Комплексное занятие по развитию речи.
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) по теме

Минебаева Альбина Ильдусовна

1.Предметларның санын аерырга өйрәтү( бер, күп); 2.Предметларның төсләрен   (кызыл, яшел) аерырга өйрәтү; 3.Балаларның “ Бу нәрсә?”, “ Бу кем?” дигән сорауларга җавап кайтара һәм үзләрнең шул сорауларны бирә белүләренә ирешү; бертөсле охшаш предметларны табарга, алар арасындагы аерымлыкны күрә белергә өйрәтү ( кечкенә өй, зур өй);

4.Кишерне пластилиннан әвәләргә өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yomshakkay_kunakka_kil._tanyp_beu._minebaeva_albina.doc43 КБ

Предварительный просмотр:

ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫНЫҢ

“МӘКТӘПКӘЧӘ МӘГАРИФ ИДАРӘСЕ”МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

Йомшаккай кунакка килә.

(беренче кечкенәләр төркемендә тирә-юнь белән таныштыру                                  

                  буенча ачык  шөгыль конспекты)

                                                            Төзеде: 76нчы б/б тәрбиячесе

                                                                           Минебаева А.И.

                       ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

                                ТҮБӘН КАМА ШӘҺӘРЕ

                                        2014 НЧЕ ЕЛ.

Максат: 1.Предметларның санын аерырга өйрәтү( бер, күп); 2.Предметларның төсләрен   (кызыл, яшел) аерырга өйрәтү; 3.Балаларның “ Бу нәрсә?”, “ Бу кем?” дигән сорауларга җавап кайтара һәм үзләрнең шул сорауларны бирә белүләренә ирешү; бертөсле охшаш предметларны табарга, алар арасындагы аерымлыкны күрә белергә өйрәтү ( кечкенә өй, зур өй);

4.Кишерне пластилиннан әвәләргә өйрәтү.

Җиһазлар: куян Йомшаккай (йомшак уенчык), аудиоязма, ноутбук, шөгыльнең презентациясе. Һәр балага пластилин кисәге.

Сүзлек өстендә эш: куян, электрон почта, кишер, кәбестә, кызыл, яшел, бер,күп.

Индивидуаль эш: һәр баладан җавап алырга ирешү, кишер ясаганда ярдәм итү.

Шөгыльнең структурасы:

1. Оештыру. Электрон почтага килгән хатны уку.

2. Төп өлеш.

- Бармак уены

- Күчтәнәч әзерләү.Пластилиннан кишер әвәләү.

- Кишерләрне санау.

- Яз турында шигырьләрне сөйләү һәм җыр җырлау.

Физминутка  уен “ Ап-ак куян утыра”

3. Йомгаклау.

- Куянга күчтәнәч бирү.

-2-

                              Шөгыль барышы:

1. Балалар группага керәләр.

Тәрбияче: Балалар, карагыз безгә күпме кунаклар килде, әйдәгез әле исәнләшәбез! ( Исәнмесез.)

Безгә электрон почтадан хат килде. Әйдәгез укыйбыз.( Хат укыйм.)

Исәнмесез, минем якын дусларым! Сезне бик сагындым, тиздән кунакка көтегез!” Йомшаккай.

2. Тәрбияче: Балалар, безгә кунакка куян Йомшакккай килә икән, димәк без аңа күчтәнәч ясыйбыз. Ә нәрсә ясарга була? Куян нәрсә ашарга ярата ? ( Кишер, кәбестә).

Тәрбияче экранда күрсәтелгән кишерләрне, кәбестәләрне чагыштырырга куша. Кайсы зур ( кечкенә) икәнлеген күрсәтергә куша. Төсләрен әйтергә куша.

Тәрбияче: Әйе, дөрес, балалар. Куян бик тә кишер ярата, шуңа күрә без аңа күчтәнәчкә күп итеп кишер ясыйбыз. Әйдәгез башта бармак уенын уйнап алабыз:

Бу бармак-бабай,

Бу бармак-әби,

Бу бармак-әти,

Бу бармак-әни,

Ә бу кечкенә бармак – аның исеме Чәнти.

Менә булдырдыгыз. Ә хәзер без пластилиннан кишер ясыйбыз.

Килегез әле өстәл янына! Сездә һәркемдә менә шундый матур

-3-

 кызгылт-сары төстәге пластилин кисәге бар. Шул пластилиннан

әйдәгез кишер ясыйбыз. Ике кул белән тәгәрәтеп овал формасы ясыйбыз. Балаларга индивидуаль ярдәм күрсәтәм.

Булдырдыгыз балалар! Салих, син ничә кишер ясадың? (Бер.)-Дөрес.

