Конспект занятия по обучению грамоте
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) на тему

Марапова Гульшат Харисовна

Знакомство с буквой А

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл a_herefe.docx21.37 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Хәрефләр һәм авазлар иленә сәяхәт. А хәрефе белән танышу.

Максат: Балаларны [а] авазы һәм А хәрефе белән таныштыру.

Бурычлар:

-балаларны [а] авазы һәм А хәрефе белән таныштыру, сөйләмдә [а] авазын ишетергә өйрәтү;

-балаларның игътибарлылыгын, логик фикерләү сәләтен, сөйләм телен, вак моториканы үстерү;

-балаларда бер-берсенә карата уңай караш, теләктәшлек хисе, үз эшенә җаваплылык, табигатькә, үз уенчыкларына сакчыл караш тәрбияләү, хайваннарга , кош-кортларга мәхәббәт уяту.

Җиһазлау: магнитлы такта, уенчык аю, Алсу исемле курчак, чуар тавык, серле капчык, хат, А хәрефе һәм башка хәрефләр басылган карточкалар, борынгы уенчыклар сурәтләнгән рәсемнәр, агач, арба, айсберг, автобус, алма, ат, атынгыч, курчак, шар, барабан, пирамида, паровоз, ракета рәсемнәре, аквариум, әкият геройлары төшерелгән рәсемнәр, балык контуры ясалган картон битләре, пластилиннар, эш өчен такталар.

Шөгыль барышы

- Хәерле көн, балалар. Хәлләрегез ничек? Кәефләрегез яхшымы? Күңелләрегез шатмы? Барысы да әйбәт булгач, бер-беребезгә ягымлы сүзләр әйтик. Бүген кояшыбыз да күренергә теләми. Әйдәгез  үзебез кояш булыйк (ике кулны өскә күтәрү бармакларны бергә кую).

-Таң  атты, кояш чыкты. Мин тордым, киерелдем, кояшны күрдем. Ул нинди зур, сары (Куллар белән күрсәтү).  

-Балалар, бүген мин сезне гаҗәеп серле һәм кызыклы илгә – авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәткә чакырам. Бу илдәге мәктәптә теләгән һәрбер кеше укырга һәм язарга өйрәнә ала. Сез сәяхәткә чыгарга әзерме?

-Бу сәяхәткә без үзебез генә бармыйбыз. Безнең белән кемнәр барганын сез күрәсезме? (Уенчык аю, Алсу исемле курчак, Чуар тавык)

-Балалар, боларның барысын бергә без ничек дип атыйбыз? (Уенчыклар)

-Сезнең өйдә нинди уенчыклар бар? (Балалар әйтеп күрсәтәләр)

-Ә кайсы уенчыгыгызны бигрәк тә яратасыз? Ни өчен? (Балалар яраткан уенчыклары турында сөйлиләр)

-Балалар, сез элекке уенчыклар нинди булганын беләсезме? Белергә телисезме? Әйдәгез, мин сезгә сөйлим. (Тәрбияче иң борынгы уенчыклар турында сөйли, рәсемнәрен күрсәтә)

-Сез борынгы уенчыклар нинди булганын беләсез инде. Алда безне бик күп ачышлар көтә.

Безгә юлга кузгалырга вакыт. Сез әзерме?

-Юлда күңелсез булмасын өчен без үзебез белән җыр алырбыз. (Балалар бер-бер артлы паровоз итеп тезеләләр. Башта урыда гына атлап торалар, аннан соң җыр астында түгәрәк буйлап атлап китәләр)

-Менә без килеп тә җиттек. Ой, ә бу кем соң? (Уенчык аю)

-Балалар, аюның кулында нидер бар.( Капчык)

-Әйдәгез, карыйк әле, капчык эчендә ниләр бар икән.(Хат)

-Балалар, ә монда ниндидер хат бар. Әйдәгез, укыйк әле.( Хатны укыйлар)

Хат

       Исәнмесез, минем кызыксынучан дусларым. Мин сезнең күптәнге дустыгыз Аю. Мин “Авазлар һәм хәрефләр” иленең капкасын саклыйм. Бу  капка гади генә түгел, ә серле. Бу капка аша бары тик мәрхәмәтле һәм акыллы бала гына үтә ала. Мин беләм, сез барыгыз да мәрхәмәтле, саф күңелле балалар. Ләкин минем сезнең татар телен ничек белүегезне тикшереп карыйсым килә. Мин сезгә биремнәр әзерләдем. Сез бу биремнәрне бик җиңел генә үтәрсез диеп ышанам. Сезгә уңышлар телим.

 Сезнең якын дустыгыз Аю.

 

-Балалар, Аю безгә биремнәр әзерләгән. Әйдәгез әле, карыйк, монда ниләр ясалган икән?

 1) агач

 2)арба

 3)айсберг

 4) автобус

 5) алма

 6) ат

 7) атынгыч

 -Балалар, бу сүзләрне әйткәндә иң элек нинди аваз ишетәбез? (А-а-а-а)

 - Дөрес, без [а] авазын ишетәбез.

 -Бу авазны әйткән вакытта без бернинди каршылык та сизмибез. Бу авазны җырлап була.

 Әйдәгез әле җырлап карыйк (А-а-а-а-а-а-а)

 -Без кайчан бу авазны әйтәбез?

 -табип янында;

 -бала йоклатканда;

 -бәби елый;

 -авыртудан кычкырып җибәрү.

