“Алтыдагы - алтмышка” иҗади - мәгълүмати - гамәли проект
проект по развитию речи (подготовительная группа)

Альфия Рахимулловна Хасанова

Проектка аңлатма

Туган телне саклап калу бер яктан караганда дәүләт җаваплылыгындагы сәяси мәсьәлә булып тоелса да, бу һәр кешенең дә - халкы, милләте, иртәгесе алдында шәхси бурычы булып тора. Туган телебезнең киләчәге соңгы вакытта беренче чиратта ата-аналарның, тәрбиячеләрнең шәхси җаваплылыгына, аларның ана теленә мөнәсәбәтенә бәйле. Бу проектта педагог  алдында еш кына  ата-аналарга, балага иң әүвәле аның туган теленең дә нәкъ башка телләр кебек үк кирәкле һәм затлы тел булуын аңлату бурычы тора. Балаларга ана телен өйрәтүдә төп бурычларның берсе булып халкыбызның әдәби байлыгына, фольклор мирасына, аның гореф-гадәтләренә таяну тора. Җор телле халкыбыз иҗат иткән табышмаклар, санамышлар, такмаклар, моңлы бишек җырлары, әкиятләр - тел өйрәтүдә иң бай чыганак. Яшь буынны үз туган телендә сөйләшүче, халкын сөюче,  үз милләтенең мәнфәгатьләрен кайгыртучы, иҗатка сәләтле буын итеп тәрбияләү эшен халык педагогикасыннан башка күз алдына да китерүе кыен.

Бу проект мәктәпкәчә  яшьтәге  балаларда туган телгә һәм үз халкына ярату хисләре, татар халкының электән килгән традицияләрен, гореф-гадәтләрен өйрәнеп, югары әхлаклы, әдәпле шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Кызганычка каршы, һәр гаиләдә балаларга татар телендә сөйләм күнекмәләре, тиешле белем һәм тәрбия бирелә дип әйтеп булмый. Минем максат - бала тәрбияләүдә һәм туган телне үстерүдә әти-әниләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтү, балаларда  һәм әти-әниләрдә татар халык авыз иҗатына, йолаларга, гореф-гадәтләргә кызыксыну уяту, аларны саклап калу.

 Проектның актуальлеге:

 Балаларны туган якның мәдәнияте, сәнгате, халык авыз иҗаты, гореф-гадәтләре белән таныштыру аша бәйләнешле сөйләм телен үстерү,  үз фикерен җиткерә белүче, үз ана  телендә  ирекле аралашырдай камил шәхес тәрбияләү. Туган телгә  өйрәтүдә гаилә белән хезмәттәшлек һәм иҗтимагый тирәлек (социум) белән  арадашчанлык эшен камилләштерү.

Максат:

 Балаларны үз ана телендә ирекле аралашырга өйрәтү.

 

 

Бурычлар:

  1. Дөрес һәм эзлекле сөйләм телен үстерү.
  2. Инновацион технологияләр ярдәмендә балаларда иҗади активлык, коммуникатив күнекмәләр үстерү.
  3. Милли гореф-гадәтләр,йолалар,  бәйрәмнәр, халык авыз иҗаты, татар халкының милли мирасы аша балаларга һәм ата-аналарга туган телне өйрәнүгә этәргеч бирү.
  4. Балаларны татар халкының милли мәдәниятенә тарту аша патриотик хисләр тәрбияләү.

Проектта катнашучылар:

 5 – 8 яшьлек балалар (5-6 төркемнәр), тәрбиячеләр, әти-әниләр, 1 нче мәктәпнең татар теле укытучылары, район “Ак калфак” оешмасы членнары.

Проект төре: иҗади-мәгълүмати-гамәли

Тормышка ашыру вакыты: озын сроклы (01.02.2024-31.12.2024)

Көтелгән нәтиҗәләр:

Тәрбияченең белем дәрәҗәсен күтәрү нәтиҗәсендә, балаларны татар телендә өйрәтүнең сыйфаты артачак. Балаларда туган телдә иркен аралаша алу мөмкинлеге туачак.

