Открытое интегрированное занятие на КМО воспитателей по обучению татарскому языку
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) по теме

Открытый урок для воспитателей районного методического объяденения советского района г. Казани Республики Татарстан.

Подготовила и правила воспитатель первой квалификационной категории МАДОУ "Детский сад № 284" Зайнутдинова Рузалия Василовна.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema_1.docx17.77 КБ

Предварительный просмотр:

Открытое интегрированное занятие на КМО воспитателей по обучению татарскому языку. Тема: «Кичке уеннар»

МАДОУ «Детский сад № 284»

Советского района г. Казани

Воспитатель: Зайнутдинова Рузалия Василовна

1 квалификационная категория


Татар теле дэреслэрендэ фольклор

Максат. 1. Балаларда татар халкына анын теленэ, гореф-гадэтлэренэ ихтирам тэрбиялэу.

2. Солэм телен устеру остендэ эшлэгэндэ татар халык авыз иҗатын куллану.

3. Халык уеннары, җырлары аркылы балаларны бер-берсенә ихтирамлы, игътибарлы булырга, олыларны олы итәргә, кечеләрне кече итәргә өйрәтү.

4.Татар теленә генә хас авазларның дөрес әйтелеше өстендә эшләүне дәвам итү.

Җиhазлар. Татар халык костюмнары, милли киемдәге курчаклар, сөлгеләр, түбәтәй рәсемнәр, көянтә - чиләкләр, каба.

Материал. Р.Ф. Ягәфәров “Балалар фольклоры», «Гөлбакча», «Иң матур сүз», уку китаплары.

Дәреснең барышы.

1.Исәнләшү, кунакларны сәламләү.

Милли киемнән киенгән кыз бала hәм ир бала уртага чыга.

Кыз: Безгә кунаклар килгән

Исәнмесез, үтегез.

Безнең ничек яшәгәнне

Үзегез күреп китегез.

Малай: Яшәвебез дә шунда

Ашавыбыз да шунда

Көне буе мәш киләбез

Балалар бакчасында.

Кичкә кадәр ял итәләр

Балалар дисезме сез?

Без көне буе эшлибез

Шуны белмисезме сез?

Ә хәзер бераз мактанып алыйк әле.

2. “Ай җаный, вай җаный”

Шаян такмаклар. Күмәк җыр.

1.Без инде хәзер зурлар

Күп эшли безнең куллар

Без инде хәзер зурлар

Күп эшли безнең куллар

Без идән дә юабыз

Без керләр дә уабыз

Ай җаный, вай җаный

Без керләр дә уабыз

Ай җаный, вай җаный

Без керләр дә уабыз.

2. Савыт-саба юабыз

Гөлләргә су сибәбез

Савыт-саба юабыз

Гөлләргә су сибәбез

Рәсемнәр дә ясыйбыз

Китаплар да укыйбыз

Ай җаный, вай җаный

Китаплар да укыйбыз.

3. Безнең бакчаның исеме

Теремкәй дип атала

Безнең бакчаның исеме

Теремкәй дип атала

Эшкә өйрәнәсең килсә

Теремкәйгә баргала

Ай җаный, вай җаный

Теремкәйгә баргала.

Тәрбияче:

-Рус халык әкияте “Теремкәй”не хәтерлисезме? Анда кемнәр яши?

-Ә безнең балалар бакчасының исемен беләсезме? Ул нинди?

- Әйе, бакчабызның исеме “Теремкәй” дип атала. Ул зур, матур, чиста. Анда без дус, тату яшибез.

“Теремкәй уены”

Терем-терем теремкәй

Теремкәйдә кем яши?

Кыз: Теремкәйдә мин яшим.

Минем исемем Аня.

Миңа 6 яшь.

Мин матур кыз.

Малай: Теремкәйдә мин яшим.

Минем исемем Саша.

Миңа 7 яшь.

Мин батыр малай.

Тәрбияче: Татар халкында җырлы-биюле уеннар күп. Шуларның иң таралганы «Кәрия-Зәкәрия».

1.Бу бик яхшы укучы

Аның укуы яхшы

Бу бик яхшы укучы

Аның укуы яхшы

Аннан үрнәк алыгыз

Аннан үрнәк алыгыз.

Кушымта.

