Конспект занятия по развитию речи "Э.Бикчэнтэева "Туп" шигырен яттан ойрэну.
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа)

Конспект занятия по развитию речи "Э.Бикчэнтэева "Туп" шигырен яттан ойрэну.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл otkr._zanyatie.docx18.86 КБ

Предварительный просмотр:

                           МБДОУ – Тюлячинский детский сад № 1

                        Тюлячинского муниципального района

                             

                                   Ә. Бикчәнтәева “Туп” шигырен яттан өйрәнү.

                                                           (план-конспект)          

                                                 (Икенче кечкенэлэр торкеме)

     

               

                                                                                            Воспитатель:

                                                                                Давлетшина Раиля Наилевна

                         

                                                              07.11.2016г.

                                       

                          Тема: Ә. Бикчәнтәеваның “Туп” шигырен яттан өйрәнү.

     Бурычлар:

  1. Шигъри әсәрнең эчтәлеген аңларга һәм сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтүне дәвам итү; сорауларга җавап бирергә күнектерү.
  2. Балаларның аңга алуларын, игътибарын, хәтерен, сәнгатьле сөйләмен үстерү;
  3. Балаларда кечкенәләр турында кайгыртучанлык хисе тәрбияләү; бергә шөгыльләнергә теләк уяту.    

      Җиһазлар: курчак, кәрҗингә салынган кечкенә туплар, савыт белән су, шигырьнең эчтәлеге сурәтләнгән рәсем,  “Туп” җырының аудиоязмасы (Р. Еникеева көе, Л. Лерон сүзләре).

                                                 Эшчәнлек барышы.

                                         (бала елаган тавыш ишетелә).  

          Тәрбияче: -  Балалар, ишетәсезме, кемдер елый. Кем елый икэн?.  

          (тәрбияче балаларны курчаклар почмагына алып килә).

  • Карагыз әле, курчак елый.  (тәрбияче курчакны кулына ала).
  • Бу курчакның исеме Әминә икән. Әминә, нигә елыйсын? (курчакны якын китерә).
  • Әминәнең тубы суга төшеп киткән икән. Балалар, туп суда батамы? (балаларны активлаштыру).
  • Әйе, туп суда батмый. Туп суга төшеп китсә дә, аны алып була. Әйдәгез, шул турыда рәсем карап китик эле. (рәсем карап китү).
  • Ә хәзер әйдәгез мин сезгә туп турында  шигырь укыйм. Әминә, син дә утырып тыңла әле.  

                                                                              Туп.  

                                                               Әминә елый үкереп,

     Тубым суга төште, дип.

                                                       Чү, Әминә, елама,

                               Туп батмый ул елгада.    (Ә. Бикчәнтәева)

  • Балалар, Әминә нигә елый? (Тубы суга төшкән).
  • Әминә еламасын өчен, нәрсә әйтергә кирәк? (Чү, Әминә, елама).
  • Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк эле.
  • “Чү, Әминә, елама, туп батмый ул елгада”.
  • Гүзәл, әйдә әле, син кабатла һәм Әминәне тынычландыр, юат. (бала курчакны кочаклый, йә башыннан сыйпый).
  • Марат белән Алсу, ә сез бергә кабатлагыз. (Активлаштыру).  

(Тәрбияче шигырьне икенче кат укый).

  • Әйдәгез әле, балалар, шигырьне бергәләп укыйк.  

(Өченче кат шигырьне бергәләп кабатлыйлар).

  •  Балалар, карагыз әле, Әминә ничек сөенде. Чөнки ул тупның суда батмавына ышанды. Ул елмая.
  • Ә хәзер, әйдәгез, бездә туплар белән уйнап алыйк. Кәрҗиндә нәрсәләр бар?

   ( туп салынган кәрҗин күрсәтә, туплар).  

   

 Музыка астында туплар белән уйнау. (аудиоязмада “Туп” җыры яңгырый).

  • Балалар, һәрберегез берәр туп алыгыз һәм савыттагы суга салыгыз. (эксперимент)
  • Карагыз әле, туплар никадәр күп. Алар суда батамы? (Юк).
  • Әйе, туп суда батмый икән. Хәзер моны безнең Әминә дә бик яхшы белә.
  • Булдырдыгыз балалар, афәрин!  Хәзер сезнең дә тубыгыз суга төшеп китсә, сез дә еламассыз инде, шулай бит?
  • Балалар без буген кемне юаттык? (Әминәне)
  • Әминә нигә елаган? (тубы суга төшкән)
  • Ә без аны ничек юаттык? (Чү, Әминә, елама)

         Кулланылган әдәбият:  

  • УМК “Туган телдә сөйләшәбез”, З.М.Зарипова (Методик кулланма) – Казан “Фолиант”, 2013 ел, 126 нчы бит.  
  • УМК “Балачак аланы”, К.В.Закирова (хрестоматия), Казан 52 бит.

