Уенчык песи турында хикәяләү
план-конспект занятия по развитию речи по теме

Ахметшина Ляйсан Мансуровна

 Тәрбияче ярдәмендә уенчык турында кыска хикәя төзергә, төсләрне аера белергә өйрәтүне дәвам итү. Балаларда  тәрбияче һәм иптәшләре белән аралашу теләге уяту, йорт хайваннарына карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon pesi.doc46.5 КБ

Предварительный просмотр:

       Татарстан Республикасы   Апас муниципаль районы  

 муниципаль   бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

 «Апас  « Салават күпере» гомуми үсеш бирүче балалар бакчасы»

                           

         Уенчык песи турында хикәяләү

(Балалар бакчасының икенче кече яшьтәгеләр төркеме өчен эшчәнлек конспекты)

                     

                                          Эшләде: Ахметшина Ләйсән Мансуровна

                                          МБМББУ «Апас  « Салават күпере» гомуми үсеш  

                                  бирүче балалар бакчасы» тәрбиячесе

                                       

2017

Белем бирү бурычлары:  уенчыкны карауга балаларны җәлеп итү, уенчыкны сорауларга җавап бирү юлы белән тасвирларга, тәрбияче ярдәмендә уенчык турында кыска хикәя төзергә, төсләрне аера белергә өйрәтүне дәвам итү.

Үстерү бурычлары: балаларның игътибарын, аңга алуларын , күзәтүчәнлеген сүзлек байлыгын үстерү

Тәрбия бурычлары: балаларда  тәрбияче һәм иптәшләре белән аралашу теләге уяту, йорт хайваннарына карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү

Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үстерү( коммуникация)

Белем бирү өлкәләренең интеграциясе: танып белү, иҗади сәнгать, физик тәрбия

Методик алымнар һәм чаралар: әңгәмә, сорауларга җавап, уен, күрсәтмә материал, искә төшерү, үсендерү, мактау

Сүзлек өстендә эш: йорт, рәнҗетергә

Җиһазлау: уенчык песи, кирәкле рәсемнәр (УМК), төрле- төстәге кечкенә туплар, кыстыргычлар.

Эшчәнлек төзелеше:

1. Сюрприз: песи кунакка килә.

2. Песи турында әңгәмә

3. Дидактик уен “Песи баласына мыеклар”

4. Рәсем карау

5. Ял минуты “Шаян песи”

6. Дидактик уен “Нинди төс?”

7. Авазларны охшату

8. Йомгаклау

        

                                            Эшчәнлек барышы:

1. Сюрприз: песи кунакка килә

Тәрбияче:  Балалар карагыз әле, безгә кунак килгән. Нәрсә ул? (тәрәзә төбендәге песигә күрсәтеп)

Балалар: песи

Тәрбияче: әйдәгез песине үзебезнең янга чакырабыз. Песине ничек чакыралар?

Балалар: пес-пес,-дип

Тәрбияче: Песи бездән курыкмасын өчен әкрен тавыш белән чакырыйк

 Балалар: Пес-пес (әкрен, гади, югары тавыш белән чакыралар)

Тәрбияче: ( песине тәрәзә төбеннән алып) Менә песи безнең янга төште. Аның исеме Йомшаккай. Песи ничек мияулый?

Балалар: Мияу-мияу, –дип

Тәрбияче: Песиләр кайда яшиләр?

Балалар: Песиләр  өйдә яшиләр

Тәрбияче:  Әйе, песиләр өйдә кешеләр белән бергә яшиләр. Шуңа аны өй, йорт хайваны дип йөртәләр (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар).

-Балалар, сезнең өйдә песи бармы? (Балаларның җаваплары тыңлана)

-Сез аларны яратасызмы? Әйдәгез без дә песине яратыйк, сыйпап аңа иркәләп дәшик әле

Балалар: Песием, пескәем, пескәй. (Песине сыйпыйлар)

Тәрбияче: Песи нинди?

