Развлечение для детей национальных групп "Мы любим сказки А. Алиша" (ср. ст. подг. гр.)
материал по развитию речи (подготовительная группа) на тему

Хабибулина Фануза Миннизагитовна

Развлечение для детей татарской национальности. Дети знакомятся с жизнью и творчеством татарского писателя А. Алиша. Знакомятся с его произведениями, весело играют словесно - хороводные игры, отгадывают загадки - "Это из какой сказки?". В конце дети смотрят мультфильм: "Болтливая утка", а затем обсуждение сказки. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл my_lyubim_skazki_a._alisha.docx21.31 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение

«Детский сад общеразвивающего вида

с приоритетным осуществлением по познавательно - речевому

направлению развития воспитанников №33 «Колобок»»

Развлечение для детей татарских групп

на тему:

«Мы любим  сказки А. Алиша»

                                                           Набережные Челны.

     Зал бәйрәмчә бизәлгән. Стенада - А.Алиш портреты, язучының әкиятләренә балалар рәсемнәре. А.Алишның  китаплары  күргәзмәсе оештырылган.   (“Авыл көе” яңгырый.)

 Т.  Кадерле балалар! Күренекле татар балалар язучысы А. Алишка багышланган   кичәбезне башлап җибәрәбез.

Слайд №1. А.Алиш портреты.

Т.  Балалар, бу кем? Әйе, бу күренекле татар балалар язучысы А. Алиш. Абдулла Алиш! Әгәр исән булса, балаларның сөекле язучысына быел 15 сентябрьдә 100 яшь тулган булыр иде.  Абдулла Татарстанның Спас районы Көек авылында туа һәм үзенең балалык елларын шунда үткәрә. Ул авыл халкы арасында хезмәткә өйрәнеп үсә, табигатьне ярата, аның серлелегенә төшенергә тырыша .

  Абдулла кечкенәдән үк шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр яза. Бик яратып  китаплар, халык җырлары, мәкаль - әйтемнәрен җыя.

Слайд №2.  А.Алишның әти - әнисе. Әтисе - Габделбари абый, әнисе - Газизә апа Алишеалар.

Т. Бу рәсемдә А. Алишның әтисе - Габдлбарый абый һәм әнисе Газизә апа. Газизә апа бик матур итеп әкиятләр сөйләгән, бәетләр язган. Күрәсең, А. Алишка язучылык сәләте әнисеннән күчкән. Ә Габделбарый абый бик укымышлы кеше булган, татар әдәбиятен бик яхшы белгән. Алар барысыда китап укырга яратканнар, аларның өендә китаплар бик күп булган.

Слайд №3.  А. Алиш хатыны һәм балалары белән.

Т. Б урәсемдә А. Алиш үзенең хатыны һәм уллары Алмаз һәм Айваз белән. Алар бик тату, дус яшәгәннәр.

Слайд №4.  А.Алиш  балалар арасында.

Т. А. Алиш балаларны бик яраткан, һәрвакытта да алар белән уртак тел таба алган. Ул балаларда башкалар күрә алмаган бик әһәмиятле әйберләрне күрә белгән.

    А. Алиш балалар бакчаларында, мәктәпләрдә бик еш булган. Балалар аның сөйләгән-нәрен бик кызыксынып тыңлаганнар, әкиятләрен бигрәк тә яратканнар.Алар Алишны “әкиятче абый”дип атый торган булганнар.

А.Алиш китапларын карау.

Т. А. Алиш балалар өчен күп шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр язган. Аның әкиятләре балалар өчен аңлаешлы телдә язылуы белән дә, тәрбияви әһәмияте белән дә аерылып торалар. Алар - әниләр өчен дә, нәниләр өчен дә кыйммәтле бүләк. Әкиятләре аша автор балаларны табигать һәм тормыш-көнкүреш шартлары белән таныштыра, кечкенәдән үк бала характерында уңай сыйфатлар формалаштыру бурычын куеп, аларны төрле матур гадәтләргә, хезмәткә өйрәтә, ата-аналарны һәм олыларны хөрмәт итү, гаделлек, намуслылык, батырлык, тыйнаклык һәм башка күркәм сыйфатлар тәрбияли. А. Алишның әкиятләрен  менә шулай китаплар итеп бастырып чыгарганнар.

 А. Алиш әкиятләре буенча иллюстрацияләр карау.

Слайд №5.  “Бикбатыр белән Биккуркак”әкиятенә иллюстрация.

