Эссе. Омтылышым- балалар бакчасы тәрбиячесе
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) по теме

Кашапова Глуса Мирсаетовна

 

Гомерләр уза икән ул, уза да китә икән.

         Күңелләр генә һаман да нәрсәдер көтә икән.

     Әйе, гомерләр уза да китә икән. Инде гомер көзләренә кереп барабыз. Әле кайчан гына иде өч баласын җитәкләп тол калган әниебезнең 5 яшьлек кызына яңа яше тулган энесен карарга кушып: “Кызым, апаеңны үзеңнән калдырма, ашат – эчерт, астын алыштыр,” – дигәне, әле кайчан гына иде класс җитәкчебезнең: “Балам, әниеңә әз генә файдасы да, акчасы да булыр, чөгендер кишәрлеге эшкәрт, тырышып эшлә,”- дигәннәре.

Әле кайчан гына: “7 нче классны бетергәч, өс–башыңны карарсың, балалар бакчасына җәйге чорда тәрбияче булып урнаш”, - дип, бакча мөдиренең чакырып килгәннәре.

Әле кайчан гына 8 нче классны бетергәч: “Билгеләрең бик яхшы, кызым, Чистай педагогик училищасына укырга бар, авылдан иптәш кызың да шунда бара, Фәридә апаң да шунда белем ала,”- диеп, әнием белән класс җитәкчебез киңәшләшеп, үгет-нәсихәт бирүләре.

Әле кайчан гына иде училищены бетергәч районның мәгариф бүлеге мөдиренең: “Метрәй балалар бакчасына тәрбиячеләр кирәк, Муханга да ерак түгел, йөреп эшләрсең,” – дип, гомер буе эшләгән бакчама юллама бирүе, эшемдә уңышлар теләп озатуы.

     Белмим, кечкенәдән шулай апаемны бик яратып карагангамы, әллә класс җитәкчебезнең безне үз балалары кебек яратып, хөрмәт итеп эшләве, аңа соклануым, аның кебек балалар белән эшлисе килүемме, әллә балалар бакчасында эшләгән чорда минем чын тәрбияче булу теләгем булумы, минем күңелемдә нәни балаларга карата мәхәббәт хисләре бөреләнде.

Юк, мин тәрбияче хезмәтен сайлап ялгышмадым, гәрчә бу хезмәт бик авыр һәм җаваплы булса да.

Күз алдыгызга китерегез: беренче тапкыр әти–әни үзенең кечкенә сабыен - иң кадерле кешесен - синең кулларыңа ышанып тапшыра. Син сабыйга әти–әни дә, әби–бабай да, абый–апасы да буласың, калак  тота белмәсә, ашатасың, юеш борынын сөртәсең, үз–үзенә хезмәт күрсәтергә өйрәтәсең... Ул бит үзе генә йокламый, аның: “Әйдә, икәү йоклыйбыз,” - дигәненә, аның белән бергә кечкенә кроватька сыеп бетеп, янына ятасың, “Эх, нигә елыйсың инде,” – дип, кайвакыт гаҗизлектән аңа кушылып елыйсың, көләсең килмәсә дә көләсең, алар белән бергә авырыйсың...

Ә бер көнне шул сабыем үзе калак тотып ашый, горшокка утыра, әнисеннән еламыйча гына кала, нык адымнар белән басып, көлә–көлә сине кочаклап ала, эшчәнлекләрдә катнашып, аерым сүзләр әйтә – менә ул сөенеч, менә ул минем зур хезмәтемнең иң беренче кечкенә генә нәтиҗәсе. Ә күпме көч, сабырлык, күпме хезмәт, күпме агарган чәчләр, күпме тешне кысып уздырган мизгелләр. Эшеңне чын йөрәктән яратасың икән, боларның барсын да башкарып була.

