“Алтыдагы - алтмышка” ( методик җыентык)
методическая разработка
Отчет призера республиканского конкурса среди педагогических работников, осуществляющих преподавание на родном языке, на реализацию проектов, направленных на сохранение и развитие родных языков народов, проживающих на территории Республики Татарстан в 2024 году
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 899.68 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
«Мамадыш шәһәре 10 нчы «Миләшкәй» балалар бакчасы»
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение
«Детский сад № 10 «Милэшкэй» города Мамадыш»
Мамадышского муниципального района Республики Татарстан
“Алтыдагы - алтмышка”
( методик җыентык)
Автор: югары квалификацион
категорияле тәрбияче
Хәсәнова Әлфия
Рахимулла кызы
Кереш сүз
Ана теле - балаларны укыту һәм тәрбияләү өчен иң отышлы чара. Соңгы елларда милли хисләр тәрбияләү проблемасы кискен күтәрелә. Шуңа күрә мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә балаларыбызда халкыбыз кыйммәтләре нигезендә милли үзаң тәрбияләүгә аерым игътибар бирелергә тиеш. Балаларны туган халкыбызның үткәне, әби –бабаларыбызның гореф- гадәтләре, гаилә шәҗәрәсе, йолалары һәм бүгенге тормыш белән таныштыру зарур.
Халык җәүһәрләрен балалар җиңел, табигый кабул итәләр. Аларда юмор да бар, ямансулык та, бер-береңә, иптәшләреңә, үз туганнарыңа һәм ниһаять, иң мөһиме, төрле милләт халкына тирән мәхәббәт ята.
Җыентыкта бирелгән материаллар педагоглар, әти-әниләр өчен ярдәмлек булып тора.
Эчтәлек
1 бүлек. Бәйрәм кичәләре. | ||
1 | Бәби карау йоласы | 4 |
2 | Аулак өй. | 8 |
3 | Самавыр чыжлату. | 11 |
4 | Кичке уен. | 15 |
5 | Каз өмәсе. | 20 |
6 | Орчык өмәсе. | 25 |
2 бүлек. Халык уеннары. | ||
1 | Шешә тәгәрәтү | 31 |
2 | Түшәм санау | 31 |
3 | Каеш сугыш уены | 31 |
4 | Сигезле уены | 31 |
5 | Чүпләм уены | 32 |
6 | Алыштырышлы уены | 32 |
7 | Назалы уены | 33 |
8 | Челтәр элдем уены | 33 |
3 бүлек. Белем эшчәнлеге конспектлары | ||
1 | Халык җәүһәрләре - савыт-саба (зурлар төркеме ) | 34 |
2 | «Милләтем – татар минем». (зурлар төркеме) | 38 |
3 | «Милли ризыклар –табын түрендә” (Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен) | 44 |
4 бүлек. Тизәйткечләр | 44 | |
5 бүлек. Мәкальләр, әйтемнәр | 51 | |
1 бүлек. Бәйрәм кичәләре.
“Бәби карау” йоласы.
Максат: балаларны бәби карарга килү йоласы белән якыннан таныштыру. Аларда милли йолаларыбызны ярату, олылау хисе тәрбияләү.
Бизәлеше: зал түрендә өйнең эчке күренеше. Татар халкының борынгы әйберләреннән сәке, анда мендәрләр, чигүле сөлге, пәрдәләр белән бизәлгән бишек асылган, бишектә – бәби.
Әни кеше: җырлый-җырлый бәби йоклата.
Куанычларым, шатлыгым булып,
Балам-багалмам, үсәрсеңме син?
Сагынып җырлар җырына минем,
Күземнең нуры, күчәрсеңме син?
Бәхет гөленең чәчәге булып,
Былбыл кошкаем, яшәрсеңме син?
Әнием диеп, кадерлем диеп,
Сандугачкаем, дәшәрсеңме син?
(Р.Абдуллин көе, Т.Миңнуллин сүз.)
Алгы якта әби оекбаш бәйләп утыра. Ишек шакыйлар, балалар килеп керә.
1нче бала: Исәнмесез, саумысыз! Ак әби, без бәби күрергә килдек.
Ак әби: Әйдәгез, әйдәгез, оланнар, бәби карау – изге эш.
1 нче бала:
Әтиләр бит ничә кабат
Алабыз дип, алдыйлар
Бердәнбер малайларына
Бер энекәш алмыйлар.
Бәби күрергә килдем.
Алгы яктан әни кеше чыга:
Исәнбез, саубыз
Күптән көткән кунак сез,
Күршеләрне көтә-көтә
Айнур йоклый бишектә.
Ак әби:
Менә килде кунаклар,
Аларга сый әзерлә.
Тиешенчә хөрмәтлә,
Тиешенчә кадерлә.
Әби кеше һәм балалар икенче бүлмәгә керәләр. Әни кунаклар сыйларга әзерләнә.
Ак әби: И, оланнар, бәбиебез бик каты йоклый, әйдәгез, ул уянганчы уйнап-җырлап алыйк.
Балалар Ак әби белән бергә “Без, без, без идек” дигән уен уйныйлар.
2нче бала:
Бергәләшеп уйнарга
Бер иптәш кирәк миңа
Берәү генә булса да,
Елак кына булса да
Энекәш кирәк миңа.
Ак әби: Булыр, булыр , бәбекәем. Әнә безнең Айнурыбыз да йокыдан уянды бугай, елаган тавышы ишетелә. Әби коймак әзерләргә чыга.
Балалар белән әни кеше бәби янына киләләр.
Әни кеше:
Елама, бала, елама,
Тирбәтсәнә апасы
Авызына каптырырга
Юкмы шунда ?
Тор, тор, тургай,
Йокың туйган бугай,
Сине күрергә
Дусларың килгән бугай.
Ак әби чыгып, бәбигә корым сөртеп куя. Ят күзләрдән, авырулардан сакла!
3нче бала:
Һай, бу бала бал кебек,
Сыгылып торган тал кебек
Авызы-борыны уймактай,
Өсте утырган каймактай.
(Бәбине кулы белән сыпыра, өстенә бүләген куя)
4 нче бала:
Соры була сандугач,
Кара була карлыгач,
Галим килсә, ишек ач,
Надан булса – чыгып кач.
(карый, бүләген куя)
5 нче бала:
Яман күзләр сиңа тимәсен
Намуслы бул, тырыш, гади бул.
Туры куллы, күндәм, сабыр бул
Сабыр булу үзе бәхет ул.
6нчы бала:
Матур булып ус син,
Батыр булып үс син,
Илгә хезмәт итәрдәй
Лачын булып җитеш син.
(бүләген куя)
Әни кеше:
Рәхмәт сезгә, балалар.
Насыйп булсын сезгә хәләл ризык,
Харам ризык сезгә ят булсын.
Кеше бәхетеннән көнләшмәгез,
Күңелегез сөттәй ак булсын.
Сезгә бәби үзенең күчтәнәчләрен дә әзерләп куйган, карагыз әле.
Әни кеше кәрзин белән алма күрсәтә. Татар халык җыры башкарыла.
Әни кеше балаларга алма тарата: алма кебек матур, шомырт кебек таза, нык булыгыз; тәгәрәшеп, көчле булып үсегез!
7нче бала: Рәхмәт сезгә, рәхмәт!
Ак әби керә.
Коймак пеште,
Табадан төште.
Кунакларга сый-хөрмәт
Якты чырай, такта чәй.
Әйдәгез, балалар, табын янына рәхим итегез!
Әни кеше табын янына бәби белән утыра.
Җыр:
Әби чәй ясый, бергәләп табын янында чәй эчәләр.
7нче бала:
Чәй эчәбез бал белән,
Бала-чагалар белән,
Бала-чага тугыз җан:
Әхмәт, Нәҗип, Закирҗан,
Гөлшат, Гайшә, Рәшидә,
Айнур, Булат, Сәгыйдә.
8нче бала: Рәхмәт сезгә, Ак әби, рхмәт, сыйладыгыз.
Бишектә ятмасын Айнур
Алып чыгыйк урамга
Бу батыр малай була, дип
Күрсәтербез буранга.
Ак әби: Икенче кышка, балалар, ул да сездән калышмас әле, уйнарга чыгар, менә күрерсез.
Ак әби: (балаларны озата) Тагын килегез! Үзегезгә дә теләкләр телим.
Үсеп буйга җитегез,
Галим булып китегез!
Газиз туган илебезгә
Тырышып хезмәт итегез!
Әни кеше: (бәбине йокларга сала)
Текер-текер йөресен,
Әткә-әнкәсен сөйсен.
Күп кшеләр үзен сөйсен,
Күзләр генә тимәсен!
“Бишек җыры” ның көе ишетелә. Әни кеше бәби йоклата, күңел ачу тәмамлана.
“ Аулак өй”
(5-7 яшьлек балалар өчен)
Максат:
1.Балаларны татар халкының борынгы сәнгать бизәкләре белән таныштыру.