Балалар: Матур, йомшак, йонлач, ак төстә.

Тәрбияче: Песинең нәрсәләре бар?

Балалар: Башы, койрыгы,  тәпиләре,  гәүдәсе, мыегы бар

Тәрбияче: Башында нәрсәләре бар? Койрыгы нинди? Тәпиләре нинди? (җаваплар тыңлана). Мыегы нинди төстә? (Кара) Өстәлдәге песиләрнең мыеклары юк. Әйдәгез аларга булышабыз. Кыстыргычлар арасыннан кара кыстыргычларны гына сайлап алып мыеклар куйык    

3.Дидактик уен “Песи баласына мыеклар”                                                                                                              4. Рәсем карау (рәсем буенча җөмләләр төзү, сорауга җавап рәвешендә)                                      Тәрбияче: Балалар песи алып килгән “Серле тартманы” ачыйк әле, анда нәрсә бар икән? (Рәсемгә карап җөмлә төзиләр: песи сикерә, песи уйный, песи сөт эчә һ.б)  Песи сөтне ничек эчә? (күрсәтәләр)

5. Ял минуты “Шаян песи”

Песи, песи, пескәем,

Матур синең төскәең.

Йомшак синең туннарың.

-Мияу!

6. Дидактик уен: “Нинди төс?”

Тәрбияче: Песиләр уйнарга ярата. Йомшаккай алып килгән “Серле тартмада”  төрле төстәге кечкенә туплар да бар. Әйдәгез Йомшаккайга ул тупларны төсләре буенча аерып бирик әле (сары тупларны сары тартмага, кызыл тупларны кызыл тартмага һ. б.)

7.Авазларны охшату

Тәрбияче: Песинең ашыйсы яки урамга чыгасы килсә ул мияулый. Ничек мияулый? (Балалар мияулыйлар)

Тәрбияче: Песине өйдә яраталар, тамагы тук  булса ул мырлый ничек? (Балалар  мырлыйлар)

Тәрбияче: Песи нәрсәдән булса да курыкса, ул ничек ысылдый?(Ысс)

Тәрбияче: Ә сез песиләргә тимисезме, аларны куркытмыйсызмы? (җаваплар тыңланыла)

8. Йомгаклау

Тәрбияче: Песиләрне рәнҗетергә, аларга сугарга ярамый. Песинең башы, башында колаклары, зур күзләре, мыеклары бар. Песинең гәүдәсе матур, тәпиләре йомшак, койрыгы озын. Ул сөт эчә һәм мияу-мияу дип мияулый. Балалар, песи сезгә ошадымы? Әйдәгез, кулга - кул тотынышып, түгәрәккә басып “Песи, без сине яратабыз!”-дип башта  пышылдап, аннары гадәти тавыш белән, аннан соң кычкырып әйтик әле.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бозау, колын, кәҗә бәтие, эт, песи балалары сез кайда?

Ознокламение детей с домашними животными...

Шырпы - уенчык түгел.

Белем бирү эшчәнлегендә  балаларга тормыш иминлеге нигезләре өйрәтелә. Балаларны шырпы белән таныштырыла, аның үзлекләре өйрәтелә. Балаларның сөйләм телләрен үстерү, яңа мәкальләр өйрәнү ...

Песи һәм аның балалары

Сөйләм телен үстерү...

Шырпылар балаларга уенчык тугел !!!

«Шырпылар балаларга уенчык түгел!!!»Максат: Шырпылар үз-үзендә нинди куркыныч яшергәнен балаларга төшенчә бирергә. Балаларга ялкын белән гел сак булу теләген өндәргә.Мәсәләләр:1....

Песи балалары белән

занятие по развитию речи в средней группе...

Уртанчылар төркемендә катнаш: сөйләм теле үстерү һәм рәсем шөгыле. Тема. Песи, песи, пескәем…

Нинди аучы коралсыз,Тычкан тота төн буе,Аннан мыегын селкетепЙоклап ята көн буе....