   Менә шушындый кечкенә сөенечләре, куанычлары, мәшәкатьләре белән 27 ел үтеп киткән. Бүгенге көндә үзебез карап үстергән баларның балалары бакчага йөриләр. Хәзерге буын балалары бик тәвәккәл, үз сүзләрен әйтәләр, бик хәрәкәтчән, кызыксынучан һәм бик күп белүчән. Ләкин араларында күбрәк үз–үзләрен генә сөюче, иптәшләре белән тыныч кына аралаша белмәүче, “минеке” сүзен күбрәк кулланучы, өлкәннәргә хөрмәтсез балаларның күбәюе борчый. Мин шушы балаларның күңелләренә матур, изге гамәлләр генә яза алсам, иман, әхлак нурлары иңдерә алсам, тәүфыйклы, сау–сәламәт, телебезне – илебезне ярата белә торган, өлкәннәрне ихтирам итә торган сабыйлар тәрбияләүдә әз генә өлешем керсә, тагын да сөенер идем.

   Мин бик бәхетле. Минем яраткан эшем бар, гаиләм бар, туганнарым исән-саулар. Гаиләмдә минем эшемдә һәрвакыт терәк булучы тормыш иптәшем, үз тормышларын корып яшәүче ике кызым, киүяләрем, нәни оныгым бар. Мин һәр кешегә бәхет, иман байлыгы, сәламәтлек, гаилә иминлеге телим. Балаларыбыз барысы да тигез канатлы гаиләләрдә үссеннәр, бәхетле, сәламәт булсыннар.

   Бакчаларда балалар исән–сау тәрбияләнсеннәр, ТӘРБИЯЧЕ хезмәте югары бәяләнсен, ТӘРБИЯЧЕ БӘХЕТЕн һәркемгә кичерергә язсын.

 

Икенче кечкенәләр төркемендә  танып белү эшчәнлеге”Безнең нәни кошчыклар”

     Бурычлар: 1) балаларны үзләренә таныш кошларны рәсемнән танырга ,исемнәрен,гәүдә өлешләрен белдерүче сүзләр хисабына сүз байлыгын арттыру;сүзлеккә песнәк,кызылтүш сүзләрен кертү. 2)Игьтибарны,күзәтүчәнлекне,тәрбияче белән аралашу ,сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү; әвәләүнең төрле алымнарын кулланып гәүдә өлешләренең формаларын,зурлыкларын дөрес чагылдырып эшли белүләрен ,чеметеп алу юлы белән томшык,канат,койрыкларын ясау алымнарын камилләштерү. 3)Кошлар һәм табигать белән кызыксынуларына ирешү,кошларга карата мәрхәмәтлелек ,кайгыртучанлык ярдәм итү теләге тәрбияләү. Әвәләүгә кызыксыну һәм әвәләү теләге тәрбияләүне дәвам итү.

    Җиһазлар: кошларның рәсемнәре,җил тавышы ,чыпчыклар тавышы яздырылган видео язма,әвәләү өчен тозлы камыр ,кошлар өчен җимлек.

   Эшчәнлек барышы:

       Балалар ярым түгәрәк ясап басканнар.Хәерле көн ,балалар,килгән барлык кунаклар!Балалар кәефләрегез яхшымы? Бүген безгә  бик күп кунак апалар килде,әйдәгез апалар белән исәнләшик: Исәнмесез! Балалар ,хәзер яныгызда басып торучы иптәшләрегезнең хәлләрен ,кәефләрен белешегез.(иптәшенә борылып :Камил хәлең ничек ,кәефең яхшымы? диеп сораштыра)Әйдәгез ,иптәшләребезне кочаклыйк әле ,аларның кәефләре тагында яхшырак булсын.Иптәшләребез белән һәрвакыт шулай дус булырга бер-беребезгә ягымлы булсак һәммәбезгә күңелле булыр.