2. Балаларның татар халкының борынгы йолаларына карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
3. Милли гореф-гадәтләргә, халык иҗатына ихтирам тәрбияләү, кызыксыну уяту.
Материал: чиккән сөлге, яулык, кулъяулыклар, сандык, читек, татар орнаментлары белән бизәлгән картиналар. Һәр балага альяпкыч, читек рәвешендә кискән альбом битләре, татар бизәкләре.
Залның алгы өлешендә авыл өенең кайбер күренешләре җиһазлап күрсәтелгән. Чиккән калачалар, сөлгеләр эленгән, чигелгән мендәрләр кабартылып куелган. Матур чиккән пәрдә эленгән. Балалар өйдән ерак түгел җыелып торалар. Бер малай йөгереп керә.
Исәнмесез саумысез?
Нигә кәҗә саумыйсыз?
Әтәчегез күкәй салган
Нигә чыгып алмыйсыз?
Аның каршысына бер кыз йөгереп чыга:
Әй, Әпсәләм, Әпсәләм!
Сәлам бирдем Әпсәләм.
Синнән безгә тиештер бит
Вәгаләйкемәссәләм!
Барлык балалар уртага чыгалар бергәләп җыр башкаралар.
Җыр : “Әссаләмәгәләйкем”
Илдар:
Әйдәгез дусларым, Гөлчәчәкләргә аулак өйгә барабыз. Ул безне кунакка чакырды. Менә килеп тә җиттек. (өйдән Гөлчәчәк чыга)
Гөлчәчәк :
-Исәнмесез дусларым! Килдегезме? Әйдәгез сезнең белән уйнап, җырлап алыйк. Аулак өй җырсыз, биюсез генә булмый.
1.“Кәрия-Зәкәрия” җырлы биюле уен уйнала.
2.”Челтәр элдем читәнгә” җырын башкаралар.
Ишек шакыйлар әби белән бабай керә.
Бабай: Исәнмесез! Сез аулак өй үткәреп ятасыз икән.
Әби: Ай, бигрәк матур бизәкле киемнәр кигәнсез икән: күлмәкләр, камзуллар, түбәтәйләр, яулыклар, читекләр. Һай ул читеге, читеге...
1 кыз бала:
Безнең Арча читекләре
Чигүле дә, каюлы да.
Үкчәле дә үзләре.
Янып торган бизәкләре
Камаштыра күзләрне.
Бабай :
Безнең сандыкта да татар халкының тагында матуррак киемнәре саклана.
Әби:
Гөлчәчәк, сандыкны ач эле. Карыйк, ниләр бар икән анда.
Гөлчәчәк сандыкны ачып, аннан чиккән сөлге, алъяпкыч ала, бергәләп карыйлар.
Гөлчәчәк :
-Озын кышкы кичләрдә менә бу кабаларда йон эрләгәннәр, бияләй- носкилар бәйләгәннәр. Сезгәдә әбиләрегез носки-бияләйләр бәйләп бирәдер эле.
- Әйе.
- Балалар сандык төбендә кулъяулыклар бар. Бу бабайның кулъяулыгы.
1 кыз бала:
Бабай кулъяулыгың бигрәк матур икән.
Бабай :
Матур шул, аны Әсма әбиегез яшьчагында ук чигеп биргән иде. Шуны бик кадерләп саклыйм. Хәзер мондыйларны чикмиләр бугай инде.
2 нче кыз бала :
Чигәләр, бабай, чигәләр. Менә безнең әниләр нинди матур кулъяулыклар чигеп бирделәр.
Гөлчәчәк :
-Бик матур шул, балалар. татар халкының киемнәре бик матур, күркәм бизәкләре чагыла. Әйдәгез, кызлар, кулъяулыклар белән биеп алыйк эле.
“Кулъяулыклар “ биюе.
Гөлчәчәк :
-Менә булдырдыгыз, балалар, әйдәгез әле, сандыкта ниләр бар икән, карыйк эле.
Яулык, калфак, түбәтәй ала.
Балалар белән аларның бизәкләре турында сөйләшәләр.
Гөлчәчәк :
-Балалар бу түбәтәйне күргәч, сезнең уйныйсы килгәндер. Әйдәгез тәбәтәй уенын уйнап алыйк.
“Түбәтәй” уены. Уен барышында түбәтәй кемдә кала шул бала я җырлый, я бии, я сикерә...һ.б. Балалар мин сезне коймак пешереп сыйларга уйлыйм. Әз генә көтегез мин хәзер.
Әби : балалар Гөлчәчәк коймак пешергән арада без менә бу алъяпкыч, читекләрне бизәп алыйк әле.
Алдан һәр балага кисеп әзерләгә алъяпкыч, читекләр , әзер татар бизәкләре бирелә. Балаларның мөстәкыйль эшләүләре. Эшләгән эшкә нәтиҗә ясау.
Гөлчәчәк коймак белән балаларны сыйлый. Коймак белән бергәләп чәй эчү.
САМАВЫР ЧЫЖЛАТУ
(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен)
МАКСАТ:
– Балаларны борынгы йолалар белән таныштыру;
– Халык авыз иҗатына карата кызыксыну уяту;
– Үзара дуслык хисе тәрбияләү.
Хуҗабикә.
– Кызым, бүген уңыш ярминкәсе була, ди, юл өсте бит, базардан кайтучылар тукталмый калмаслардыр. Бар әле, көндәлеккә йөри торган самавыр янына чормадагы җиз самавырны да алып төш.
Кыз. – Ярый, әнкәй. Хәзер алып төшәм.
Балалар.– Әссәләмәгаләйкем, керергә рөхсәтме, сезне бүген самавыр җырлатасыз дип ишеткән идек.
Шау гөр килеп. Хәлләрегез ничек(Күчтәнәчләрен – милли ризыкларын бирәләр) (Наилә апа шәл бәйләве белән бер читкә барып утыра)
Хуҗабикә.
– Вәгаләйкемәссәлам, узыгыз. Шөкер, болай ятабыз: кергән кешегә ачык чырай, такта чәй. Бик вакытлы кердегез әле күршекәйләрем. Мамадыш базарыннан кайтучылар да тукталыр дип, самавыр да яңарткан идем. Сез дә тәмле үлән чәйләреннән авыз итәрсез.
Бала.– Синең самавырыңның суы юшкынсыз, чәйне каты чыгара, авылда бер дигән. Ниләр саласың син аңар, ахирәт?
Бала.– Әле син аның ялтыравын әйт. Көзге диярсең, , билләһи газыйм.
Кыз. – Ярар-ярар, мактамагыз, алайса, күз тияр.
Җыр. Өстәлләргә ямьнәр керә
Самавыр кайнап торса.
Ачык чырай такта чәйле
Хуҗа елмаеп торса.
Кыз. – Безнең әнкәйнең бик матур кечкенә самавыры да бар әле. Әйдәгез, “Кайнар самавыр” уенын уйнап алабыз! Әнкәй, әйдә син сана. Кемгә чыкса, шул сынамышлар, табышмаклар әйтсен.
Хуҗабикә.
– Җепсез орчык,
Чәүкә чыпчык,
Кара балчык,
Син кал син чык.
Бала.– Самавыр сызгырса, көн салкынаер.
Бала.– Самавыр озак кайнаса, кунак көтә.
Бала.– Ә мин сезгә табышмак әйтәм:
Бер тыңласаң, җырлый кебек,
Бер тыңласаң үкерә.
Тора торгач куперә,
Якын барсаң төкерә.
Бала.– Башы да тишек, төбе дә тишек,
Уртасында ут, читендә су.
Бала.– Чит-чите дәрья,
Ә уртасы дөрли генә.
Бала.– Сызгыра, пошкыра,
Өстәлемдә парлар атып,
Кунак көтеп утыра.
Хуҗабикә.
– Күрегез әле, без уен уйнаган арада, кул эшләре остасы Наилә апабыз шәлен бәйләп тә бетергән. Кая, күрикче осталыгыңны. (Шәлне карыйлар)
Җырлы бию.
Шәл бәйләдем, шәл бәйләдем,
Шәлем түгәрәк түгел шул,
Шәлем түгәрәк түгел лә,
Шәлем түгәрәк түгел.
Әннә-гидер, геннә-гидер генәем лә,
Әннә-гидер, геннә-гидер генәем.
Хуҗабикә.
Карагыз әле, күкәйләр пешкәндер инде. Алып карыйк әле.
Ишек шакыйлар.
“Самавыр чыжлатасызмы әллә?” дип, базарчылар керә. Алар милли киемнәрдән, кулларында күчтәнәч.
“Әйдәгез, түрдән узыгыз, без инде сезне күптән көтәбез!” дип каршы алалар.
Кыз.– Әйдәгез, таба алышлы уйныйбыз!
Балалар.– Әйдәгез!
Кыз.– Менә сезгә таба, менә сезгә табагач!
Бала.– Сания, уйнап җибәр кураеңны!
“ Таба алышлы” уены.
Хуҗабикә: Күршекәйләрем, эйдэгез “Куш кулым ” уенын уйнап алабыз!
Урман буйларына менәм
Урман буе ямьлегә.
