Сөйләм телен үстерүдә, милли төбәк компонетларын куллану
статья

Абдрахманова Зямиля Мунибовна

Һәр халык мәдәни, тарихи, әхлакый һәм башка байлыкларга ия. Әлеге байлыклар һәрберебезнең  туган төбәгебездә бихисап. Милли тәрбия бирү, халык тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру, туган теленә, халкына карата соклану, горурлану хисе тәрбияләү, балаларда ул яшәгән республика, район, авыл тарихы турында мәгълүмат бирүдән башлана. Әлбәттә бу мәгълүматларны  мәктәпкәчә төп гомуми белем бирү программасы структурасына Федераль дәүләт таләпләренә нигезләнеп алып барылырга тиеш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл soylm_telen_usterud_milli_tobk_komponetlaryn_kullanu.docx19.8 КБ

Предварительный просмотр:

Сөйләм телен үстерүдә, милли төбәк компонетларын куллану

Һәр халык мәдәни, тарихи, әхлакый һәм башка байлыкларга ия. Әлеге байлыклар һәрберебезнең  туган төбәгебездә бихисап. Милли тәрбия бирү, халык тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру, туган теленә, халкына карата соклану, горурлану хисе тәрбияләү, балаларда ул яшәгән республика, район, авыл тарихы турында мәгълүмат бирүдән башлана. Әлбәттә бу мәгълүматларны  мәктәпкәчә төп гомуми белем бирү программасы структурасына Федераль дәүләт таләпләренә нигезләнеп алып барылырга тиеш. Белгәнебезчә ул 5  үсеш юнәлеше бирә., болар (танып-белү үсеше, сөйләм үсеше , эстетик сәнгать үсеше,  физик үсеш,социаль-коммуникатив үсеш). Шул үсешләрнең берсендә, төгәлерәге сөйләм үсешендә аны  (аралашу чарасы итеп куллану, сүз байлыгын үстерү, балалар әдәбияты белән танышу һ.б.) юнәлеше эчтәлегендә татар (рус) теленә тирән кызыксыну, туган телдә аралашуга теләк уяту бурычы куелды. Мин бу бурычларны истә тотып үз алдыма түбәндәге  максатларны куйдым:

Максат:

  • балаларда үз халкыбызга, янәшәбездә  яшәүче башка тугандаш халыкларның гореф- гадәтләренә, йолаларына хөрмәт һәм аны ярату хисләре тәрбияләү.
  • халык авыз иҗаты аша балаларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аны тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырга өйрәтү.
  • тугандаш халыкларның бай рухи дөньясы белән таныштыруны дәвам итү.

Безнен балалар бакчасында татар, рус милләтеннән балалар тәрбияләнә. Халык нинди милләттән булуына карамастан аларга хөрмәт белән карарга өйрәтәбез, бердәмлек, дуслык хисләре, халкыбыз йолаларына хөрмәт тәрбиялибез. Безнең балалар бакчасында милли хис тәрбияләү түбәндәге юнәлешләрдән чыгып оештырыла:

  • балаларга республика, туган як , янәшәбездә яшәүче башка тугандаш халыклар турында мәгълүмат бирү;
  • халкыбызның гореф-гадәтләре белән тирәнтен таныштыру;
  • әдәби һәм мәдәни байлыгыбыз турында кузаллау булдыру;
  • туган телдә сөйләшергә теләк уяту, аны хөрмәт итү;
  • төбәктә яшәүче язучылар, сәнгать кешеләре белән танышу;
  • милли бәйрәмнәрнең тарихы белән таныштыру, аларда катнашу;
  • халыклар, милләтләр арасындагы дуслык төшенчәсе барлыгын җиткерү.

Безнең төркемдә балаларны  милли төбәк компонентлар белән таныштыру өчен уңайлы шартлар тудырылган. Төркемдә милли почмагыбыз бар: анда балалар туган төбәгебезне тулырак күзалласын өчен төрле папкалар, күрсәтмә әсбаплар әзерләдек. Мәсәлән, Татарстан һәм Россия дәүләт символлары, туган шәһәребез, башкаладагы истәлекле урыннарның фотографияләре. Шулай ук Идел буе халыклары: мари, чуаш, удмурт, татар, рус, мордва, башкорт киемле курчаклар, декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре сурәтләнгән альбомнар, төрле милләт халык әкиятләре, уеннары, балалар матур әдәбияте, аудио һәм видеоязмалар, татарча, русча мультфильмнар бар.

