Итоговое занятие по развитию речи.
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) по теме

Хазиева Айгюль Минниязовна

Обобщать знание детей полученных в течение года.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon soylm_umteru_buencha_achyk_eshchnlek.doc38 КБ

Предварительный просмотр:

 1 квалификацион

тәрбияче Хаҗиева А.М.

                                                                                                                         25.04.2017

(сөйләм телен үстерү буенча йомгаклау эшчәнлеге)

Максат: балалар бакчасында өйрәнгән белемнәрне гомумиләштерү.

Бурычлар.

Белем бирү: балаларны мөстәкыйль фикер йөртү, тулы җавап бирү күнекмәләрен үстерү; сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.

Үстерү: иҗади фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Тәрбия бурычы: туган телебезне ярату, зурлау, аңа соклану хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: шәм, карта,  күл, конверт белән табышмаклар, кулъяулык, аудиоязма.

Эшчәнлек барышы.

  1. Кереш. Уңай халәт булдыру.

Хәерле көн- минем бакчам,

Хәерле көн – бар табигать,

Хәерле көн- дуслар,

Хәерле көн – кунаклар!

Балалар түгәрәк ясап утыралар. Түгәрәк уртасында бер шәм яна.

2.Мотивация. Тәрбияче: - Балалар, мин сезне тылсымлы бакчада күрүемә бик шат. Кемдер тылсымга ышана , кемдер юк. Шулай булуга карамастан, сез бүген монда. Һәм без тылсым дөньясына сәяхәткә барырбыз. Бу әкияти дөньяга керергә безгә тылсымлы, матур шәм ярдәмгә киләчәк.

Музыка. Шәм яна.

Балалар, кулларыгызны шәмгә сузыгыз да, күзләрегезне йомыгыз. Без күзләребезне  йомуга икенче бер тылсым илендә булачакбыз. Безнең һәрберебезнең эчке дөньясында тылсым яши. Аны тояр өчен вакыт кына табарга кирәк. Сез күзләрегезне ачкач, тирә – юньдә бернәрсә дә үзгәрмәс, ләкин бездә тылсымны тоя белү теләге уяначак. Чөнки без тылсымлы илдә. Күзләрне ачабыз. Тылсым ул күзгә күренми. Безгә аны тоярга өйрәнергә кирәк булачак. Шул вакытта гына без үзебезгә нәрсә дә булса ала алачакбыз. Ә хәзер әйдәгез юлга! Ә шулай да, без ничек инде бернәрсәсез юлга кузгала алабыз? Безгә нәрсә кирәклеген табышмакка дөрес җавап тапкач кына белә алабыз.

      Табышмак: Диңгезе бар, суы юк

                          Каласы бар, халкы юк,

                          Урманы бар, агачы юк.   (карта)

Димәк, безгә карта кирәк булачак. Менә сезнең алдыгызда карта (карта күрсәтү) һәм ул безгә юл күрсәтәчәк.  Карта буенча сөйләшү:

1.Безнең бакча           2. Сулга-күл          3.Уңга – урман            4.  Алмагач.  

Шулай итеп, балалар, без юлга кузгалыйк.  Безгә сулга таба барырга кирәк.

Безнең  алдыбызда күл. Теге ярга чыгар өчен сорауларга җавап табарга кирәк. (су өстендә ташлар була. 1) Син нинди авылда яшисең. 2) Иртә белән кешеләрне  нәрсә уята. 3)Апрель аенда кайсы язучының туган көнен билгеләп үтәбез.

Габдулла Тукайның шигырьләрен кем белә?

  • Менә, балалар, барлык сорауларга да җавап таптык. Әйдәгез әле, уйнап алыйк.
  • Уен. “Күңелле шакмак” Бер бала (Санамыш ярдәмендә бер бала сайлана. Ул  кубикны тәгәрәтә. Нинди рәсем чыга шуның турында сөйли) 
  • Юлыбызны дәвам итәбез. Картага күз төшерик әле. Анда агач рәсеме ясалган, ул агачка барып җитәр өчен дүрт адым атларга кирәк.
  • Бу алмагач тылсымлы икән. Әйдәгез әле, аның бер алманы өзеп карыйк әле. Анда “Мәкальләрне дәвам ит” -  дип язылган.

1) Әти шикәр, әни бал.

2) Китап – белем чишмәсе.

3) Кем эшләми, шул ашамый.

- Хәзер икенче алманы алыйк. Монысында “Кисәкләрдән кошларны җый” – дип язылган.

1) Кыш аеннан сон нинди ай килә?

2) Язны нинди күчмә кош алып килә?

3) Кар астыннан иң беренче шытып чыгучы чәчәк исеме?

- Монысын да эшләдек. Өченче алманы алып карыйк әле:

Динамик пауза.“Игътибарлы бул”

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, агач астында нинди конверт ята: аңа  “уен” - дип язылган. Уен: “Киресен әйт уенын уйнарга кушылган.”

- Балалар, безгә бакчага кайтырга вакыт. Әйдәгез, яңадан кулларны шәмгә  таба сузыйк, күзләрне йомыйк. (Музыка уйный).

Күзләребезне ачабыз. Менә без янәдән үзебезнең яраткан бакчабызда. Сез булдырдыгыз, балалар, барлык каршылыкларны да, биремнәрне дә төгәл, дөрес итеп үтәдегез. Молодцы!

                                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспекты занятий Занятия по развитию речи Конспект итогового занятия по развитию речи «В гости к бабушке»

Конспекты занятийЗанятия по развитию речиКонспект итогового занятия по развитию речи        «В гости к бабушке»...

Занятия по развитию речи Конспект итогового занятия по развитию речи «В гости к бабушке»

Закрепить умения подбирать слова, противоположные по смыслу (антонимы).Продолжать учить произносить звукосочетания: мяу-мяу, гав-гав, му-му.Продолжать учить узнавать животное по описанию, подбира...

Итоговое занятие по развитию речи в подготовительной группе компенсирующей направленности для детей с тяжелыми нарушениями речи по теме «Сад-огород».

Итоговое занятие по развитию речи в подготовительной группе компенсирующей направленности для детей с тяжелыми нарушениями речи по теме «Сад-огород».Цели:1. Уточнять и закреплять знания о фруктах и ов...

Итоговое занятие по развитию речи в старшей группе: «Путешествие в страну Красивой речи»

Цели:1. Формировать умения обобщать, классифицировать.2. расширять словарный запас через участие в словесно-речевых играх.3. Упражнять в делении слова на слоги, в подборе антонимов и синонимов.4. форм...

Конспект итогового занятия по развитию речи «Путешествие в страну Красивой речи) (старший возраст

Итоговое занятие по развитию речи в старшей группе: «Путешествие в страну Красивой речи»Программное содержание: выявить знания и умения детей, полученные на занятиях по развитию речи:-пони...

Итоговое занятие по развитию речи в старшей группе: «Путешествие в страну Красивой речи»

Итоговое занятие по развитию речи в старшей группе: «Путешествие в страну Красивой речи»Цели:1. Формировать умения обобщать, классифицировать....