Методическое пособие "Уйный-уйный сөйлибез"
методическая разработка по развитию речи на тему

Зарипова Римма Махтумовна

Бу методик кулланмада мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ана телендә бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү өчен мнемотаблицалар тәкъдим ителә. Әлеге кулланма балаларга татар теле өйрәтү буенча тәрбиячеләр һәм татар төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләр өчен каралган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon albom_poyasnit_zapiska_mnemotehnika_.doc99.5 КБ
Microsoft Office document icon titul_mnemotab_-_.doc291 КБ
Microsoft Office document icon yaz_starsh.doc1.78 МБ
Microsoft Office document icon yaz_urtanch.doc1.13 МБ
Microsoft Office document icon zhey_starsh.doc2.12 МБ
Microsoft Office document icon zhey_urtanch.doc723.5 КБ
Microsoft Office document icon osen_sred.doc932.5 КБ
Microsoft Office document icon kysh_star.shema_.doc1.13 МБ

Предварительный просмотр:

Яр Чаллы шәһәренең 40-нчы “Башаккай” катнаш балалар бакчасы”

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Төзүчеләр:

Телия Х. Г. - балаларга татар теле өйрәтү буенча югары категорияле тәрбияче,

                                                         Зарипова Р. М. - балаларга татар теле өйрәтү буенча тәрбияче.

Бу методик кулланмада  мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ана телендә  бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү өчен мнемотаблицалар тәкъдим ителә.  

 Кулланма балаларга татар теле өйрәтү буенча  тәрбиячеләр һәм татар төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләр  өчен каралган.

Аңлатма язуы.

Мәгариф  өлкәсендәге үзгәрешләр мәктәпкәчә тәрбиягә дә зур йогынты ясый. Мәгарифтәге юнәлешләр үзгәреше, белем формалашу ориентациясе, күпкырлы үсеш күнекмәләре формалаштыру бурычы бөтен  үсеш этабында да иң мөһим чара.

Мәктәпкәчә тәрбия - мәгариф өлкәсендә беренче һәм иң җаваплы звено. Мәктәпкәчә яшьтә туган телне белү, баланың иң мөһим табышы булып тора. Чөнки бу яшьтә бала бик тиз үзләштерә, истә калдыра. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда сөйләм үстерү иң мөһим проблемаларның берсе.Табигать тарафыннан кешегә сәләтләр төрлечә бирелә, ләкин даими күнегүләр ярдәмендә һәр баланың сәләтен үстерергә мөмкин.

 Бәйләнешле сөйләм формалаштырганда мнемосхемалар, мнемотаблицалар куллану иң уңышлы чараларның берсе булып тора. Алар педагогик һәм психологик яктан актуаль проблемаларны хәл итәргә булыша. Алар әхлак тәрбиясе бирергә , коммуникатив шәхес формалаштырырга, күзаллау, фантазия, инициатива, фикер йөртүгә, туган телне яратырга ярдәм итә. Мнемотехника алымын кулланып  баланы никадәр иртәрәк  сөйләргә өйрәтәбез икән, шуның кадәр без аны мәктәпкә яхшырак әзерлибез, дияргә була. Чөнки  баланың сөйләме аның акыл эшчәнлеге  сәләтен һәм аның мәктәпкә әзерлеген күрсәтә.

Мнемотехника - грек теленнән тәрҗемәсе  “истә калдыру, хәтер үстерү технологиясе”.

Балалар бакчасында мнемотехниканы ничек кулланырга соң?

Мнемотаблица ул аерым бер информация тупланган схема. Һәрбер сүзгә яисә сүзтезмәгә билгеле бер картина уйлана һәм текст схематик рәвештә ясала. Теләсә нинди текст, әкият, табышмак яисә шигырь картинкалар яки символик билгеләр ярдәмендә “языла”. Шул схемага карап, бала сөйли.

Мнемотаблица алымнарын куллану күп вакытны сарыф итми һәм түбәндәге бурычларны хәл итәргә ярдәм итә:

1.Сөйләм телен үстерү һәм сүз байлыгын арттыру.

2.Образларны символларга әверелдерү.

3. Хәтер сәләтен, игътибарлылыкны һәм образлы фикер йөртүне үстерү.

4. Фантазияне, иҗади фикер йөртүне үстерү.

 Бәйләнешле сөйләм телен үстергәндә мнемотаблица- схемаларны дидактик материал буларак кулланабыз. Без аларны балаларның сүзлек  запасын баету  өчен, хикәя төзергә өйрәткәндә, матур әдәбият әсәрләренең эчтәлеген сөйләргә өйрәткәндә, табышмак әйтешкәндә һәм җавабын тапканда, шигырь ятлаганда кулланабыз. 

