Безнең уенчыклар.
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) на тему

Зарипова Рамиля Равиловна

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү өлкәсе буенча белем бирү конспекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл soylm_tele.docx22.91 КБ

Предварительный просмотр:

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү өлкәсе буенча белем бирү конспекты.

Тема: Безнең уенчыклар.

 Программа эчтәлеге:

  1. балаларда предметларны тасвирлау, вак моториканы камилләштерү, исем, сыйфат кулланып гади җөмләләр төзергә өйрәтү; предметлар атамасы, аларның өлешләрен атау, нинди материалдан ясалуы турында сөйләү хисабына сөйләмнәрен активлаштыру; [ш] авазын ныгыту;
  2. балаларның кызыксынучанлыгын, игътибарын, хәтерен, фикерләвен үстерү;
  3. балаларда уенчыкларга карата сакчыл караш, узара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

   Җиһазлар: видеопроектор, “Лунтик” мультфильмы видеоязмасы, Лунтик уенчыгы, “Серле янчык”, уенчык машина, йомшак куян уенчыгы, курчак, төркемдә уенчык почмагында агачтан, балчыктан ясалган уенчыклар, балалар санынча квадрат формасында киселгән кәгазьләр.

Төп белем бирү өлкәсе:Сөйләм үсеше.

Интеграль белем бирү өлкәләре: танып-белү үсеше, социаль шәхес үсеше, нәфис-нәфасәти үсеш, физик тәрбия үсеше.

Үткәрү вакыты: 21.10.2015

Балаларның яше: уртанчылар төркеме

Методик алымнар һәм чаралар:әңгәмә, күрсәтмә материал, үсендерү-мактау, сораулар,сүзле уен, дидактик уен,үстерелешле уен, ял минуты, иҗади эш, бәяләү.

Алдан үткәрелгән эш: төрле материалдан ясалган уенчыклар


Этап занятия, время, отведенное  на каждый  этап занятия

Содержание работы.

Методы, формы, приемы, используемые педагогическим работником

Предполагаемые действия (ответы) воспитанников

Примечание

Кереш өлеш

Өстәлдә “Серле янчык” тора. Тәрбияче балалар белән (Лунтик: “Мин тудым”,-дигән өлешкә кадәр) “Лунтик” мультфильмы видеоязмасын карыйлар. Тәрбияче видеоязманы сүндерә һәм балаларга сорау бирә.

Т: Балалар, мультфильм нинди герой турында булды?

Т: Бүген ул бездә кунакта. Исәнме, Лунтик!

Л: Хәерле иртә, балалар! Мин сезнең балалар бакчасын күрергә килдем. Сез монда ниләр эшлисез?
Л: Монда бик рәхәт икән.

Б:Лунтик

Л: Исәнмесез!

 (уйныйбыз, җырлыйбыз, биибез, саф һавада йөрибез, өйрәнәбез, әкиятләр укыйбыз, китаплар карыйбыз...)

Төп өлеш

Сүзле уен

(Лунтик өстәлдәге “Серле янчыкны” күреп ала.
Л: Ә бу нинди матур әйбер?

Л: Монда могҗизалар бар мәллә? Ә аның эчен карарга ярыймы?

Т: Әлбәттә, Лунтик син бит кунак. Балалар, аңа рөхсәт итәбезме?

Л: “Серле янчыкта” нәрсә бар икән? Ай, монда ниндидер дүрт тәгәрмәчле, кузовлы, кабиналы предмет бар, нәрсә ул?

Л: Нәрсә ул-машина? Безнең айда машина юк.

Л: Бигрәк матур итеп сөйләдең, мин барсында аңладым.
Т: Ә хәзер Лунтик, мин машина сүзен әйтәм, һәм бер авазга басым ясыйм. Балалар, сез тыңлагыз һәм нинди аваз икәнен әйтерсез. Маш-шина.
Т: Дөрес хәзер [Ш] авазын кызлар гына әйтә.
Т: Булдырдыгыз. Ә хәзер малалйлар әйтә.

Л: Сез бик матур итеп әйтәсез, мин алай ук булдыра алмыйм.

Б: “Серле янчык”

(индивидуаль һәм күмәк җаваплар)

Б: Әйе.

Б: Машина.

Б: Бу машина, бу йөк машинасы. Аның тәгәрмәчләре, кузовы, кабинасы бар. Бу машина белән йөк ташып була.

Б: [Ш] авазы.

Б: [Ш].

Б: [Ш].

Сулыш гимнастика-

сы.

Т: Балалар әйдәгез Лунтикны  [Ш] авазы белән дөрес суларга өйрәтәбез: Сулыш алганда кулларны як – яктан өскә күтәрәбез, сулышны чыгарганда кулларны аска тәшерәбез һәм  [Ш] авазын чыгарабыз. (күнегү берничә тапкыр кабатлана).

Дидиактик уен “Әйтеп бир”

Л: Әйдәгез, тагын “Серле янчык” эчен карыйк.
Т: Балалар, кайсыгыз Лунтикка ярдәм итә? Булат кил, син ярдәм ит.
Булат: (бала кулын янчыкка тыгып уенчыкны капшый) башы бар, ике күзе, күзе зур, авызы бар. Колагы озын. Койрыгы кечкенә, тәпиләре дә кечкенә.

