"Герой шагыйрь - Муса Җәлил"
материал (старшая группа)

"Герой шагыйрь - Муса Җәлил"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл geroy_shagyyr_-_musa_zhlil_stsenariy.docx29.82 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү

учреждениесы Саба муниципаль районының “Ике басу Арташ “Күбәләк”

балалар бакчасы”

“Герой шагыйрь – Муса Җәлил”

Тәрбиче: Бариева Гөлнара Фаат кызы.

Тема: “Герой шагыйрь – Муса Җәлил”

Максат һәм бурычлар:

-Муса Җәлилнең тормыш юлын кузалларга өйрәнү;

- Шигырьләрен белү; сөйләм телен баету;

-Татар халкының герой – шагыйре иҗатына мәхәббәт хисләрен тәрбияләү.

Залның бизәлеше: Шагыйрьнең портреты, Муса Җәлилгә багышланган китаплардан күргәзмә, рәсемнәр, шигырьләргә иллюстрацияләр.

Тәрбияче:

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә,

Ил кырында чәчәк атыгыз!

Купме булса сездә көч һәм ялкын,

Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!

Сездә минем бөтен тойгыларым,

Сездә минем керсез яшьләрем.

Сез үлсәгез, мин дә онтылырмын,

Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә,

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңгырар җыр булып.

Тәрбияче. Исәнмесез! Бүген без сезнең белән халкыбызның патриот шагыйре М.Җәлилнең иҗаты белән танышырга җыелдык. Муса Җәлил безгә бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган шагыйрь . Аның иҗатын белмәгән, Аның иҗатын белмәгән, аның искиткеч рухына сокланмаган кеше юктыр.

Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында гаиләдә 6 нчы бала булып дөньга килә. Әнисе Рәхимә апа шигьри күңелле була, шигырьләр яза, җырлар чыгара. Кечкенә Мусаны тибрәтеп йоклатканда, бишек җырлары башкара. Муса Җәлил үзе дә кызы Чулпанга багышлап бишек җыры яза. Хәзер шушы бишек җырын бергәләп тыңлап китәрбез, ә безнең кызларыбыз үзләренң яраткан курчакларын кулларына алып, тибрәтеп йоклатырлар.

“Кызыма” (Бишек җыры)

#1064;аян кызым син минем,

Таң йолдызым син минем,

Йөрәгемдә кабынган

Шатлык җырым син минем.

#1057;ин гомрең җыр булып

Яңра бәхет илендә.

Йолдыз булып янарсың

Син туган ил күгендә.

#1058;аңнан торып, бакчада

Син уйнадың көнозын.

Аргансыңдыр, кил, кызым,

Йокла инде, йолдызым!

Әлли – бәлли, бәлли – бәү!

Әлли – бәлли, бәлли – бәү!

(Көй астында кызлар курчакларын йоклаталар, җыр тәмамлангач, кызлар курчакларын йокларга салалар)

Муса Җәлил 6 яшьтән ук укырга керә. Бәләкәй чактан үк бик зирәк була.Ул рәсем ясарга, уйнарга бик ярата. Муса бик хәрәкәтчән була.

Тәрбияче: Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтеп китәрмен.

Нәкь унике күзе бар,

Сиңа әйтер сүзем бар,

Колагымны бор гына

Уятырмын, тор гына.

Тәрбияче: Ул нәрсә?

Балалар: Сәгать!

Тәрбияче: Муса Җәлил кечкенә дусларына багышлап “Сәгать” шигырен язган, әйдәгез бергәләп бу җырны башкарып китик.

Сәгать

Сәгать суга: “даң, даң!...”

Хәбәр бирә таңнан:

Мәктәпкә барырга

Унбиш минут калган.

Сикереп торды Марат,

Күрә – эшләр харап.

Тагын соңга калган,

Шул йокыга карап.

Сәгать йөри: “келт, келт!...”

- Тиз мәктәпкә кит, кит!...

Марат аҗа дәшә:

-Тукта, мине көт, көт!...

Сәгать җырлый: “диң, диң!...”

-Мин бит туктый белмим.

Моннан ары: “зиң, зиң!”

Миңа карап йөр син!...

Тәрбияче: Муса Җәлил балаларга багышлап бик күп шигырьләр яза. Балалар, ә сез Муса Җәлилнең шигырьләрен беләсезме?

Бала:

Карак песи.

Чоландагы ак майга

Ияләшкән күселәр,

Мин чоланны сакларга

Куштым ала песигә.

-Мияу, мияу, пескәем

Бар әле син чоланга,

Майны сакла күседән

Оясыннан чыгарма.

Бала:

Чишмә.

Яр астыннан чишмә ага,

Чылтыр – чылтыр тавышы.

Җил искәндә иелеп кала

Ярда үскән камышы.

Челтер – челтер чишмәбез,

Ярдан балчык ишмәгез.

Суны шуннан эчегез,

Башка җирдән эчмәгез.

Бала:

Маэмай.

Минем бар бер маэмаем,

Кара борын Акбаем.

Күп йөгерә, күп өрә,

Күп ишетә, күп күрә.

Хәзер мин аңа сугыш

Һөнәрләрен өйрәтәм.

Чаптырам да сикертәм,

Көн дә шулай йөдәтәм.

Менә шуның барысын да

Мин өйрәтәм Акбайга.

Акбай әзер һәрвакыт

Туган илне сакларга!

