Песи балалары белән
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) на тему

Хусаинова Ландыш Равгатовна

занятие по развитию речи в средней группе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл pesi_balalary_belen.docx17.38 КБ

Предварительный просмотр:

Сөйләм телен үстерү

Уртанчылар төркеме

Тема:   “Песи балалары белән”

Максат:

  1. Балаларның көзге үзгәрешләр турындагы белемнәрен ныгыту;
  2. Сюжетлы картина персонажларын игътибар белән карау;
  3. Эчтәлек буенча сорауларга җавап бирү;
  4. Песи һәм аның балалары исемнәрен сөйләмдә куллану;
  5. Җәнлекләр гамәлен билгеләүче сүзләр хисабына сүзлек запасын арттыру һәм активлаштыру.

Балалар белән алдан үткәрелгән эш:

  1. Йорт хайваннары белән танышу(эт, мәче,сыер,сарык,кәҗә)
  2. Ел вакыты – көз үзгәрешләрен урамда күзәтү;
  3. Көз турында җыр тыңлау;
  4. Йорт хайваннарын рәсемдә күзәтү;
  5. Физминутка.

Җиһазлау:       1) Туган телдә сөйләшәбез. Эш дәфтәре.

                         2)“Песи балалары белән” сюжетлы картина.

                         3) Туп

                         4) “Көз килә җыры” диск, магнитафон.

Эшчәнлек структурасы:    

  1.  Кереш өлеше. (барашы 1-2 минут).
  2. “Песи балалары белән”  сюжетлы картинасын карау.
  3. Физминутка;
  4. Картина буенча хикәя сөйләү;
  5. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы.

  • Исәнмесез, балалар!
  • Исәнмесез
  • Бүген без сезнең белән сөйләм үстерү эшчәнлеген башлап җибәрербез
  • Балалар, урамда елның кайсы вакыты?
  • (көз)
  • Ә без көз икәнен каян беләбез?
  • Чөнки яфраклар коела, кошлар җылы якка очып китәләр, мул уңыш җыеп алабыз
  • Дөрес, балалар!
  • Ә көннәр нинди була ?
  • Салкын
  • Дөрес, балалар, көннәр салкыная башлый
  • Ә менә песигә һәм аның балаларына өйдә җылы.
  • Менә нинди матур катринага карыйк әле, балалар. Без сезнең белән песи һәм песи балалары турында сөйләшербез.
  • Картинада нәрсә күрәсез?
  • (песи һәм аның балалары)
  • Песи нинди ?
  • (зур, йомшак, матур)
  • Песи балалары нинди?
  • (кечкенә, йонлач)
  • Песи нәрсә эшли?
  • (ул ял итә)
  • Әйдәгез әле песигә исем кушыйк!
  • (йомшак)
  • Бу песи баласы нәрсә эшли?
  • (йомгак белән уйный)
  • Әйдәгез аңа исем кушабыз?
  • (Мырау)
  • Ә бу песи баласы нәрсә эшли?
  • (сөт эчә)
  • Дөрес, балалар, песи баласы сөт эчә. Ул сөтне ялап эчә.
  • Әйдәгез бу песи баласына да исем бирик!
  • (пескәй)
  • Өченче песи баласы нишли?
  • (әнисе янында ял итә)
  • Әйдәгез, аңа да исем кушыйк!
  • Балалар, катринадагы сурәтләнгән песиләрне ничек атарга була?
  • (песи гаиләсе)
  • Ничек уйлыйсыз, әти песи кайда икән?
  • (ауга киткән, башка бүлмәгә чыгып киткән)

Физминутка:

  • Балалар, әйдәгез хәзер уйнап алабыз. Түгәрәккә бастык. Мин сезгә туп ыргытам, песи нәрсә эшли белә дип сорыйм. Кем тупны тота, шул миңа песи нәрсә эшли  белә икәнен әйтә. Мәсәлән, песи нишли, (песи тырный, ашый, йоклый, эчә, уйный, мыраулый ........).
  • Әйдәгез, балалар, хәзер картина буенча матур итеп сөйләргә өйрәнәбез, мин сезгә булышырмын.

  • Картинада  (песи балалары һәм песи) сурәтләнгән. Ана песи зур, матур, йомшак, йонлач. Аның янында өч песи баласы бар. Алар кечкенә, йомшак һәм уйнарга яраталар. Бер песинең исеме Йомшак, ул йомгак белән уйный. Икенче песи Мырау, ул сөт эчә. Өченче песинең исеме Пескәй, ул әнисе янында ял итә, йоклый. Әти песи ауга киткән. Песи гаиләсе бик тату, миңа алар ошый.

  • Менә балалар, без сезнең белән матур итеп сөйләп тә күрсәттек.
  • Нәрсә турында сөйләштек без бүген
  • (песи балалары турында)
  • Песи балалары сезгә ошадымы?
  • (әйе)
  • Балалар, сез барыгыз да булдырдыгыз. Сорауларга матур итеп җавап бирдегез, картина буенча да сөйләргә ойрәндегез. Молодцы.

Татарстан Республикасы

Түбән Кама  муниципаль районы  башкарма комитетының

“Гомумиүстерелешле 47 нче балалар бакчасы”

Сөйләм үстерү

Тема:  Песи балалары белән

(уртанчылар төркеме)

Төзеде һәм үткәрде:

Тәрбияче  Хусаинова Л.Р.

Түбән Кама, 2015


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бозау, колын, кәҗә бәтие, эт, песи балалары сез кайда?

Ознокламение детей с домашними животными...

Песи һәм аның балалары

Сөйләм телен үстерү...

С песнкой по лесенке

Музыкальные странички для родителей...

Уртанчылар төркемендә катнаш: сөйләм теле үстерү һәм рәсем шөгыле. Тема. Песи, песи, пескәем…

Нинди аучы коралсыз,Тычкан тота төн буе,Аннан мыегын селкетепЙоклап ята көн буе....

Песиләр дә уйный-уйный үсә

Конспект занятия для детей младшей группы на татарском языке...

Кечкенәләр төркеме балалары белән нәни песиләр йомгак белән уйныйлар рәсем эшчәнлеге

Кечкенәләр төркеме балалары белән нәни песиләр йомгак белән уйныйлар рәсем эшчәнлеге...

А.Алишның “Тәүфыйклы песи” әкиятен сәхнәләштерү.

Без бу әкиятне мюзикл әкият итеп куйдык. Бик күңелле, бик матур килеп чыкты. Хезмәттәшләрем, алыгыз, кулланыгыз, өйрәтегез....