Кәрия-Зәкәрия коммая

Кәрия-Зәкәрия коммая

(Балалар кулчабыш уйнылар)

Кәрия кемгә, Зәкәр кемгә

Зәкәрия коммал

Кәрия кемгә, Зәкәр кемгә

Зәкәрия коммал

(Парлашып биеп әйләнәләр).

2. Бу бик яхшы җырлаучы

Бу бик яхшы җырлаучы

Аның җырлавы яхшы

Аннан үрнәк алыгыз

Аның җырлавы яхшы

Аннан үрнәк алыгыз

Кушымта кабатлана.

3. Бу бик яхшы биюче

Бу бик яхшы биюче

Аның биюе яхшы

Аннан үрнәк алыгыз

Аның биюе яхшы

Аннан үрнәк алыгыз.

5.Татар халкында кызлар өчен генә дә бик матур уеннар күп. Шуларның берсен «Без, без, без идеек» уенын кызлар сезгә уйнап күрсәтәләр.

Аня: Үчти-үчти- үчтеки

Үсмәгәнгә кечтеки

Тиздән үсәр зур булыр

Бигрәк матур кыз булыр.

Татар халык уены «Без, без, без идек».

Без,без,без идеек

Без унике кыз идеек

Базга төштек май ашадык

Келәткә кердек бал ашадык

Без бер рәткә тезелдек

hап да hоп, авызыңны яп.

Кем беренче булып елмая,

Шуңа җаза бирелә.

6.”Түбәтәй уены”

Түп-түп түбәтәй

Түбәтәем укалы

Чиккән матур түбәтәем

Менә кемдә тукталды.

 Малайлар бер рәткә тезелеп басалар

1 түбәтәйне бер-берсенә җибәоәләр, шигырь беткәндә түбәтәй кемдә туктала, шуңа җаза бирелә.

7.”Мәкалҗ әйтеш” уены

Малайлар белән кызлар мәкальләр әйтешәләр, кем күбрәк әйтә, шул җиңә.

8. Татар халкының җырлы уеннарының берсе «Ал кирәк, гөл кирәк»

Малайлар: Челтәр элдем читәнгә

Җилбер- җилбер итәргә

Без килмәдек буш китәргә

Килдек алып китәргә.

Кызлар: Ала алырсыз микән

Гөлен алырсыз микән

Урталарга чыгып сайлап

Кемне алырсыз икән.

Малайлар: Алларын да алырбыз

Гөлләрен дә алырбыз

Күңелебезгә кем охшаса

Шуны сайлап алырбыз.

9.Татар халкының онтылмас җырларынын берсе

«Әпипә»

Малай: Бас кызым Әпипә

Син басмасаң мин басам

Синең баскан эзләреңә

Мин дә китереп басам.

Кыз: Бас,бас, эзенә

Күз тимәсен үзенә

Яшел чирәм үсеп бара

Аяк баскан эзенә.

10.Күмәк бию «Әпипә»

Бас кызым Әпипә

Син басмасаң мин басам

Әпипәнең көйләренә

Биеп калыйк ичмасам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интегрированное занятие по развитию речи и обучению татарскому языку во второй младшей группе по теме: «Домашние животные и их детёныши»

Интегрированное занятие по развитию речи и обучению татарскому языку во второй младшей группе по теме: «Домашние животные и их детёныши» Цель: Уточнить и расширить словарь детей...

Аналитический отчёт за межаттестационный период педагогической деятельности воспитателя по обучению татарскому языку на 2011 – 2015 учебный год

Тема по самообразованию: "Современные технологии по обучению русскоязычных  детей татарскому языку"...

конспекты занятий для воспитателей по обучению татарскому языку

конспекты для воспитателей по обучению татарскому языку помогут более интересно проводить занятия по татарскому языку....

Выступление на семинаре-практикуме для воспитателей по обучению татарскому языку по теме:" Реализация Программы краткосрочного курса обучения русскоязычных родителей и детей татарскому языку"

Данная программа курса имеет практическую направленность, подразумевает гибкость и вариативность, направлена на развитие татарской речи и формирование навыков общения у детей старшего дошкольного возр...

Открытый просмотр музыкальной сказки «Урман кызы» - «Лесная девочка» на семинаре-практикуме для воспитателей по обучению татарскому языку

Музыкаль-әкият – Р.Батулланың «Албасты» әкияте буенча.Рольләрдә:Алып баручы (тәрбияче)Урман кызы (бала)КүбәләкләрБал кортларыАюКуянАлбасты...


 

Комментарии