Т: Балалар, нәрсә икән ул?
Т: Булдырдыгыз, балалар! Булат бик дөрес итеп билгеләрен әйтте. (куянны янчыктан ала)

Л: Бигрәк матур уенчык, минем беркайчан да куян күргәнем юк.

Б: Куян.

Т: Балалар, кайсыгыз куян турында сөйли?
Л: Куян турында бигрәк матур итеп сөйләдең, мин барысын да аңладым.

Б: (Куян турында хикәя)

Ял минуты.

Т: Балалар, әйдәгез Лунтикны уйнарга чакырыйк. (Ак куян шигырен хәрәкәтләр белән башкару).
Т: Булдырдыгыз балалар!

Үстерелешле уен:Сөйләп бир.

Л: Бу янчыкта тагын нәрсәдер бар. Миңа кайсыгыз ярдәм итә?
Милана: Аның башы бар, ике кулы, ике аягы, гәүдәсе бар.
Т: Балалар бу нәрсә?
Т: Булдырдың Милана. Курчак турында тулырак сөйләп бир әле.
Т: Рәхмәт,  Милана.
Л: Курчак. куян, машина – алар миңа барысы да ошады.
Т: Балалар машина, куян, курчакны бер сүз белән ничек атыйбыз?
Л: Ә бездә уенчыклар юк.
Т: Лунтик, тирә ягына кара әле, безнең төркемдә уенчыклар бик күп һәм алар төрле материалдан ясалганнар. (Балчыктан, агачтан, пластмассадан, резинадан ясалган уенчыклар күрсәтелә).
Л: Ничек кызык, ә кәгазьдән ясалган уенчыклар буламы?

Т: Балалар, Лунтикка кәгазьдән уенчыклар ясарга өйрәтәбезме?

Б: Курчак.

Милана: Курчак турында сөйли.

Б: Уенчыклар.

(балаларның җаваплары).

Б: Була. Алар кәгазь уенчыклар дип атала.
Б: Әйе.

Иҗади эш.

(Балаларга кәгазь квадратлар таратыла).
Т: Бу кәгазьләр нинди формада?
(Балалар тәрбияче ярдәмендә квадрат формасындагы кәгазьләрдән оригами ысулы белән уенчык ясыйлар.
Л: Бигрәк матур уенчыклар, ә минем дусларымның беркайчан да кәгазь уенчыклар күргәне юк.
Т: Балалар, Лунтикның дуслары кәгазь уенчыклар ясарга өйрәнсен өчен без нәрсә эшли алабыз?
Т: Лунтик, мә бу бүләкләр синең дусларыңа. ( балалар Лунтикка уенчыкларын бүләк итәләр).
Л: Рәхмәт дусларым!

Б: Квадрат.

Б: Үзебез ясаган уенчыкларны бүләк итә алабыз.

Йомгаклау.

Т: Балалар, без бүген нинди файдалы эш башкардык?

Т: Нинди белемнәр алды Лунтик?

Т:Ә сез үзегезгә нинди яңалык алдыгыз?

Т: Сау булыгыз, балалар!

Б:Лунтикка ярдәм иттек.

Б: уенчык төрләре белән танышты, нинди материалдан икәнен белде...

Б:сөйләргә өйрәнде, уенчык ясарга өйрәнде...

Б: Уенчык ясадык



                  Зарипова Рамиля Равиловна, воспитатель

МБДОУ «Детский сад № 27 «Рябинушка»  Елабужского муниципального района

(наименование дошкольного образовательного учреждения)

Конспект занятия

по развитию речи на тему:

«Безнең уенчыклар»

(средняя  группа)

Используемая программа (образовательная система)

«От рождения до школы» под редакцией Н.Е.Вераксы, Т.С.комаровой, М.А.Васильевой

(наименование  программы, образовательной системы)

Время занятия  20  мин.

МБДОУ  детский сад № 27 «Рябинушка»   ЕМР

 (наименование учреждения, где проводятся квалификационные испытания)

Дата проведения  квалификационных испытаний____________________2015 г.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль: “Уенчыклар илендә”.

               1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль.     ...

1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль: “Уенчыклар илендә”.

               1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль.     ...

Уенчыклар дөньясында

Занятие в средней группе с русскоязычными детьми: (повторение пройденной темы: "Игрушки") , ознакомление с новымы словами, обогащения словарного запаса и развитие творческих познавательных интере...

Тема: Уенчыклар иле-Страна игрушек. (средняя группа)

Итоговое занятие в средней группе по теме:"Игрушки"...

Конспекты НОД по УМК : "Уенчыклар, төсләр дөньясы"; "Безнең кунаклар"

Конспекты непосредственной образовательной деятельности в старшей и средней группе по обучению детей татарскому языку по УМК с использованием словесных, дидактических игр, с использованием компьютерны...

"Безнең сәламәтлек-безнең кулларда!"

Мероприятие для подготовительной группы...

сөйләм үстерү буенча шөгыль конспекты Тема: “Уенчыклар илендә кунакта” Мустафина Г.К. Тема: “Уенчыклар безнең якын дуслар ”

Уртанчылар төркемендә сөйләм үстерү буенча  шөгыль конспектыТема: “Уенчыклар илендә кунакта”  Мустафина Г.К.Тема: “Уенчыклар безнең якын дуслар &rdquo...