Урамда яз
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) по теме

Малыгина Ильсеяр Рашитовна

Икенче кечкенләләр төркеме белән сйөләм теле үстерү шөгыле

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uramda_yaz.docx21.36 КБ
Office presentation icon yaz_prezentatsiya.ppt1.25 МБ

Предварительный просмотр:

Урамда яз.

Бурычлар:

  1. балаларны язгы күренешләр белән таныштыруны дәвам итү (кар эри, тамчы тама, кояш җылыта, сулар җыела), язгы табигатьтәге гади бәйләнешләрне (кояш ныграк җылыта - көннәр җылына - кар эри һ.б.) ачыклау барышында сүзлек запасын киңәйтү һәм активлаштыру; уен аша балаларны табигать күренешләре белән таныштыру;
  2. балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын, күзаллавын үстерү;
  3. язгы күренешләр белән кызыксыну, табигатьтә барган үзгәрешләрне күрергә өйрәтү, балалар белән ана телендә сөйләшү, аралашуны ныгыту, уеннар уйнаганда шатлык хисләре уяту,  төрле очракларда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен үзләштерү.

Җиһазлар: язгы күренешләр төшерелгән рәсем, «Язгы тамчы» җырының аудиоязмасы (М. Шәмсетдинова көе, X. Хәкимуллина сүзләре).

Эшчәнлек барышы

- Балалар, мин сезгә бер матур шигырь сөйлим, тыңлагыз әле:

Яз килә, яз килә,

Кояш нурларын сибә.

- Балалар, мин нәрсә турында сөйләдем?

 - Яз турында.

- Балалар, бу рәсемгә карагыз әле.  Сез монда нәрсә күрәсез?

-Кояш, болытлар, кар эри.  (Балаларның җаваплары).

- Бик дөрес әйттегез, балалар. Ә хәзер елның кайсы вакыты?

- Яз.

- Язны барлык кешеләр дә көтә. Яз җиткәнен без ничек беләбез? (Балаларның җаваплары).

- Дөрес, балалар. Яз җиткәч, табигатьтә күп кенә үзгәрешләр була. Сез  нинди үзгәрешләр күрәсез?

- Кояш ныграк җылыта.

- Балалар, кояш нишли?

- Кояш җылыта.

- Кояш ныграк җылыткач, кар эри. Яз көне кар нишли, балалар?

- Кар эри.

Әйдәгез ял итеп алыйк әле . “Яз килде”  уены.

Менә инде яз килде                             кулларын алга сузып күрсәтәләр

Түбәдән тамчы тама.                           бармак очлары белән уч төпләренә чиртәләр

Көндез көн җылы була.                       кулларын чайкыйлар

Суыта кичкә таба.                                чүгәлиләр

Тамчылар бии тып та тып.                  кулларында бармак очларын биетәләр  

Тамчылар сикерәләр.                           урыннарында  сикерәләр  

Аларны  булмый  туктатып.               кул  чабалар, бииләр.  

Алар  яз  китерәләр.                                                  

- Яз көне тагын нинди үзгәрешләр була?

- Сулар җыела.

-Дөрес, кояш ныграк җылыта, кар эри һәм сулар җыела. (Күмәк, индивидуаль кабатлаулар). Җыелган кар суын икенче төрле күлләвекләр диләр. Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк әле: күлләвекләр.

- Күлләвекләр.

- Язын тамчылар тып-тып тама. Нәрсәләр тып-тып тама? (Тамчылар).

Дөрес, тамчылар тып-тып тама. Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк әле: тып-тып-тып. Тамчылар нишли?

-Тамчылар тама.

- Агачларда бөреләр бүртә. Бөреләр нишли?

- Бөреләр бүртә.

- Балалар, сез бүген сорауларга бик матур итеп җавап бирдегез.

-Әйдәгез без сезнең белән бер уен уйныйбыз.

Уенның исеме “Кояш һәм яңгыр” дип атала.  Мин сезгә хәзер уенның тәртибен аңлатам. “Кояш” – дип әйткәч, сез шушы матур аланда уйнап йөрисез, чәчәкләр, җиләкләр җыясыз. “Яңгыр” – ди әйткәч, барыгыз да  юешләнмәс өчен агач астына качарга тиеш буласыз.

- Балалар, уенның исеме ничек дип атала?

- Кояш һәм яңгыр.

Балалар көй астында уенны башлыйлар.

-Балалар, кояш нишли?

-Кояш җылыта.

-Яңгыр нишли?

-Яңгыр юешли.

-Булдырдыгыз, балалар! Бик матур уйнадыгыз.

Балалар, яз көне бар кешенең кәефе үзгәрә, һәркем яз килүгә шатлана. Сезнең күңелегездә дә гел яз, шатлык кына булсын! Бергәләп, күңелле яшик!


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Яз

Слайд 2

Кояш ныграк җылыта

Слайд 4

Кар эри

Слайд 5

Умырзаялар чәчәк ата

Слайд 7

Агачларда бөреләр уяна

Слайд 9

Бөреләрдән яфраклар чыга

Слайд 10

Агачлар чәчәк ата

Слайд 11

Җылы яктан кошлар кайта

Слайд 12

Афәрин!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык дэрес "Урамда яз"

Материалы для открытого урока (возраст 6-7 лет)...

Балаларны урамда йоргәндә тәртипкә ойрәтү

Ата-аналар өчен консультация...

Балаларны урамда йөргәндә тәртипкә өйрәтү

Әти-әниләр өчен консультация....

"Балаларны урамда йөргәндә тәртипкә өйрәтү"

Консультация для родителей ....

Әти-әниләргә консультация: Балаларны урамда йөргәндә тәртипкә өйрәтү (ата-аналар өчен консультация)

Балаларны урамда йөргәндә тәртипкә өйрәтү (ата-аналар өчен консультация)...

Икенче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле "Урамда яз"

Икенче кечкенәләр төркеме балалары яз темасы белән таныша, яңа сүзләр өйрәнә. Шөгыль барышында төрле эш формалары алына, балаларның сүз байлыгын арттыруга, вак моториканы үстерүгә зур игътибар бирелә....