Бир кулыңны, мин дә бирәм
Дус булырга мәңгегә.
Кушымта: Менә сиңа уң кулым,
Менә сиңа сул кулым.
Син бит минем якын дустым,
Менә сиңа куш кулым.
Алма бакчасына кереп,
Алма ашыйсым килә.
Син – алмасы, мин – чәчәге
Булып яшисем килә.
Кичке уен.
(5 - 7 яшьлек балалар өчен)
Максат: Мили гореф гадәтләрне балаларга өйрәтү,балаларны халык
мәдәнияте белән таныштыруны дәвам итү,балаларның күңелен
күтәрү.
Җиһазлар: Зал матур итеп бизәлә, татар милли киемнәре, сөлгеләр, ашъ-
яулыклар куела. Язгы алан-яфраклар яра башлаган каеннар. Каен ботакларына “сандугачлар” куелган.
Тәрбияче: (татар мили киеменнән)
Карап тормый ара еракка,
Дуслар килгән безгә кунакка.
Дуслык бит ул- тормыш үзәге,
Дуслык бит ул- бәйрәм бизәге.
Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
Күңелсездер сезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Кирәк һәммәбезгә дә.
Бәйрәмнәр бик күп болай да,
Ә шулай да, ә шулай да.
Халкыбызның йолаларын
Искә төшерик әле,
Күңелле итеп бүген
“Уен” үткәрик әле.
(Туган як турында көй яңгырый)
Тәрбияче:
Язның бер матур кичендә, сандугачлар сайрап, агачлар яфрак ярганда, авыл яшьләре елга буена- кичке уенга җыелалар.
Аланга Әби белән Бабай килеп керә.
Исәнләшәләр.
Тәрбияче: Исәнмесез, Хәерле кич! Нишләп йөрисез кичен, Әбекәй?
Бабай: Шушы аланлыкта кичке уен буласын ишетеп яшьчакларны искә төшерик, дип килдек, кызым.
Тәрбияче: Дөрестән дә, без аларны
Искә тошерик әле.
Халык йоласын кайтарып,
Бер уйнап алыйк әле.
Бабай: Соңга калабыз дип куркып, иртәрәк килдек, ахры......
(“Сандугачлар”сайравы ишетелә)
Әби: Аптырама карт карәле,
Ничек матур аланда.
Сандугач сайрый өздереп,
Җыры сарыла җанга
Карыйм, карыйм,
Тик күрәлмим
Кайда соң үзе, кайда?
(Әби үрелеп-үрелеп ачач башына карый)
Бабай: Нинди матур, моңлы тавыш ишетелә, күңелем тулып җырлыйсы килә башлады.
(Авыл көен җырлыйлар)
Тәрбияче: Бигрәк матур җырлыйсыз.
Бабай: Яшь вакытта болай гына җырламый идек шул, кызым. Үү, яшьләр килә түгелме?
(Матур милли киемнәр кигән кызлар керә) (“Матур булсын” 1 куплет)
(Исәнләшәләр)
Бабай: Исәнмесез, исәнмесез, балакайларым! Кичке уенга чакырган өчен зур рәхмәт сезгә!
Әби: Инде кунак булыйк кичен,
Бергә күңел ачыйк бүген.
1 кыз: Су буенда ялгыз гына,
Үсеп утыра ак каен.
Бәхетле бул, озак яшә,
Ялгыз булма, дускаем,
Онытма син бу дөньяда
Бәхет дигән сүз барын
Шатлык кына килсен сиңа
Тик боекма, дускаем.
Әйдәгез, дусларым уен уйнап алыйк.( Йөзек салыш)
Залга, җырлап егетләр керә (“Каз канаты каурый -каурый”)
1 малай:
Исәнмесез, кызлар,
Һавадагы йолдызлар!
Кызлар: Исәнмесез! кемнәр дисәк, безнең малайлар икән.
2 малай:
Әйдә, дуслар, җырлыйк әле,
Уйнаган гармуннарга,
Ал чәчәк күп яшик әле
Туган якларыбызда.
Җыр:“Челтәр элдем читәнгә” ( кара каршы җырлау)
3 малай:
Барысы да шундый уңган
Барысы да шундый булган,
Йөзләре кояш кебек
Торалар нурлар сибеп.
4 малай:
Ә хәзер биеп алыйк әле
Сезне матур бии, диләр,
Биетеп карыйк әле.
(Татар биюе башкарыла)
Бабай:
И-и, балалар, күңелем бигрәк яшәреп китте. Без яшь чакта әле менә мондый уеннар да уйный идек.
(Капкалы уен уйнау)
2 кыз: Без биибез тыпыр- тыпыр
Без биибез топ та топ.
Бер бии башласак ,
Безне булмый туктатып.
( Башкорт биюе)
Әби: Ай рәхмәт яугырлары, бигрәк матур биисез.
3 кыз:
Туктатмагыз гармунны
Чакырыйк без кызларны
Бергә-бергә җырлыйк әле
Без яраткан җырларны.
Бабай: Йөрәкләрне җилкетә торган көй. Белмим ничек түзәргә?
(Бии)
А.б. Бас,бас, катырак бас,
Бии икән дисеннәр
Безнең яшьләр табаныннан
Ут чыгара дисеннәр.
Әби: Җитәр, җитәр, уздырдың
Бигрәк тузан туздырдың
Аягыңны шакылдатып
Колагымны тондырдың.
Бабай: Әбиеңнең кәҗәсе-
Бакчада кәбестәдә
Биемәгәч җырламагач,
Мин монда нәмәстәгә.
(Җыр “Әнисә”)
“Вальс”
Хәзер, әйдәгез, бер уен уйнап алыйк. (“Чума үрдәк ,чума каз”)
1кыз: Сандугачлар, былбыллар,
Тургайлар парлы була.
Кем уенда парсыз кала,
Шундук җәзасын ала.
“Парлашып калу ” уены (Көй уйнаганда таралып биеп йөриләр, көй туктагач парлап калалар, парсыз калганга җәза бирелә)
Уеннар бит дусларым,
Витамин кебек алар.
Күңелләрне үстерә,
Йөрәкләргә көч бирә.
Милләтемнең гасырлардан килгән
Истәлекле гадәтләре бар.
Күркәм гадәтләрне яшәтүче
Олуг телем-татар теле бар.
Туган телем, тургай җырлы телем,
Айланасың алсу таңнарда.
Син илһамлы, назлы һәм ягымлы,
Сөенәмен һаман шуңарга.
Чал тарихлы горур кешеләр без,
Тынмас моң бар безнең каннарда
Ата- бабай мирас иткән сымак
Дәвам итәр юлын без барда.
Онытылган гореф-гадәтләрне
Яңартабыз хәзер көннән-көн
Уен йолалары, җыр-биюе,
Һәр киләчәк көнне бизәсен.
Рәхмәт сезгә Әтиләр!
Килеп яхшы иткәнсез.
Безнең бакчабызның шау тормышын
Күреп китик әле, дигәнсез.
Әби белән бабай:
Рәхмәт, рәхмәт барыгызга
Күңелле ял иттердегез.
Яшь чакларны искә төшереп
Йөрәкләрне җилкеттегез.
Күмәк җыр. “Матур булсын”.
( Табын янында Әтиләр белән бергәләп чәй эчү. Әтиләргә бүләкләр тапшыру)
Каз өмәсе.
(5 - 7 яшьлек балалар өчен)
Максат:
Татар халык фольклоры белән танышу. Татар теленең матурлыгын, байлыгын,
җырларын, тапкырлыгын, зирәклеген күрсәтү. Әби-бабайлардан калган гөрефгадәтләрне, йолаларны урынча куллана белү сәләтен үстерү. Балаларда
сәнгатьлелек хисен уяту. Сүзлек запасына яңа сүзләр өстәү.
Җиһазлау: су буе , чишмә, басма күренеше ясау.
Төркем: зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркемнәре.
Тәрбияче: Хәерле кич, кадерле кунаклар! Без киң күңел белән каршы алабыз
сезне бүген менә шушы матур мәктәптә, чөнки татар халык элек-электән
кунакчыл булган.
Милли мәдәнияттә бик күп күңелле бәйрәмнәр, кызыклы йолалар. Татар
халыгы, күбесенчә, кыен, авыр, күп вакыт алган эшләрне гадәтленделәр
бергә,күмәкләп үтәргә.Менә хәзердә безнең авылыбызда шул гөреф-гадәте
саклана. өмәгә күршеләрне, кардәшләрне, дусларны чакыралар. Бергә өй коралар, печән җыялар, каз йолкыйлар. Шул борынгы йола турында күрсәтергә иде сезгә. Бу йола соң көзен яки кош башында үтә.җәй буе хуҗалар каз бәбкәсен карый: ашата, каргалардан саклый, яланда көтә, чөнки элек-электән казлары күп һәм көрлекле булган гаилә муллыкта һәм иминлектә яшәгән булган. Каз – бәяле, намуслы кош. Туйда иң кыйммәт бүләк дип саналган. Элек каз итен тозлаганнар, чөнки суыткычлар булмаган, шуңа да ул озак вакыт бозылмаган. Ә каз мамыгыннан иң йомшак, назлы, кабарынкы мендәрләр килеп чыга. Менә инде үстеләр, симерделәр казлар. Кичтән хуҗа күршеләрен, дусларын чакыра өмәгә. Иртәдән башлана авыр, тырыш эш.