Балалар бакчада барлык юнәлештә алган белемнәрен мәктәптә кулланачаклар, түгәрәкләрдә, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә дәвам итәчәкләр.

Диск, презентацион материаллар, буклетлар таратылачак.

Методик берләшмәләрдә, семинар, конференцияләрдә тәҗрибә уртаклашу булачак.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_altydagy_-_altmyshka_hasanova_a.r.docx414.45 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе

«Мамадыш шәһәре 10 нчы «Миләшкәй» балалар бакчасы»

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение

«Детский сад № 10 «Милэшкэй» города Мамадыш»

Мамадышского муниципального района Республики Татарстан

“Алтыдагы - алтмышка”

иҗади - мәгълүмати - гамәли  проект

Автор: югары квалификацион

                                                           категорияле тәрбияче

                                                               Хәсәнова Әлфия

                                                                Рәхимулла кызы

C:\Users\Я\Desktop\мусор\20221115_105700.jpg

                                                 

                                                   

2024 ел

Проектка аңлатма

Туган телне саклап калу бер яктан караганда дәүләт җаваплылыгындагы сәяси мәсьәлә булып тоелса да, бу һәр кешенең дә - халкы, милләте, иртәгесе алдында шәхси бурычы булып тора. Туган телебезнең киләчәге соңгы вакытта беренче чиратта ата-аналарның, тәрбиячеләрнең шәхси җаваплылыгына, аларның ана теленә мөнәсәбәтенә бәйле. Бу проектта педагог  алдында еш кына  ата-аналарга, балага иң әүвәле аның туган теленең дә нәкъ башка телләр кебек үк кирәкле һәм затлы тел булуын аңлату бурычы тора. Балаларга ана телен өйрәтүдә төп бурычларның берсе булып халкыбызның әдәби байлыгына, фольклор мирасына, аның гореф-гадәтләренә таяну тора. Җор телле халкыбыз иҗат иткән табышмаклар, санамышлар, такмаклар, моңлы бишек җырлары, әкиятләр - тел өйрәтүдә иң бай чыганак. Яшь буынны үз туган телендә сөйләшүче, халкын сөюче,  үз милләтенең мәнфәгатьләрен кайгыртучы, иҗатка сәләтле буын итеп тәрбияләү эшен халык педагогикасыннан башка күз алдына да китерүе кыен.

Бу проект мәктәпкәчә  яшьтәге  балаларда туган телгә һәм үз халкына ярату хисләре, татар халкының электән килгән традицияләрен, гореф-гадәтләрен өйрәнеп, югары әхлаклы, әдәпле шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Кызганычка каршы, һәр гаиләдә балаларга татар телендә сөйләм күнекмәләре, тиешле белем һәм тәрбия бирелә дип әйтеп булмый. Минем максат - бала тәрбияләүдә һәм туган телне үстерүдә әти-әниләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтү, балаларда  һәм әти-әниләрдә татар халык авыз иҗатына, йолаларга, гореф-гадәтләргә кызыксыну уяту, аларны саклап калу.

 Проектның актуальлеге:

 Балаларны туган якның мәдәнияте, сәнгате, халык авыз иҗаты, гореф-гадәтләре белән таныштыру аша бәйләнешле сөйләм телен үстерү,  үз фикерен җиткерә белүче, үз ана  телендә  ирекле аралашырдай камил шәхес тәрбияләү. Туган телгә  өйрәтүдә гаилә белән хезмәттәшлек һәм иҗтимагый тирәлек (социум) белән  арадашчанлык эшен камилләштерү.

Максат:

 Балаларны үз ана телендә ирекле аралашырга өйрәтү.

