Апельсин
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) на тему

Шайхутдинова Гузель Робертовна

Уртанчылар төркемендә ФЦКМ+рәсем белем бирү эшчәнлеге.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл apelsin.docx438.53 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе “ Актаныш катнаш төрдәге 6нчы балалар бакчасы”

Уртанчылар кемендә педсовет өчен үткәрелгән белем бирү эшчәнлеге.

Төзеде Шайхутдинова Г.Р.

Iкв. категорияле тәрбияче

Бурычлар:

 1 Тәрбия бурычы: ясаган ачышлардан уңай кичерешләр алуларына ирешү; иптәшәләре, өлкәннәр белән комуникабель аралашу тәрбияләү.

2 Үстерү бурычы: төс, форма, җимешләр турында белемнәрен ныгыту;  бәйләнешле сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен үстерү; төркемдә эшләү осталыкларын ныгыту.

3. Белем бирү бурычы: апельсин турында белемнәрен баету; проблемалы сорауларга җавап таба белү, фикер йөртү осталыкларын үстерү; счема ярдәмендә тасфирлап сөйләү күнекмәсен ныгыту. Чын барлыкны ачыклау өчен тәҗрибә үткәрү.

Төп белем бирү өлкәсе:  ФЦКМ, рәсем .

Интеграль белем бирү өлкәсе: аралашу, социальләштерү, сынлы сәнгать, сәламәтлек,  матур әдәбият,  тәҗрибә, проблемалы сораулар.

Методик алымнар һәм чаралар:  уен, табышмак, сораулар бирү, әңгәмә, сюрприз момент, мактау, традицион булмаган алым кулланып рәсем.

 Сүзлек өстендә эш: апельсин тышы, сусыл, кытыршы.

Җиһазлар: Тиен уенчыгы, кечкенә ,матур капчык, апельсиннар, схема, су белән 5 савыт, һәр балага кызыл, сары гуашь, мелок, политра, кисточка, түгәрәк ясалган альбом бите.

Эшчәнлек барышы:

 Бер- беребезгә хәерле көн теләү. Ишек шакыган тавыш ишетелә.

 Тәрбияче: Балалар безгә кунак килгән бугай, кем икән ул? (балалрның җаваплары).

Бер балага кунакны алып керергә тәкъдим итергә мөмкин. Кунакка тиен килгән икән. Кунак белән исәнләшү. Тиеннең кулында кечкенә, матур, капчык.

Тәрбияче: Балалар, тиенкәй безгә ярдәм сорап килгән . Кыш бабай аңа Яңа елга бер матур күчтәнәч калдырып киткән, ләкин тиенкәй аның нәрсә икәнен дә, аның белән нәрсә эшләп була икәнен дә белмим –ди. Тиенкәй күчтәнәчен үзе белән алып килгән, Тиенкәйгә ярдәм итәбезме?  

Тәрбияче тиеннең капчыгын карый.

 Тәрбияче: Ә, мин монда нәрсә икәнен бик яхшы беләм, балалар да бик яхшы беләләр. Балалар, мин аны сезгә табышмак итеп әйтеп карыйм.

Түгәрәк , ләкин туп түгел.

Кызыл- сары төстә, ләкин тиен түгел,

Агачта үсә, ләкин алма түгел,

Аны әрчеп була, ләкин  мандарин түгел.  (Апельсин)

Апельсинны тикшерү.

Тәрбияче: Балалар әйдәгез Тиенкәйгә апельсин турында сөйләп күрсәтәбез, ә җиңелерәк булсын өчен барысын да менә бу таблицага төшереп барабыз.

Апельсин нинди формада? Нинди төстә? Ул зурмы, бәләкәйме? Апельсин кайда үсә? (Апельсинның һәр билгесен таблицага куеп барабыз)

Динамик пауза.

Апельсин курглый бок,

Он похож на колобок.

Он румяный, сочный, сладкий

А растёт он не на грядке.

А где растёт апельсин? (На дереве), Значит апельсин это овощ или фрукт? (Это фрукт).

 Апельсинның тәме нинди?

Тәрбияче: балалар апельсинның тышы турында нәрсә әйтә аласыз? Ул нинди? (кытыршы). Балалар, сез ничек уйлысыз апельсин суда бата микән? (Балаларның җавабы).

 Опыт. Подгруппалар белән эшләү. Апельсинны суга салабыз. (Апельсин суда батмый).

Тәрбияче: Балалар, сез суда йөзү өчен җилет күргәнегез бармы? (Җилетны күрсәтү).Ул нәрсә өчен кирәк? (Балаларнгың җавабы). Ни өчен аны кигәч кеше батмый? (Балаларның җавабы). Балалар, ул җилет эчендә һава бар, апельсинның тышы да нәкъ шул җилет кебек икән, аның эчендә дә һава шарчыклары бар, һәм ул апельсинга суда батырга бирми. Балалар, әгәр дә без аның тышын, җилетын салдырсак ул суда батыр микән? (Балаларның җавабы).

 Балалар, апельсин кабыгын әрчи алмасалар кунак апалардан ярдәм сорыйлар. Монда балаларның өлкәннәр белән аралаша белү этикетын күреп була.

Апельсинны суга салабыз. (Апельсин суда бата). Таблицага билгеләрне төшереп барабыз.

Таблицага карап апельсин турында сөйләү. (1-2 баладан сөйләтү).

Тәрбияче: Балалар, Тиенкәй урманына кайткач иптәшләренә апельсин турында сез сөйләгәннәрне барсында сөйләрмен -ди. Әйдәгез без Тиенкәйгә апельсинның рәсемен дә ясап җибәрәбез.

Өстәлләрдә кызыл һәм сары төсләр генә бар. Балаларны сораулар, фикерләшү аша кызыл белән сары төсне кушып кызыл-сары төс китереп чыгарырга кирәклегенә китерү.

Ясау: әзер түгәрәк эченә мелоклар белән төрткеләр куярга, апельсинны буярга.

Балалар без бүген кемгә ярдәм иттек? Өйгә кайткач әти- әниләрегезгә нәрсә турында сөйләрсеәз?




н)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект игры-эксперементирования:"Мы делили апельсин"

Конспект игры экспериментирования с бумагой в средней группе "Мы делили апельсин"...

Консультация для родителей "Вместо гантелей - апельсины"

В консультации  представлено ттри комплекса утренней зарядки для детей 5 - 7 лет  в домашних условиях с "нетрадиционным" оборудованием, которое будет стимулировать детей к активному выполене...

Тематический проект «Оранжевое настроение. День апельсина».

Цель: Создание условий для снижения психоэмоционального напряжения.Основные задачи:- расширить знания детей о пользе продуктов питания;- развить наблюдательность, любознательность;- закрепить зн...

"Фрукт чудесный – апельсин, знать мы всё о нём хотим"

Конспект непосредственно образовательной деятельности ( образовательная область: «Познание»)(интеграция образовательных областей: «Познание», «Коммуникация», «Физическая культура», «Здоровье», «...

Конспект НОД "Апельсин"

Это занятие направлено на развитие в детях умение решать проблемные задачи, через познавательно-исследовательскую деятельность....

"Мы делили апельсин"

О детской жадности....

Программа дополнительного образования Кружок по обучению детей 5-7 лет сольному пению «Апельсин»

Программа дополнительного образования расчитана для работы с детьми 5-7 лет. Цель программы - приобщение детей к искусству пения, развития музыкальных способностей средствами вокального пения. В...