Һәр татар баласы, кайда гына булуга да карамастан, үз иле, теле, гореф-гадәтләре белән горурланырга тиеш. Бу, минемчә, беренче чиратта гаиләдә һәм балалар бакчасында тәрбияләнергә тиеш.  Шушы максатларны истә тотып, мин үземнең  иҗади эш планым итеп, “Балаларның сөйләм телендә татар халык авыз иҗатының роле” дигән темага тукталырга булдым.

Белгәнебезчә  халык авыз иҗаты әсәрләре ул , халык уеннары,бишек җырлары, такмаклар, такмазалар, санамышлар, табышмаклар, мәкальләр, әкиятләр, мәсәлләр, тизәйткечләр, мәзәкләрне үз эченә ала.

Күпмәдәниятле (поликультуралы) тәрбия максатларын да  истә тотып, мин  янәшәбездә яшәүче башка тугандаш халыкларның хәрәкәтле , җырлы –биюле, уеннарын , әкиятләрен  кулланам. Режим вакытларында аларның бәйрәм йолалары, өс- баш киемнәре турында рәсемнәр, открыткалар карыйбыз . Бу  балаларда Идел буенда яшәүче төрле милләт вәкилләренә, аларның гореф-гадәт, йолаларына ихтирамлы мөнәсәбәт тудыруда; башкаларны ихтирам итү, кешелеклелек, тату яшәү һ. б. шундый матур әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә ярдәмгә килә.

Федераль дәүләт стандартларына туры китереп белем бирү өчен һәр педагог эзләнә. Яңа технологияләр белән элеккеге традицияләрне яңарту хәзерге заман тәрбиячесенең төп бурычы. Шуңа бәйле рәвештә үземнең педагогик эшчәнлектә яңа методик кулланма –лэпбук файдалана башладым. Бу «Идел буе халыкларының йолалары һәм традицияләре” исемле лэпбук. Ул үз эченә татар, рус, башкорт, чуваш, мордва, удмурт халыкларының өс- баш киемнәрен, халык авыз иҗаты, милли ашлары, бәйрәмнәре, музыка уен кораллары, символикалары, истәлекле урыннары тошерелгән открыткаларны ала. Ул балага өйрәткән теманы яхшырак аңлау һәм истә калдыру өчен кирәк. Үткәнне кабатлау өчен бик яхшы алым Өйрәнелгән материалны системага салып ныгытып куярга булыша . Бала мәгъ лүмәтне тупларга һәм җыярга өйрәнә. Баланың сөйлэмен, фикерләү сәләтен устерэ. Эшләү дәверендә күзәтүчәнлекне арттырырга, чагыштырырга, анализ ясарга, гомумиләштерергә һәм нәтиҗә ясарга тиеш.

Тарихны белү – ул үткән тормыш кына түгел, ә бүгенгесе дә. Үз милләтебезне генә түгел, ә милләтләр, халыклар арасындагы дуслык, тигезлек принцыбын үзләштергәндә генә, бары тик милли хисләр хөрмәт ителгән җирдә генә без яңа буында гуманлы, культуралы, чын мәгънәсендә әхлаклы, милләтенә, халкына хөрмәт белән карый торган кешеләр үсүен күрербез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бәйләнешле сөйләм телен үстерүдә УМКны куллану

Балалар бакчасында УМКны куллану.УМКны кулланып балаларның бәйләнешле сөйләм телен режим моментларында һәм занятиеларда  үстерү.Сөйләм телен үстерүнең бурычлары һәм максатлары....

Кечкенәләр милли төркемендә сөйләм телен үстерү буенча кече фольклор формаларын көндәлек тормышта куллану.

использование татарского народного фольклора в формировании звуковой культуры речи детей младшего возраста...

« Балаларның сөйләм телен үстерүдә яңа методик комплектлар куллану.»

«  Балаларның сөйләм телен үстерүдә яңа методик     комплектлар куллану.»...

Эти-энилэр очен консультация. Нәниләрнең сөйләм телен үстерүдә уен алымын куллану

Балаларның сөйләм телен үстерү балалар бакчасының төп бурычларының берсе булып тора. Балаларның сөйләм телен үстерү өчен кирәкле шартлар: уен, хәрәкәт эшчәнлеге, олылар белән аралашу, сөйләм телен үст...

Балалар бакчасында кечкенәләр төркемендә балаларның сөйләм телен үстерүдә халык авыз иҗаты әсәрләрен куллану

Туган тел – рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул.  Ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз халкының әхлак кануннарын кабул итеп, милләтенә, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә чын мәгънәс...