 -[а] авазы сүз башында гына түгел, сүз уртасында, сүз ахырында да килергә мөмкин. Карыйк әле, монда  ниләр ясалган икән:

1) курчак

 2) шар

 3) барабан

 4) пирамида

 5) паровоз

 6) ракета

 -Бу предметларны бер сүз белән ничек атарга була?(Уенчыклар)

 -Балалар, кайсыбызның исемендә [а] авазы яшеренгән икән? Курчакның исеме ничек? Алсу. Тавыкның исеме ничек? Чуар. Минем исемем Гөлшат. (Балалар үз исемнәрен әйтеп чыгалар. Һәр исемдә [а] авазы ишетеләме, юкмы икәнлеге, сүзнең кайсы урынында ишетелүен ачыклап баралар)

-А хәрефен , балалар, без менә болай язабыз. (Тәрбияче басма А хәрефе язылышын күрсәтә) А хәрефе нәрсәгә охшаган? 

-ракетага;

-шалашка;

-баскычка;

-түбәгә.

-Ә хәзер бу хәрефләр арасыннан А хәрефен табып карыйк әле. (Балалар берәм-берәм өстәл янына чыгып  төрле хәрефләр арасыннан А хәрефен табалар да башкаларга күрсәтәләр)

-Булдырдыгыз, балалар. Хәзер сезнең өчен авазлар һәм хәрефләр иленең ишекләре ачык. Әйдәгез, юлыбызны дәвам итик. (Балалар торып басалар һәм көй астында бер тапкыр бүлмә буйлап йөреп киләләр)

-Карагыз әле, балалар, без әкият аланына килеп чыктык. Әйтә алырсыз микән, бу аланда кемнәр яши икән? (Тәрбияче әкият геройлары төшерелгән рәсемнәр күрсәтә)

-Әйе, балалар, болар без яратып укыган әкиятләрдәге геройлар. Аларның да сезгә биремнәре бар икән. Әйдәгез әле, түгәрәккә басыйк. Мин сезгә сүзләр әйтермен, [а] авазы булса без утырырбыз. Әгәр дә булмаса – кул чабарбыз. (Тәрбияче сүзләр әйтә: карбыз, бала, чәчәк, аквариум, су, җил, ананас, песи, ипи, абый, ат, әни, кар)

-Балалар, без бик нык эшләп, серле күл буена килеп чыкканыбызны сизми дә калганбыз. Күлдә нәрсәләр яшәгәнен беләсезме? (Балыклар, кыслалар, моллюскалар, бакалар һ. б.)

-Балыклар тагын кайда яши? (Аквариумда)

-Кайсыгызның өендә аквариум бар?

-Без хәзер үзебезнең аквариумны ясарбыз. Мин сезгә хәзер балыклар бирәм. Сез пластилин ярдәмендә аларны матурларсыз.(Тәрбияче балаларга балык контурлары ясалган төсле катыргылар тарата. Балалар пластилин ярдәмендә балыкка койрык, йөзгечләр, тәңкәләр, күзләр ясыйлар.)

-Булдырдыгыз, балалар. Карагыз әле, нинди матур аквариум ясадык.

-Балалар, без сезнең белән бүген бик күп нәрсәләр белдек. Авазлар һәм хәрефләр иле бик зур. Бүгенге сәяхәтебез ахырына якынлашты. Бүген өйрәнгәннәрне онытмасыннар диеп мин сезгә биремнәр әзерләдем: өйдә А хәрефен үзегез яраткан төскә буярсыз.

-Барыгызга да рәхмәт, булдырдыгыз. Хәзер бер-беребезгә кул чабыйк инде.

 

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по обучению грамоте в подготовительной группе «Задания от феи Грамоты»

Программные задачи: Совершенствовать умения детей в звуковом анализе слов, закреплять умение находить место звука в слове, закреплять умение делить слова на слоги;Закрепить умение правильно подбирать ...

Конспект занятия по обучению грамоте в подготовительной группе "Посылка от Феи Грамоты"

Конспект открытого занятия по обучению грамоте, которое поможет охватить материал за весь год....

Конспект занятия по обучению грамоте с использованием ЛЕГО для детей подготовительной группы «Путешествие в Царство грамоты» Звук М, Мь. Буква М.

В этой статье автор расскрывает проблему развития у детей  фонематического  слуха и восприятия. Продолжать учить осуществлять слоговой анализ слова и зрительный образ буквы М, с помощью конс...

Конспект занятия по обучению грамоте «Знакомство с ударением» Образовательная область «Речевое развитие» (Обучение грамоте)

Интеграция образовательных областей: «Познавательное развитие», «Физическое развитие», «Художественно-эстетическое развитие», «Социал...

Конспект занятия по обучению грамоте в старшей группе на тему: «Урок грамоты у Совы».

Конспект занятия по обучению грамоте в старшей группе на тему: «Урок грамоты у Совы»....

Конспект занятия по обучению грамоте в подготовительной группе "Грамотеи-путешественники"

Конспект занятия в подготовительной группе по обучению грамоте содержит в себе игровые приемы закрепления и обобщения по темам"Фонетический анализ слова", "Слоговая структура слова"...

Конспект занятия по обучению грамоте с использованием Лего «Путешествие в Царство грамоты»

Цели: Научить детей характеризовать звуки М, Мь.Задачи:- Развивать у детей фонематический слух и восприятие. Продолжать учить осуществлять слоговой анализ слова и зрительный образ ...