Яшелчәләр
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

Мухаметшина Наиля Нурисламовна

 Программа эчтәлеге.

 

Белем бирү:

· Яшелчәләрне танып белүләрен ныгыту, исемнәрен әйтә белү, сөйләмдә куллана белү, тәрбияче әйткән биремнәрне аңлап эшли белүләренә,     сүзләрне         тиешле дәрәҗәдә кычкырып әйтүгә ирешү, тәрбияче сорауларына җавап бирергә күнектерү..

· Яшелчәләрнең  санын аерырга өйрәтү (бер, күп).

· Яшелчәләрнең   төсләрен (яшел, кызыл), нинди формада икәнен әйтергә     өйрәтү. 

·Балаларның Бу нәрсә? Бу кем?  кебек сорауларга җавап кайтара һәм үзләренең дә шул сорауларны бирә белүләренә ирешү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yashelchlr.doc62 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Түбән Кама муниципаль районы

башкарма комитетының  “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе”

 муниципаль учреждениесе

«25 нче  гомуми үстерешле  балалар бакчасы»

Шәһәребезнең беренче кечкенәләр төркемендә

    эшләүче тәрбиячеләре өчен  

  сөйләм үстерү (коммуникация) шөгыле.

 

Тәрбияче: Мухаметшина Наиля Нурисламовна

                                                                                             

                                                                         

                                     

Түбән  Кама.  2015.

 Дата:  03.12.2015

 Программа эчтәлеге.

Белем бирү:

  • Яшелчәләрне танып белүләрен ныгыту, исемнәрен әйтә белү, сөйләмдә куллана белү, тәрбияче әйткән биремнәрне аңлап эшли белүләренә,     сүзләрне         тиешле дәрәҗәдә кычкырып әйтүгә ирешү, тәрбияче сорауларына җавап бирергә күнектерү..
  • Яшелчәләрнең  санын аерырга өйрәтү (бер, күп).
  • Яшелчәләрнең   төсләрен (яшел, кызыл), нинди формада икәнен әйтергә     өйрәтү.  
  • Балаларның Бу нәрсә? Бу кем?  кебек сорауларга җавап кайтара һәм үзләренең дә шул сорауларны бирә белүләренә ирешү.
  • Бертөсле охшаш предметларны табарга,  алар арасындагы аерымлыкны күрә белергә өйрәтү (кечкенә кишер, зур кишер).
  • Тәрбиячегә ияреп шигырь юлларын тулысы белән кабатлау теләкләрен хуплау.  
  • Кишерне әвәләргә    өйрәтү.

         

Сәләтләрен үстерү:  

  • хәзерге заман компьютер технологияләре белән таныштыруны дәвам итү.
  • тәрбияченең күрсәтмәсе буенча исеме, төсе, размеры буенча балаларның предметны табу осталыгын, сенсор сәләтләрен, игътибарын, хәтерен үстерү.

Тәрбия бурычлары:

  • Яшьтәшләре арасында үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәтү, шат һәм күңелле уйнауларына ирешү.
  • Балаларда  башка кешеләрне шатландырырга омтылыш тәрбияләү.  
  • Уеннарның кагыйдәләрен төгәл үтәргә, сабыр булырга  өйрәтү.
  • Балаларны кунак каршылау кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү, әдәпле итеп озатырга өйрәтү.

   

Алдан эшләнгән эш:

1. Шөгыльнең конспектын язу.

2. Материал әзерләү.

3. Яшелчәләр турында кечкенә шигырьләр, аларның  исемнәрен, төсләрен өйрәнү.

4.“Куянкай” уенының сүзләрен, хәрәкәтләрен өйрәнү.

5. Шөгыльнең презентациясен ясау

Җиһазлар: яшелчәләр муляжлары, слайдлары, кәрзин, уенчык куян. ноутбук,   проектор, экран.  Шөгыльнең презентациясе. Һәр балага кишер әвәләү өчен кызгылт-сары төстәге кечкенә пластилин кисәге.

Сүзлек өстендә эш:   ноутбук,   муляж,  экран, конверт, хат.

Методик алымнар: әңгәмә, сораулар, уен,   нәфис сүз,   мактау, әйтеп җибәрү,  

Индивидуаль эш: һәр баладан җавап алырга тырышу, кишер әвәләгәндә    ярдәм итү.