Зурлар уйлап чыгарган вакыйга алгоритмын кечкенә  балаларга истә калдыру авыр, шуңа күрә башта балаларга гади мнемосхемалар бирелә (мәсәлән, кулларны юу, киенү, өстәл әзерләү эзлеклелеге), яңадан мнемотаблицалар катлаулана бара.

Мнемотаблица методын тасвирлау хикәясе төзегәндә куллану бик отышлы. Мондый күрсәтмә таблицалар һәм схемалар балага тасвирлау хикәясенең төп планын күрергә ярдәм итә. Бала тасвирлау хикәясен төзегәндә билгеле бер эзлеклелекне сакларга тиеш. Моның өчен безгә мнемотаблицалар ярдәмгә килә.      Тасвирлау хикәясе - ул монологик сөйләмнең иң катлаулы төре. Балалар тормыштан алган белемнәрен тиешенчә куллана белмиләр. Предметны тасвирлау, аны төшенү, аңлау өчен- анализ ясарга кирәк. Ә ул бала өчен бик авыр. Шуның өчен баланы иң беренче чиратта предметның билгеләрен аера белергә өйрәтергә кирәк.

Мнемотаблицалар структурасы. Аның белән эш.

Мнемотаблицалар берничә шакмактан тора. Ул шакмакларда төрле символлар һәм кыска сораулар урнаштырылган булырга мөмкин. Шакмак- ул планның шартлы билгесе. Таблицаларның арткы ягында һәрбер шакмакның аңлатмасы бирелгән, шулай ук таблица буенча якынча тасвирлау хикәясенең тексты бирелгән.

Мнемотаблицалар буенча эшне предметлар, уенчыклар яки рәсемнәр кулланып үткәрү уңышлырак. Болай булганда таблицаларны үзебез белән урамга чыкканда, паркка, урманга барганда ала алабыз.

Тасвирлау хикәясенә өйрәткәндә мнемотаблицалар белән эш бер эзлеклелектә һәм әкренләп үткәрелергә тиеш. Мондый таблицалар белән эшләгәндә “гадидән катлаулыга” принцибы күздә тотыла.

Бу эш өч этаптан тора.

1нче этап. Балага схема күрсәтелә, һәм шартлы билгеләрнең нәрсә белдерүе аңлатыла. Бу этапта балаларның белемнәрен ныгыту уен формасында үтәргә мөмкин. Мәсәлән, “Символларны аңлат” (тәрбияче таблицаны күрсәтә, ә балалар һәрбер символның мәгънәсен аңлата.), “Хатаны төзәт” (тәрбияче таблицаны күрсәтеп, кайбер шакмакларны төшереп калдырып эчтәлеген аңлата, бала хатаны табып төзәтергә тиеш.), “Символны дөрес күрсәт” (тәрбияче предметны күрсәтә һәм аның берәр билгесен атый, бала шуңа туры килгән символны эзләп табарга тиеш. Мәсәлән, “Бу алма. Ул агачта үсә.”)

2 нче этапта тәрбияче балага тасвирлау хикәясенең үрнәген бирә. Сөйләгәндә тәрбияче схемадагы шакмакларның тәртибен үзгәртмичә һәрбер шакмакка туры килгән җөмләне әйтеп барырга тиеш. Хикәянең планын, үрнәген таблицаның артыннан укырга мөмкин.

3 нче этапта бала таблицага таянып, үзлектән тасвирлау хикәясе төзи. Бала предмет, уенчык яки рәсемне кулына алып, иъгтибар белән карый һәм аның турында сөйли башлый. Тәрбияче, кирәк дип санаса, таблицадагы кайбер шакмакларны төшереп калдырырга яки аны кәгазь белән каплап торырга да мөмкин. Беренче шөгыльләрдә балага предметның үзен бер шакмактан икенче шакмакка күчереп йөртеп сөйләргә дә тәкъдим итәргә мөмкин. Болай эшләгәндә балага үзенең хикәясен төзергә күпкә җиңелрәк була. Соңырак предметны таблицадан ераграк куярга мөмкин. Бала шакмактан шакмакка күз йөртеп, үзенең хикәясен төзи.

Әзер схемалар әйтергә теләгән фикерне бик үк яктыртып бетер алмыйлар. Шуңа аларны без балалар белән бергә тулыландырабыз, эчтәлеге буенча җөмләләр өстибез.