Бурычлар:

  1. Дөрес һәм эзлекле сөйләм телен үстерү.
  2. Инновацион технологияләр ярдәмендә балаларда иҗади активлык, коммуникатив күнекмәләр үстерү.
  3. Милли гореф-гадәтләр,йолалар,  бәйрәмнәр, халык авыз иҗаты, татар халкының милли мирасы аша балаларга һәм ата-аналарга туган телне өйрәнүгә этәргеч бирү. 
  4. Балаларны татар халкының милли мәдәниятенә тарту аша патриотик хисләр тәрбияләү.

Проектта катнашучылар:

 5 – 8 яшьлек балалар (5-6 төркемнәр), тәрбиячеләр, әти-әниләр, 1 нче мәктәпнең татар теле укытучылары, район “Ак калфак” оешмасы членнары.

Проект төре: иҗади-мәгълүмати-гамәли

Тормышка ашыру вакыты: озын сроклы (01.02.2024-31.12.2024)

Көтелгән нәтиҗәләр:

Тәрбияченең белем дәрәҗәсен күтәрү нәтиҗәсендә, балаларны татар телендә өйрәтүнең сыйфаты артачак. Балаларда туган телдә иркен аралаша алу мөмкинлеге туачак.

Балалар бакчада барлык юнәлештә алган белемнәрен мәктәптә кулланачаклар, түгәрәкләрдә, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә дәвам итәчәкләр.

Диск, презентацион материаллар, буклетлар таратылачак.

Методик берләшмәләрдә, семинар, конференцияләрдә тәҗрибә уртаклашу булачак.

Проектны тормышка ашыру этаплары

Эш юнәлеше

Чаралар

Үтәлү вакыты

                                                        1 - оештыру этабы

1

Проектны өйрәнү һәм тормышка ашыру шартлары

Проектны тормышка ашыруда  норматив-хокук документларын әзерләү

01.02.2024-31.03.2024

Сөйләм  телен үстерү буенча предметлы- пространстволы тирәлекне баету,

материаль – техник базаны ныгыту.

2

Проектны тормышка ашыруда эш алгоритмын булдыру.

Проектның максатларын һәм бурычларын билгеләү

01.02.2024-01.03.2024

Көтелгән нәтиҗәләргә ирешүдә каршылык тудыручы проблемаларны чишү

  Әти-әниләр белән эшләүнең эффектив алымнарын табу.

Нәтиҗәләрне барлауда мониторинг системасын булдыру, критерийлар эшләү

2 - төп этап

Балалар белән эш

1

   Бәйрәмнәр һәм йолалар үткәрүне оештыру

“Сөмбелә”

“Нәүрүз”

“Сабан туе”

“Аулак өй”

“Самавыр чыҗлату”

“Карга боткасы” 

“Кич утыру”

 “Питрау”

“Бәби карау йоласы”

01.03. 2024 –

01.11.2024

2

Рәсемнәр һәм кул эшләре күргәзмәсе

(гаилә белән берлектә)

“Яңарыш”, “Мирас”, “Җомга көне” район конкурсларына рәсем, кул эшләре күргәзмәсе оештыру

“Г.Тукай әкиятләре буенча рәсемнәр һәм кул эшләре”

01.03. 2024 –

01.11.2024

3

Конкурслар оештыру

(гаилә белән берлектә)

“Муса Җәлил – герой шагыйрь”

“Тукай безнең йөрәкләрдә”- шигырь сөйләүчеләр конкурсы

“Иң матур калфак”- чигү эшләре конкурсы

КВН “Туган телем- серле тел”

01.03. 2024 –

01.11.2024

4

Традицион эш төрләре

Шөгыльләр үткәрү,

Мультфильмнар карау,

Сюжетлы – рольле уеннар уйнау,

Хәрәкәтле, дидактик уеннар,

сәхнәләштерелгән тамашалар күрсәтү.

