Эшчәнлек конспекты "Алиянең туган көне"
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) на тему

Тазеева Гульнур Агзамовна

Балалар бакчасында татар теленә өйрәтүдә куллану өчен материал. Өченче эшчәнлектә без мультфильм, әкият, тапшырулар карау белән беррәттән төрле ситуацияләрне дә тикшерәбез. Тәкъдим ителгән эшченлектә без балалар белән туган көнгә кагылышлы  сорауларны алдык.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Алиянең туган көне23.46 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Алиянең туган көне

Автор:Тазеева Гөлнур Әъзәм кызы татар теленә өйрәтү буенча тәрбияче.

Воспитатели по обучению детей родному языку

Максат: балаларның  сөйләмен  көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә  кагылышлы  сүзләр  исәбенә  баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле  ситуацияләрдә кулланышка  кертү; дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Бурычлар:

  1. Сөйләмне  аралашу  чарасы буларак  камилләштерү, сөйләм күнекмәләренә өйрәтү.
  2. Мөстәкыйль   фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү, балада үзенең сөйләменә карата кызыксыну һәм сизгерлек уяту.
  3. Сөйләм әдәбе (сорау, мөрәҗәгать итү, рәхмәт  әйтү, исәнләшү, саубуллашу) кагыйдәләрен камилләштерү.

 5-6 яшьлек рус телле балалар өчен 

Җиһазлау: уенчыклар: курчак, аю, куян, песи, эт, машина, тычкан, төрле төстәге шарлар һәм туплар, савыт-саба: чынаяк, кашык, тәлинкә, йорт , койма, чиләк, кәрзин белән яшелчәләр, көрәк, су сипкеч, үлән яфраклары.

Эшчәнлек  барышы

-Исәнмесез, балалар!

-Хәлләр ничек?

Ой, ребята совсем забыла, я сегодня получила письмо от Алии. Письмо адресовано вам. Давайте откроем и прочитаем:

  1. Чтение письма

«Исәнмесез, дуслар.  Дорогие друзья, я вас приглашаю на день рождение. Очень хочу чтобы  вы приехали в гости к нам в деревню. Дедушка и  бабушка тоже вас ждут. Алия. »

Тәрбиячесе: Балалар поедим на день рождение. Но нам надо купить подарок. Недалеко есть магазин игрушек.

Балалар «автобуска» утырып китәләр.

  1. Сюжетлы – рольле уен «Уенчыклар  кибетендә»

Сатучы: Исәнмесез.

Бала: Исәнмесез.

Сатучы: Хәлләр ничек?

Бала: Әйбәт. Рәхмәт. Хәлләр ничек?

Сатучы: Әйбәт.Рәхмәт. Нәрсә кирәк?

Бала: Курчак бир.

Сатучы: Нинди курчак?

Бала: Зур курчак.

Сатучы: Алты сум.

Бала санап 6 сум акча бирә.

Сатучы: Мә, зур курчак.

Бала: Рәхмәт. Курчак матур. Сау булыгыз.

Сатучы: Сау булыгыз. (Уен берничә бала белән уйнала)

Балалар «автобуска» утырып алга таба китәләр.

Тәрбияче:Балалар, утырыгыз. Поехали дальше. Дорога длинная. Скажите мне пожалуйста какое время года?(Осень). Правильно на улице золотая осень. А давайте мы с вами споем песенку про осень. И настроение поднимется и быстрее время пройдет.

  1. Җыр «Көз килә»

А.Минһаҗев сүз.

Р.Сәрвәров муз.

  1. Шаяра әле күбәләк

          Үтсәләр дә җәйләре.

          Ә урамга килеп керде,

          Килде яфрак бәйрәме.

            Кушымта: Нинди генә төсләре юк,

                               Күреп исең китәрлек.

                               Яфрак ява, яфрак ява

                               Юлыбызга түшәлеп.

  1. Өлгереп җиткән миләшләр

          Утлар шикелле яна.

          Ә яфраклар бөтерелеп,

          Ява да ява, ява.

         Бик матур йорт. Койма белән әйләндереп алынган. Анда бабай, әби, кыз, эт, песи, тычкан яши. Йорт каршында бакча. Оясы янында эт йоклап ята. Йорт янындагы эскәмиядә песи йоклый. Татар музыкасы яңгырый.Ишек шакыйлар.

Әби: Кем анда?

Балалар: Без. Исәнмесез бабай, әби, Алия.

Бабай, әби: Исәнмесез, балалар.

Балалар:Алия тунан көнең белән.

Алиягә алып килгән бүләкләрен бирәләр.

  1. Уен: «Табын янында»

Тәрбияче: Әби, бабай угостите детей. Әби, бабай балаларны сыйлагыз.

Әби: (Өчпочмак күтәреп әби чыга) Балалар, килегез монда. Алсу, мә өчпочмак, аша. Азат, мә шалкан, аша. Бабай, мә чәй, эч. (Рәхмәт әйтеп, алалар. Тәмле - дип мактап ашыйлар.)

Алия: Әйдә, уйныйбыз. Уен «Песи һәм тычкан» дип атала.

  1. Уен «Песи һәм тычкан»

Уйнаучылар кулга кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Бер баланы –«тычкан», икенчесен «песи» итеп билгелиләр. Песи тычканны куа башлый. Балалар шигырь әйтәләр:

Безнең песи бик сизгер:

Һәр тавышны ишетә.

Тычканнарны тотам дисә,

Армый-талмыйча көтә.

Балалар тычканны песидән сакларга, түгәрәк эченә кертмәскә тиешләр. Һәм, киресенчә, тычкан песидән түгәрәк эченә качып котыла ала.

Тәрбияче: Балалар, мы очень весело провели время. Чему мы сегодня научились? Что нового узнали? Какие знакомые слова повторили?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе

Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.Бурычлар:Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.Ø Матур әдәб...

Зурлар төркемендә сөйләм теленнән эшчәнлеки “Туган якка кыш килде”

Максат: Кышкы табигатькә соклану хисе уяту,сакчыл караш тәрбияләү,логик фикерләү сәлатләрен үстерү,ел фасыллары белән таныштыруны дәвам итү,кышкы табигатькә хас билгеләр турында белемнәрен ныгыту,күре...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык эшчәнлек " Минем гүзәл туган ягым"

Конспект занятия в подготовительной группе " Мой родной край"...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...