(Ишектән тавыш ишетелә)
Тәрбияче: - Балалар, әйдәгез тизерәк, безне бит бүген каз өмәсенә чакырганнар
иде, соңга калмыйк тагын, тизерәк барыйк.
Әби: - Исәнмесез, балалар! Килеп тә җиттегезме? Бик рәхмәт килгәнегез өчен.
2 әби:- Әйдәгез, менә монда утырыгыз, хәзер казларыбызны да алып чыгарбыз.
(Казларны алып чыгалар, шигырьләрне сөйләү)
1 нче бала: Шаулап, үтә, гөрләп үтә
Каз өмәсе авылда.
Казлар белән аерылышу
Шатлыклы да, авыр да.
2 нче бала: Күмәк хезмәт, уен-көлке
Була каз өмәсендә.
Кызлар-егетләр жыела
Зур шатлык hәммәсенә!»
Бәйрәмсез бик кунелсез бит,
Бәйрәмнәр кирәк безгә.
Бәйрәмәр кирәк сезгә дә,
3 нче бала: Кирәк hәммәбезгә дә!
Эх, сагындыра да сон
Аылнын болыннары.
Дәү әнинен ишек алдындагы
Симез, симез шаулы казлары.
4 нче бала: Көзге байлык! Көзге муллык!
Авылда каз өмәсе
Яше карты, бала – чага -
Шау-гөр килә һәммәсе!
Әби: - Менә булдырдыгыз, балалар, бик матур шигырьләр беләсез икән бит.
Әмир: - Хәдичә әби, сойләгез әле “Каз өмәсе” йоласы турында, нинди йола ул?
Әби: - Татар халкы − эшкә бик уңган халык. Ул элек-электән үк күпләп каз
асраган. Каз өмәсе − көзге авылның иң яраткан йола-бәйрәмнәреннән берсе ул.
Бер йортта каз суялар. Кызлар, яшь киленнәр, шул өйгә җыелып, каз мамыгы
йолкыйлар. Бу эш озакка сузыла, чөнки казлар күп. Эш вакытында алар милли
җырлар җырлыйлар, риваятьләр сөйлиләр, бәетләр укыйлар. Бала-чага, исләре
китеп, аларны тыңлап тора да, урамга чыгып, иптәшләренә сөйләп күрсәтә.
Шулай итеп, халыкның әкият-риваятьләре буыннан буынга күчә. Мамыкны җыеп бетергәч, кызлар казларны көянтәләргә асып, су буена төшәләр, салкын суда юалар. Бу эштә егетләр дә кызларга булыша. Эш тәмамлангач, мәҗлес башлана.
2 әби: Балалар, каз йолыган вакытта әйдәгез, бераз табышмаклар, мәкальләр
әйтешеп алыйк
Тәрбияче: Әйдәгез сон, без дә балалар белән бик күп табышмаклар беләбез,
шулай бит балалар?
Балалар: Әйе.
Әби: Кая, Хәдичә син бик күп табышмаклар беләсең бит, әйдә берничәсен әйтеп үт әле.
(Табышмак әйтү)
1. Соскы борын-бакылдык,
Күп сөйләшә-такылдык. (үрдәк).
2. Суда йөзә,
Күктә оча,
Җирдә йөри,
Ит белән сыйлый. (каз)
3. Утыра бер ак чүлмәк,
Өстенә кигән йөз күлмәк. (кәбестә)
4. Җир астында кызыл әтәч. (чөгендер)
2 әби: Ә хәзер балалар, мин сезгә мәкальнең башын әйтәм, ә сез дәвам итәрсез.
( Мәкаль әйтешү)
1. Ни чәчсән, ......( шуны урырсын).
2. Кем эшләми, ..... (шул ашамый).
3. Калган эшкә .....(кар явар).
4. Ашлаган җир аш бирә, .....(ашламаган җир таш бирә).
Җыр “Каз канаты”.
Әби: - Булдырдыгыз, балалар, менә казларыбызны чупләп тә
бетердек, хәзер, әйдәгез, аларны чишмәгә барып юып та кайтыйк инде.
(Чишмәгә бию белән баралар) (Шигырьләр сөйләү)
1 нче бала: Казларыгыз бигрәк матур
Таза булып ускәннәр
Ә йоннары, каурыйлары Мамыкланып беткәннәр.
2 нче бала: Хәдичэ әби иртә-кичен
Нык карады аларны.
Тилгәннәрдән, каргалардан
Көне буе саклады.
3 нче бала: Усә төшкәч, су буйларын
Бигрәк якын иттеләр.
Курше казлар белән бергә
Дуслашып та киттеләр.
4 нче бала: Кызлар, ә сез беләсезме?
Каз ярата елганы
Йөзә дә ул, чума да ул
Су устерә бит аны.
Әби: -Нинди матур шигырләр сөйләдегез балалар! Ииии, Хадичә, син бит
элек-электән төрле уеннар уйнатырга ярата идең. Әйдә әле, безне дә берәр уеның белән уйнат әле!
2 эби: - Әйдәгееез, әйдә. Чума-үрдәк, чума-каз уенын беләсезме
балалар?
- Беләбез, беләбез. (Чума-үрдәк, чума-каз уенын уйнау)
Әби: Ай, сез, балалар! Нинди уңганнар, нинди булганнар!
2 әби: Булдырасыз!
Тәрбияче: Канат сатабыз, канат,
Яхшысын сайлап, карап.
Егет булсаң -канат ал,
Бер алтын чыгарып сал.
Кыймәт икән – бер алтын
Канатлар сездә калсын.
Егет саран булмасын –
Акча жәлләп тормасын.
Борынгы бәйрәм безнең йола,
Таныштыра безне, якынайта
Һәм рухи матурлыкны
Йөрәкләрдә калдыра .
Әби: Ә хәзер, казларыбызны юып бетердек, әйдәгез кайтыйк инде, балалар.
2 әби: Әйдәгез, әйдә. Мин мич коймагы да пешереп куйган идем, кайтып чәй эчик бергәләп. (Балалар канат атып кайталар чишмәдән).
Орчык өмәсе.
(зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм сценарие)
Максат: Милли хәзинәбез булган татар халык йола- бәйрәмнәре турында балаларның белемнәрен гомумиләштерү.
Бурычлар:
1. балаларда милли мәдәнияткә, гореф – гадәтләргә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
2. сөйләм теленең сәнгатьлелеген үстерү, танып белү эшчәнлеген кинңәйтү, табышмаксорауларга дөрес җавап бирү, баланың хэтерен һәм уй – фикерен үстерү.
3. халкыбыз традицияләренең әхлак тәрбиясенә йогынтысын аңлату һәм аларның шөгылен өйрәнү.
Яшь төркеме: Зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеме (5-7 яшь) балалары.
Җиһаз: Милли бизәлештәге өй эче куренеше.
Катнашалар: Алып баручы, Хуҗабикә- Гөлҗамал. Шамил бабай, Килен һәм балалар.
Гөлҗамал:
Килен, килен башкалар күренми. Түбән урамнар, югары очлар юк, әле улым, барысында
җыеп алып кер.
1 бала чыгып барысында кунакларны - әбиләрне алып керә (Исәнләшү, әбиләрне йон эрләргә, оекбаш бәйләргә утырту)
Гөлҗамал: “Орчык өмәсе” – безгә әби-бабаларбыздан калган мирас ул, балалар. Ул кара көз җитеп, җиргә кар төшкәч уздырыла. Хуҗа кеше күп итеп йон әзерләп куя. Кичтән тәм-томнар көйли. Өмәгә күрше- күлән, дус-ишләр чакырыла. Бергәләп җыелгач, күмәк эш башлана: кемдер йон яза, кемдер эрли, кемдер йомгак чорный, кемдер бәйли. Эшне бүлешеп эшлиләр. Ә инде күңелсез булмасын өчен, болар барысы да уен- көлке, җыр – бию белән үрелеп бара. Эшләр тәмамлангач, хуҗа эшчеләрен тәмле ризыклар белән сыйлый. Менә бүген бездә шундый бәйрәм инде. Өмәгә килгәч сез дә эшсез тормагыз. (эш бүлеп бирә)
Бабай: Егетләр, әйдәгез сез минем янгарак җыелыгыз.
(күмәк җыр)
Уйна тальян гармуныңны
Телләре лә батмасын шул,
Уят үзәкләрен өзеп,
Кызлар йоклап ятмасын.
Уят үзәкләрен өзеп,
Кызлар йоклап ятмасын.