Проект дәвамында

5

Балалар белән инновацион эш төрләре

Креатив биремнәр,

проект эшчәнлеге,

тикшеренү – эзләнү эшчәнлеге,

квест-уеннар,

синквейн - уен,

сәяхәтләр,

виртуаль экскурсияләр,

интервью,

акцияләр,

интерактив уеннар,

лепбуклар,

мнемо-схемалар

флешмоблар

ярминкә

Проект дәвамында

6

Балалар белән берлектә татарча мультфильмнар ясау

“Мактанчык чыпчык”

“Аю Әттәс”

Проект дәвамында

7

Экскурсияләр

Шәһәр музеена

Китапханәгә

Мәңгелек ут янына

Геройлар аллеясына

Проект дәвамында

Коллегалар белән хезмәттәшлек

1

Педагогик киңәшмәләрдә тәҗрибә уртаклашу

Мастер-класс үткәрү

 “Сөйләм телен баетуда проект эшчәнлеген куллану”

“Җәйге чорда  музей педагогикасын куллану”.

“Халкыбызның хәрәкәтле уеннары”

01.03. 2024 –

01.11.2024

 

2

Проектлар яклау

Методик эшкәртмә  булдыру

 “Тел ачкычы – театр”

“Милли ризыклар табын түрендә”

Проект дәвамында

3

Конкурс хәрәкәтендә катнашу

Лэпбуклар ясау “Туган ягым Татарстан”  

 

Проект дәвамында

4

Методик әсбаплар эшләү

 Дидактик уеннар:

“Татар өе”,”Түбәтәйне бизә,”Өч кыз”, “Чукмар белән Тукмар”, “Милли курчакның парын тап”, “Читекне бизә”, “Курчакны киендер”, “Нәрсә артык”, “Әхлак дәресләре”, домино “Парын тап”, “Күләгәдән таны”

ИКТ уеннар:

 “Әкиятләр илендә”  

“Хайваннар һәм аларның балалары”

“Читек, алъяпкыч бизә”

“Түбәтәй яса”,

“Курчакны киендер”,

“Бизәкне дөрес җый”, “Һөнәрләр иленә сәяхәт”,  

“Ел фасылын таны”,  

“Татар халык ашлары”, “Кайсы артык”  

Проект дәвамында

5

Җыентыкларга публикацияләр

эшләү

“Тел ачкычы -театр”

“Матур әдәбият аша балаларга экологик тәрбия бирү”  

 “Әти-әниләр белән эшчәнлектә яңа технологияләр куллану”

“Балаларның сөйләм телен үстерүдә проект эшчәнлеге”

 

Проект дәвамында

Әти-әниләр белән хезмәттәшлек

1

Ачык ишекләр көне үткәрү

Шөгыльләр карау

Проект дәвамында

2

Әти-әниләр өчен консультацияләр

“Бала белән халык уеннары уйныйбыз”

“Мин яшәгән шәһәр”

“Бергәләп өйрәник”

“Ничек тел үзләштерергә ярдәм итәргә”

“Без татарча өйрәнәбез”

“Туган телем – туган өем”

“Безнең якташ язучылар”

Проект дәвамында

3

Әти-әниләр  өчен  инновацион эш төрләре

Уен-аукцион

Квиз уен

Викториналар

КВНнар

Коучинг

Акцияләр

Тренинглар

Проект дәвамында

4

Информацион яктырту

Стендлар эшләү:

“Алтыдагы – алтмышка”

“Туган телдә сөйләшәбез”

 

Проект дәвамында

Шәхси сайтка яңалыклар, информацион мәгълүмат урнаштыру

“Гаилә – бәхет бакчасы” – гаиләләр  белән берлектә бәйрәм чарасы

 “Алтыдагы - алтмышка” –бәйрәм кичәсе

3 – йомгаклау этабы

1

Проектны тормышка ашыруның эффектлылыгы

 Алга таба эш стратегиясен билгеләү

 Көтелгән нәтиҗәләргә ирешүдәге проблемаларны билгеләү

Авырлыкларны ачыклау

01.11. 2024 –

31.12.2024

2

“Мамадыш ТВ”, интернет-челтәрләрдә тәҗрибә уртаклашу.

