"Зоопарк" видеозанятие 1 часть
видеоурок по развитию речи (младшая группа) по теме

"Зоопарк" видеозанятие 1 часть https://cloud.mail.ru/public/CH3v/BgLnSH4td

"Зоопарк" видеозанятие 2 часть https://cloud.mail.ru/public/9X9e/aVsrBYWiY

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zoopark.doc41.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Түбән Кама муниципаль районы

башкарма комитетының  “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе”

муниципаль учреждениесе

                           «25 нче  гомуми үстерешле  балалар бакчасы»

Шәһәребезнең беренче  кечкенәләр төркемендә эшләүче

 тәрбиячеләре өчен УМК кулланып

сөйләм үстерү (коммуникация) шөгыле.

Тәрбияче: Сулейманова    Лилия  Наҗәт кызы

                                                                         

                                   

Түбән  Кама.  2015.

                                                                       Тема: Зоопарк

     Шәһәребезнең беренче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өчен УМК кулланып сөйләм үстерү шөгыле.

Тәрбияче:Сөләйманова Лилия Назятовна

Дата: 21.05 2015

Программа эчтәлеге.

Белем бирү:

  • җылы якта яшәүче кайбер хайваннар белән таныштыру; сөйләмдә исемнәрне берлек санда дөрес кулланырг        а өйрәтүне дәвам итү;
  • Предметларның санын аерырга өйрәтү (бер, күп).
  • Балаларның Бу нәрсә? Бу кем?  кебек сорауларга җавап кайтара һәм үзләренең дә шул сорауларны бирә белүләренә ирешү.
  • Бертөсле охшаш хайваннарны  табарга,  алар арасындагы аерымлыкны күрә белергә өйрәтү (кечкенә фил, зур фил).
  • Тәрбиячегә ияреп шигырь юлларын тулысы белән кабатлау теләкләрен хуплау.  
  •  Жирафны  бизәргә өйрәтү.
  • сөйләшеп, әңгәмә корырга, ике телдә аралашырга  өйрәтү; кабул итү сәләтен, игътибарны үстерү;

           Сәләтләрен үстерү:  

  • хәзерге заман компьютер технологияләре белән таныштыруны дәвам итү.
  • тәрбияченең күрсәтмәсе буенча исеме, төсе, размеры буенча балаларның предметны табу осталыгын, сенсор сәләтләрен, игътибарын, хәтерен үстерү.

    Тәрбия бурычлары:

  • Яшьтәшләре арасында үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәтү, шат һәм күңелле уйнауларына ирешү.
  • Балаларда  башка кешеләрне шатландырырга омтылыш тәрбияләү.  
  • Уеннарның кагыйдәләрен төгәл үтәргә, сабыр булырга  өйрәтү.
  • Балаларны кунак каршылау кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү, әдәпле итеп озатырга өйрәтү.

  Җиһазлау: уенчык филләр һәм жирафлар,  проектор, экран, шөгыльнең презентациясе, рәсем ясау өчен жираф силуэтлары һәм буяулар.

Эшчәнлек барышы.

1. Оештыру.  Балалар, әйдәгез бүген без сезнең белән зоопаркка барабыз. Сезне нәрсәләрдер чакырырга килгән. Карыйк әле,  нәрсәләр икән.?

Ашъяулык  астында фил һәм жираф уенчыклары.

Тәрбияче: Балалар  карагыз әле монда, нәрсәләр качты  икән безнең тылсымлы ашъяулык астына?

(Ашъяулык астыннан фил һәм жираф чыга)

Балалар: Бу жираф,  бу фил (Активлаштыру)

Т: Әйе, балалар. Ә кайда яшиләр соң алар? Кайдан килделәр  икән безгә?

Б: Зоопарктан, җылы яклардан.

2. Төп өлеш.  Балалар фил һәм  жираф белән зоопаркка китәләр.

Т: Әйе, балалар, фил һәм  жираф бездән бик еракта яшиләр, җылы якларда. Ә без аларны зоопаркларда күрә алабыз.  Мин сезгә бер табышмак әйтәм, тыңлагыз әле:

-Әрекмәндәй зур колак

Аяклары бер колач

Борыны җиргә тигән

Яши ул ерак илдә (фил)

- Эльвина, филне кулыңа ал әле. Ул нинди безнең? (Кечкенәме, зурмы?)(Зур)(Активлаштыру) Аның нәрсәләре бар?(Башы)(Активлаштыру) Башында нәрсәләре бар? (Колаклары) (Активлаштыру) Филнең колаклары кечкенәме, зурмы? (Зур) (Активлаштыру) балалар, филнең борыны бик озын. Аны хортум дип атыйлар. Бергәләп  кабатлыйк әле: “филнең хортумы”. (Активлаштыру) Раян, филнең хортумын күрсәт әле. Филнең тагын нәрсәләре бар? (Гәүдәсе, койрыгы, аяклары.) (Активлаштыру) Филнең аяклары нинди? (Юан) (Активлаштыру) Булдырдың! Арыслан , бу нәрсә? (Тәрбияче жирафка күрсәтә) (Жираф)  (Активлаштыру) Ә жираф нинди? (Кечкенәме, зурмы?) (Зур) Жирафның муены нинди? (Кыскамы, озынмы?) (Озын) (Активлаштыру) Әйе, аның муены озын. Жирафның тагын нәрсәләре бар? (Башы, колаклары, авызы, гәүдәсе, коерыгы, аяклары) .

- Ә хәзер әйдәгез бергә җырлап алыйк әле (физкультминутка)

Т: Балалар без сезнең белән фил һәм жираф турында сөйләштек. Зоопаркта тагын нинди хайваннарны күрергә була соң? (презентация)

-Озындыр куллары,

Йонлачтыр тәннәре

Ботактан ботакка сикерә

Бананны бик тиз күрә

Нәрсә ул ,кем белә?  (Маймыл)

-Р-рылдый да р- рылдый

Р-рылдамый тормый ул.

Сине, мине куркыта

Нәрсә булыр бу, кем белә? (Арыслан)

Т: Ә хәзер әйдәгез бер уен уйныйбыз. ( Тәрбияче бүлмәнең бер урынына бер жираф, икенче бер урынына күп  жирафлар; бер фил , икенче бер урынга күп филләр куя) мин жираф дигәч сез жираф янына килегез. Жирафлар дигәч жирафлар янына килерсез.)( Жираф, жирафлар ) (Активлаштыру) (Шул рәвешле уен фил һәм филләр белән дә үткәрелә.) Булдырдыгыз балалар!

 Балалар карагыз әле бу жирафка. Аның нәрсәләре юк? (гәүдәсендә таплары) Әйдәгез жирафның тапларын үзебез ясыйк әле.( Бармак белән жирафларга таплар ясау) Булдырдыгыз, балалар!

3 өлеш. Йомгаклау.