Алып баручы: Әйе гөмер узган, тула оек белән чабаталар тузган. ә халкыбыз мирасына булган мәхәббәт йөрәкләребездә саклана. Үткәннәребезгә итирам – киләчәккә күпер ул. Татар халкының киемен дә, йөзен дә, хезмәт җимеләрендә дә матур, күркәм күңел сыйфатлары чагыла. Ул һәрвакыт матурлыкка, камиллеккә омтыла. Халкыбызның гүзәл бәйрәмнәре һәм күркәм гадәтләре бүген дә авылыбызның даны булсын, һөнәр ияләренең юлларын яктыртсын. Үткәннәрне киләчәккә бәйләп, авылыбызның борынгы сәнгатьләрен, “Һөнәрчеләр авылы” дигән данлы исемен саклыйк. Ил – көннәребез имин, күгебез аяз, бәхетләребез тулы, уңышларыбыз мул булсын!..
Гөлҗамал: Бәхетле кешенең кунагы бергә йөри диләр. Күрегез әле, күпме өмәчеләр, кунаклар килгән. Килен, син өмәчеләрне урнаштыр.
Борынгыдан килгән бәйрәм
Халкыбызның орчык өмәсе.
Барыйк әйдә әбиләргә,
Кайсыгызның килә күрәсе?!
Бергәләшеп җырлый-җырлый
Йон язарбыз утырып.
Оста куллар йон эрләрләр
Орчыкларын тутырып.
Кемдер әзер йомгаклардан
Бияләй-оекбаш бәйләр,
Өмәбездә күмәк эшләү
Булыр бер дигән бәйрәм.
Хуҗабикә:
- И, яшьтәш, син гомер буе шулай тигез, гәрәбәдәй йон эрләдең, кулың гел ятып тора синең, эрләгән җепләреңнән бәйләнгән бияләй-оекбашларың да матур була, күрегез әле сез аның орчык тәгәрәтүен!
Хәдичә:
- И, Гөлҗамал, җепнең тигез булу сере миндә түгел бит, синең картың ясаган
орчыклардан бит. Ул ясаган орчыклар шундый җайлы, кулга ятып тора.
Күмәк җыр: “Эх күңелле өмәсе” – татар халык җыры.
Шамил бабай: Өмәгә килеп җитә алмыйм дип кызулап килдем. Малайларга бүген орчык ясау серләрен өйрәтмәкче булам бит. Килегез әле, улларым, кайсыгызның кулы җитез...
Малайлар Шамил бабай белән орчык ясарга; кызлар төркем-төркем йон тетәргә, йомгак чорнарга утыралар.
Гөлҗамал:
Табышмак әйтәм мин сезгә,
Йон бирә нәрсә безгә?(сарык)
Сарык асрамасаң – йоны да, ите дә булмый. Ул безне туендыра да, киендерә дә икән.
Сарыкның кайсы вакытта йонын алалар? (көз көне, яз көне)
Кайсы вакытта алган йон йомшаграк була? (яз)
Башта йонын тетәбез, аннан эрлибез, йомгакларга чорныйбыз, бияләй-оекбаш бәйлибез. Сарык йоныннан тагын ниләр бәйләп була (сандыктан алып күрсәтү).
Шамил бабай: Киез итекләр турында әйтергә онытып торам икән бит, балалар. Салкын кышларда безнең аякларыбызны җылытучы киез итекләр дә сарык йоныннан басыла бит (итек басу өчен кирәкле эш кораллары белән итек калыплап күрсәтү)
- Саҗидә әбиебез бик матур җырлый, әйдәгез аны тыңлыйк (татар халык җыры “Дусларым” башкарыла).
Шамил бабай йомгак белән хәрәкәтле уен оештыра.
- Мин дә бит сезгә төрле әйтемнәр, эндәшләр өйрәткән идем, әйдәгез әле кемнәр әйтә белә?
1 нче бала: Кояш чык, чык,чык,
Тәти кашык базарда,
Майлы ботка казанда,
Кояш чыга ялтырап
Бабай чыга калтырап.
2 нче бала: Яңгыр яу-яу-яу
Бакчаларда алмагач.
Корый яңгыр яумагач,
Бакчалардан ни файда,
Алма пешеп тормагач.
3 нче бала: Борынгыдан килгән йола
Әбиләрнең орчык өмәсе,
Һәркемнең дә килә бит ул
Җылы оекбашлар киясе.
4 нче бала: Бабам үстергән сарыкның
Йоннары йомшак бигрәк
Бияләй-оекбаш бәйләргә,
Җитезлек бик-бик кирәк.
5 нче бала: Әбием бәйләгән бияләйне
Уйнаганда киярмен.
Бабам белән әбиемә
Бик зур рәхмәт диярмен.
Җырлы-биюле уен: “Капкалы”
Килен:
- Ә хәзер өмәбезгә нәтиҗә ясыйк әле. Әбиләр ничә йомгак эрләгән икән? Кем бәйләгән оекбаш йомшаграк, матуррак?
- Ә безнең малайлар Шамил бабай белән ничә орчык ясаганнар?
Хөрмәтле әбиләр, Шамил бабай, кадерле балалар, өмәгә
килүегезгә барыгызга да зур рәхмәт.
Өмә ахырында барлык кунаклар, өмәчеләр белән чәй эчү, күмәк җырлар җырлау.
2 бүлек. Халык уеннары
Уклау тәгәрәтү.
Уенчылар түгәрәк уртасында уклау тәгәрәтә. Уклау белән кемгә туктаса, шул кешегә җәза бирәләр. Ул җәзасын үтәп, үзенә пар сайлап ала. Уен шулай дәвам итә. Егетләр кызлар белән парлашалар, бергәләп бииләр.
Түшәм санау.
Уен өйдә уйнала. Бу уен белән таныш булмаган бер кешедән: “Җиң аша түшәм саный аласыңмы?” – дип сорыйлар. Теге, әлбәттә, батырланып: “Саный алам”, – ди. Шуннан соң аны идәнгә яткыралар да, җиңен йөз тирәсенә туры китереп, пальтосы белән ябалар һәм, ике куллап җиңен торба кебек итеп тотып, шуның аша түшәмне санарга кушалар. Ул чынлап торып түшәм санап азапланган арада берсе пальто җиңеннән су салып җибәрә. Шуннан соң түшәм санаучыдан: “Ничә булды соң түшәм?” – дип шаяртып көләләр.
Каеш сугыш уены.
Берничә уенчы арт белән тезелеп баса. Уенны алып баручы калган уенчыларның берсенә каеш бирә. Ул арттан килеп, берәүгә каеш белән суга. Уенны алып баручы кеше каеш белән кем сукканын сорый. Каеш белән сугылган кеше дөрес җавап бирсә, каеш аңа бирелә, җавабы дөрес булмаса, аңа җәза бирәләр, ә каеш белән суккан кеше уенчы урынына баса. Уен шулай дәвам итә.
Сигезле уены.
Уенчылар ике рәткә бүленеп кара-каршы басалар. Парсыз калган кеше, сигезле ясап, гармун көенә бии-бии, уенчыларны әйләнә. Гармун туктагач, кем янында туктаса, шуның белән парлап бииләр. Уенны парсыз калган уенчы дәвам итә.
Чүпләм уены.
Уенчылар икегә бүленеп, кара-каршы басалар. Бер уенчы арадан берсен сайлап, шуның белән биеп әйләнә. Бию көе туктагач, аның белән биегәне, башка уенчы белән уенны дәвам итә.
Алыштырышлы уены.
Уенчылар парлап басалар. Парсыз калган уенчыны уртага чыгаралар. Аңа атап, беренче пар кулга-кул тотынып, такмак әйтә. Такмак әйтелеп беткәч, уртадагы уенчы үзенә беренче пардан пар сайлап ала (парлары белән алышыналар), аның белән уртада бииләр. Парсыз калучы уртага чыга, аңа икенче пар такмак әйтә. Уен шулай дәвам итә.
Ак алъяпкычлар күп яптым,
Яба алмадым зәңгәрен.
Аерылганнар белми икән
Аерылу хәлләрен.
Итәгең борчак кебек,
Урталарда торасың,
Ясалган курчак кебек.
Чәче озын – бер метр,
Җаным-бәгърем дигәннәргә,
Эч-сереңне бирми тор.
Ботинкасы иллеле,
Авторитетлы егетләрнең
Гәүдәсеннән билгеле.
Назалы уены.
Уенчылар парлашып бер сызыкка тезеләләр. Парсыз калучыга уенчылар, бию хәрәкәтләре ясап, такмак әйтәләр. Такмакның соңында ул үзенә пар алып, артка күчә. Парсыз калган кеше алга чыгып баса, уен шулай дәвам итә.
Челтәр элдем уены.
Егетләр бер рәткә, кызлар аларга каршы басалар. Кара-каршы җырлыйлар.
Егетләр:
Ал алъяпкыч челтәрле, илдә матур бетәрме?
Илдә матурлар бетәрме, җан сөйгәнгә җитәрме?
Кызлар:
Челтәр элдем читәнгә, җилфер-җилфер итәргә.
Егетләр:
Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә.
Кызлар:
Алын алырсыз микән, гөлен алырсыз микән?