  • Ясминә, синдә ничә кишер? (Бер.)- Дөрес.
  •  Данияр, ә синдә ничә кишер? (Бер.)- Әйе балалар сез берәр кишер ясадыгыз. Ә хәзер, менә бу матур тәлинкәгә

кишерләрегезне куегыз! (Балалар бар кишерләрне куялар.)

  • Балалар, ә хәзер бөтенесен бергә җыйгач, безнең ничә кишер булды?( Күп.)
  • Дөрес ,балалар, без куянкайга күп кишер ясадык. Ул бик шат булыр!

Ишеккә шакыйлар, куян керә.

Йомшаккай: Исәнмесез,балалар!

Балалар: Исәнмесез, Йомшаккай!

Йомшаккай: Балалар, мин сезне шундый сагынып килдем! Урамда кояш нурларын сибә, көннәр җылынды, шундый күңелле яз килде. Балалар, ә сез яз турында беләсезме?

Тәрбияче: Әйе, Йомшаккай, безнең балалар сиңа шигырьләр әзерләделәр, син тыңлап карале.

Балалар шигырьләр сөйлиләр.

Тәрбияче: Ә хәзер без сиңа Яз турында җыр җырлыйбыз. Җыр “Яз килә.”

Тәрбияче: Сиңа ошадымы, куянкай?

Йомшаккай: Әйе, бик ошады!

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез без куянга уйнап та күрсәтик. Йомшаккай без синең турыда уен да беләбез.                                        

Физминутка. Уен “Ап-ак куян утыра.”

-4-

3.Тәрбияче: без сиңа әле күчтәнәч тә әзерләдек. Балалар сиңа күп итеп кишер ясадылар.

Йомшаккай: Ой, балалар, бик зур рәхмәт! Мин кишерне бик тә яратам, сез мине тагын да шатландырдыгыз. Рәхмәт сезгә, мине бик яхшы каршы алдыгыз. Ә хәзер инде миңа китәргә вакыт, сайбулыгыз!

Тәрбияче һәм балалар: Саубул, Йомшаккай, безгә тагын кил.

Куян китә.

Тәрбияче: Балалар, сез сорауларга бик матур җавап бирдегез. Йомшаккай тәмле кишер ясадыгыз. Рәхмәт сезгә. Алга таба да шундый булыгыз! Әйдәгез кунаклар белән дә саубуллашыйк.

-5-

Кулланылган әдәбият.

1. “Туган телдә сөйләшәбез. Балалар бакчасында татар телендә тәрбия һәм белем бирү.” Ф.В.Хәзрәтова, З.Г.Шәрәфетдинова, И.Җ.Хәбибуллина.

2.Закирова К.В. “Әхлак нигезе – матур гадәт (Гаиләдә һәм балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбияләү): Методик кулланма, 2004 – 383 б.

3.Балалар бакчасы: Әти-әниләр һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен уку китабы.-Казан: Раннур,2003.-656б.

-6-


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Комплексное занятие по развитию речи, экспериментированию и познавательному развитию во второй младшей группе "Волшебная водичка"

Знакомство детей со свойствами воды (вкус, цвет, запах, текучесть); уточнение значения её для всего живого; развитие любознательности, мышления и речи детей; введение в активный словарь детей слова: ж...

КОМПЛЕКСНОЕ ЗАНЯТИЕ ПО РАЗВИТИЮ РЕЧИ И ЛЕПКЕ В ПЕРВОЙ МЛАДШЕЙ ГРУППЕ НА ТЕМУ: «КОЛОБОК» КОНСПЕКТ ЗАНЯТИЯ

Программные задачи: способствовать развитию речевой речи ребенка, развивать мелкую моторику рук, воспитывать внимание, стимулировать фантазию, проявлять творческие способности....

Конспект комплексного занятия по развитию речи в средней группе с ТНР по р.н.с. «Колобок» Тема занятия: Путешествие по станциям

Путешествие по станциям: учить по деталям определять и находить целое и общие признаки в живых объектах (заяц,волк,медведь,лиса); уточнить знание русских народных сказок....

Занятие комплексного занятия по развитию речи в подготовительной группе Тема: "Путешествие в страну сказок"

Цель: Формирование у детей умения осмысленно работать над собственным произношением....

Комплексное занятие по развитию речи с элементами бумажной пластики (старший дошкольный возраст). план-конспект занятия (средняя группа)

Комплексное занятие по развитию речи с элементами бумажной пластики (старший дошкольный возраст). «Сказочное путешествие».Цель: 1. расширить глагольный словарь;  2. закрепит...