнәри компетенцияләрне үстерергә мөмкинлек бирә.Балалар бер-берсе белән хезмәттәшлек итә, өйрәнәләр, кабатлыйлар һәм ныгыталар ,бу шулай ук татар телен өйрәнү белән кызыксынуны арттыра. Шуңа бәйле рәвештә телне өйрәнүдә яхшы нәтиҗәләргә китерә.

Безнең мастер-класс « Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телен  өйрәтүдә  инновацион педагогик технологияләр калейдоскобы. »дип атала.

Мастер –классның  максаты:

Татар теле эшчәнлекләрендә  арт технология һәм сингапур методикасы күнегүләре белән таныштыру, әлеге алымнарны практик кулланырга өйрәтү.

2.Хәзер мин сезне  үз яныма чакырам.

Балаларның бер-берсе белән  хезмәттәшлек күнекмәләрен үстерү өченбез Мэнэдж Мэт картасын кулланабыз. Ул балаларны командада эшләү өчен бүләргә ярдәм итә.

Сезнең һәркайсыгыз билгеле бер хәрефкә якынрак утыра, зинһар өчен, аны истә тотыгыз.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга күрсәтмә – гамәли һәм күрсәтмә-образлы фикерләү хас булганлыктан, бала, барыннан да элек, мәгълүматны сурәт, күрсәтмәлелек рәвешендә кабул итә. Бу очракта визуаль АРТ-технологияне кулланырга мөмкин

Визуаль арт-технологиягәиллюстратив материал, слайдлар, карикатуралар, коллажлар, диаграммалар, макетларкулланукерә.

СезнеңөстәлләрдәДрудлыкартиналарысалынганконвертлар бар.

Друдлы – бу кызыклы уйлап табу Америка авторы-юморист Роджер Прайсның  һәм  креатив продюсер Леонард Стернның 1950 елларда алар тәкъдим иткән.  Друдлы  сүзе өч сүзнең (Каракүл), (рәсем) һәм (табышмак) комбинациясе кебек башкарыла.

Уйлап табуның асылы шунда ки, ул бик күп әһәмияткә ия булган картинаны тасвирлау тәкъдим ителә. Еш кына хезмәтләр балаларга аларның күзаллауларын киңәйтү, иҗади фикерләү күнекмәләрен үстерү өчен сер булып тора. Друдлалар баш миен күп мәгълүмат эшкәртергә мәҗбүр итә. Нәтиҗәдә,, друдллар безне барысына да креатив карарга өйрәтә.

Әйтергә кирәк, хәтта гади түгәрәк яки квадрат шулай ук друдла булырга мөмкин.

Рәхим итеп, конвертан друдла үрнәген алыгыз –бу түгәрәк. Һәр түгәрәкне ясап бетереп , иңгә-иң  утырган партнерыгызга нәрсә килеп чыкканын атагыз.  А хәрефенә якынрак  утырган коллегалар беренче башлый.. Ә хәзер  Б хәрефенә якынрак утырган  партнерларыгыз  үзләренең рәсемнәрен атый.

https://fsd.multiurok.ru/html/2019/04/15/s_5cb4baf557447/1139912_12.png

Бу күнегүдә балалар  түгәрәкләрдән образлар ясадылар һәм аны татар телендә атадылар. Шулайитеп, өйрәнелгәнматериалныискә төшерергә мөмкин.

Мәктәпкәчәяшьтәгебалаларөченуенэшчәнлегехас. Мин эшчәнлекләрдә рольлеуеннаралыргатырышам.. Мәсәлән, «Йорт һәмкыргыйхайваннар»темасынөйрәнгәндә. Биредәреквизитлартурындауйларгакирәк. Матур битлекләрбалаларныңигътибарынҗәлепитә, шуныңбелән тел беләнкызыксынуныарттыра. Балалар, гадиформадабулса да, театр технологиясебеләнтанышалар

Хөрмәтле коллегалар,  хәзер үзегезгә охшаган битлекләр сайлагыз .

А хәрефенә якынрак утырган коллегалар түгәрәк ясагыз , а ә Б хәрефенә якынрак утырган педагоглар үзегезнең  кара- каршы утырган партнерларыгызны табып алар янына басыгыз Бирем түбәндәгечә: бер-берегезгә үз героегыз турында сөйләгез . Сезнең парда кем озынрак шул башлый.. Төгәлләләдек.. Ә сезнең парда кемнең буе кыскарак шул башлый..

Шулай итеп,  УМк пособиесы буенча геройларны үәр бала тасвирлады.

Ә хәзеркомандаларгабүленәбез. Безнеңике команда: МияһәмАкбайкомандасы.   Митяу командасында кем булыргатели? Ә Акбай командасында кем булырга тели?.(бүленделәр-)

«Командир» уены. Һәр командада сез үз командирыгызны сайлыйсыз һәм аның командаларын башкарасыз.. Алга таба башка командирны сайлыйсыз, ул шулай ук  сезгә командаларын бирә, Шулай итеп,  һәрберегез командир ролендә булачак.

