“Безгә яз килде”.
материал по развитию речи на тему

Яруллина Эльмира Нургаязовна

Тәрбияче һәм балалар эшчәнлеге белән берлектәге белем бирү эшчәнлеге конспекты.

Тәрбияче: Яруллина Э.Н.

Яшь үзенчәлекләре: икенче кечкенәләр төркеме - 3-4 яшьлекләр.

Вакыты: 23.05.2016 ел. 9.00-9.15сәг.

Тема: “Безгә яз килде”.

Максат: яз һәм аның үзенчәлекләре белән танынтыру.

Тәрбия бирү бурычлары:  Балаларның табигатьнең туктаусыз үзгәреп торуы турындагы белемнәрен киңәйтү, башлаган эшне азакка кадәр башкару, пөхтәлек тәрбияләү.

Белем бирү бурычлары: ел фасылларын характерлы үзенчәлекләре буенча билгеләүне ныгыту; сөйләмдә өстә, аста, артта, кырда төшенчәләрен куллану; төсләрне чагыштыру; ике аякта сикерүне ныгыту.

Үстерү бурычлары: игътибарны  һәм уйлау сәләтен, вак моториканы, бәйләнешле сөйләмне үстерү.

Белем бирү өлкәсе: социаль – аралашу үсеше, танып – белү үсеше, сөйләм үсеше, физик үсеш.

Җиһазлау: ел фасыллары (кыш, яз, җәй, көз) сүрәтләнгән картиналар, ике сары төстәге тугәрәк, кыстыргычлар (сары, кызыл кояш нурлары өчен), 4 болыт, төрле зурлыктагы зөңгәр тасмалар, сакамейка такта (күпер өчен), зәңгәр төстә тукыма, бер зур һәм 4 (сары, кызыл, зәңгәр, яшел) төстәге күбәләкләр, шундый ук төстәге чәчәкләр.

Техник чаралар: проектор экран, ноутбук.

Алдан эшләнгән эш: ел фасыллары картинасын карау, саф һавада табигатьне күзәтү, балаларның сенсор сәләтләрен  устерүгә дидактик уеннар уйнау,  яз турында шигырь уку.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon od.doc50.5 КБ

Предварительный просмотр:

Педагог эшчәнлеге

Балаларның эшчәнлеге

Көтелгән нәтиҗә.

 1.Тәрбияче балалар белән яз турында әңгәмә уздыра. Тәрбияченең балаларга соравы - “ Урамда елның кайсы вакыты?, Яз икәнлеген ничек белдегез?”.

Балалар тәрбияче  сорауына җавап бирә.

Балаларда коллектив белән эшләү теләге уяна.

2.Тәрбияче балаларга проектордан төрле ел фасыллары (кыш, яз, җәй, көз) картинасын күрсәтә. Балалрга нинди картинада  кайсы ел   фасылы сүрәтләнгән  шуны әйтергә куша.

Балалар зур экраннан ел фасыллары картинасын карыйлар. Индивидуаль һәм бергә җавап бирәләр.

Ел фасылларын характерлы үзенчәлекләре буенча билгеләүне ныгыталар.

3.Тәрбияче балалрга ял минуты уйнарга тәгъдим итә. “Кояшкай”-х/уен. 

Балалар тәрбияче артыннан кабатлыйлар.

Балалрның игътибарын, хәрәкәт активлыгын үстерү.

4.Тәрбияче балаларга  кояшның кунакка килүен, ләкин кояшка нәрсә дер җитмәвен әйтә. Д/уен уйнарга тәгъдим ителә “Кояшка нурлар ясыйбыз”.

Балалар сорауларга җавап бирәләр һәм кыстыргычлар алып кояшка кыстыралар.

Балалр кыстыргычларның тәсләрен әйтәләр,  төсләрне   ныгыталар.

5.Тәрбияче яз көне еш кына яңгырлар яуганы турында сөйли һәм балаларга болыт рәсемен күрсәтә.

Дидактик уен уйнатыла “Болыт һәм яңгыр”.

Балалар болытка алдан әзерләнгән тишекләргә тасма кертәләр.

Озын, кыска  төшенчәләрен ныгыталар. Вак моториканы үстерәләр.

6.Тәрбияче балалрга “Яңгыр явып үткәч җирдә нәрсә барлыкка килә?”- дигән сорау бирә. Балаларга судан сикереп чыгарга һәм басма аркылы  чыгарга куша.

Балалар сорауга җавап бирәләр,  тәрбияче кушкан эшне бергәләп эшли башлыйлар

Ике аякта сикерүне ныгыту.

7.Тәрбияче балаларга “Күбәләк кайда кунды”- дигән дидактик уен уйната

Балалар күбәләкнең кайда кунганын күзәтәләр.

Балалар тәрбияченең үтенечен үтиләр. Чәчәчкнең уртасы  төсендәге таҗларны җыялар һәм чәчәк ясыйлар.

Балалар  сөйләмдә өстә,аста, артта,кырда тәшенчәләрен кулланалар.

8.Тәрбияче балалрга кубәләк үз чәчәген эзләве турында балаларга аңлата, һәм күбәләккә чәчәк җыярга куша. Д/уен: ”Чәчәкне җый”.

Төсләрне чагыштыру, истә калдыру.

9.Тәрбияче балаларга ”Күбәләккә үз чәчәген табырга булыш”- дигән уен уйнарга тәгъдим итә.

Балалар күбәләк төсендәге чәчәкне табып, күбәләкне шунда  утырта.

Төп төсләрне ныгыту.

10.Тәрбияче балаларга шөгыльнең ошавы, ошамавы турында сорый. 

Балалар кемгә нәрсә ошаганы турында сөйли.

Узган шөгыльдәге кичерешләре турында балалар бер-берсе белән аралашалар.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Су безгә яшәү өчен кирәк

Балаларга Кеше тормышында суның әһәмияте, Яшәү чыганагы булуын төшендерү, елга һәм чишмәләрне сакларга кирәклеген алату....

Уртанчылар төркемендә “Безнең әтиләр безгә бик кирәк” күңел ачу кичәсе сценариясе.

Сценарий праздника, посвященного дню защитника Отечества в средней группе, на татарском языке....

Проект "Күчмә кошлар безгә яз алып килде"

Кошлар-безнең  дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Алар  үсемлекләрне   һәм  агачларны  һәр  төрле  корткычлардан  саклыйлар. Кошлар - табигать  сакчылары. Ал...

Йомгаклау шөгыле . “Күчмә кошлар безгә яз алып килде.”

1.Балаларда кошларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлелек  сыйфатлары   тәрбияләү.2.Балаларның күзәтүчәнлекләрен, кызыксынучанлыкларын, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү.3. Балаларның кү...

Танып белү үсеше. Иҗади сәнгать үсеше.( Табигать белән таныштыру. Рәсем) Тема: “Күчмә кошлар безгә яз алып килде” .“Гаҗәеп кошлар иле”

22 март- көннең тигезләнүе турында күзаллауларын булдыру, күчмә кошлар, аларның үзенчәлекле яклары турында белемнәрен камилләштерү....

Зурлар төркемендә интегральләштергән эшчәнлек “Карабүрек, песнәкләр килде безгә кунакка ”

Балалар кошлар турында белемнәрен тулыландыралар. Кошлар белән кызыксынулары арта. Аларның табигатьтәге ролен ачыклыйлар....