       Балалар тыңлагыз әле ,мин сезгә бер әкият сөйлим: Борын-борын заманда бер бик матур урман булган.Урманда бик күп агачлар үскәннәр,хайваннар яшәгәннәр ,кошлар агачларга кунып сайраганнар,оялар корганнар ,кечкенә кошчыклар үстергәннәр.Урманның бер почмагында качып кына усал ,салкын җил яшәгән ди.(җил тавышы ишетелә)Балалар сез ишетәсезме ,ниндидер тавыш ишетелә? Җил тавышы ,ул ничек ачуланып сызгыра-ж-ж-ш-ш-балалар белән кабатлау.Булдырдыгыз.балалар! Тагын ниндидер ят тавыш ишетелә сез ишетәсезме? Чыпчык чыркылдый,ничек чыркылдый ,барыбызда  әйтеп карыйк әле:чырык-чырык.Балалар ,уйлагыз әле,чыпчыкның  нәрсә әйтәсе әйтәсе килә микән безгә? Әйе ,туңдым дип ,сөенә ул бөртек таптым дип. Чыпчык ничек туңган ,чыпчык ничек сөенә:канатларын кага,аяк очларында сикерү,йөгерү.Булдырдыгыз,балалар ,бигрәк үскән икәнсез! Хәзер чыпчыкның рәсемен  карыйу әле,күрегез әле чыпчыкның күлмәге нинди матур нинди генә төсләр юк ,чуп- чуар.Нинди генә салкын  җилләр иссәдә,салкыннар булсада чыпчык туңмый ,чуар күлмәге- йоннары ,каурыйлары аны салкыннан саклый .Бик туңа башласа өй кыекларына ,сарай почмакларына кереп кача икән.Чыпчык кунакка үзе генә килмәгән үзенең иптәшләренең рәсемнәрен алып килгән.Балалар ,карагыз әле бу кошны күргәнегез бармы ,исеме ничек ?Бу кош чыпчык кебек бәләкәйме (кошларны чагыштыру :зуррак ,бәләкәйрәк сүзләрен активлаштыру).Кошның түшенә карагыз ул нинди төстә? Кызыл,нинди исем кушар идең Илзир ? Әйе,кызылтүш  һәр бала белән кабатлау.Ул миләш җимешләрен бик ярата.Тагын бер кунагыбызны карагыз әле. Бу кошны күргәнегез бармы ,исеме ничек ,түше нинди төстә, нинди исем кушар идегез?Сез сары түш дип исем куштыгыз молодцы,икенче төрле аны песнәк –дип атыйлар.Һәр бала белән кабатлау.Песнәкләр  җәй көне урманда яшиләр ,көннәр суыткач ,карлар яугач ,авылга очып киләләр,чөнки алар майлы ит яраталар .Апалар ,абыйлар аларга саф һавага ,җимлекләргә ит салалар.(Тукран тавышы ишетелә).Бу кошны барыгызда таныйсыздыр ,исеме ничек ,нигә алай дип куштылар икән исемен?Әйе ,ул  үзенең бик каты томшыгы белән ,тук-тук итеп агачларны тикшерә.Агачка колагын куеп тыңлап ала да кайда усал кортлар кыштырдый ,агачны кимерә .шул урыннан томшыгы белән чукып усал кортны тартып ала.Агачларны усал кортлардан саклый ,аларга үсәргә ярдәм итә ,икенче төрле тукранны урман докторы –табибе диләр .Балалар ,тукраннар ,кошлар булмаса нәрсә булыр иде икән ,сез ничек уйлыйсыз? Дөрес,табигатебез шундый матур булмас агачлар үсмәс,чәчәкләр чәчәк атмаслар бик күңелсез һәм ямьсез булыр иде.Кошларны сакларга ,ташлар атып куркытмаска ,җимлекләренә бөртекләр салырга ,кош ояларын туздырырга ярамаганын барыбызда беләбез.

