Песи һәм аның балалары
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) по теме

Сөйләм телен үстерү

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon pesi_hm_anyn_balalary.doc38 КБ

Предварительный просмотр:

                                         

1нче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле.

“Песи һәм аның балалары” картинасын карау.

“м” авазы өстендә эш.

                               Тәрбияче: Гыйлфанова З.Р.

                                                         

Сөйләм телен үстерү.

Тема: “Песи һәм аның балалары” картинасын карау.”м” авазы өстендә эш.Төп төсләрне ныгыту.

Программалы эчтәлек: балаларның йорт хайваннары турындагы күзаллауларын киңәйтү;”м” авазын дөрес әйтү өстендә күнегүләр эшләү;төп төсләрне таный белүләрен камилләштерү;

Сүзлек эше: йомгак,кәрҗин,иркә,куен.

Методлар һәм алымнар:сөйләү,күрсәтмәлек,уен.

Материал: картина,уенчык песи.кәрҗин һәм йомгаклар,”серле капчык”.

Шөгыль барышы:

Балалар ярым түгәрәк итеп утыра.Табышмак әйтәм:

  1. Му-му диеп кычкыра

          Сөт эчәргә чакыра

  1. Күзләре ялт-йолт итә

Мыегы җиргә җитә

Койрыгы шундый йомшак,

Колаклары өчпочмак.

Балалар җавапны әйтәләр

  • Балалар сыер, ат, сарык песи – алар нинди хайваннар?
  • Йорт хайваннары.
  • Әйе,менә без бүген шуларның берсе – песи турында сөйләшербез.Менә мин сезгә аларның рәсемен күрсәтәм.

    Песи һәм аның балалары картинасын карау.Күзәтү.Сораулар бирү.

  • Бу нәрсә?
  • Песи.
  • Песи нишли?
  • Ул ята.
  • Ә болары песинең балалары.Алар нишлиләр?
  • Берсе шаяра, уйный, икенчесе сөт эчә.Берсе әнисе куенында йоклап ята.
  • Әйе, балалар. Ә песи үзенең балаларына сокланып яратып карап ята. Алар шундый шаяннар,матурлар. Берсе кәрҗинне аударган да йомгаклар белән уйный.Икенчесе лепер-лепер сөт эчә.Өченчесе әнисе куенында иркәләнеп йоклый бирә.

    Балалар, песи безгә нигә кирәк ул? Ул нинди хезмәт башкара?

  • Ул тычкан тота.
  • Әйе, ул тычкан тота,өйне тычканнардан саклый. Әйдәгез әле аны бирегә чакырыйк.

  • Песс-песс....

    Уенчык песине алам.Менә килеп тә җитте. Аның сезнең белән танышасы килә. Аңа исемнәрегезне әйтегез әле.Хәзер аны кулыгызга алып яратып чыгыгыз инде.

    Балалар песине яраталар һәм песи нинди? дип сорап песине кулдан кулга йөртәләр. Иң соңыннан песи тәрбияче кулыннан кәрҗингә сикерә һәм кәрҗинне аудара аннан йомгаклар чәчелә. Йомгакларны карау, төсләрен һәм “йомгак” сүзен ныгыту. Йомгак тәгәрәп китә һәм кәрҗин эченнән “серле капчыклар” килеп чыга. “Серле капчыкларда” төп төсләрне белдерүче савытлар. “ Үз төсен тап” дидактик уены. Занятие ахырында әни песи һәм балалары булып кычкыру.

         Йомгаклау.    


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бозау, колын, кәҗә бәтие, эт, песи балалары сез кайда?

Ознокламение детей с домашними животными...

Песи балалары белән

занятие по развитию речи в средней группе...

С песнкой по лесенке

Музыкальные странички для родителей...

Уртанчылар төркемендә катнаш: сөйләм теле үстерү һәм рәсем шөгыле. Тема. Песи, песи, пескәем…

Нинди аучы коралсыз,Тычкан тота төн буе,Аннан мыегын селкетепЙоклап ята көн буе....

Песиләр дә уйный-уйный үсә

Конспект занятия для детей младшей группы на татарском языке...

Кечкенәләр төркеме балалары белән нәни песиләр йомгак белән уйныйлар рәсем эшчәнлеге

Кечкенәләр төркеме балалары белән нәни песиләр йомгак белән уйныйлар рәсем эшчәнлеге...

А.Алишның “Тәүфыйклы песи” әкиятен сәхнәләштерү.

Без бу әкиятне мюзикл әкият итеп куйдык. Бик күңелле, бик матур килеп чыкты. Хезмәттәшләрем, алыгыз, кулланыгыз, өйрәтегез....