Г.Тукай иҗаты - балалар бакчаларында
статья по развитию речи по теме

Хаернасова Венера Музафаровна

Балалар бакчаларында  икетеллелеккә өйрәтү максатында яңа УМКлар төзелде. Шушы укыту методик комплекты  кече яшьтән үк балаларны  туган телдә, рус телендә  иркен сөйләшергә өйрәтүне максат итеп куя. Туган телгә өйрәтүдә Г.Тукай әсәрләренең әһәмияте бик зур. Чыгышым - шушы хакта.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon g._tukaynyn_izhaty_-_balalar_bakchalarynda.doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Белем алыйм дисәң ничаклы,

Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны”. (Г.Тукай)

Габдулла Тукай – балалар поэзиясенең чишмә башы, атасы, нәниләрнең сөекле остазы. Бүген дә актуальлеген югалтмаган әсәрләре  балаларны тәрбияләүдә үрнәк, өлге булып тора. Әйтерсең, Тукай берничә гасыр алга карап фикер йөрткән, шул вакытта ук һәрьяктан камил шәхес тәрбияләү мәсәләсен күзаллый белгән. Шунысы да мөһим: гаять күп санлы шигырьләре белән Тукай ата-аналарга гына түгел, тәрбиячеләргә дә яшь буынга әхлак, хезмәт, физик һәм башка юнәлешләрдә тәрбия бирү бурычларын гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Балалар бакчасында матур әдәбият әсәрләре, балалар шагыйрьләре белән таныштыру  “Матур әдәбият” белем бирү өлкәсендә тормышка ашырыла. “Матур әдәбият” белем бирү өлкәсе кешеләрне һәрчак яхшыга гына өнди, акыллы, тапкыр булырга киңәш бирә, авыр вакытта югалып калмаска, нык ихтыярлы, батыр йөрәкле булырга өйрәтә торган, балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алып сайланган шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр белән таныштыруны, балаларны әдәби телдә сөйләшергә өйрәтүне максат итеп куя. Эшчәнлек матур әдәбият әсәрләрен уку, эчтәлеген сөйләү, ятлау кебек эш формалары кулланып оештырыла.   Бәхеткә, балалар бакчасы  өчен төзелгән программаларга Габдулла Тукайның  күп  кенә  шигырь,  әкиятләре   кертелгән. Аларны дәрестән тыш вакытта да укырга-өйрәнергә була. Мәсәлән, балалар бакчасында елның һәр вакыты Г. Тукайның «Елның дүрт фасылы» әсәреннән өзек уку белән каршы алына. Менә урамга яки кырга (һичьюгы ишек алдына) бергәләп чыккан нәниләргә тәрбияче әлеге әсәрдән бер строфаны укый:

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана, -  

Бу кайчак була?

Кышны каршыларга да балалар янына Тукай килә:
Һәр җир карланган,

Сулар бозланган;

Уйный җил, буран, —

Бу кайчак, туган?

Шагыйрьнең турыдан-туры «Җәй» дип исемләнгән әсәрләр бик күп булмаса да, җәйге табигать хозурлыгын ул күп юнәлешләрдә бирүгә ирешә: туган җир табигатенең гүзәллеге, изгелеге: «Шүрәле», «Туган авыл», «Туган җиремә»; балалар һәм табигать: «Эш беткәч, уйнарга ярый», «Су анасы», «Бала белән Күбәләк», «Бичара Куян», «Кызыклы шәкерт», «Кошчык»; кош-корт, хайваннар дөньясы: «Кошларга», «Карлыгач»,  «Ялкау маэмай», «Сөткә төшкән тычкан»; кук җисемнәре, ел, тәүлек әйләнәсе: «Ай һәм Кояш», «Яңгыр илә Кояш», «Арба,

Чана, Ат» һ. б., һ. б. Әлбәттә, үзенең тәрбияви эчтәлеге, гади һәм образлы теле белән иҗат ителгән шигърияте аша шагыйрь балаларның аң-белемен үстерүгә үзе дә ирешә. Ә инде тәрбияче, шагыйрь белән бергәләп иҗат итешкәндәй, шигырьнең төпкә яшеренгән серләрен дә ачарга ярдәм итсә, нур өстенә нур инде ул. Мәсәлән «Җил» шигырен укыгач, җилнең ниләр кылганлыгын санап китү, аның көченә соклану аз. Җил һәм аның хәрәкәтләренә салынган эчке мәгънә — иреккә сусау, ирекле булырга омтылыш икәнлеген төшенү дә кирәк. Киеренке эчке рухи халәт белән бәйле шигырьләргә аерата игътибарлы булу мөһим. Мисалга «Яратырга ярый» шигырен китерик. Әсәр эчтәлегенә килгәндә, елның һәр фасылы яратуга лаек, һәрберсе матур, димәк, дөнья матур: «...матур кырлар, матур таулар»... Әнә шул матурлык фонына шагыйрь контраст итеп тормыштагы үзәген өзгән ямьсезлекләрне куя: фәкыйрьлек, ярлыларның газаплы тормышы, кеше дип әйтергә тел бармаган адәм актыклары... Җирдә, табигать кочагында тормыш, төрле кешеләр бар, дигән сүз бу.

