"Тормыш көндәлегеннән битләр, герой-шагыйрь Муса Җәлил» 6-7 яшьтәге балалар өчен интеграцияле дәрес.
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа)

Шарапова Эльмира Мансуровна

– Балаларны герой-шагыйрь Муса Җәлил турындагы белемнәрен тулыландыру, патриотизм хисләре тәрбияләү;

– Шигырьләрен өйрәнү; сөйләм телен баету;

– Татар халкының шагыйр иҗатына карата ярату хисләре уяту.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon конспект занятия76.5 КБ

Предварительный просмотр:

МБДОУ «Черемшанский детский сад № 3 «Родничок» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

"Тормыш көндәлегеннән битләр,

герой-шагыйрь Муса Җәлил»

6-7 яшьтәге балалар өчен интеграцияле дәрес.

Безымянный

Шарапова Эльмира Мансур кызы

                                                                           югары категорияле  тәрбияче

                                     

                                           

Максат:

– Балаларны герой-шагыйрь Муса Җәлил турындагы белемнәрен тулыландыру, патриотизм хисләре тәрбияләү;

– Шигырьләрен өйрәнү; сөйләм телен баету;

– Татар халкының шагыйр иҗатына карата ярату хисләре уяту.

Җиhазлау:

Шагыйрьнең портреты, Муса Җәлилгә багышлаган китаплардан күргәзмә, рәсемнәр, шигырьләргә иллюстрацияләр.

Әзерләнү эшләре: Муса Җәлил тормышы турында балалар белән әңгәмә; шигырьләр уку һәм ятлау; Муса Җәлил шигырьләре буенча рәсемнәр ясау.

Дәрес  барышы:

 

         Тәрбияче:  Балалар, бүген без сезнең белән халкыбызның патриот шагыйре Муса Җәлилнең иҗаты белән танышырбыз. Муса Җәлил безгә бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган шагыйрь. Аның иҗатын белмәгән, аның искиткеч көчле рухына сокланмаган кеше юктыр. Ул бик куп шигырьләр иҗат итә, анын шигырьләренә көйләр языла. Шигырьләре төрле телләргә тәрҗемә ителә.

          Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында, гаиләдә 6 нчы бала булып дөньяга килә.

Муса Җәлил әнисе Рәхимә апа белән әтисе Мостафа абыйның яраткан баласы була. Ә әбисе анарга нык ярату йөзенән песи баласы дип әйткән. Ул йоклар алдыннан Мусага әкиятләр сөйләгән һәм бишек җырлары җырлаган.

         Бәләкәй чактан ук Муса бик зирәк була. Ул рәсем ясарга, уйнарга бик ярата. Ул бик хәрәкәтчән була.

Ә хәзер балалар, әйдәгез, минем сорауларыма җавап бирегез.

1.   Муса кайда яшәгән? (Муса Мостафа авылында яшәгән)

2. Мусаны кем тәрбияләгән? (Мусаны әнисе, әтисе һәм әбисе тәрбияләгән)

3. Мусага кем әкият сөйләгән? ( әбисе)

4. Әбисе  Мусаны ничек ягымлы атаган? (песи баласы)

Тәрбияче:  Мусага алты яшь тә тулмаган иде әле, ә ул мәктәпкә барырга теләгән иде. Һәм әтисе аны мәктәпкә укырга бирде. 1 ел эчендә Муса 4 сыйныфны тәмамлаган. Ул укырга бик ярата, күп укый һәм дәрестә һәрвакыт беренче булып җавап бирә.

Шулай итеп, кечкенәдән үк Муса шигырьләр яза башлый. Беренче шигырен Муса Җәлил 9 яшендә яза.  Аларның кайберләрен хәзер без сезнең белән сөйләрбез.

Балалар “Карак песи”,”Әтәч”, “Кәкүк” шигырләрен сәхнәләштереп җырлыйлар.

Тәрбияче:  Мусага 7 яшь тулгач, аны Оренбург шәһәрендәге мәдрәсәгә укырга бирәләр. Аның дуслары күп була. Ә яхшы, тугры, чын дустан да кадерлерәк нәрсә булырга мөмкин?! Җәлил күп шигырьләрен дуслыкка һәм дусларга багышлаган.

Бала "Маэмай" шигырен укый.

Тәрбияче: Муса Җәлилнең күп шигырьләренә көйләр языла.

Мәсәлән,  «Сәгать» шигыренә Җәүдәт Фәйзи көй язган. Ә безнең балалар шушы җырга хәрәкәтләр ясап күрсәтерләр.

Балаларга сораулар.

1. Муса ничә яшендә мәктәпкә бара? (6 яшендә)

2. Муса Яхшы укыдымы? (Әйе, 1 ел эчендә ул 4 сыйныфны тәмамлаган)

3. Мусага 7 яшь тулгач, аны кая укырга биргәннәр? (Оренбург шәһәрендәге мәдрәсәгә)

Тәрбияче:  1922 нче елда Муса Җәлил Казанга килә һәм «Кечкенә иптәшләр» дигән балалар журналында редактор булып эшкә урнаша. Шунда Муса Әминә исемле кыз белән таныша һәм гаилә коралар. Аларның Чулпан исемле кызлары туа. Шунан сың Муса  «Кызыма» дигән шигырен иҗат итә.

Муса Җәлилнең әнисе Рәхимә апа да, шигьри күңелле була, шигырьләр, жырлар яза. Кечкенә Мусаны тирбәтеп йоклатканда, бишек жырларын башкара.

