Иҗади үсеш технологияләре
статья по развитию речи на тему

Тәрбияченең бу чыгышында балаларның сөйләм телләрен үстерүдә иҗади эш алымнары, яңа технологияләр куллануы тасвирлана.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл izhadi_usesh_tehnologiyalr.docx18.82 КБ

Предварительный просмотр:

Педагогиканың  актуаль мәсьәләләренең берсе – балалар иҗаты һәм аларның гомумүсеше, җитлегүе өчен иҗади эшчәнлекнең әһәмияте.Иҗади үсеш технологияләре ярдәмендә балаларны сөйләм эшчәнлегенә өйрәтү, аларның ихтыяр көчен, күзәтүчәнлеген, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү – бүгенге көндә тәрбиячеләр алдында торган мөһим бурычлар әнә шулар.

Дәрестә балаларның бер өлеше бирелгән материалны тиз үзләштерә, кагыйдәләрне төгәл үти, аларга бернинди кисәтү ясарга да кирәкми. Шундый балалар да бар : тыныч утыралар, тәртип бозмыйлар, ләкин алар пассив, дәрестә катнашмыйлар. Андыйлар белән аерым эшләгәндә бер сүз дә дәшмичә, үз эченә бикләнеп утырган кыюсыз баланың да теле ачыла, ул да тора – бара актив балалардан калышмый башлый.Ә мондый нәтиҗәгә ирешүдә миңа дәрес һәм дәрестән тыш вакытларда төрле алымнар куллану зур булышлык итә.

Мин үзем ТРИЗ алымнарын, “акыл штурмы”, морфологик анализ, каталог, охшашлык,чагыштыру, системалы анализ алымнарын еш кулланам.Ә менә “яхшы – начар”, каршылыклар, табышмаклар төзү алымнарын рус телле балаларга татар телен өйрәткәндә уңышлы файдаланам.

“Акыл штурмы” алымы ярдәмендә 3,5 – 4 яшьлекләр белән дәресләр үткәрәм. Алар өчен материалны якын тирәлектән алам.Мәсәлән, “Тавык чебешләрне тилгәннән ничек коткара?” “Ашамлыкларны тычканнардан ничек сакларга?” Ә менә 4 -5 яшьлек балалар белән кискен каршылыклы, проблемалы хәлләрне алырга тырышам. Мәсәлән, “Этне кыш көне йөртергә алып чыгарга кирәк, ләкин этне, йоны кыска булу сәбәпле, урамга алып чыгып булмый. Нишләргә?” “Хәйләкәр песи янына сыр куйган да күзләрен йомган.Үзе дә ашамый, тычканнарга да бирми.Тычканнарга бу сырны ничек итеп алырга икән? “ Балалар мондый мәсьәләләрне чишкәндә бар белгәннәрен эшкә җигәләр, күптөрле юлларны уйлап табалар. 5 – 6 яшьлек сабыйларга хыялланырга мөмкинлек бирәм: “Кыш көне ничек итеп бераз вакытка гына җәйгә кайтырга? Ничек итеп көндез аз гына вакытка төн ясарга?”

Төрле әкиятләрнең ахырын уйлау – барлык төркемнәр өчен дә яраклы эш алымы. Эш принциплары төрлечә булырга мөмкин: әкиятне үзгәртеп тәмамларга; геройны коткарыр өчен тагын нәрсә эшләргә; “Мин геройның дусты – мин аңа булышам.” Балалар геройны коткаруның төрле юлларын эзләп табалар.” Акыл штурмын “ куллану нәтиҗәсендә балалар бер – берсе белән бәхәсләшү, бер – береңне тыңлый белү культурасына, сәләтенә өйрәнәләр. Бу мәсьәләләрне чишкәндә үземнең бик нык кызыксынганлыгымны, төрле юллар уйлап табарга теләгем зур икәнен балаларга аңлатырга тырышам.

Морфологик анализ юлын кулланганда түбәндәгеләргә игътибар итәм: тикшерә торган әйберне билгелим, аның төп билгеләренең исемлеген төзим.Бу билгеләргә туры килгән мөмкинлекләрне балалар белән санап чыгам. Морфологик таблица төзим. Горизонталь, вертикаль күрсәткечләр уен эчтәлегенә бәйле.Морфологик анализ алымы белән берьюлы да яки кечкенә төркемнәргә бүленеп тә шөгыльләнергә мөмкин. Башта “акыл штурмы” алымы белән фикер алышырга кирәк. Мин сораулар бирәм һәм балаларның җавпларын тыңлыйм. Җаваплар төрле вариантларда була.Аннан соң балалар, “серле юлны” күреп, сүз белән сөйләп, аңлатып бирәләр.