     Балалар усал җил сызгырды дулаганда безнең янга күпме кар кертеп тутырган.Һәр берегез берне алып ,сүтегез әле кар йомарламнарын.Кош рәсемнәре.нинди кошлар ?Песнәкләр ,кызылтүш.Песнәкләр ничәү ,кызылтүш ничәү7Бер һәм күп. Балалар кошларыбыз бик туңганнар бит ,әйдәгез уч төбләренә куябызда өреп җылытыйк кошларыбызны-песнәкләрне һәм кызылтүшне.Булдырдыгыз балалар,хәзер рәсемнәрне идәнгә куябыз да ,рәсемнәр тирәли ике аякта сикереп уйныйбыз, кошларыбызгада күңелле булсын әле.Булдырдыгыз балалар!Тагын рәсем калган икән бит монда,нәрсәләр күрсәтелгән бу рәсемдә?(схема-кошның башы,гәүдәсе ,канаты,койрыгы).Балаларның җаваплары тыңлана.(нәрсәгә охшаган,кайсы кошның кайсы өлеше).Ә хәзер балалар уен уйнап алабыз:тыңлагыз әле

   Кошның башы - ә кешенеке?

   Кошның гәүдәсе- ә кешенеке?

   Кошның канаты-  ә кешенеке( куллар)?

   Кошның аяклары- ә кешенеке?

   Кошның койрыгы - ә кешенеке(юк)?

   Кошның йоны каурые- ә кешенеке (чәч)?
булдырдыгыз балалар !Без кошлар турында,аларның гәудә төзелеше турында бик күп сөйләштек,әйдәгез әле үзебез яраткан нәни кошчыкларны тозлы камыр ярдәмендә әвәләп күрсәтик.Һәркем тозлы камыр ала, беренче кечкенәләр кошлар өчен бөртекләр, икенче кечкенәләр кошлар әвәли.Камырны ике өлешкә бүләмсең,берсе олырак,икенчесе кечкенәрәк икәнен балалар аңлап эшлиләр.Баш б-н гәүдәне әвәләп ябыштыргач, томшыкларын,канат,койрыкларын чеметү юлы б-н эшлибез (тәрбияче ярдәм итә).Балалар!Нинди генә салкын ,усал җилләр иссәләрдә, безнең кошларыбыз,нәни дусларыбыз туңмадылар,ач булмадылар.Без аларны өреп җылыттык,бөртекләр әвәләп сыйладык.Без урамда йөрсәктә,урманда йөрсәктә,кайда гына булсакта,без кошларны яратырбыз,сакларбыз,бөртекләр б-н сыйларбыз.Менә камырдан әвәләнгән кошларны да җимлеккә утыртабыз һәм кечкенәләр әвәләгән бөртекләрне салабыз.Булдырдыгыз, балалар.Эшчәнлек тәмам!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                               

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: “Балаларның юлларда һәм урамнарда үз-үзләрен тотуы. Велосипед һәм аннан файдалану"Эшне үтәде: Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә

Программа эчтәлеге :Белем бирүче: Балаларны велосипед һәм аннан ничек файдалану, аны буеңа һәм яшь үзенчәлегенә карап сайларга өйрәтү. Велосипед өчен кирәкле юл билгеләре  белән танышт...

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Елмаюга ни җитә – елмаю боз эретә”

Максат:         Балаларда халык әсәрләре аша ярдәмчеллек һәм ягымлылык хисе тәрбияләү,тылсымлы сүзләр куллануны активлаштыру. Балаларда халык авыз иҗаты ә...

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы. Уртанчылар төркеменә әхлак тәрбиясе бирү буенча перспектив план.

Максат:Балаларга иң гади әхлак кагыйдәләрен системага салып өйрәтү, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга өйрәтү, әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү...

Татар Ямалы балалар бакчасы тәрбиячесе Хасаншина Дилә Батрхан кызының 2016-2021 уку еллары өчен үз белемен күтәрү планы

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Татар Ямалы балалар бакчасы тәрбиячесеХасаншина Дилә Батрхан кызының2016-2021  уку  еллары  өченүз  белемен күтәрү планы...

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе “Катнаш төрдәге Актаныш 6 нчы санлы балалар бакчасы” тәрбиячесе Мирзаһитова Гөлсия Рисун кызының 2020 – 2025 нче уку еллары өчен үз белемен күтәрү планы

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе “Катнаш төрдәге Актаныш 6 нчы санлы балалар бакчасы” тәрбиячесе Мирзаһитова Гөлсия Рисун кызының2...