Т.  - Балалар, бу иллюстрация  А. Алишның кайсы әкиятенә ясалган?  

    - Нәрсә  бик батыр булган?

    - Нәрсә бар нәрсәдән дә курыккан?

    - Әкият нәрсәгә өйрәтә?

Слайд №6. “Каз белән Аккош”әкиятенә иллюстрация.

Т.  - Бу әкиятнең исемен кем әйтә?

     - Каз бәбкәсе нинди булган? Ни өчен?

     - Аккош баласы нинди? Ни өчен?

     - А.Алиш сезгә нәрсә дип әйтергә теләгән?

Слайд №7.. “ Койрыклар”әкиятенә иллюстрация.

Т. - Бу әкият ничек атала?

    - А.Алиш бу әкиятендә ялкау булмаска, бар эшне дә вакытында эшләргә кирәк дип өйрәтә.

Т. А. Алиш авылда үскән. Һәр авыл баласы кебек ул да дуслары белән бергәләп төрле уеннар уйнаган. Әйдәгез без дә бергәләп уйнап алабыз.

Хәрәкәтле уен “Дустым бар”

Т. - Балалар, сез табышмаклар чишәргә яратасызмы? Алайса, игътибар белән тыңлагыз. Мин табышмак әйтәм, ә сез аның җавабып табыгыз һәм А. Алишның кайсы әкиятеннән икәнен әйтегез.

Уен- табышмак “Бу кайсы әкияттән?

1..Җәй буе бал җыя,

Кыш буе хәл җыя.

( Бал корты- “Нечкәбил.”)

2.. Алгы тәпиләре кыска

Чабарга ул бик оста.

Соры тунын сала да,

Ак тунын кия кышка.

( Куян- “Куян кызы.”)

3.. Башы- тарак,

Койрыгы- урак.

Кычкыртып быргысын.

Уята барысын.

( Әтәч- “Чукмар белән тукмар.”)

4.Соскы борын- бакылдык

 Күп сөйләшә - такылдык

( Үрдәк- “Сертотмас үрдәк.”)

Т. - Балалар, ә хәзер сезгә  “Сертотмас үрдәк”әкиятен карарга тәгъдим итәм.

“Сертотмас үрдәк”әкиятен карау.

-   Йорт хайваннары нәрсәне хуҗаларын эзләргә җибәрергә сөйләшкәннәр?

 - Үрдәк нинди кыргый хайваннарны юлында очрата?

 - Үрдәкнең нинди начар гадәте булган?

-  Әкият нәрсәгә өйрәтә?

Т. - Балалар, А. Алиш әкиятләрен онытмагыз, алар сезне яхшыны начардан аерырга, мәрхәмәтле булырга,  дус, тату яшәргә өйрәтәләр. 

                                                                                                                                       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий развлечения для детей дошкольного возраста «Разноцветные сказки»

Формирование цветовосприятия у детей старшего дошкольного возраста с нормой развития и детей с задержкой психического развития...

Развлечение для детей старшей группы "Осенняя сказка".

Данное мероприятие способствует эстетическому восприятию осенней природы с помощью произведений музыки, поэзии, театрализации. Способствует развитию творческих способностей детей, воспитывает эмоциона...

Театрализованное развлечение для детей средней группы "Бабушкины сказки".

Программное содержание:                   Задачи:          ...

Развлечение для детей старшего возраста "Любите, дети, край родной!"

Развлечение для детей старшего возраста«Любите, дети край родной!»Подготовила музыкальный рук-льФедотова Т.И.Цель:Воспитывать у детей любовь к родному краю, обогащать знания детей о социальных объекта...

Развлечение для детей "В гостях у сказки"

Сценарий развлекательного мероприятия, целью которого является обощить знания детей о сказках,воспитывать в них сопереживание и желание помогать,развивать память,мышление,внимание и речь....

РАЗВЛЕЧЕНИЕ для детей Старшей группы "Любите родную природу"

развитие творческого воображения, внимания, смекалки, речи; обобщение и уточнение знаний детей о животных, растениях, фруктах, овощах; воспитывать бережное отношение к природе, беречь её, охранять....

Спортивное развлечение для детей старшего дошкольного возраста «Сказка, сказка, появись, с нами вместе веселись!»

Материал будет полезен воспитателям и другим специалистам в работе с детьми старшего дошкольного возраста. Сценарий поможет сформировать двигательные умения и навыки дошкольников  через имеющиеся...