Конспект по развитию речи в средней группе "Кошка с котятами"
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) по теме

Аухадшина Светлана Александровна

Открытое занятие для родителей и коллег. Использовала интерактивную доску и слайды. Очень понравилось.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon pesi_pesi_peseky.doc38.5 КБ
Office presentation icon pesi_pesi.ppt1.97 МБ

Предварительный просмотр:

Уртанчылар төркемендә катнаш: сөйләм теле үстерү һәм рәсем шөгыле

Тема. Песи, песи, пескәем…

Максат. 

- балаларга йорт хайваннары, аларның тышкы билгеләре, үзенчәлекләре    

  һәм файдалары турында белем бирү;

- балаларның бәйләнешле сөйләмен үстерү;

        - эчтәлек буенча бирелгән сорауларга җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү;

        -  сүз байлыкларын үстерү.

- мөстәкыйль фикерләүне, күзәтүчәнлекне үстерү;

- балаларда хайваннарга карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү;

Җиһазлау: видеопроектор, уенчык песи, рәсемнәр, төсле карандашлар.

Дәрес барышы.

Тәрбияче: - Балалар бүген безгә бер кунак килгән. Ләкин ул керергә куркып тора. “Балалар табышмакка җавап бирсәләр, мине яратам дип әйтсәләр генә керәм”, - ди. Әйдәгез табышмакны игтибар белән тыңлап, дөрес җавапны белергә тырышабыз.

1) Табышмакның җавабын тап.

Нинди аучы коралсыз,

Тычкан тота төн буе,

Аннан мыегын селкетеп

Йоклап ята көн буе.

Тәрбияче: - Йә, уйлап карагыз әле, нәрсә булыр икән ул? Әйе, дөрес әйтәсез, песи.  Ә сез песине яратасызмы соң? (Әйе).

(Песи керә).

Песи: - Исәнмесез балалар. (балалар исәнләшәләр).

Тәрбияче: - Балалар, песи баласы безгә ярдәм сорап килгән. Ул әнисе белән бертуганнарыннан аерылып, үзенә яңа хуҗа эзләп киткән булган. Ләкин аны бөтен кеше куган, чөнки ул тәртипсез булган, азыгын төрле җиргә өстерәгән, идәнне пычраткан. Аны тәртипкә беркем дә өйрәтмәгән, чөнки өйрәтүче әйбәт хуҗа табылмаган. Ул хәзер үзе дә аңлаган, тәртипсез булмыйм бүтән, әнием белән туганнарым янына кайтырга булышыгыз ди.

Менә карагыз әле аның гаиләсен. (Слайдлар буенча эш).

 (6 нчы слайдта: Менә песи баласы гаиләсеннән аерылып хуҗа эзли. Ләкин таба алмаган.)

- Песи баласы үзен ничек тоткан?    

- Балалар, сез шундый тәртипсез песине яратыр идегезме?(юк).                                   -  Балалар, песине хуҗалар ни өчен ярата?

- Песи баласын нишләмәскә өйрәтергә кирәк?

(Тәртип бозмаска, өстәлгә менмәскә,ризыкларны өстәлдән тартып

төшермәскә, идәнне пычратмаска.)

- Песи баласын нишләргә өйрәтергә кирәк?(Хуҗасын тыңларга, бер урында гына ашарга, үз урынында гына йокларга, тәртипле булырга.)

Балаларга индивидуаль сораулар:

Синең песиең бармы?

Аның исеме ничек?

Аның төсе нинди?

Нәрсә эшләргә ярата?

Нәрсә ашый?

Иң яраткан азыгы нәрсә?

Песиең белән уйныйсыңмы?

Песиең тәртип бозмыймы?

Менә безнең Песи дә акыллы булды инде. Ул бүтән әнисе белән туганнарыннан аерылып китмәс дип уйлыйм. Тәртипле булганнарны бар кеше дә ярата.

Балалар әйдәгез песи балаларына бүләк ясап җибәрәбез.

Алар җеп йомгаклары белән уйнарга ярата. Без аларга төрле төсле җеп йомгакларының рәсемен ясыйбыз.

(Балаларга ак кәгазь тарату, үрнәк рәсем күрсәтү, рәсем ясау алымнарын искә төшереп, рәсем ясарга керешү.)

Нинди матур йомгаклар булды бит ә, песикәй? Сиңа ошыймы?

Песи: - Әйе, бик ошый. Рәхмәт инде сезгә балалар. Сез шундый акыллылар. Мин хәзер бүләкләр белән кайтсам, минем әнием белән туганнарым бик куанырлар, бар күңелсезлекләрне дә онытырлар, мине гафу итерләр. Балалар, сез дә һәрвакытта да әниләрегезне сөендереп торыгыз, тәртипле булыгыз. Саубулыгыз. (Балалар саубуллашалар).

Балалар, күрдегезме инде әниләрдән аерылып, аларны тыңламыйча уйнап йөргәч нәрсә була? (Балалар үз фикерләрен сөйлиләр).


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект по развитию речи в средней группе. Составление рассказа по картине «Кошка с котятами».

Конспект НОД по Речевому развитию. Развитие речи.Тема. Составление рассказа по картине «Кошка с котятами».  Форма организации: ситуативный разговорЦель.  Продолжить развивать у д...

Конспект Непрерывной образовательной деятельности по развитию речи в средней группе «Кошка с котятами»

Конспект  Непрерывной образовательной деятельности  по развитию речи  в средней группе   «Кошка с котятами»...

Конспект занятия по развитию речи в старшей группе «Кошка с котятами»

способствовать развитию речи, мыслительных операций...

конспект по развитию речи в младшей группе "Кошка с котятами"

занятие по развитию речи в младшей группе...

Конспект занятия по развитию речи в старшей группе «Кошка с котятами» (рассматривание картины)

Развитие свзной речи дошкольников средствами ознакомления с окружающим....

Конспект по развитию речи в средней группе «Рассказывание по картине «Кошка с котятами»

Развитие связной речи дошкольников с помощью картины «Кошка с котятами»....

Конспект образовательной деятельности по развитию речи в средней группе «Кошка с котятами»

Программное содержание: формировать умение составлять развёрнутый рассказ по картине, опираясь на план....