Бер төшенчәгә охшатып икенче төшенчәне искә төшерү – каталог алымы була.Балаларга әкият уйларга тәкъдим итәм.Мин сораулар бирәм, җавабын балалар китаптан эзлиләр, анда табылган җавап белән бер эчтәлекле әкият төзиләр.Соңыннан бергә уйлап чыгарган әкиятне теләсә кайсы бала сөйләп бирә.Әкиятнең ахырын балалар үзләре тәмамлый. Ул , билгеле, геройларның шәфкатьле эшләре белән тәмамланырга тиеш.

Табигать күренешләре белән танышканда каршылыклар белән дә еш очрашабыз. Безне чолгап алган күренешләрнең һәрвакыт “ике төрлелеген искәртергә, “яхшы – начар” дип кенә түгел, дәлилләп аңлата белергә кирәк.Һәм иң гадидән башларга: нәрсәсе яхшы, нәрсәсе начар, матур – ямьсез, файдалы – зыянлы һ.б. Шуннан соң балалар бу каршылыклардан беркая да китеп булмаячагын, бары тик аларны дөрес итеп кенә чишә белергә өйрәнергә кирәк икәнлеген аңлаячаклар.

Татар телен начар белүче балалар белән эшләгәндә схемалар, пиктограммалар кулланам. Алар баланың сөйләм телен, уйлау сәләтен үстерергә мөмкинлек бирә. Начар сөйләшә, кыенсына торган балаларга пиктограмма җөмлә төзүдә ярдәм итә. Җөмлә төзергә өйрәнгәч, пиктограммалардан схемаларга күчәм. Алар буенча 2 – 4 сүзле җөмләләр төзеп, бәйләнешле сөйләмгә өйрәтергә мөмкин. Дәресләрдә һәм дәресләрдән тыш төрле чаралар үткәргән вакытта мультимедиа куллану да балаларда зур кызыксыну уята. Ул, бер яктан, бу чараларга ямь өсти, икенче яктан, балаларның күзаллый, тасвирлый белү, уй –фикер сәләтен үстерү эшчәнлегенә ярдәм итә.

Югарыда санап үтелгән алымнар балаларның активлыгын арттыра, мөстәкыйль рәвештә дөрес юлны табарга мөмкинлек бирә.

Кулланылган әдәбият:

Р.Шәехова “Иҗат баскычлары”,

“Мәгариф” журналы, №5, 2003 ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Непосредственно образовательная деятельность с детьми старшей группы с ОНР. Тема "Игра - путешествие на поезде в деревню". Использование современных образовательных технологий: Технология ТРИЗ, игровые технологии и здоровьесберегающая технология.

Непосредственно образовательная деятельность с детьми старшей группы с ОНР. Направление:"Познавательно - речевое развитие". Лексическая тема: "Домашние животные" Тема: "Игра - путешествие на поезде в ...

Непосредственно образовательная деятельность с детьми старшей группы с ОНР. Тема: "Весна. Перелётные птицы". Использование современных познавательных технологий: Мнемотехника, игровые технологии, здоровьесберегающая технология.

Непосредственно образовательная деятельность с детьми старшей группы с ОНР. Направление: "Познавательно - речевое развитие". Лексическая тема: "Весна. Перелётные птицы". Использование современных обра...

Непосредственно образовательная деятельность с детьми подготовительной группы с ОНР. Тема: "Сравнение бурого и белого медведей". Использование современных образовательных технологий: Игровые технологии и здоровьесберегающая технология.

Непосредственно образовательная деятельность с детьми подготовительной к школе группы с ОНР. Направление: "Познавательно - речевое развитие". Образовательная область: "Коммуникация". Лексические темы:...

Непосредственно образовательная деятельность с детьми подготовительной группы с ОНР. Тема: "Игра - путешествие "Едем в деревню". Использование современных образовательных технологий: Игровые технологии и здоровьесберегающая технология.

Конспект непосредственно образовательной деятельности с детьми подготовительной к школе группы с ОНР. Направление: "Познавательно - речевое развитие". Образовательная область: "Коммуникация". Лексичес...

Конспект НОД ОО Познавательное развитие ФЭМП в подготовительной группе от 6 до 7 лет для детей с тяжелыми нарушениями речи с использованием современных образовательных технологий. (игровые технологии, личностно-ориентированная технология, технология сотр

Цель: Формирование элементарных математических представлений у детей 6 – 7 лет Задачи:Образовательная: Продолжать учить  составлять арифметическую задачу на сложение на наглядном...