Конспект занятия "Күңелле уенчыклар"
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

Ясавиева Лилия Маславиевна

первая младшая группа

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_kunelle_uenchyklar.docx20.4 КБ

Предварительный просмотр:

Организационно – образовательная  деятельность в образовательной области

« Речевого развития»

ФИО: Ясавиева Лилия Маславиевна

Дата

25.04. 2017.

Тема

Күңелле уенчыклар

Белем бирү программасы

УМК .Туган көннән алып мәктәпкәчә.

Тип

Узган материалны кабатлау һәм ныгыту буенча

Яшь үзенчәлекләре

1 нче кечкенәләр төркеме.

Төп белем бирү өлкәсе

Тирә-юнь белән таныштыру

Интеграль белем бирү өлкәләре

“социаль –коммуникатив», “сөйләм телен үстерү”, “танып белү”, “физик үсеш”, “сәнгати- эстетик үсеш”.

Үткәрү формасы

Уен формасында

Максат

Тирә-юнь белән таныштыру

Тәрбия бурычлары:

  • Яшьтәшләре арасында үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәтү, шат һәм күңелле уйнауларына ирешү.
  • Балаларда  башка кешеләрне шатландырырга омтылыш тәрбияләү.  
  • Шөгыльнең кагыйдәләрен төгәл үтәргә, сабыр булырга  өйрәтү.
  • Балаларны кунак каршылау кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү, әдәпле итеп озатырга өйрәтү.

Сәләтләрен үстерү:  

  • хәзерге заман компьютер технологияләре белән таныштыруны дәвам итү.
  • тәрбияченең күрсәтмәсе буенча исеме, төсе, размеры буенча балаларның предметны табу осталыгын, сенсор сәләтләрен, игътибарын, хәтерен үстерү.

Белем бирү:

  • уенчыкларга нигезләнеп балаларның сүзләрне ачык һәм аңлаешлы итеп әйтүне ныгыту.
  • предметларны дөрес әйтергә йөрәтүне дәвам итү, аның кулланышын әйтеп бирүне ныгыту, төсләрне аера белү һәм дөрес әйтүне камилләштерү.
  • гади җөмләләр төзүне формалаштыруны дәвам итү, сүз байлыгын үстерү.

Сүзлек өстендә эш:

Кызыл, яшел, зәңгәр, сикерә, почмак.

Методик алымнар һәм чаралар

Ситуация, сорау – җавап, физминутка, өй төзү, йомгаклау.

Күрсәтмәлелек

курчак, капчык, уенчыклар (шалтыравык, шакмак, куян, туп, әтәч, машина, аю).

Балаларны оештыру

Шөгыль барышында балалар ярым түгәрәктә утыралар.

Индивидуаль эш

Пассив балаларны шөгыльгә тарту, әңгәмә барышында активлаштыру.

Алдан әзерлек эше

Уенчыклар белән уйнау, уен аша кулланышын билгеләү, әңгәмә үткәрү.

Эшчәнлек төзелеше

  1. Кереш өлеш – ситуация “Безгә бүген кунакка курчак килгән”.
  2. Төп өлеш.
  3. Физминутка “Күрсәт әле, үскәнем”
  4. Өй төзү.
  5. Йомгаклау.

Шөгыль барышы

1. Тәрбияче: Балалар, бүген безгә кунакка Алсу исемле курчак килгән. Әйдәгез әле аның белән исәнләшик.

Балалар: Исәнме, курчак.

Тәрбияче: Балалар, курчак нинди?

Балалар: Курчак матур.

Тәрбияче: Ул безгә буш кул белән килмәгән, ә “серле капчык” алып килгән. Хәзер без сезнең белән капчыктагы ниләр барын белербез.

 

2. Тәрбияче: Бу нәрсә?

Балалар: Бу – шакмак.

Тәрбияче: Ул нинди төстә?

Балалар: Кызыл төстә.

Тәрбияче: Шакмак тәгәриме?

Балалар: Юк аның почмаклары бар.

Тәрбияче: Бу нәрсә?

Балалар: Бу куян.

Тәрбияче: Куян нишли?

Балалар: Куян сикерә.

 

Тәрбияче: “Бу нәрсә?”

Балалар: Туп.

Тәрбияче: Туп нишли?

Балалар: Туп сикерә, туп тәгәри.

 

Тәрбияче: Бу нәрсә?

Балалар: Бу – әтәч.

Тәрбияче: Әтәч ничек кычкыра?

Балалар: Кикрикүк-кикрикүк.

 

Тәрбияче: Бу нәрсә?

Балалар: Бу – машина.

Тәрбияче: Бу нәрсә?

Балалар: Бу – аю.

Тәрбияче: Аю ничек йөри?

(Балалар күрсәтергә тиешләр)

 

3. Физминутка “ Күрсәт әле, үскәнем”

Бергәләп басыйк әле,

Түгәрәк ясык әле.

Аюлар ничек йөри,

Бергәләп ясыйк әле.

 

4. Балалар, менә безгә күп кунаклар килгән (аю, куян, әтәч, курчак ). Без бүген аларга өй төзибез.

Тәрбияче: Бу нәрсә?

Балалар: Бу – шакмак.

Тәрбияче: Бу нәрсә?

Балалар: Бу – өчпочмак.

Тәрбияче: Шакмак өстенә өчпочмак куябыз һәм без өй төзибез. (Һәр бала үз алдында эшли) Менә без сезнең белән аюга, әтәчкә, куянга өйләр төзедек.

 

5. Йомгаклау. Балалар, безгә бүген кем кунакка килде?

Балалар: Курчак килде.

Тәрбияче: Ул безгә нәрсә алып килде?

Балалар: “Серле капчык” һәм уенчыклар.

Тәрбияче: Нинди уенчыклар? (Куян, әтәч, туп, шакмак, машина, аю) һәм без сезнең белән өй төзедек.

Тәрбияче: Әйдәгез курчак белән саубуллашабыз.

Балалар: Сау бул, курчак.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия "Уенчыклар"

конспект занятия для средних групп по УМК...

Конспект занятия "Уенчыклар"

конспект занятия для средних групп по УМК...

Конспекты НОД по УМК : "Уенчыклар, төсләр дөньясы"; "Безнең кунаклар"

Конспекты непосредственной образовательной деятельности в старшей и средней группе по обучению детей татарскому языку по УМК с использованием словесных, дидактических игр, с использованием компьютерны...

Мәктәпкә әзерлек төркеме белән ачык дәрес конспекты «Уенчыклар үпкәләгән»

Конспект занятий для детей  подготовительной группы на тему:   « Уенчыклар үпкәләгән»Максат: Балаларда татар теленә карата кызыксыну hәм хөрмәт тәрбияләү. Һәр балага УМК лексик дозасынн...

сөйләм үстерү буенча шөгыль конспекты Тема: “Уенчыклар илендә кунакта” Мустафина Г.К. Тема: “Уенчыклар безнең якын дуслар ”

Уртанчылар төркемендә сөйләм үстерү буенча  шөгыль конспектыТема: “Уенчыклар илендә кунакта”  Мустафина Г.К.Тема: “Уенчыклар безнең якын дуслар &rdquo...

Уртанчылар төркемендә йомгаклау шөгыленең конспекты “Уенчыклар”

Уртанчылар төркемендәйомгаклау шөгыленең конспекты“Уенчыклар&rdquo...