Инде ниндидер өстәмә аңлатуларга мохтаҗлык һич юк кебек тоелган «Шүрәле» әсәренә карата берничә сүз. Монда Тукайның гүзәл табигать күренешләрен табигатьнең үзеннән дә гүзәлрәк итеп тасвирлавына инану гына аз. Әсәрдәге күренешләрне, предметларны, төс-ис, аваз, хәрәкәтләрне таный белеп, ачыклап-аңлатып күрсәтә алу да җитенкерәми. Әсәрнең буеннан-буена үтәләп барганы — туган ягына гашыйк, тугрылыклы, игелекле кеше хисләре, ничәмә-ничә төсмерле хисләр гармониясе: искә төшереп әсәрләнү, сагыну, ярату, горурлану, хозурлану, соклану, хәтта мактану. {«Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;/Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк»). Әсәрдә ачык, җанлы, төгәл, куе төсләр белән бирелгән табигать күренешләре — шагыйрьнең табигать улы, туган җиренең игелекле улы булуына олуг бер дәлил ул.

Бөек шагыйрьнең иҗатын өйрәнгәндә шигырь, әкият һәм хикәяләрне сәнгатьле итеп укып, аларның эчтәлеген сөйләргә яки яттан шигырь өйрәнүгә зур урын бирелә. Әдәби әсәр өйрәнелә торган темага, бәйрәмнәргә яраклаштырылып баланың туган телен  белү һәм аңлау дәрәҗәсен истә тотып сайлана. Тәрбиячеләр дә үз сөйләмнәрен камилләштерергә бурычлы. Аларның дикциясе ачык, аңлаешлы булырга һәм үзләре саф әңәби телдә сөйләшә белергә тиешләр. Тик шул чагында гына балаларны дөрес һәм матур итеп сөйләшергә өйрәтергә мөмкин. Тәрбияченең сәнгатьле укуы балаларгы әдәби әсәрнең эчтәлеген аңларга ярдәм итә. Текстны ашыкмыйча һәм тиешле тукталышлар белән укырга кирәк. Матур әдәбият әсәрләре белән таныштыруда техник чараларның да әһәмияте бик зур. Бу юнәлештә милли балалар бакчасына да  кояш елмайды. Һәрбер балалар бакчасына да ноутбуклар, проектор, экраннар таратылды. Нәниләрне туган телгә өйрәтү максатында һәр төркем өчен дә методик кулланмалар, шул кулланмаларга яраклаштырып тарату һәм күрсәтмә материаллар кайтарылды. Матур әдәбият әсәрләре белән таныштыруда тәрбиячеләребез  проекторлардан бик отышлы файдаланалар. Бүгенгесе көндә Г.Тукайның бик күп кенә шигырьләренә (Ак бабай, Бала белән күбәләк, Ай һәм кояш, Гали белән кәҗә, Иртә, Кызыклы шәкерт, Кышкы кич, Сөткә төшкән тычкан, Туган авыл, Шаян песи, Ялкау маэмай, Яңгыр илә кояш, Эш беткәч уйнарга ярый) һәм әкиятләренә (“Шүрәле”, “Су анасы”, “Кисекбаш”) мультфильмнар төшерелде. Бу мультфильмнар  татар телендә булулары,  әсәрнең дөрес дикция белән үрнәк сөйләмдә башкарылуы, сурәтләренең ачык төсләр белән бирелүе, геройларның балаларга якын, аларга таныш булулары  нәниләрне  үзенә тартып тора.

Туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, шагыйрьнең  тормыш юлы белән якыннанрак таныштыру, сәләтле балаларны ачыклау максатыннан, олуг шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышлап ел саен балалар бакчасында зур бәйрәм үткәрелә. Бу бәйрәмдә балалар да, тәрбиячеләр дә актив катнаша. Балалар Тукайның һәм аның турында иҗат ителгән шигырьләрен яттан сөйлиләр, буыннан-буынга ятланып килгән әсәрләрне һәр бала үзенең күңел байлыгы, башкаруы, үз-үзен тотышы, зәвыгы, сәнгатьле сөйләме аша тамашачыга җиткерә, ә тәрбиячеләр аның әкиятләрен сәхнәләштереп балаларга күрсәтәләр. Бәйрәм барышында Тукайның тормыш юлы, иҗаты турында видеофильмнар, тәрбиячеләр тарафыннан әзерләнгән презентацияләр уңышлы файдаланыла. Бу көнне, шулай ук, иң оста нәфис сүз  осталарыбыз, җырчыларыбыз  районкүләм уздырылган чарада да актив катнашалар.  

   Тукай әсәрләре балаларга телебезнең матурлыгын, байлыгын аңларга, аны сиземләргә, үзләрендә күркәм сыйфатлар булдырырга, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга, кеше өчен газиз булган туган җиргә, туган телебезгә мәхәббәт, әти-әниләргә, өлкәннәргә карата хөрмәт-итагәть тәрбияләргә, үзләрендә хезмәт сөю, тыйнаклык, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итәр дип ышанасы килә.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукай әсәрләренең балалар тәрбияләүдә әһәмияте.

Бу чыгышында тәрбияче Г.Тукай әсәрләренең балалар тәрбияләүдә әһәмияте турында бәян итә....

Өлкәннәр төркеме балалары өчен проект эше : ""Тукай безнең күңелләрдә"

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга туган телебезгә карата мәхәббәт тәрбияләү, татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай иҗатын өйрәнү һәм сөйләм телен үстерү максатыннан, бу проект эше бик актуаль булып тора....

Балалар бакчаларында проект эшчәнлеге

Балалар бакчасында проект эшчәнлеге...

«Балалар бакчаларында проект эшчәнлеге»

Балалар бакчаларында проект эшчәнлеге...