Урталарга чыгып сайлап, кемне алырсыз микән?
Егетләр:
Алларын да алырбыз, гөлләрен дә алырбыз,
Күңелебезгә кем ошаса, шуны сайлап алырбыз.
Һәр егет үзенә ошаган кызны алып, парлап биюгә чакыра. Бераз биегәннән соң, егетләр кызларны озата китә. Аулак өй шуның белән тәмамлана.
3 бүлек. Белем эшчәнлеге конспектлары.
“Халык җәүһәрләре - савыт-саба”
(зурлар төркеме )
Максат: балаларны татар халкының элекеге савыт-сабалары белән таныштыру.
Тәрбия бурычы: татар халкының көнкүреш предметларына кызыксыну тәрбияләү.
Үстерү бурычы: балаларның кабул итүләрен, фикерләүләрен, хәтерләрен, сүзлек байлыгын үстерү, сөйләмнең грамматик төзелешен камилләштерү;
Белем бирү бурычы. Хәзерге һәм элекке заманда кулланылган савыт – саба турында белемнәрен ныгыту.
Төп белем бирү өлкәсе. Танып белү.
Интеграль белем бирү өлкәләре. Сөйләм үстерү, физик тәрбия.
Методик адымнар hәм чаралар. Сораулар, уен, күрсәтмә материал, әдәби тел.
Җиhазлау. Күрсәтмә материал: савыт-саба, рәсемнәр; сюжелты-рольле уен өчен кирәк-яраклар; аудиоязма “Төсле чынаяклар”. самавыр, чуен чүлмәк, тимер калаклар, агач кашыклар, чынаяк белән тәлинкә.
Сүзлек өстендә эш. Пыяла стакан, агач кашык, балчык савыт, фарфор тәлинкә, чуен, җиз самавыр.
Алдан үткәрелгән эш.
-Ата-аналар белән балалар бакчасында урнашкан милли музейга экскурсия;
-“Аш пешерәбез” физкультминуткасы өйрәнү;
-“Төсле чынаяклар” аудио язмасын тынлау.
Эшчәнлек барышы
Балалар кулга – кул тотынып түгәрәккә басалар һәм чиратлашып бер- берсенең кулын кысып: “Исәнме...(исемен әйтә)! Мин сине күрүемә бик шат”,- диләр.
Тәрбияче: балалар, карагыз эле без нәрсәләр күрәбез?
Балалар: тәлинкә, кашык, чәйнек, чәнечке, чынаяк.
Тәрбияче: бер сүз белән әйтеп бирмәссезме?
Балалар: савыт-саба.
Тәрбияче: сезнең өстәлегездә рәсемнәр бар, hәрберсен карап исемнәрен дөрес итеп әйтеп hәм нәрсәдән ясалганын әйтеп китик әле.
Тәрбияче: балалар өстәлдә нинди савыт – сабалар барлыгын эйтик һәм нинди материалдан эшләнгәнен:
Тәрбияче: стакан нәрсәдән ясалган?
Балалар: пыяладан.
Тәрбияче: нинди стакан?
Балалар: пыяла стакан. (Агач кашык, тимер кашык, фарфор тәлинкәh.б.)
Тәрбияче. Булдырдыгыз! Ә хәзер уйнап алыйк.
“Хәтердә калдыр” уены.
Тәрбияче: балалар игътибар белән эранга карагыз, нинди савыт – сабалар күрдегез истә калдырыгыз, ә хәзер сез күзләрегезне йомасыз һәм нинди савытның юкка чыкканын миңа әйтәсез.
Тәрбияче: Балалар карагыз эле, монда тагын нинди савыт- сабалар бар, бу савыт сабаларның тарихы бик электән килгән. Менә монысы агач тәлинкә, борынгы әби- бабаларыбыз менә шундый савытлар кулланганнар. Балчыктан ясалганы да бар.
Тәрбияче Балалар, монысы чуен чүлмәк , ул чуеннан ясалган. Димәк, ул чуен чүлмәк. Бергәләп кабатлагыз әле.
Тәрбияче: Чуен чүлмәк.
Чүлмәкнең чуеннан булуы әйбәт, аны мичкә куйгач, ул янмый, чуен чүлмәк нык, ватылмый. Балалар, чуеннан ясалган булгач, аның тискәре яклары да бар.
Чүлмәкне күтәреп карагыз әле, ул нинди?
Балалар: авыр, салкын.
Тәрбияче: чуен чүлмәкне мичтә тоткач, ул кыза, кулны пешерергә мөмкин. Нинди әкиятләрдә чүлмәк турында ишеткәнегез бар?
Балалар: татар халык әкияте “Хәйләгә каршы хәйлә”. Эчтәлеген искә алу.
Тәрбияче: алар кесәлне нәрсә белән бүләләр?
Балалар: агач кашык.
Тәрбияче: самавыр ни өчен кирәк?
Балалар: чәй эчәргә су кайнату өчен.
Тәрбияче: Ә өйдә әниләрегез чәйне нәрсәдә кайната?
Балалар: чәйнектә.
Тәрбияче: самавырның нәрсәләре бар?
Балалар: капкачы, ике тоткасы, аяклары, төбе, борыны барлагын әйтәләр)
Тәрбияче: самавыр җиздән, тимердән ясалган. Самавыр матурмы?
Балалар: матур.
Тәрбияче: Әйе, самавыр бик матур, көзге кебек ялтырап тора.
Ял минуты. “Аш пешерү”
Ярдәм көтеп тормыйбыз, Балалар гәүдәләрен уңга-сулга боралар
Яшелчәләр турыйбыз; Турау хәрәкәтләре ясыйлар.
Чиста итеп юабыз. Алга бераз иелә төшеп, кул юу хәрәкәтләре ясыйлар
Без кәбестә турыйбыз. “Турыйлар”
Бераз кишер кырабыз, Учларын каплап, бармакларын бер-берсенә ышкыйлар
Ваклап суган турыйбыз, “Турыйлар”.
Тозлап, майлап алабыз, Уң кул бармакларын уйнаталар.
Яхшылап болгатабыз. Кулларын беләзектән әйләндерәләр.
Бигрәк тәмле ашыбыз! Кулларын алга сузалар
– Балалар, кибеткә яңа савыт-сабалар кайткан, әйдәгез үзегезгә ошаганын сатып алыйк әле!
Сюжетлы-рольле уен “Кибет”.
-Исәнмесез!
-Исәнмесез! Сезгә нәрсә кирәк?
-Миңа зәңгәр, зур чынаяк кирәк.
-Мә, зур, зәңгәр чынаяк.
-Рәхмәт, сау бул!
-Сау бул!
Тәрбияче.Уйнап та алдык, кибеткә дә бардык, җырлап та алыйк, балалар!
Зәңгәр, зәңгәр чынаяк,
Зәңгәр, зәңгәр чынаяк.
Әйе шул, әйе шул,
Матур, чиста чынаяк.
Әйе шул, әйе шул,
Зәңгәр, зәңгәр чынаяк.
Тәрбияче: балалар, без бүген нинди савыт-сабаларны искә төшердек? Алар нәрсәдән ясалган? (Фикер алышу).
«Милләтем – татар минем».
(зурлар төркеме)
Максат: Халык сәнгате аша балаларда зәвык, матур итеп киенү теләге булдыру.
Бурычлар:
1).Милли киемнәргә кызыксыну тәрбияләү, үзенчәлекләрен ачыклау.
2)Татар милли киемнәрдәге бизәкләр турында балаларның күзаллауларын ныгыту.
3) Әзер киселгән читеккә татар орнаментлары ябыштыру, эшне чиста итеп эшләү.
Тәрбия бурычы: балаларда татар милли киеменә кызыксыну тәрбияләү.
Үстерү бурычы: балаларны татар бизәкләре белән таныштыруны дәвам итү. Милли киемнәрнең исемнәрен әйтергә өйрәтү.
Белем бирү бурычы: лалә чәчәген, яфрагын кисү ысулларын ныгыту.
Төп белем бирү өлкәсе: сәнгати-эстетик үсеш.
Интеграль белем бирү өлкәләре: сөйләм үсеше.
Методик алымнар һәм чаралар: аңлату, уен мизгеле, сорау, күрсәтү, мөстәкыйль эш.
Җиһазлау : экран, ноутбук, киселгән әзер татар милли аяк киеме, орнаментлар, ябыштыру өчен җилем, салфетка, татар халкының милли киемнәре, ИКТ куллану.
Эшчәнлек төзелеше
1. Шигырь тыңлау.
2. Сюрприз.
3. Татар халкының милли киемнәре турында әңгәмә.
4.Татар халкының милли ризыклары карау.
5. Уен “Түбәтәй”.
6. Читек бизәү.
7. Йомгаклау.
Балалар залга керә. Балалар белән исәнләшү.
- Хәерле көн сезгә дә, хәерле көн миңа да, хәерле көн һәммәбезгә дә. Мин татар кызы, исемем Әлфия була, мин Әлфия Рәхимулловна булам.
