Мастер- класс.Тема: " Яктырткыч сувенир брилок"
методическая разработка (подготовительная группа)

Каримуллина Гульназ Сулеймановна

Максат: Яктылык кайтарткычтан  сувенир (бүләк)ясарга өйрәтү.

Бурыч:

Юл хәрәкәтендә катнашучыларны - балаларны һәм ата-аналарны-җәяүлеләрне киемдә һәм аксессуарларда яктылык кайтаргыч элементлар куллану зарурлыгына җәлеп итү.

Тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгыту.

Тырышлык, башлангыч эшне ахырына кадәр җиткерә белүне тәрбияләү.

Эстетик зәвык, иҗат, фантазияне үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master_klass.docx18.01 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы ш.т. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче  төрдәге Саба 1 нче “Шатлык” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе

“Мастер –класс”

Тема: “Яктырткыч сувенир брелок”

Тәрбияче: Каримуллина Г.С.

2021 ел

Мастер- класс.

Тема: « Яктырткыч  сувенир брелок»

Максат: Яктылык кайтарткычтан  сувенир (бүләк)ясарга өйрәтү.

Бурыч:

Юл хәрәкәтендә катнашучыларны - балаларны һәм ата-аналарны-җәяүлеләрне киемдә һәм аксессуарларда яктылык кайтаргыч элементлар куллану зарурлыгына җәлеп итү.

Тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгыту.

Тырышлык, башлангыч эшне ахырына кадәр җиткерә белүне тәрбияләү.

Эстетик зәвык, иҗат, фантазияне үстерү.

Катнашучылар: тәрбиячеләр һәм балалар

Материал һәм инструментлар:

Яктылык кайтаручы лента.

Төрле зурлыкта һәм төстәге мәрҗәннәр.

Концевик

Карабин (каптырма)

Балык тоту лескасы

Мәрҗән өчен энә.

Кайчы.

Оештыру өлеше:

Елдан-ел безнең районыбызда транспорт чаралары саны арта бара, аларның ияләре  барысы да юлдагы хәлләр өчен җаваплылыкны аңлап бетерми. Безнең районыбызның табигате дә үзенчәлекле: озак карлы кышлар, бозлавык, кар явуы, яңгырлар, караңгы вакытта юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен, бигрәк тә балалар өчен өстәмә куркыныч тудыра.

Юлда куркынычсызлык чараларының берсе булып-киемдә, сумкаларда,рюкзакларда яктылык кайтаручы элементлар кулану тора. Соңгы вакытта  кием –салымда балаларның күбрәге фликерлар,  яктылык кайтаручы элементлар булган рюкзаклар кулланалар, ир-атларда да яктылык кайтаргыч курткалар бар, ә хатын-кызларда бу проблема бик кискен кала. Хатын-кызлар яктылык кайтаргычларын  беркетеп туннарын, пәлтәләрен, курткаларын бозарга теләмиләр. Бу проблеманы хәл итү өчен, мин сезгә матур һәм стильле сувенирлар ясарга өйрәтергә булдым. Аларны сумкаларга , балалар коляскасына беркетергә була шул ук вакытта тышкы кыяфәтен дә бозмый. Ә балаллар әниләренә ясап бүләк итә алалалар.

Эш барышы:

Алдан мин яктылыкны кире кайтаручы тасманы кисеп , гади карандаш белән анда сызыклар сыздым. Сезгә пөхтә итеп шул сызык буенча кисәргә кирәк.

Хәзер инде леска киертелгән энә алабыз һәм  тасманы уң ягыннан   кертәбез,  аннары кире якка чыгарабыз.

Безгә урталыкны җыярга һәм беркетергә кирәк.

Концевик алабыз һәм  энәне тишеккә кертәбез.

Хәзер мөмкин кадәр мәрҗәнне теләсә кайсы тәртиптә һәм теләсә кайсы төстә тезәбез. Сезгә нинди төсләр ошый сайлап алыгыз.

8-10 Бусинка салабыз һәм карабин алабыз.

Барлык эшләнмәләрне дә карабинада калган  лескага беркетергә кирәк. Ике төен ясыйбыз.

Карабин янында урнашкан мәрҗәнгә энә кертәбез, төенне ныгытабыз. Аннары тагын бер кат 3-4 мәрҗәнгә энәне кертәбез һәм төенлибез.

Тагын бер тапкыр лесканы   2-4 мәрҗән аша сузабыз һәм очы күренеп тормасын өчен, төптән кисәбез.

Безнең сувенир  брелок әзер!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План – конспект. « Мастер – класса».Тема: "Изготовление декоративного пано из самоклеющейся плёнки".

Тема: Изготовление декоративного панно из самоклеющейся плёнки.Цели и задачи мастер – класса:Учить участников мастер - класса композиционно правильно располагать  изображения; использовать ...

Мастер-класс. Тема: «Интеграция в системе воспитательно-образовательной работы».

В папке материал мастер-класса с презентациями и конспектом занятия для средней группы( Интегрируется 7 областей)...

«Мастер – класс» Тема: «Развитие эмоционального мира дошкольника посредством творческого самовыражения»

Мастер-класс по развитию и закреплению эмоций через самовыражение в творчестве.(Для педагогов дошкольных учреждений)Цель: освоение и последующее активное применение арт-технологии, техники монот...

Коллективный педагогический процесс. Мастер – класс. Тема: « Играя учимся вести себя за столом» (старшая группа) Воспитатель: Корясова О.Н.

Актуальность: Дети знакомятся с правилами этикета; учатся правилам поведения за столом, в гостях, в общественном месте. Дети учатся различать посуду по назначению: чайная. Дети знакомятся с...

Мастер-класс тема: «Звук [с], буква С. Лексическая тема «Профессии»

Как автоматизировать поставленный звук? Как провести звукобуквенный анализ слова?Как правильно выполнять артикуляционную гимнастику?Эти вопросы часто задают родителей воспитанников логопедических груп...

Мастер класс Тема: «Мастер класс по изготовлению нестандартного оборудования для стимулирования и сохранения здоровья дошкольников»

Мастер класс проводился на базе ДОУ  для музыкальных руководителей  физруков старшим воспитателем С.В.Толкуновой..Цель: Стимулирование и сохранение  здоровья  дошкольников ...

Мастер – класс Тема: «Осенняя мастерская» (Мастер – класс для родителей)

Цель: изготовить поделки своими руками совместно с ребенком....