“Алтыдагы - алтмышка” проект эшчәнлегенең барышын  күрсәтү

ел дәвамында

3

Педагогик киңәшмәдә проект нәтиҗәләре белән таныштыру.

“Алтыдагы - алтмышка” проект эшчәнлегенең нәтиҗәсе

декабрь, 2024 ел

4

Коллегаларга тәкъдим итү

Диск, презентацион материаллар, буклетлар тарату

ел дәвамында

5

Проект буенча практик чыгышлар

Республикакүләм семинарларда презентацияләү,  чыгышлар ясау

2024-2025 уку елында

6

“Алтыдагы - алтмышка”

Бәйрәм кичәсе

Декабрь, 2024 ел

Нәтиҗәлелекне бәяләү критерийлары һәм ысуллары  

Критерийлар:  

Халык авыз иҗаты жанрлары турында белемнәр.

Халык сынамышларын белү.

Халык киеменең   үзенчәлекләре турында белемнәр.

Халык бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, милли уеннарны белү.

Яраткан әкиятләрне атый белү.

Сәнгатьле итеп, үзеңчә әкияттән өзекне сөйләп бирә белү.

Туган якның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын белү.

Практик эшчәнлек процессында милли образларның хис-кичерешләрен һәм халәтен, характерын һәм хәрәкәтен тыңлый һәм тапшыра белү.

 

Югары дәрәҗә.

1. Актив сөйләмендә мәзәкләр, такмазалар, мәкальләр, сынамышлар, табышмаклар, санаулар, образлы әйтемнәр куллана. 

2. Халык билгеләрен белә, табигатьтә күргәннәрен халык билгеләре белән яраштыра һәм тиешле нәтиҗәләр ясый белә. 

3. Риваять һәм әкият геройларын белә, аларны сынлы сәнгать әсәрләрендә таный белә.  

4. Халык бәйрәмнәрендә актив һәм мәгънәле катнаша. 5. Бәйрәмнәрнең исемнәрен белә һәм бу нинди бәйрәм һәм ул кайчан була икәнен аңлата белә. 

6. Хәрәкәтчән һәм әйлән-бәйлән уйнап, аларның кагыйдәләрен аңлата белә.

7. Татар халык киеменең тарихын, аермасын белә.     

Уртача  дәрәҗә.

1. Мәзәкләр, такмазалар, табышмаклар, санаулар, образлы әйтемнәр белә һәм аларны сөйләмендә куллана.

2. Халык сынамышларын белә һәм аларны көндәлек тормышта күрә.

3. Кайбер риваять һәм әкият геройларын белә, аларны сынлы сәнгать әсәрләрендә таный белә.

4. Халык бәйрәмнәрендә катнаша.

5. Бәйрәмнәрнең исемнәрен белә.

6. Хәрәкәтчән һәм әйлән-бәйлән халык уеннарын уйный белә.

7. Татар халык костюмы элементларын белә.

Түбән дәрәҗә.

          1. Мәзәкләр, мәкальләр, билгеләр, табышмаклар, санаулар белә һәм кайвакыт аларны сөйләмдә куллана.

          2. Халык билгеләрен белә.

          3. Кайбер риваять һәм әкият геройларын белә.

         4. Халык бәйрәмнәрендә пассив катнаша

         5. Ике-өч халык бәйрәмен белә.

         6. Ике-өч хәрәкәтчән һәм әйлән-бәйлән халык уеннары уйный белә.

         7. Татар халык костюмының кайбер элементларын белә.

Методы  по определению  знаний дошкольников

 в процессе реализации    проекта   “Алтыдагы - алтмышка”

  • метод наблюдения,
  • метод беседы,
  • метод групповых работ,
  • анализ продуктов детской творческой деятельности

Задания можно выполнять как индивидуально, так и в группе.      