- -Балалар, игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә бер шигырь укыйм:
(Л.Лерон «Татар баласы»)
Калфак кигән кыз баланың
Багып алчы йөзенә
Нинди гүзәл татар кызы
Күз тимәсен үзенә.
Килешеп тора түбәтәй
Аның күркәм йөзенә
Нинди матур татар улы
Күз тимәсен үзенә. (Слайдта күрсәтелә)
Кунакка татар кызы һәм татар егете керә, кулларында татар сандыгы.
-Балалар, карагыз әле, безгә кунаклар килгән.
Татар егете:
Бик борын заманнардан ук
Татар халкы дан тоткан
Татар малае бит мин
Исемем минем - Солтан
Татар кызы:
Кара чәчләремне ике якка
Мин матур итеп үрдем
Татар кызы бит мин шуңа күрә
Калфак та киеп куйдым
Кечкенә бу диеп син көлмә
Исемем минем – Ясминә.
Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, бу сандык – халкыбызның милли киемнәрен саклау өчен. Бик борыгыдан әби-бабайлар үзләренең иң кыймәтле әйберләрен һәм киемнәрен менә шундый сандыкта саклаганнар. Әлеге матур сандыкларны бүгенге көндә дә очратырга була.
-Әйдәгез әле, балалар, бу сандыкта ниләр бар икән, карап үтик. Ясминә, ач әле сандыкны һәм безгә күрсәт .(һәрбер бала сандыктан бер киемне ала, нинди кием икәнен әйтә)
-Әйе, балалар, бу сандыкка татар халкының милли киемнәре салынган икән.
-Сезгә татар халкының милли киемнәре ошадымы?
Татар халкының барлык киемнәре дә татар милли бизәкләре белән бизәлгән.
-Ә беләсезме, балалар, татар халкының киемнәре матур, ә ашлары бик тәмле!
(Слайдта милли ризыклар)
-Балалар, бу нинди ризык, ничек диеп атала?
(балалар: чәк-чәк)
-Бик дөрес итеп әйттегез , ә менә монсы ничек диеп атала?
(балалар: өчпочмак)
- Ә менә монысы ничек дип атала?
(балалар: вак бәлеш)
-Булдырдыгыз, сез татар халкының милли ризыкларын да беләсез икән.
- Ә әниләрегез өйдә нинди ризыклар пешерә?
(балалар җавабы)
Балалар, бу сандык гади түгел, ә бик серле сандык. Менә мин сезгә бер табышмак әйтәм, сез игътибар белән тыңлагыз:
Әнием ак сәйлән тезеп
Чиккән яшел бәрхеттән
Бар башымда ....... (түбәтәй)
Мин бүген бик бәхетле
Балалар җавабы (түбәтәй)
- Балалар карагыз әле ниниди матур түбәтәй, сәйлән белән бизәлгән.
-Балалар, әйдәгез, “Түбәтәй” уенын уйнап алыйк!
Түбәтәеңне кигәнсең
Бик ераклардан килгәнсең
Төскә матурлыгың белән
Шаккаттырыйм дигәнсең
Түп-түп-түбәтәй
Түбәтәтең укалы
Чиккән матур түбәтәең
Менә кемдә тукталды!
(түбәтәй тукталган бала өстәлдән үзенә охшаган төстәге түгәрәкне алып килә)
-Балалар карагыз әле бу нинди бизәк дип атала ?
(балалар җавабы)
-Менә безгә бер бирем бар ,игътибар белән тыңлап алыйк:
Яңа гына идем итек,
“Ч ” өстәгәч булдым.....(читек)
(Слайд)
-Балалар, булдырдыгыз, сез бу биремне дә үти алдыгыз, әйдәгез тагын бер тапкыр уйнап алыйк. Уен кабатлана, түбәтәй туктап калган бала икенче бизәкне алып килә.
-Балалар, ә монысы ниниди төстә? Бу бизәк ничек дип атала?
(балалар җавабы)
-Ә хәзер икенче биремне тыңлап алыйк:
Җырлый җырлый сәхнәләрдә
Кызларның биер чагы.
Кызларга бик килешә
Башындагы ......(калфагы)
( Балалар җавабы, слайд.)
-Балалар, без сезнең белән татар халык уеннарын уйнадык, ризыкларын карап үттек, киемнәр турында сөйләштек, ә хәзер без сезнең белән татар халкының милли аяк киеме читекне бизәп алырбыз. Мин сезне өстәл янына чакырам.
-Иң беренче булып сез менә бу кәгазьдәге татар орнаментларын кисәсез.
Һәм экрандагы үрнәк эш буенча бизәкләрне әзер киселгән читеккә ябыштырасыз.
Менә, балалар, сез бүген булдырдыгыз, читекләрне дә матур итеп бизәп куйдыгыз. Без бүген сезнен белән ниләр турында сөйләштек? Сезгә иң кызык өлеш нинди булды?
Миңа сезнең белән эшләү рәхәт булды, бик зур рәхмәт сезгә.
Әле сандыкта сезнең өчен кечкенә генә бүләкләрем дә бар
«Милли ризыклар –табын түрендә”
(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен)
Максат:
Балаларның татар милли ризыклары турында белемнәрен киңәйтү, аларны кош теле ясау белән таныштыру.
Камыр җәяргә һәм кош теле кисәргә өйрәтү.
Камыр җәю һәм кисү өчен кулланыла торган эш кораллары белән таныштыру һәм алар белән эшләргә өйрәтү. Татар гореф-гадәтләренә хәрмәт, ихтирам һәм хезмәткә кызыксыну уяту.
Эш кораллары: куна такталары, уклау, махсус җайланмалар, пычаклар, алъяпкычлар, камыр, он.
Күргәзмә әсбаплары: татар халык ашлары төшерелгән сурәтләр, мольберт.
Сүзлек: куна тактасы, уклау, камыр, гөбәдия, чәк-чәк.
Шөгыль барышы:
Балалар ярым түгәрәк ясап утыралар.
1 бала: Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!
Менә сез дә килеп җиткәнсез.
Безнең бакчабызның шау тормышын
Күреп китик әле дигәнсез.
2 бала: “Миләшкәй” бакчасына
Җыелды татлы ашлар,
Гөбәдия, бәлешләр, пәрәмәч, өчпочмаклар.
Иң кадерле икмәк тә.
Табын яме чәк-чәк тә
Утыралар тезелеп
Кабарып, өстәл тулып.
Тәрбияче: Балалар, безнең әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез кул эшләренә, җырга-биюгә бик сәләтле булу белән бергә, аш-суга да оста булганнар, тәмле, татлы ризыклар пешергәннәр.
Менә бүген без сезнең белән татар милли ашлары, ризыклары турында сөйләшербез.
Миллли ашларның үзенчәлеге халыкларның тормыш рәвешенә бәйле. Һәрбер халыкның үз милли ризыгы бар.
Мәсәлән: русларда-пилмән, үзбәкләрдә-пылау, башкортларда – бавырсак…
-Балалар, ә сез нинди ашларны беләсез? (Балалар җаваплары)
-Барлык ризыклар да төрле төрләргә бүленә:
1 аш: Кайнар һәм сыек ризыклар.
2 нче ашлар: Ит, бәрәңге, ярма, камырдан әзерләнгән ризыклар керә. Ә чәй табыны өчен татлы камырдан әзерләнгән ризыклар бар. Татар халкы камыр ашларын бик яратып әзерли. Алар гаять күптөрле. Кайберләре, мәсәлән, бәлеш, гөбәдия, өчпочмак, пәрәмәч, кыстыбый һ.б. Аш артыннан һәм шулпа белән бирү өчен, икенчеләрен чәй янына кую өчен пешерәләр. Гадәттә, бу ашамлыклар табынны бизәп тора, шуңа күрә аларны сырлап, матурлап ясыйлар. Чәк-чәк, бант, роза, алма бәлеше, юка, бавырсак. (Һәрбер аш төренә рәсемнәр күрсәтү)
Тәрбияче: Сөйлим дә сөйлим, ә өстәлдәге бәлешләр “безнең турында кайчан сөйләрләр икән” – дип шаулаша башладылар.
Яле, Чулпан, синең нәрсәдер сөйлисең килә, ахрысы, ә, табышмак әйтәм ди. Тыңлагыз!
Чулпан: Үзе түгәрәк,
Урыны түрдәрәк,
Эче тулы күзәнәк
Әчкелтем дә төчкелтем,
Бар нәрсәдән дә кадерлерәк!
Ул нәрсә? – ипи!
Әйе, ипи. Ягез,балалар, ипи турында сөйләшик.
Мәкальләр әйтү:
Ипи өстенә әйбер куйма, ипидән дә өстен нәрсә юк.
Ипи валчыклары коеп ашама, ипидән дә өстен нәрсә юк.
Менә табын түрендә
Гөбәдия күренә
Йөзе шат көлеп тора
Хуш ис бөркелеп тора.
3 бала: “Табын яме – чәк-чәк” – дигән
Сүзләр йөри түгелме?
Һәрбер туйның иң түрендә
Урын ала түгелме?