Әдәбият:

  1. Туган телдә сөйләшәбез. Балалар бакчасында татар телендә тәрбия һәм белем бирү. Ф.В.Хәзрәтова, З.Г.Шәрәфетдинова, И.Җ.Хәбибуллина.
  2. Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү. (Программаның милли төбәк юнәлеше).К.В.Закирова, Р.А.Борһанова, һ.б.
  3. Гөлбакча. Хрестоматия. Ф.Ю.Юсупов.
  4. “Балачак аланы”, К.В.Закирова.  

Шөгыльнең структурасы:

  1. Оештыру.  Уен “Үзеңне макта”.
  2. Төп өлеш:

-Сюрприз. Куян килә.

-Куян турында шигырь сөйләү.

-Хат белән танышу.

-Яшелчәләр рәсемнәрен карау.

-Уен  “Ак куян”.

- Уен “Яшелчәләрне җый”.

- Бармак уены үткәрү.

-Кишер әвәләү. Аны куянга тапшыру. Матур итеп озату.

3.Йомгаклау.

Шөгыль барышы:

1.Оештыру.

Балалар кереп басалар.

-Балалар карагыз әле, безгә күпме апалар килгән. Әйдәгез әле алар белән исәнләшик.

Исәнмесез апалар.

-Карагыз әле, апалар безгә карап, ничек матур итеп елмаеп утыралар.Әйдәгез, без дә аларга, үзебезнең елмаюны бүләк итик,алар безгә карап тагында куансыннар.

 Балалар урындыкларга утырабыз. Әйдәгез башта без сезнең белән үзебезне мактап ,сокланып  алыйк.

                              Бар минем ике кулым,

                              Ике аягым,бер башым ,  

                              Авызым,борыным,ике күзем-

                              Бигрәк матур мин үзем

2. Төп өлеш. (Ишек шакыган тавыш ишетелә)

-Балалар сез ишетәсезме, кемдер ишек шакый.Кем килде икән анда,барып карыйм әле.

(Тәрбияче конверт тоткан куян белән керә)

-Балалар, карагыз әле, нәрсә килгән безгә?  (Куян)

Әйдәгез куян белән исәнләшик әле.

Исәнме куян (куян башын селки).

Куян да сезнең бәлән исәнләшә, исәнмесез балалар –ди.

-Балалар без куян турында шигырь беләбез, сөйләп китик әле.

                      Әй,куян,куян,  кечкенә генә,

                      Бик йомшак кына, бик куркак кына.

                      Ике колагы озынкай гына,

                     Аягы җиңел-мамыктай гына.

-Балалар, карагыз әле, куян безгә хат алып килгән. Хат конверт эчендә, ачып укыйк әле.    

(Тәрбияче конвертны  ачып карый)

-Куян безгә рәсемнәр алып килгән. Әйдәгез карыйк әле экранга нинди рәсемнәр алып килде икән ул.

(Экранда бер-бер артлы яшелчәләр рәсемнәре күрсәтелә)

-Балалар карагыз әле, нәрсә бу? (Кыяр)

-Әйе бу кыяр, ул нинди төстә? (Яшел)

-Әйе дөрес, кыяр яшел төстә, ә кыяр нинди формада? (Овал формасында)

-Булдырдыгыз, сез кыярны таныдыгыз.

-Бу рәсемдә нәрсә ясалган?(Помидор)

-Помидор нинди төстә?(Кызыл)

-Ул нинди формада?(Түгәрәк)

-Куян ничә  помидор рәсеме алып килгән?

-Әйе дөрес, сез помидорны да таныдыгыз.

-Бу нәрсә?(Кәбестә)

-Әйе, дөрес, кәбестә, ул нинди төстә?(Яшел)

-Кәбестә нинди формада?(Түгәрәк)

-Әйе дөрес бу яшел, түгәрәк кәбестә.

-Куян ничә    кәбестә  рәсеме алып килгән?

-Тагын бер рәсем карыйк, бу нәрсә?(Кишер)

-Дөрес, кишер нинди төстә? (оранжевый)

-Кишер нинди формада ?(Өчпочмак)

-Булдырдыгыз, балалар, әйдәгез ял итеп, куян белән бергә уйнап алыйк.

Уен “Ак куян”

1. Ап-ак куян утыра,

Колагын селкеп тора,

Менә шулай,менә шулай

Колагын селкеп тора.

2. Аңа тик тору кыен,

Җылыта ул тәпиен,

Һоп,һоп,һоп,һоп,

Җылыта ул тәпиен.

3. Куян тик торса-туңа,

Сикергәли ул шуңа,

Һоп,һоп,һоп,һоп,

Сикергәли ул шуңа.