Тәрбияче: Муса Җәлилнең “Бакчачы” дигән шигырен тыңлап үтик әле.

Бакчачы.

Бик үңган безнең бакчачы бабай,

Яше үзенең туксанда бугай.

Ул кояш белән бергә кузгала,

Көрәген ала, җиңен сызгана.

Түтәлләр казый, гөлләр утырта,

Алмагачларның башларын кырк.

Язын бакчага кайталар кошлар,

Безнең кадерле канатлы дуслар.

Бигрәк күңелле май башларында,

Каеннар яфрак ярган чагында.

Шул чактабабай кинәт яшәрә,

Талларга карап күзе яшьләнә

Бу таллар бер көн үсеп җитәрләр-

Яшьләр бакчаны мактап үтәрләр.

Үлсә дә бер көн безнең бакчачы,

Һәр яз яшәреп яшәр бакчасы.

Шаулап сагынып дусты карагай,

Нинди бәхетле бакчачы бабай.

Тәрбияче: Менә, балалар, бакчачы бабай җиләк – җимешләрне үстерергә бик яраткан икән. Ә хәзер бергәләп уйнап алырбыз.

#1050;айсы яшелчәне пешермичә, чи килеш ашарга ярамый?

2. Кайсы җиләк – җимештә С витамины башкаларга карагнда күбрәк?

#1050;айсы җиләк – җимеш Рәссәй территориясендә үсми?

#1050;айсы яшелчәнең яфрагын ашап була?

#1041;алалар, ә кайсы яшелчәнең тамырын ашыйбыз әле без?

Тәрбияче: Шулай матур гына иҗат иткәндә, сугыш башлана... 1941 елда Муса Җәлил фронка китә. Муса каты яраланып, дошман кулына эләгә. Сугыш вакытында аны төрле төрмәләргә җибәрәләр, шуларның иң танылганы Моабит төрмәсе.Төрмәдә бик күп шигырьләр язган. Шуларның берсе “Кызыл рамашка” шигыре. Әйдәгез игътибар белән бу шигырьне тыңлап китик, ә кызларыбыз ромашкалар биюен башкарырлар.

“Кызыл рамашка” биюе.

Тәрбияче: Кызганычка каршы, бөек татар шагыйре, герой шагыйрь Муса Җәлил туган иленә әйләнеп кайта алмый, Мәңгегә чит җирләрдә ятып кала. Ләкин без аны беркайчан да онытмабыз!!!

Сугышта һәм әсирлектә күрсәткән батырлыклары өчен Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Шигырьләре Ленин премиясенә лаек булды.

Февраль ае – халкыбызга Җәлилне биргән ай. Шуңа күрә, февраль – Җәлил ае һәм җәлилчеләр ае. “Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк: үлгәннән соң д үлмәслек булсын, яшәүнең бөтен максаты да шунда түгел мени”, - дип язган була Муса Җәлил. Аның тормышы бу сүзләргә туры килә.

Муса Җәлилгә багышланган әдәби кичәбезне “Салют сиңа, Муса Җәлил!” җыры белән тәмамларбыз.

“Салют сиңа, Муса Җәлил!”

#1057;алют сиңа, Муса Җәлил!

Салют иң яшь буыннан.

Рапорт тапшырырга сиңа

Бөтен отряд җыелган.

Кушымта:

Әйдәүче туганыбыз,

Син Муса агабыз!

Батырлыгыңга сокланып,

Җырларың белән рухланып,

Алга барабыз, үрләр алабыз.

#1052;аяк безгә Муса Җәлил

Синең янып яшәвең.

Көрәшләрдә ирек өчен

Бәхет яулап яшәвең!

Кушымта:

Әйдәүче туганыбыз,

Син Муса агабыз!

Батырлыгыңа сокланып,

Җырларың белән рухланып,

Алга барабыз, үрләр алабыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Муса Джалиль - герой поэт" проект

Пояснительная запискана проект «Муса Джалиль - герой поэт».    Федеральный государственный стандарт дошкольного образования подразумевает создание благоприятных ...

Абдулла Алиш - герой - шагыйрь, патриот,табигать җырчысы.

Цель данного проекта: ознакомление детей старшего возраста и родителей с жизнью, творчеством и героизмом в годы Отечественной войны татарского поэта - писателя, сказочника А. Алиша....

Абдулла Алиш - герой - шагыйрь, патриот,табигать җырчысы.Лэпбук.

Лэпбук составлен для индивидуальной работы с детьми с целью глубокого изучения творчества татарского детского писателя А. Алиша....

Муса Джалиль- герой

Сценарий мероприятия, посвященного герою-поэту Мусе Джалилю...

“ГЕРОЙ ПОЭТ – МУСА ДЖАЛИЛЬ”

РАЗВЛЕЧЕНИЕ ДЛЯ ДЕТЕЙ...

Муса Джалиль - поэт герой.

Сценарий : Муса Джалиль - поэт герой....

"Тормыш көндәлегеннән битләр, герой-шагыйрь Муса Җәлил» 6-7 яшьтәге балалар өчен интеграцияле дәрес.

dash; Балаларны герой-шагыйрь Муса Җәлил турындагы белемнәрен тулыландыру, патриотизм хисләре тәрбияләү;– Шигырьләрен өйрәнү; сөйләм телен баету;– Татар халкының шагыйр иҗатына карата яр...