4 бала: Баллы чәк-чәккә күңеле
Күтәрелә кызларның.
Хәзер инде тыпыр- тыпыр
Биисе бар аларның.
Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, хәзер уйнап алабыз. Кәримә белән Эльвина сезне биергә өйрәтерләр. Сез бер минутка барыгыз да “чебиләр” булырсыз.
(Музыка астында “Чебиләр” биюе башкарыла)
5 бала: Иттән генә торса да,
Майга чумып чыкса да,
Ул шундый тәмле була,
Аны бар да ярата.
6 бала: Тыйнак кына утырса да,
Эче тулган ит белән,
Бәрәңге, суган белән.
7 бала: Коймак пеште,
Табадан төште
Кунакларга сый-хөрмәт,
Якты чырай, такта чәй.
8 бала: Табын түрен һәрчак бизи,
Майда пешкән кош теле,
Авыз итми һич китми
Килгән кунак, билгеле.
Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән бүген кош теле ясарга өйрәнербез һәм пешереп тә ашарбыз.
Практик эш (камырның ничек ясалуын, җәелүен, киселүен күрсәтү)
Балаларның эше
Пешекче керә. Балалар белән кош телләрен җыеп пешерергә алып чыгып китәләр.
“Кунаклар җыры”
Без әзерлибез табын
Китереп бөтен ягын,
Уртага куйдык чәчәк,
Чәчәк янында чәк-чәк.
Бавырсак һәм кош теле
Ризыклар төрле-төрле
Сумса, бәлеш, өчпочмак,
Гөбәдия һәм коймак.
Һәркемгә чыга өлеш,
Пар кыстыбый һәм бәлеш,
Җитешегез кунаклар,
Кыстатмагыз, кунаклар!
Өйгә кайтып китәргә,
Ашыкмагыз, кунаклар!
4 бүлек.
Тизәйткечләр.
Бора – борауны борауны,
Борһан тишкән бураны.
Шул тишектән бураны
Тутырган кар бураны.
***
Вак балчыкны Шәвәли
Әвәли дә әвәли.
Әллә ваза ясыйсың? – ди
Авылдан килгән Вәли.
***
Ла – ла – ла – ла, ла – ла – ла,
Кем матур җырлый ала,
Кем матур бии ала –
Шул булыр үрнәк бала.
Җил
Җилбер – җилбер җилбәзәк,
Җилпәзәле илгәзәк.
Җәяүле дә, атлы да,
Җилфердек канатлы да.
Кызык
Бу “кызык” бигрәк кызык.
Алдан укы – ул “кызык”,
Арттан укы – ул “кызык”.
Тик әйтмә аны бозып.
“К” ны “к” дию кирәк,
“З” ны “з” дию кирәк.
“Ы” ны ялгыш “ый “ дисәң,
Кызыклана бигрәк.
“Кызык” болай да кызык.
Син артык китмә кызып,
“Кызык”ның үзен узып.
***
Бер быжан чәчәккә кунган,
Выжылдый да выжылдый.
– Минем җырым шулай бит, – ди,
– Әйдә син дә кушыл, – ди.
Выжылдаган бөҗәкләрне
Күрсәм, жу итә йөрәк.
Миннән ярдәм көтәләр күк,
Жәлләтәләр бигрәк.
***
Сыерчык, сыерчык,
Нинди матур сызгырчык!
***
Быж – быж килә бер быжан,
Шөпшә түгел ул – быжан.
Кигәвен дә түгел ул,
Ә аларга охшаган.
***
Быжан – быжан, быж – быжык,
Син мине чага күрмә.
Тавышың ай – яй яман,
Өебезгә дә кермә
5 бүлек. Мәкальләр, әйтемнәр
Тел — белемнең ачкычы, акылны ң баскычы.
Иң татлы тел — туган тел, Анам сөйләп торган тел.
Алтыда белгән ана телең Алтмышта да онытылмас.
Теле барның иле бар.
Теле татлының дусы күп.
Аз сөйлә, күп тыңла.
Киеменә карап каршы алалар, Акылына карап озаталар.
Ашның тәме тоз белән, Адәм яхшылыгы сүз белән.
Бит күрке — күз, тел күрке — сүз.
Татлы тел тимер капканы ачар.
Сөйли белсәң, тыңлый да бел.
Кешенең сүзен өзмә.
Үз илем — алтын бишек.
Иленнән аерылган, канаты каерылган.
Туган илем — туган өем.
Илсез кеше — телсез сандугач.
Кечегә шәфкать итеп юл бир, Олыга хөрмәт итеп кул бир.
Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.
Тату туганнар таштан койма койганнар.
Анаң кебек кешегә тел озайтма.
Әни суккан авыртмый.
Дөньяда иң йомшак нәрсә — әнием кулы.
Ата-ананы тыңлаган — адәм булган, Тыңламаган — әрәм булган.
Ата-анасына игелек күрсәтмәгән, Олыгайгач үзе дә игелек күрмәс.
Ипидән зур нәрсә юк.
Ипи — иң зур байлык.
Икмәк — табынга нур сибүче, Кешегә, илгә көч-куәт бирүче.
Эш беткәч, уйнарга ярый.
Бакча ясамый, алма булмый.
Калган эшкә кар ява.
Тырышкан табар, ташка кадак кагар.
Агачны яфрак бизәсә, Кешене хезмәт бизи.
Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы.
Эшләгәнең илеңә яхшы, Өйрәнгәнең үзеңә яхшы .
Хөрмәт сөйсәң, хезмәт сөй.
Кунак сые: якты йөз, тәмле сүз, Аннан кала ипи-тоз.
Кунак булсаң, тыйнак бул.
Авыр эшне күмәк кул җиңә .
Кош — канаты белән, кеше дуслык белән көчле.
Ялгыз агачны җил сындыра.
Дусың булмаса — эзлә, тапсаң — югалтма!
Күмәк күтәрсә — күлне күчерер.
Тыйнаклык кешене бизи.
Үзеңне үзең мактама, кеше сине мактасын.
Ахмак үзен мактар.
Борынын чөйгән абынмый калмас.
Юмарт кулга мал күбрәк керә.
Саран ишеген кунак какмас.
Саранның агачы үсмәс, үссә дә җимеше пешмәс.
Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс.
Куркак кеше үз күләгәсеннән дә курка.
Кыю бер үләр, куркак мең үләр.
Яхшы холык дошманыңны дус итә.
Агач беленә җимешеннән, Адәм — эшеннән.
Малың мал булсын дисәң, Азыгың мул булсын.
Терлекне кул белән генә сөймә, Азык белән дә сөй.
Сыерның сөте — телендә.
Сыеры барның сые бар.
Аюдан курыксаң — урманга барма, Бүредән курыксаң — сарык асрама.
Ике куянны берьюлы кумыйлар.
Кошның да туган оясы бар.
Бер карлыгач килеп, яз булмый, Бер саескан килеп, кыш булмый.
Бөркетнең канаты очканда ныгый.
Күз өчен яз яхшы , авыз өчен көз яхшы .
Язның байлыгы — кояш, көзнең байлыгы — уңыш.
Кышк ы кар — көзге икмәк.
Табигатьне саклаган — үз яшәвен аклаган.
Китап — белем чишмәсе.
Китап — бакча, андагы язулар — шул бакчаның гөлләре.
Китап — кешенең дусты.
Бала чакта алган белем — Ташка язган сүз белән бер.
Белмәү гаеп түгел,
Белергә тырышмау гаеп.
Тормышка юл мәктәптән башлана.
Мәктәп — белем йорты.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Содержание и методика организации познавательно-исследовательской деятельности детей дошкольного возраста» на тему: «Путешествие с Капелькой» по методике О.В.Дыбиной
План-конспект по непосредственно образовательной деятельности с дошкольниками....

Диагностика педагогического процесса по методике Верищагиной Н.В. и индивидуальный образовательный маршрут к данной методике
Карты диагностики педагогического процесса по методике Верещагиной Н.В. и разработанные к данной методике ИОМ...

Дистанционное обучение.Теория и методика развития детского музыкального творчества дошкольников Дисциплина 5. Модуль 2. Методика развития музыкального восприятия как основы творческой деятельности детей дошкольного возраста
Тема 1Тема 2Тема 3Практическая работа....

“Алтыдагы - алтмышка” иҗади - мәгълүмати - гамәли проект
Проектка аңлатмаТуган телне саклап калу бер яктан караганда дәүләт җаваплылыгындагы сәяси мәсьәлә булып тоелса да, бу һәр кешенең дә - халкы, милләте, иртәгесе алдында шәхси бурычы булып тора. Туган т...

Методик җыентык. «Татар халкының телен, гореф-гадәтләрен, йолалырын үстерүдә цифрлы музей педагогикасын куллану”/
Методик җыентыкта татар халкының телен, гореф-гадәтләрен, йолалырын үстерүдә куллану өчен проектлар, сценарийлар җыелган.Методик җыентык балар бакчасы тәрбиячеләре өчен чыгарылды....