Тәкъдим ителгән әзер план буенча хикәя төзү балаларда аерым бер кыенлыклар тудыра. Беренчел төзегән хикәяләре бик схематик рәвештә килеп чыга. Мондый кыенлыклар әзрәк булсын өчен һәр мнемотаблицаның программа эчтәлегенә сүз байлыгын арттыру һәм баету бурычларын кертергә кирәк. Мнемотаблица кулланып кына бәйләнешле сөйләмне үстереп булмый. Ул башлангыч баскыч кына булып тора. Ләкин бик әһәмиятле һәм эффектив эш этабы. Бу эш белән параллель сүзле уеннар, өстәл уеннары куллану да бик кирәк, чөнки алар балаларга предметларны классификацияләргә, сөйләмне үстерергә, күзаллауны, логик фикер сәләтен, игътибарлылыкны, күзәтүчәнлекне үстерергә, арттырырга булыша.

4-7 яшьлек балаларга туган телдә сөйләргә уңайлы булсын өчен барлык ел фасыллары буенча блоклап мнемотаблицалар әзерләдек. Методик кулланмада тупланган материаллар балалар бакчасында  татар теле өйрәтү буенча  тәрбиячеләр һәм татар төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләргә  балаларга туган телне өйрәтүдә һәм аларның сөйләмен үстерүдә зур ярдәмлек булыр дип ышанып калабыз.

                                                                       

                                                                     Файдаланылган   әдәбият.

1. Борһанова Р.Г. Туган як табигате белән таныштыру, Казан, ИУУ  РТ, 1997.

2. Гөлбакча (х  рестоматия), Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1990.

3. Закирова К. Балачак аланы, Казан, РИЦ нәшрияты, 2011.

4. Зарипова Ф. Бала бишеге- гомер ишеге, Яр Чаллы, “Идел- йорт” нәшрияты, 2002.

5. Иң матур сүз (хрестоматия), Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2000.

6. Акимова Г. Память на “5” (эффективные мнемотехники для детей и взрослых), Екатеринбург: “У- Фактория”, 2006.

7. Ткаченко Т. Использование схем в составлении описательных рассказов, “Дошкольное воспитание” № 10,1990.

8. Использование мнемоталиц в работе по формированию первых естественнонаучных представлений у дошкольников, “Дошкольная педагогика”, 2006.



Предварительный просмотр:

         

                                         «УЙНЫЙ-УЙНЫЙ СӨЙЛИБЕЗ»                           

                                                                                                                                                                                  

                                                                   Методик кулланма                                                                                                                                                                                                                         


Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

                                                                               ҖӘЙ - ЛЕТО

 

                                                  

         

                           

                                   



Предварительный просмотр:

 

                                     КӨЗ  ОСЕНЬ

 

       

       


Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект теоретико-методической деятельности. Методическое сопровождение инновационной деятельности в дошкольном образовательном учреждении

Введение ……………………………………………………………....................31 .Теоретические  основы  методического сопровождения  инновационной деятельности в ДОУ1.1  Основные понятия  ………………………………...

Методический кабинет в ДОУ как центр организации методической работы

Методическая работа в дошкольном образовательном учреждении – важное условие повышения качества педагогического процесса....

Методический кабинет в ДОУ как центр организации методической работы

Методическая работа в дошкольном образовательном учреждении – важное условие повышения качества педагогического процесса. В литературе встречается немало определений понятия «Методическая работа». По ...

Методическая разработка Дидактическая игра « Накорми колобка» Методическая разработка Дидактическая игра « Накорми колобка» Методическая разработка Дидактическая игра « Накорми колобка»

Разработала:Саламатина Ирина Борисовна воспитатель ГБДОУ № 48 Кировского района горохом или фасолью). Санкт ПетербургаОписание игры:Цель: развитие мелкой моторики , тактильной чувствительнос...

М.о. на тему: "ФОРМИРОВАНИЕ ПРОФЕССИОНАЛЬНО-МЕТОДИЧЕСКИХ ЗНАНИЙ И УМЕНИЙ ПЕДАГОГА КАК ЦЕЛЬ РАБОТЫ ПО САМООБРАЗОВАНИЮ. Методическая разработка -показатель педагогического мастерства педагогов.Презентация методических разработок педагогов.

1-Презентация на тему: ФОРМИРОВАНИЕ ПРОФЕССИОНАЛЬНО-МЕТОДИЧЕСКИХ ЗНАНИЙ И УМЕНИЙ ПЕДАГОГА КАК ЦЕЛЬ РАБОТЫ ПО САМООБРАЗОВАНИЮ.2- доклад к презентации ФОРМИРОВАНИЕ ПРОФЕССИОНАЛЬНО-МЕТОДИЧЕСКИХ...