Бозау, колын, кәҗә бәтие, эт, песи балалары сез кайда?
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) по теме

Ознокламение детей с домашними животными

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema.docx14.08 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: бозау, колын, кәжә бәтие, эт баласы, песи баласы сез кайда?

Максат:  балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү, авыз      

                ияртемнәрен куллану, сүзлек запасын баету һәм активлаштыру,    

                тәрбияче күрсәтмәләрен үтәү

                Игътибарны ,хәтерне үстерү. Балаларга ярдәм итү теләге,    

                тыңлаучанлык, хайваннарга карата кайгыртучанлык тәрбияләү

Материал: тартма йорт хайваннары ат, сыер, кәжә, песи, эт, бозау, колын,    

                     кәжә бәтие, эт һәм песи балалары.

Сүзлек өстендә эш: бозау, колын, кәжә бәтие, эт баласы, песи баласы.

Эшчәнлек барышы:

Балалар, бүген безгә кунакка апалар килгәннәр.Әйдәгез алар белән исәнләшик әле. Ә хәзер барыгызда минем янга килегез. Минем кулымда бер нәрсә бар . Күрсәтимме?.Менә минем бармакларым бар.Әйдәгез алар белән дә исәнләшик әле

Исәнмесез бармаклар

Балалар, карагыз әле бу нәрсә?(тартма).Тартма эчендә нәрсәдер бар. Әйдәгез карыйбызмы? Тартма эчендә нәрсә бар соң? Камил бу нәрсә?(сыер) Сыер ничек итеп кычкыра әле ул (му-му-му) Әйдәгез барыбыз да сыер булабыз.Ә бу нәрсә?(ат) . Әйдәгез атта чабабыз. Тоттык бауларны .(миһа- һай- миһа- һай). Ә бу нәрсә? (кәжә) . Берәрегез белмиме кәжә ничек итеп кычкыра ? (Мә-мә-мә) Салават, кәжә ничек итеп кычкырды?.Ә бу нәрсә? (песи) Кәрим песи ничек итеп мияулый? (мияу- мияу) .Ә тартмада тагы берсе калган әле. Бу нәрсә Әдилә? (эт) .Барыбыз да эт дип әйтик әле.Ә эт ничек итеп өрә?Кәрим эт ничек итеп өрә.(хау-хау)

Балалар, хайваннар балаларын югалтканнар. Әйдәгез аларны табарга булышыйк әле. Булышабызмы? Алар менә шушы ишек алдына чыкканнар да әниләрен көтеп тормаганнар каядыр китеп югалганнар. Әниләргә әйтмичә китәргә ярыймы?(юк) .Сыер , ат, кәжә, эт, песи балаларын югалтканнар да елыйлар да елыйлар .Без аларның балаларын табарга булышабызмы? .Кая киткәннәр икән алар әниләренә әйтмичә?( Тәрбияче һәм балалар бүлмә буйлап йөриләр һәм колын, бозау, кәжә бәтиен эт һәм песи балаларын бүлмәнең төрле жиреннән эзлиләр). Син бозау адаштыңмы? Әниеңне эзлисеңме? Камил, кил әле бозаудан сора  әле аның әнисе нәрсә икән? Ул сыер. Син әниеңне ничек чакырасың? (му-му) .Ралинә, ничек итеп чакыра икән ул әнисен?(му-му) .

Кәжә бәтие синең әниең бармы? Син әниеңне ничек эзлисең? Әйдәгез әле балалар кәжә бәтие шикелле без дә эзләп карыйк әле. Шулай итеп хайваннарны эзләп табып бетерү.

Менә без аларны эзләп табып бетердек .Әйдәгез инде әниләре янына алып кайтыйк.Менә сыер ,ат, кәжә, песи, эт без балалар белән сезнең балаларыгызны эзләп таптык. Хәзер дөрес итеп үз әниләре янына куярга кирәк.Бу кайсы хайванның колыны әле (ат) Ә букайсысыныкы? (сыер) һ.б Балалар , сыер, ат, кәжә , песи, эт, бозау, колын, кәжә бәтие, этһәм песи балалары сезгә рәхмәт әйтәләр инде. Сез аларга зур ярдәм иттегез, бер- берсен табарга булыштыгыз. Ә хәзер рәхәтләнеп уйнап алсак та була. “Йонлач көчек” уены.

                               

                                   Татарстан Республикасы

                                   Балтач муниципаль районы

              Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреҗдениясе

                          катнаш төрдәге  Карадуган балалар бакчасы

Тема: Бозау, колын, кәҗә бәтие, эт, песи        балалары сез кайда?

(I кечкенәләр төркемендә үткәрелгән белем бирү эшчәнлеге)

                                                           Тәрбияче: Юсупова Р.М.

                               

                                  2012-2013 уку елы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...

Песи һәм аның балалары

Сөйләм телен үстерү...

Лексик -грамматик категорияләрне үзләштерү буенча зурлар торкеме балалары (сөйләм теленең гомуми үсешендә кимчелекләре булган ОНР балалар) белэн үткэрелгэн шогыль “ Язгы урманга сәяхәт

Коррекцияле-белем бирү:  Балаларның яз фасылы турындагы белемнэрен тирәнәйтү, язның төп билгеләре белән таныштыруны дәвам итү ,сүз байлыкларын   активлаштыру, бәйләнешле сөйләмне...

Песи балалары белән

занятие по развитию речи в средней группе...

С песнкой по лесенке

Музыкальные странички для родителей...

Уртанчылар төркемендә катнаш: сөйләм теле үстерү һәм рәсем шөгыле. Тема. Песи, песи, пескәем…

Нинди аучы коралсыз,Тычкан тота төн буе,Аннан мыегын селкетепЙоклап ята көн буе....

Кечкенәләр төркеме балалары белән нәни песиләр йомгак белән уйныйлар рәсем эшчәнлеге

Кечкенәләр төркеме балалары белән нәни песиләр йомгак белән уйныйлар рәсем эшчәнлеге...