"Ашамлыклар"
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) на тему

Алиакберова Руфия Рашитовна

Зурлар төркеме балаларын татар теленә өйрәтү буенча дәрес конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ashamlyklar.doc40.5 КБ

Предварительный просмотр:

                       Тема:”Ашамлыклар”

        Зурлар төркеме балаларын татар теленә

               өйрәтү буенча дәрес конспект

Максат: Балаларның ашамлыклар турындагы белемнәрен ныгыту, өйрәнелгән                          ашамлыклар исемнәре исәбенә сүз запасын арттыру, грамматик күнекмәләр формалаштыру,сөйләмдә өйрәнелгән сүзләрне куллана белергә,җөмлә төзергә өйрәтү; татар халкының милли ризыклары белән таныштыру,исемнәрен истә калдырырга тырышу; гаилә членнарын искә төшерү; балаларда үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү .

   Лексик доза:Ашамлык, ипи, сөт,чәй, ботка,сыр, ярата, аша, ярата.

    Методик алымнар:1. “Кунакларны каршы алу. Исәнләшү.Синең исемең

ничек?”2.Дидактик уеннар: «Бу кем?», «Бу нәрсә?», «Җырлап     әйт»,«Кунакларны сыйла», «Кибеткә барыйк», «Кем нәрсә ярата?»,

«Кәрҗингә нәрсә салырга ?», «Парын тап », «Табышмаклар чишү»,

3. Хәрәкәтле-җырлы уен «Дустым бар».

    Күрсәтмәлелек:  Интерактив тактада “Ашамлыклар “ темасы буенча слайдлар,бумбокс диск - “Дустым бар” җырлы-уены  белән.

    Дәрес барышы: I.- Балалар бүлмәгә керәләр, кунаклар белән исәнләшәләр:

Исәнмесез , кунаклар.(Тәрбияче интерактив тактадагы слайдка игътибар итә.

Анда татар халык әйтеме: “Ипи, тоз – якты йөз“ ) . Балалар, ә хәзер минем

белән исәнләшеп алыгыз.

-Исәнмесез,балалар! Хәлләрегез ничек? Хәерле көн,балалар.Ә хәзер туп белән ”Исемең ничек” уенын уйнап алыйк, кунаклар да сезнең исемнәрегезне белеп торсыннар.

II. –Карагыз әле,балалар,безнең дәрескә тагын кунаклар килгән,кемнәр соң алар?Интерактив тактада “гаилә” рәсеме,балалар такта янына чыгып һәрберсен әйтеп кабатлыйлар .

Кунаклар килгәч аларны сыйларга кирәк.Нинди ашамлыклар бар икән безнең?Әйдәгез аларны әйтеп, карап чыгыйк. “Бу нәрсә?” Тәрбияче тактаны ача бара,балалар икешәр кат ашамлык исемнәрен әйтә баралар .

III. – Хәзер бераз җырлап алыйк.Интерактив тактада ашамлык рәсемнәре,

балалар һәрберсен җырлап кабатлыйлар.

IV. – Әйдәгез кунакларны сыйлыйк.Интерактив тактада гаилә членнары рәсемнәре – уртада ашамлык.Балалар грамматик конструкция төзиләр:

“Бабай ипи аша”, “ Әти алма аша”, “Әби чәй эч” һ. б. ш.

V.- Сезнең каршыгызда ашамлыклар пирамидасы. Монда сөт ризыклары, яшелчәләр,җиләк-җимешләр,кондитер ризыклары һ.б.

VI.- Әйдәгез,бераз кунакларның күңелен күтәреп уйнап-җырлап алыйк.

Җырлы-биюле уен “Дустым бар”. Матур уйнадыгыз, күңелне күтәрдегез!

VII.- Ә хәзер кибеткә “ барып кайтыйк “кунакларга тәм-томнар алыйк.

Нинди кибеткә барабыз? “Бәхетле” кибетенә. Интерактив тактада татар халкының милли рмзыклары рәсемнәре чыга. ашамлык чыга. Балалар

“Тыңла һәм кабатла” уенын уйныйлар.

VIII.- Кибеттән татар халкының милли ризыкларын гына сатып алабыз.

Исемен әйтеп арбага “сала” барабыз. Балалар интерактив тактада эшлиләр.

IX.-Игътибарыгызга бер табышмак тәкъдим итәм, бергәләп  чишеп карыйк.Тәрбияче табышмак әйтә,балалар җавабын интерактив тактада табып,дөрес итеп күрсәтәләр.Дөрес җавапка “елмайган “йөз чыга. Әйе, бу чәк-чәк.

X.- Кунаклардан сорыйк әле, кем нәрсә ярата икән? “Кем нәрсә ярата?” уены уйнау. “Бабай бәлеш ярата”, “Кыз чәк-чәк ярата”, “Әти өчпочмак ярата”

һ .б.ш. грамматик конструкцияләр төзелә.Ә сез нәрсә яратасыз? Миңа әйтегез

әле.”Мин пирог яратам” ,”Мин кыстыбый яратам” һ.б.ш.

XI.- “Парын тап“ уены. Интерактив тактада таблица, парсыз ашамлыклар.Аларның парын табып урыннарына урнаштыру.Берлек һәм күп-

лек саннарда кабатлау.(Ипи-ипиләр,алма-алмалар).

Кунаклар дәрес ахырында балалар белән саубуллашалар. Балалар аларны  “Саубулыгыз!Тагын килегез!” дип чакырып калалар.

  -Рәхмәт сезгә ,балалар,сез миңа белемнәрегезне күрсәттегез,төрле

      уеннар  уйнадыгыз. Сау булыгыз! Булдырдыгыз! Әфәрин!!! Дәрес тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Ашамлыклар. Тирә- юнь белән танышу. Уртанчылар төркеме.

Максат: Яңа сүзләр өстендә эшләү: ашың тәмле булсын, ботка, аш, җимеш суы. Сөйләм үстерү өстендә эшләүне дәвам итү. “Рәхмәт”, “Рәхмәт сезгә”, “Ашың тәмле булсын” дигән сүзләрне сөйләмдә куллана белерг...

ТЕМА.”Ашамлыклар” (“Еда”)

ТЕМА.”Ашамлыклар”         (“Еда”)Максат.1Үткән дәресләрдә өйрәнгәнсүзләр  һәм сүзтезмәләрен сөйләмдә ныгыту .2.Балларның телдән сөйләшәбе...

"Ашамлыклар"

Бу материал рус телле балаларны татар теленә өйрәтү дәресләрендә ярдәм итә....