круглый стол
консультация (подготовительная группа)

Гаффарова Ильхамия Фазыловна

Безнең бу очрашу бик мөһим проблемага багышлана - балаларда шәһәр урамнарында куркынычсызлык күнекмәләрен тәрбияләү. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Түгәрәк өстәл

Максат: 

- өлкәннәрдә һәм балаларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү нигезләрен формалаштыру;

- ата-аналарны бу проблема белән кызыксындыру, тәрбия эшчәнлеген анализларга өйрәтү.

- балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауда тәрбияче һәм ата-ананың бердәм эшләүләренә ирешү.

Башлангыч эш:

- җыелышка чакырулар әзерләү.

- «Юлларда куркынычсызлык» юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча ата-аналар өчен белешмәләр ясау.

юл билгеләре урәтләнгән пазллар ясау.

Хөрмәтле ата-аналар!

Безнең бу очрашу бик мөһим проблемага багышлана - балаларда шәһәр урамнарында куркынычсызлык күнекмәләрен тәрбияләү. Еш кына юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәбе - балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмәүләре яки урамда җәяүле һәм пассажир буларак ул юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүләре. Бүген без түбәндәге сорауларга җавап бирергә тырышырбыз:

  • Баланы юлда куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә ничек өйрәтергә?
  • Юл әлифбасының элементар кагыйдәләрен искә төшерү.

Тәрбияче чыгышы

- Еш кына юл-транспорт һәлакәтендә юл янында уйнаучы, урамны тиешсез урыннарда узучы, транспорт чараларына дөрес кермәгән һәм алардан дөрес чыкмаган балалар гаепле. 7 яшькә кадәрге балаларның игътибары читкә юнәлтелгән була. Баланың реакциясе олыларныкы кебек тиз түгел, һәм аңа килеп туган проблеманы чишү өчен күбрәк вакыт кирәк. Шуны да истә тотарга кирәк: баланың буе кечкенә һәм аны шофер күрмәскә мөмкин. Шуңа күрә балаларыбызда юлда куркынычсызлык күнекмәләрен тәрбияләү, мөһим бурыч булып китә. Бу проблемага кечкенәдән үк аерым игътибар бирергә кирәк. Бала тәпи йөреп китте - ул кечкенә пассажир. Күргәнегезчә, безнең төркемдә «Юл кагыйдәләре» буенча почмак бар. Анда без балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштыру өчен кирәкле материал тупладык.

Балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәткәндә, хөрмәтле ата-аналар, бергәләп эшләгәндә кирәкле нәтиҗә бирәчәк, шушы хакта онытмасак иде. Ә хәзер сезнең арада уздырган анета нәтиҗәләре белән танышып китик.

Анкета нәтиҗәләре.

(анкета сорауларына җаваплар укыйбыз һәм йомгак ясыйбыз.)

Ата-аналар белән фикер алышу

Ата-ана. Кызганыч, без балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре турында ишетеп, укып беләбез. Күп очракларда фаҗигадә өлкәннәр гаепле булып чыга.

Ата-ана. Хәзер бит автомобильләр саны көннән-көн арта. Болар барысы да юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгуны үстерә.

Ата-ана. Баланы юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдә гаилә төп роль уйный, үзебез нинди үрнәк күрсәтәбез – шуны онытмыйк.

Ата-ана. Балалар белән урамда йөргәндә юл йөрү кагыйдәләрен даими искә төшереп торырга кирәк. Бу темага матур әдәбият уку да артык булмас.

Тәрбияче. Ә хәзер сез үзегез юл йөрү кагыдәләрен ничек беләсез икән,  берничә шаян уен уйнап алабызмы?

1. «Рәсемнәрдә ниләр ялгыш?» биреме.

Һәр гаиләгә берәр рәсем тәкъдим ителә. Аларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны табарга, бу очракта ничек эш итәргә кирәклеген аңлатырга кирәк.

2. Әкияти транспорт чаралары.

Сезнең бурыч - һәр әкият героеның «транспорт чарасын» табу.

  • Емеля патша сараена нәрсә белән барган? (мич)
  • Леопольд мәчесенең яраткан транспорт төре? (велосипед)
  • Карт Хоттабыч нәрсәдә очып йөри? (самолет келәмендә)
  • Баба Яганың транспорты? (ступа, себерке)
  • Крокодил Гена, Чебурашка һәм карт Шапокляк нәрсә белән сәяхәт иткәннәр? (поездда)
  • Золушка кичәгә нәрсәгә утырып барды? (кабак-арбага)
  • Федор абыйның әти-әнисе почтальонга нинди бүләк биргәннәр?   (велосипед)
  • Су басу вакытында Мазай бабай куяннарны ничек коткарган? (көймәдә)

3. Пазллардан юл йөрү билгеләрен җыю һәм адарның нинди билге икәнен аңлату.

Тәрбияче. Хөрмәтле әти-әниләр, без бүген сезнең белән балаларның тормышларын куркыныч астына куймау хакында сөйләштек. Бала юл кагыйдәләрен бездән - олылардан үрнәк алып өйрәнә. Шуңа күрә, беренче чиратта,үзебез кагыйдәләрне үтәргә өйрәник!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Круглый стол"

Ростим детей здоровыми, бодрыми, веселыми....

Круглый стол с родителями дошкольников по экологии

Общение взрослых с детьми должно быть выстроено так, чтобы малыши на живых примерах и образцах поведения активно приобретали личный опыт приобщения к основам экологической культуры...

Круглый стол с родителями "Воспитание любви к родному селу и природе в детском саду"

Материал по работе с родителями по приобщению детей к окружающему миру....

Круглый стол "Развивающий массаж в логопедической работе с дошкольниками"

В данной работе подобраны упражнения для детей дошкольного возраста, которые комплексно могут влиять на развитие речи и интеллектуальных способностей ребенка. Поскольку у дошкольников преобладает конк...

Круглый стол для педагогов "Игры и физические упражнения зимой"

Игры и физические упражнения зимой.Взрослым  - родителям и воспитателям  - следует постоянно заботиться о создании необходимых условий для двигательной деятельности дошкольников зимой....

"Круглый стол" для родителей "Детская ложь"

Текст выступления педагога знакомит родителей с причинами появления лжи, показывает важность этой проблемы, помогает отличить ложь от детской фантазии, даёт рекомендации и советы, как избежать этой пр...

Круглый стол для педагогов «Методика ведения корригирующих упражнений с детьми дошкольного возраста»

МЕТОДИКА КОРРИГИРУЮЩИХ УПРАЖНЕНИЙ. ФИЗИОЛОГТЧЕСКОЕ ДЕЙСТВИЕ УПРАЖНЕНИЙ                                ...