   Бала «Кызыма» дигән шигырен сөйләп китә.

Тәрбияче: Муса Җәлил кызы Чулпанга җиде ай тулган көнне аның белән рәсемгә төшә һәм “Бер шигырь” дигән шигырь иҗат итеп шул рәсем артына  нәни Чулпан исеменнән әбисе белән бабасына истәлек итеп бирә.

“Бер шигырь” бала  укый.

Тәрбияче: Шулай матур гына яшәгәндә сугыш башлана. 1941 нче елда Муса сугышка китә. Ул каты яраланып, дошман кулына эләгә һәм фашистлар Муса Җәлилне Моабит төрмәсенә  ябып куялар. Муса, үлеме алдыннан  үзен батырларча тоткан, куркып калмаган. Ул үзенең үткен каләме белән дошманнарга каршы көрәшә, фашистлардан яшереп кечкенә дәфтәренә шигырьләр язуын дәвам итә. Шул вакытта «Вәхшәт» , «Ана бәйрәме», «Кызыл ромашка» hәм башка бик күп шигырьләр яза. Ул кечкенә дәфтәр Моабит дип атала  һәм аны төрмәдән Мусаның дусты Бельгия патриоты Андре Тиммерманс алып чыккан. Муса Җәлилнең шигырьләрен саклап, халыкка җиткерә алды. Шулай итеп, Җәлилнең батырлыгы турында бөтен ил һәм бөтен дөнья белә.

Балалар «Кызыл ромашка» шигырен сәхнәләштереп укыйлар.

Балаларга сораулар.

1. Муса Җәлил нинди төрмәгә эләккән?

2. Муса Җәлил төрмәдә шигырьләр язуын дәвам иткәнме?

3 Шигырьләр язган кечкенә дәфтәр ничек дип атала?

Тәрбияче: Кызганычка каршы, бөек татар шагыйре - герой шагыйрь Муса Җәлил туган иленә әйләнеп кайта алмый, мәңгегә чит җирдә ятып кала. Ләкин без аны беркайчан да онытмабыз!!!

         Муса Жәлил исеме дөньяда яшәүче hәр халыкка билгеле. Аның исеме белән урамнар, мәктәпләр, театрлар аталган һәм Казанда Кремль янында һәйкәл куелган. Аның иҗаты, үлемсез шигырьләре халкыбыз тормышында бүген дә зур әһәмияткә ия. Ул якты һәм матур тойгылар тәрбияли. Кешеләрдәге hәм тормыштагы матурлыкны күрергә hәм шул матурлык өчен көрәшергә энди.

Тәрбияче балаларга  "Минем җырларым"шигырен укый.

Тәрбияче:Үзенең батырлыгы өчен Муса Җәлил үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Ә аның "Моабит дәфтәре" дигән үлемсез шигырьләр җыентыгы Ленин премиясе белән бүләкләнгән.

         Җәлил кебек батыр кешеләрнең тормышта башкаларга үрнәк булып тора.

Ул, сезне балалар "Минем Кечкенә дусларым"дип атады.

Ул,  мәңгегә Сезнең дустыгыз булып калсын.

Балаларга Муса Җәлил шигырьләре җыентыгы таратыла.

Кулланылган әдәбият

1. Ә. Җәлил “М.Җәлил турында”, 1989.

2. Х. М. Җәлил “М.Җәлилне искә төшерү”, 1984.

3. Җәлил М. Парашютсыз курчак /М.Җәлил. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2004.

4. Җәлил М. Кечкенә дуслар. /М.Җәлил. – Казан: Татар.кит. нәшр., 1989.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Күңелле уеннар һәм белем иленә сәяхәт” дигән темага шөгыль конспекты (мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме).

Балаланы дөрес  сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, иҗади фикерләү сәләтен үстерү, үз фикерен башкаларга ачык, аңлаешлы итеп сөйләргә, укырга өйрәтү – безнең иң мөһим бурычыбыз. Шушы макс...

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләгәндә татар халык уеннарын куллану

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы - балаларны рухи яктан бай, әхълаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән төрмышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, ү...

Төрле яшьтәге балалар төркемнәрендә укыту-методик комплектны кулланып, балаларны татар теленә өйрәтү бурычлары.

Берничә ел яңа методика буенча шөгыльләнәбез, нәтиҗәсе бик зурдан. Аудио-видео материалы булгач кызыксындыруы җиңел.Бала дәресләргә уйнарга дип йөгереп керә. Тәрбиячеләрнең сабыйларны шаккатыра белүе ...

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән тестопластика буенча эшләү программасы - КҮМӘЧ

Федераль дәүләт белем стандартлары кысаларында мәктәпкәчә белем бирү, мәктәптә укуга әзерлек чоры итеп түгел, мөстәкыйль һәм җитди чор итеп карала.Программаны тормышка ашыру, уен формасында таны...

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән тестопластика буенча эшләү программасы - КҮМӘЧ

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен әвәләп эшләү уку һәм тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия.  Ул- күреп үзләштерүне, хәтерне, фикерләүне, кул күнекмәләре булдыруны һәм мәктәптә уңышлы уку өчен мөһим булг...

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Янил урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе Гильметдинова Ләйсән Газинур кызының үзбелемен күтәрү буенча эш планы

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Янил урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе Гильметдинова Ләйсән...