                                                                   Самоанализ.  

                                                                     (Үз анализ)

2 кечкенәләр төркемендә оешкан белем бирү эшчәнлеге-

 сөйләм үсеше (матур әдәбият белән таныштыру).

     Тема: Ә. Бикчәнтәеваның “Туп” шигырен яттан өйрәнү.

      Белем бирү өлкәләре интеграциясе:

  • “Сөйләм үсеше” (сөйләм үстерү, сорау – җавап, яттан өйрәнү);
  • “Нәфис – нәфасәти үсеш (музыка);
  • “Физик үсеш” ( туплар белән хәрәкәтле уен);
  • “Танып – белү үсеше” (тикшерү эшчәнлеген үстерү).

      Бурычлар:

    1.Шигъри әсәрнең эчтәлеген аңларга һәм сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтүне дәвам итү;  

       сорауларга җавап бирергә күнектерү.

    2.Балаларның аңга алуларын, игътибарын, хәтерен, сәнгатьле сөйләмен үстерү;

    3.Балаларда кечкенәләр турында кайгыртучанлык хисе тәрбияләү; бергә шөгыльләнергә теләк уяту

 Оешкан белем бирү эшчәнлеге (ООД) конспект ярдәмендә алып бардым. Конспект, балаларның яшь үзенчәлекләренә туры китерелеп,  К.В.Закированың “Туган телдә сөйләшәбез”  УМК  методик кулланмасы бурычларына нигезләнеп төзедем. Белем бирү эшчәнлеге моментларында хәр программа бурычын тормышка ашыру өчен төрле алымнар, күрсәтмә материал, уенчыклар, ИКТ кулландым. Күрсәтмә материал өчен УМК рәсеме хәм УМК аудио язмасы аша алып бардым. Аларны күрсәтү хәм куллану белем бирү эшчәнлеге өчен бик үтемле булды, уен уйнаганда музыка куллану балаларның эмоциональ хисләрен үстерде.  

        Оешкан белем бирү эшчәнлеге гигиена нормаларына үз яшьләренә туры килә- 15 минут.  Эшчәнлектә балаларның  сөйләмнәрен, фикерләүләрен, истә калдыру өчен төрле сораулар, алымнар уен характерында алып бардым. Бигрәк тә балаларга тупны суга салып тәҗрибә үткәрү ошады. Алар үзләрен су буенда уйнаган кебек хис иттеләр.  

       Эшчәнлек барышында үземне балалар белән бер тигезлектә “күзгә – куз” булырга тырыштым. Балаларда үз- үзен тоту күнекмәләре ( башкаларны тыңлый алуы, бирелгән биремне игътибар белән тыңлау, оту истә калдыру, х.б.) үстерелде. Балаларның кызыксынулары өйрәнәсе, беләсе килү теләкләре бөтен эшчәнлек барышында күзәтелде.

       Эшчәнлек ахыры тупны суга салып, чынлапта аның суда батмаганына ышанып балаларның сөенүе белән тәмамланды.

 Мин эшчәнлек барышында куелган бурычлар үтәлде хәм максатыма ирештем дип уйлыйм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по развитию речи в подготовительной к школе группе на тему: «Зимующие птицы » Конспект занятия по развитию речи в подготовительной к школе группе на тему: «Составление рассказа по схеме о комнатном растении.»

Закрепить знания детей о зимующих и перелетных птицах, условиях их жизни, роли человека в жизни зимующих птиц. Упражнять в образовании сложных прилагательных, согласуя их с существительными в мужском ...

Конспект занятия по развитию речи в средней группе Тема: "Военная техника" план-конспект занятия по развитию речи

Формирование представлений о военном транспорте и его назначении.Закрепление в речи существительного с обобщающим значением транспорт....

Конспект занятия по развитию речи в старшей группе. Пересказ сказки «Лиса и рак» Конспект занятия по развитию речи в старшей группе на тему: «Пересказ сказки «Лиса и рак»

Конспект занятия по развитию речи в старшей группе. Пересказ сказки «Лиса и рак»Конспект занятия по развитию речи в старшей группе на тему:«Пересказ сказки «Лиса и рак&raq...

...конспекты занятий по речевому развитию для 1 младшей группыплан-конспект занятия по развитию речи (младшая группа)

Занятия с детьми ясельной группы носят игровой характер. Однако они имеют определённые цели, задачи, средства их осуществления и тем самым отличаются от игры. С самого начала занятий воспитателем став...

Конспект открытого занятия по развитию речи в старшей группе "Путешествие в сказочную страну". план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)

Конспект открытого занятия по развитию речи в старшей группе "Путешествие в сказочную страну". план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)...