-Балалар, без сезнең белән караган кыяр, помидор, кәбестә, кишерне без бер сүз белән нәрсәләр дип әйтәбез? (Яшелчәләр). Алар ничә? (Күп).

-Әйе, дөрес, безгә куян яшелчәләрнең рәсемнәрен алып килгән икән.

-Балалар, ә сез беләсезме куян нинди яшелчә ярата?(Кишер)

-Әйе куян безнең кишер ашарга ярата.

-Балалар яшелчәләр безнең кайда үсә?(Бакчада)

-Әйдәгез куян белән уйнап алабыз, яшелчәләр җыябыз. Яшелчәләр җыярга бакчага барабыз.

-Менә без сезнең белән бакчага килеп җиттек. Бакчада яшелчәләр генә түгел бүтән төрле әйберләр дә бар. Без кәрзингә яшелчәләрне генә җыябыз.

          Уен “Яшелчә җыю”(Яшелчәләр муляжы, чәчәкләр)

-Булдырдыгыз, балалар, әйдәгез карыйк әле дөрес җыйдыкмы икән.

(Кәрзиндәге яшелчәләрне карап чыгу)

-Балалар куян моңсуланып утыра, нәрсә булды икән аңа. Куян ник моңсуландың? Минем урманда бәләкәй куян балаларым бар аларның тамаклары ач, ашыйсылары килә-ди.

-Балалар куянның ашарга яшелчәләре юк икән. Куян нинди яшелчә ярата әле? (Кишер)

-Әйдәгез без сезнең белән куянга пластилиннан кишер ясап   бирик.  

-Без кишерне нинди төстәге пластилиннан ясыйбыз? (оранжевый)

-Кишер ясар өчен без пластилинны тактага куябыз һәм уч төбе белән алга, артка әвәлибез. Безнең колбаскалар килеп чыга.

Бармак уены. “Яшелчәләр”.

Бу бармак  - кишер, бусы – кәбестә.

Бу бармак  - кыяр, бусы – помидор,

Ә бусы суган булды. Менә кәрзинем тулды.

-Пластилиннарны алып кишер ясый башладык.(Балалар әвәли,  тәрбияче ярдәм итә)

-Булдырдыгыз, балалар, шундый матур кишерләр ясадыгыз. Әйдәгез бу кишерләрне без кәрзингә салып куянга бирик.

3.Йомгаклау.

-Куян сезгә бик зур рәхмәт әйтә. Ул да  сезгә күчтәнәч алып килгән, тәмле конфетлар.

-Әйдәгез куянга рәхмәт әйтәбез.

-Рәхмәт, куян, тагы кунакка кил. Сау бул.

-Балалар,  куян безгә нәрсәләр ясалган рәсемнәр алып килде? (Яшелчәләр).

-Яшелчәләр кайда үсә? (Бакчада).

Без куянга нәрсә ясадык? (Кишер).

Сез бүген бик зур яхшылык эшләдегез. Куянга күп тәмле кишерләр әвәләп бирдегез. Куянның нәни балалары бик сөенерләр.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"яшелчәләр белән танышу" тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме)

Максат: Яңа сүзләр белән таныштыру:чөгендер,кишер,озынча,сала,җыялар.Балаларны яшелчәләр белән таныштыруны дәвам иттерү,аларның сыйфатларын билгеләү.Дәрестә игътибарлы булуларына ирешү.Картинага карап...

"Яшелчәләр"

Максат:Балаларны яшелчәләр белән таныштыру, исемнәрен, формаларын дөрес әйтергә өйрәтү. Хайваннарга карата игътибарлы караш тәрбияләү. Сүз байлыгын арттыру һәм активлаштыру. Сорауларга ашыкмыйча...

Яшелчәләр җиләк җимешләр. Презентация.

Яшелчәләр җиләк җимешләр...

“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль (Уртанчылар төркеме)

“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль(Уртанчылар төркеме)Максат.1. “Яшелчә” төшенчәсен ныгыту.2. Аларны тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре, ашау ысуллары (пешкән яки чи килеш) буенча аера ...

“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль (Уртанчылар төркеме)

“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль(Уртанчылар төркеме)Максат.1. “Яшелчә” төшенчәсен ныгыту.2. Аларны тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре, ашау ысуллары (пешкән яки чи килеш) буенча аера ...

Занятие по развитию речи в средней группе "Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр"

Уртанчылар төркемендә шөгыль конспекты                                           Тем...