Шырпы - уенчык түгел.
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) по теме

Халимова Рузалия Рифкатовна

 

Белем бирү эшчәнлегендә  балаларга тормыш иминлеге нигезләре өйрәтелә. Балаларны шырпы белән таныштырыла, аның үзлекләре өйрәтелә. Балаларның сөйләм телләрен үстерү, яңа мәкальләр өйрәнү    максатыннан үткәрелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shyrpy.docx13.49 КБ

Предварительный просмотр:

Программа эчтәлеге: Балаларны шырпы белән таныштыру, аның тиз кабынып китүчән булуын әйтү. Шырпы белән уйнарга ярамавын төшендерү. Саксыз эш иткәндә утның дошманга әйләнүен әйтү.

Җиһазланыш: шырпы, “Шырпы белән уйнама!” плакаты, магнитофон, касета, дидактик уен өчен рәсемнәр, “Без янгын теләмибез” папкасы, Кирлемән өчен киемнәр.

Белем бирү эшчәнлеге барышы.

     1.Табышмак әйтү.

     2. Әңгәмә

     -  Әйе, балалар, бу – шырпы. Шырпы ни өчен кирәк соң ул?

(Балаларның җаваплары тыңлана)

  1. Балалар, без утсыз тора алмыйбыз. Ләкин аның белән бик сак эш итәргә кирәк. Шырпы – бик тиз кабынучан. Аның белән бервакытта да уйнарга ярамый.

  1. Сюрприз. Кирлемән йөгереп керә. Коткарыгыз, авырта, авырта…

  1. Туктагыз әле, бу кем соң, балалар? Таныйсызмы?  (Кирлемән)

Нәрсә булды? Ник елыйсың?

Кирлемән: Менә кулым пеште, шырпы белән газ плитәсен кабызмакчы идем… Авырта.

  1. Балалар, шырпы белән кечкенәләргә уйнарга ярыймы соң? Ни өчен?

(Балалар җавабы тыңлана)

  1. Менә шулай, Кирлемән, башка вакытта сак булырга кирәк. (Кирлемәнгә беренче ярдәм күрсәтү)
  2. Әйдә безнең белән бераз утырып тор, өйрәнерсең.

    4. Рәсем (плакат) карау “Шырпы белән уйнама!”  Фикер алышу (малайга нәрсә булган? Ни өчен? Сез нишләр идегез? Һ.б. сораулар бирү.

  1. Дидактик уен “Нәрсә яхшы, нәрсә начар?”
  2. Физминутка.
  3. Мәкаль өйрәнү

 “Бер бөртек шырпы бер авылны бетерер” (мәгънәсен аңлату)

Кирлемән: “Минем дә бер мәкаль ишеткәнем бар. Әйтим әле.

  1. Әйдә әле, Кирлемән

“Бер төп агачтан миллион шырпы ясарга, ә бер бөртек шырпы белән миллион төп агачны яндырырга мөмкин”

  1. Рәхмәт, Кирлемән, без бу мәкальне дә балалар белән өйрәнербез әле.
  1. Ә хәзер балалар, магнитофон язмасыннан “Ут белән уйнамагыз!” шигырен тыңлыйк.

 Кирлемән рәхмәт әйтә, саубуллаша.

 

9. Йомгаклау.

                               Булмасын иде янгыннар,

                               Күгебез аяз булсын.

                               Кояш чыксын елмаеп,

                               Шатлыклы көннәр тусын!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кечкенә шырпы - зур бәла.( кечкенәләр төркеме өчен тирә - юнь дәресе)

   “Кечкенә шырпы – зур бәла”(  II кечкенәләр төркеме).Максат: Балаларны янгын сүндерүчеләр бел...

Шырпылар балаларга уенчык тугел !!!

«Шырпылар балаларга уенчык түгел!!!»Максат: Шырпылар үз-үзендә нинди куркыныч яшергәнен балаларга төшенчә бирергә. Балаларга ялкын белән гел сак булу теләген өндәргә.Мәсәләләр:1....

Уенчык песи турында хикәяләү

Тәрбияче ярдәмендә уенчык турында кыска хикәя төзергә, төсләрне аера белергә өйрәтүне дәвам итү. Балаларда  тәрбияче һәм иптәшләре белән аралашу теләге уяту, йорт хайваннарына карата мәрхәм...