          Максимальный балл равен 3, что соответствует высокому уровню.

 2 балла - средний уровень,  1 балл - низкий уровень.

     Полученные по каждому из названных критериев баллы суммируются.

На основе суммарного балла определяется уровень знаний по проекту  

 в соответствии со следующей градацией:

  • высокий уровень - 15 - 21 баллов;
  • средний уровень - 8 - 14 баллов;
  • низкий уровень -   1-7 баллов

Кулланылган әдәбият:

1.Образовательная программа дошкольного образования МБДОУ – «ДС № 10 «Милэшкэй» г. Мамадыш в соответствии с Федеральной образовательной программой дошкольного образования

2. Региональная образовательная программа дошкольного образования «Куаныч, Шаехова Р.К., Казан, татар балалар нәшрияты, 2024

3. «Куанычым – багалмам» К. Закирова, Казан, татар балалар нәшрияты, 2024.

4. Гербова В.В. «Развитие речи в детском саду» МОЗАИКА-СИНТЕЗ  Москва, 2020

5. Дыбина О.В. «Ознакомление с предметным и социальным окружением» Мозаика-Синтез, 2021

6. Закирова К.В., Л.Р.Мортазина «Балачак–уйнап-көлеп үсәр чак» (методик кулланма). Казан, 2012.

7.  Закирова К.В. «Балачак аланы» Казан, РИЦ нәшрияты, 2011.

8. Зарипова З.М., Л.Н.Вәҗиева һәм башкалар. «Туган телдә сөйләшәбез» (методик кулланма 5-7). Казан, Татарстан китап нәшрияты,  2021.

9. Зиннәтова Р.М. «Сурәтләү һәм кору эшчәнлеге» Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2016.

10. Кашапова М.Ф.  «Иң гүзәл тел – туган тел». Казан, Школа. 2009.

11. Кашапова М.Ф. «Иң татлы тел - туган тел». Казан, Мәгариф, 2004.

12. Сафиуллина Г.М. «Балалар бакчасында әдәп – әхлак тәрбиясе» (методик кулланма), Казан, 2013.

13.   Балалар бакчасы энциклопедиясе. «Зур машиналар».  Казан, Татарстан китап нәшрияты. Мәскәү, Росмэн, 2021.

14. Балалар бакчасы энциклопедиясе. «Су асты дөньясы”  Казан, Татарстан китап нәшрияты. Мәскәү, Росмэн, 2021.

15. Балалар бакчасы энциклопедиясе. «Песиләр һәм песи балалары». Казан, Татарстан китап нәшрияты.  Мәскәү, Росмэн. 2021.

16. Балалар бакчасы энциклопедиясе. «Самолетлар һәм вертолётлар».  Казан, Татарстан китап нәшрияты.  Мәскәү, Росмэн, 2021.

17. Балалар бакчасы энциклопедиясе. «Минем тәнем».  Казан, Татарстан китап нәшрияты.  Мәскәү, Росмэн, 2021.

18. «Нәниләр энциклопедиясе». Казан, Татарстан китап нәшрияты . Мәскәү, Росмэн, 2021.

Подписные издания: журналы:

«Сабантуй»

«Сабыйга»

«Салават күпере»

«Гаилә учагы»

«Мәгариф» – «Просвещение»

«Мирас»– «Наследие»

«Сөембикә».

 

 “Алтыдагы - алтмышка”

иҗади - мәгълүмати - гамәли  проект эшчәнлегенә хисап тоту.

Проектны тормышка ашыруда  норматив-хокук документлары әзерләнде. Сөйләм  телен үстерү буенча предметлы- пространстволы тирәлек баетылды, материаль – техник база ныгытылды.

Проектны тормышка ашыруда эш алгоритмын булдырып проектның максат һәм бурычлары билгеләнелде, каршылык тудыручы проблемалар чишелде.

