Куяннарга кунакка
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

ачык шөгыль конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kuyannarga_kunakka.docx15.41 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Куянга кунакка.

Максат: Каен, чыршы, ылыс  белән таныштыру

Тәрбия бурычы: Табигатьтә үз-үзеңне тотуның элементар кагыйдәләре белән таныштыру (белмәгән хайваннарга якын килмәү, аларны сыйпамау, котыртмау; үсемлекләрне өзмәү һәм аларны авызга капмау ).

Үстерү бурычы: сүзлекне баету, тәрбияченең сорауларына җавап бирү, мөстәкыйльлелек һәм активлык күрсәтү теләген үстерү. Балаларда яшьтәшләре даирәсендә үз-үзләрен тоту тәҗрибәсе формалаштыру

Белем бирү бурычы:  агач өлешләрен, исемнәрен  дөрес атый һәм легодан агач төзергә өйрәнү

Төп белем бирү өлкәсе: танып-белү

Интеграль белем бирү өлкәләре: социаль-коммуникатив, сөйләм, эстетик сәнгать

Методик алымнар  һәм чаралар: уен мизгеле, сорау, аңлату,әңгәмә, мөстәкыйль эш

Җиһазлау:  лего уенчыклары, яфраклар, ылыслар

Сүзлек өстендә эш:  каен, чыршы, ылыс

Алдан эшләнелгән эшләр:   леголардан төрле корылмалар уйлап ясау

ЭШЧӘНЛЕК ТӨЗЕЛЕШЕ:

  1. Психологик көйләү “Куяннар”
  2. Артикуляцион гимнастика
  3. Әңгәмә “Көз”
  4. .уен: “Таны һәм әйт
  5. Ял күнегүе “Ак куян”
  6. Агач төзү
  7. С/рольле уен “Кибеттә”
  8. Дид.уен “Үз урынын тап”
  9. Дид.уен “Кайсы югалды”
  10. Йомгаклау

Балалар без бүген ни өчен куяннар булып киендек микән? (балалар җаваплары)

Әйтимме?

Без бүген сезнең белән куяннарга кунакка урманга барырбыз, куяннар бездән курыкмас өчен без куяннар булып киендек?

Минем кулымда шар бар :

Бу шар ни өчен кирәк микән?

Без балалар бүген шар белән өчып барырбыз

Шар нинди төстә? (ак)

Әйдәгез җитәкләшик. Зур шарыбызны кабартыйк, (өрү хәрәкәтләре ясау)

 һәм очып китик

Проектордан табигать күренеше карыйбыз

  • Балалар тышта нинди ел вакыты?(көз вакыты)
  • Карагыз әле агачлар нишләгән?( яфраклары саргайган, кызарган)
  • Карагыз әле монысы яшел икән.

Әйдәгез төшик менә бу аланга. Балалар белмәгән хайваннарга якын килергә ярамый, үсемлекләрне өзмәскә, агачларны сындырмаска  һәм  авызга капмаска. Менә безнең куян дустыбыз . Исәнме куянкай!! Ул безгә нәрсә күрсәтә икән?

 Карагыз әле бер агач ботагы ята. Бу агачның исеме каен. (кабатлату) Рәсемен күрсәтү: Каеннын күсәсе (кабатлату) яфраклары (кабатлату)  

Ә бу агачның исеме чыршы. Аның яфраклары ылыс дип атала.(Кабатлату)

Дид.уен: “Таны һәм әйт” балалар урындыкларыгыз астында яфрак бар, ылыс бар күрсәтегез әле миңа

  • Кая ылыс? (өскә күтәреп күрсәтәләр)
  • Яфрак кая? (күрсәтәләр)

Ял күнегүе “Ак куян”

Балалар әйдәгез әле агачны леголардан куянкайга төзеп күрсәтик

Бер көрән лего,тагы бер яшел лего, соңыннан ике төсле кызыл, сары лего яфраклары өскә уртага яшел яфракларын куябыз. Агач төбендә бер чәчәк бар.

-Тәрбияче күрсәтә

- Бер бала күрсәтә

-Бар балалар өстәл янында эшлиләр

Балалар әйдәгез әле яфракларыгызны , ылысларыгызны үз чиләкләренә салыйк.

Дид.уен “Үз урынын тап”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ромашка чәчәгенә кунакка

ТЕМА: “ Ромашка чәчәгенә кунакка”  Оештыру моменты: Исәнләшү җыры.Ромашкадан килгән хатны уку.Балаларга шарларны таратып чыгу. Максат: Балаларны ромашка чәчәге белән таныштыру. Үзенә х...

Конспект: "Әминә курчакка кунакка"

Конспект на тему здоровья...

Тема: Куян кунакка килгән. Тирә-юнь белән танышу.Уртанчылар төркеме.

Максат: Балаларны тәрбияче сөйләмен тыңлый һәм аңлый белергә; Кем? Нәрсә? Сорауларына дөрес җавап бирергә өйрәтү; яшелчә исемнәре, төсләр, саннар белән танышуны дәвам итү; фикерләү сәләтен үстерү;тата...

Уен-Сәяхәт "Мияубикәгә кунакка"

Закрепление с числом 5....

Шүрэле кунакка килә

Шөгыльләрне төрле формалар: уен, әңгәмә, курчаклар, әкият геройларын файдаланып үткәрергә тырышам. Шөгыльләрне “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасына”  нигезләнеп үткәрәм....

Кунакка барабыз

открытое занятие...