Хөрмәтлеколлегалар, мин һәркомандагаберәр конверт алыргатәкъдимитәм. Андасюжетлырәсемнәр, аларбуенча без җөмләләр төзиячәкбез. Акбайкомандасы, үз конвертыгыздан рәсемнәрне алыгыз һәмтәртипбуенчабасыгыз , Мияу командас бу рәсемнәрне кулланым ңөмлә төзегез .

Төзиләр . Бик ШЭП

Ә хәзер Мия командасы үз конвертыннан рәсемнәр алып,  тәртип саны буенча баса. Ә Акбай командасы җөмлә тәзиячәк. Бик Шәп.

НӘТИҖӘ:

Арт – технология һәм Сингапур методикасыкооператив  өйрәтүне күздә тота,

Аның  нигезендә шәхси җаваплылык, үзара аралашу, уңай мөнәсәбәтләр, коммуникатив осталык, үз-үзеңне күрсәтү мөмкинлеге бар. Балалар уен, иҗади биремнәрне, проектларны үтәү процессында телгә өйрәнә, шуңа күрә укыту процессы алар өчен мавыктыргыч, җиңелрәк уза, кайчагында алар үзләре өчен катлаулы тел мәсьәләләрен хәл итә, лексиканы истә калдыра, бирелгән темага әйтемнәр төзиләр.

Рефлексия.


““Фикерләр  агачы” алымы.

 Ә хәзер мин  мастер – класс буенча үз фикерегезне җиткерүегезне сорыйм. Монда стикерлар ята,  Сезгә  шул  стикерны үзегез  кирәк дип санаган агачның бер өлешенә беркетүегезне сорыйм.

C:\Users\LENOVO\Desktop\kisspng-tree-oak-clip-art-tree-cliparts-5a888db1decad2.3025858815188986099126.jpg

Яхшы беләм һәм кулланам

Ишеткәнем бар , кулланмыйм

Бу минем өчен яңалык.

Белем бирү эшчәнлеге сыйфатын үстерүгә булышлык итүче технологияләр шактый. Без яңалыклар агымында югалып калмыйча , дөрес юнәлеш ала белергә ,  белем бирүнең һәр этабы өчен  эшчәнлек материалын өйрәтү өчен иң уңышлы вариантын таба белергә тиешбез..

Бөек шәхесебез  Ризазетдин Фахреддин  әйткәнчә , һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә , байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Халкының үткәнен, тарихын ,сәнгатен өйрәнгән , хезмәт сөйгән , матурлыкны күрә белгән , үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле.

Балалар безнең киләчәгебез . Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк. Сәламәт балалрны тәрбияләр өчен сәламәт тәрбиячеләр кирәк. Барыгызгада нык сәламәтлек , күңел тынычлыгы , рухи матурлык телим.

-Елмаеп карагыз дөньяга,

Рәхәт бит яшәве шулаймы?!

Елмаеп яшәсәң көн саен,

Яшәргә, уйларга бик җайлы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ГОТОВИМСЯ К МАСТЕР-КЛАССУ Пошаговый алгоритм проведения мастер-класса

Методические рекомендации по организации и проведению мастер-класса...

Мастер класс по оригами в старшей-подготовительной группе. Тема: Тюльпаны (мастер класс посвящен Дню Города) подготовила Ворон Т.В.

Мастер класс по оригами в старшей-подготовительной  группе. Тема: Тюльпаны(мастер класс посвящен Дню Города) подготовила Ворон Т.В., воспитатель1 категории....

Пасхальное яйцо своими руками в технике квиллинг. Мастер - класс с пошаговыми фото. Мастер - класс “Пасхальное яичко”

Цель: создание яичка в технике квиллинг.Задачи:- закреплять навыки накручивания полоски бумаги в ролл;- развивать творческие способности детей, внимание, воображение и фантазию;- развивать мелкую мото...

«Мастер – класс « «Мастер – класс «Песочная терапия в работе педагога – психолога»» + презентация

Все мы, взрослые и дети, брали в руки песок. На вид мелкие крупинки, ничего особенного, но почему-то с ним хочется что-то делать: строить из мокрого песка замки, с помощью формочек делать кулич...

Мастер-класс для детей «Чудесное тесто!» . Мастер-класс проводит повар детского сада, мама Мирославы Морозовой – Морозова Елена Владимировна.

Цель мастер-класса для детей: Продолжать знакомить детей с профессией повара, через встречу с родителями и проведение мастер – класса. Познакомить с тестом, его приготовлением. Предложить д...

МАСТЕР-КЛАСС «Нетрадиционные формы оздоровления дошкольников» в рамках муниципального обучающего семинара-практикума на тему «Мастер-класс как форма распространения опыта работы педагога ДОУ»

Цель: Познакомить присутствующих педагогов с нетрадиционными формами оздоровления детей, используемыми в практической деятельности. Стремиться развивать у коллег коммуникативные навыки и ум...

Мастер - класс: " Рисуем солью и крупой". Фотоотчёт по мастер - классу.

В этом мастер - классе показано, какие поделки можно создать, используя соль и крупу (манную и рисовую). Как можно фантазировать, используя нетрадиционные тех...