Әти-әниләр белән эшләүнең эффектив алымнары кулланылды.Нәтиҗәләрне барлауда мониторинг системасы булдырылып, критерийлар эшләнде. Милли гореф-гадәтләр, йолалар,  бәйрәмнәр, халык авыз иҗаты, татар халкының милли мирасы аша балаларга һәм ата-аналарга туган телне өйрәнүгә этәргеч бирүче бәйрәмнәр һәм йолалар  югары дәрәҗәдә оештырылып уңай бәяләнде. Гаилә белән берлектә рәсем һәм кул эшләре күргәзмәләре, бәйгеләр  оештырылды. Балалар, әти-әниләр белән хезмәттәшлек традицион һәм инновацион эш төрләре белән үрелеп барды. Балалар белән берлектә татарча мультфильмнар ясалды.  Ел дәвамында информацион яктырту эшләре: шәхси сайтка яңалыклар, информацион мәгълүмат урнаштырылды, “Алтыдагы - алтмышка”  –бәйрәм кичәсе“ ,”Гаилә – бәхет бакчасы” – гаиләләр  белән берлектә бәйрәм чарасы үткәрелде. “Мамадыш ТВ”, интернет-челтәрләрдә тәҗрибә уртаклашып, “Алтыдагы - алтмышка” проект эшчәнлегенең барышы яктыртылып барылды.

             Коллегалар белән хезмәттәшлек нәтиҗәсе буларак, мини-                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                         проектлар якланды.   “Алтыдагы - алтмышка” исемле  методик пособие  эшләү дәвам итә.

Методик берләшмәләрдә, семинар, конференцияләрдә тәҗрибә уртаклашып диск, презентацион материаллар, буклетлар таратылды. Проект буенча практик чыгышлар үз көчендә кала. Республикакүләм семинарларда презентацияләү эшләре дәвам итә,  чыгышлар ясала.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Экскурсия к мемориальному комплексу "Родина -мать"

Неотъемлемая часть любой системы образования – воспитание патриотизма. Патриотизм – это любовь и привязанность к Родине, преданность ей, ответственность за н...

"Мать - героиня".Стихи обо мне

Не многие могут похвастаться стихами, посвящёнными лично им. а вот мне повезло. Рассказав своему собеседнику ( который оказался поэтом из Новороссийска) произошедшую однажды со мной историю , через де...

интегрированное занятие с элементами театрализации "Мать с младенцем на руках-что может быть прекрасней..." в старшей группе

В этом занятии, с самого начала ,прослеживается великое, божественное предназначение матери. Дети инсценируют, читают стихи, посвященные маме,поют песни и выполняют имитацию....

Развлечение в традициях народов ханты и манси «Берегите мать – природу»

Развлечение в традициях народов ханты и манси «Берегите мать – природу»подготовительная группа Цель: Активизировать детей с помощью персонажей, доставить радость и удовольствие детям.Матери...

Ознакомление с окружающим миром в подготовительной к школе группе. «Земля – мать сумей за неё постоять»

КОНСПЕКТНЕПОСРЕДСТВЕННО-ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЙ ДЕЯТЕЛЬНОСТИОБРАЗОВАТЕЛЬНОЙ ОБЛАСТИ « ПОЗНАНИЕ»Ознакомление с окружающим миром в подготовительной к школе группе. «Земля – мать сумей за неё постоять...

Мать - и - мачеха

Конспект занятия по экологии.Тип: интеллектуально – развивающее.Вид детской деятельности: игровая, коммуникативная, трудовая, восприятие художественной литературы, познавательно – исследовательская.Пр...

“Алтыдагы - алтмышка” ( методик җыентык)

Отчет призера республиканского конкурса среди педагогических работников, осуществляющих преподавание на родном языке, на реализацию проектов, направленных на сохранение и развитие родных языков народо...