Конспект занятия на тему "Яңа ел уенчыклары"
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)

Халиуллина Алия Фаритовна

"Яңа ел уенчыклары"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл конспект20.57 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Яңа ел уенчыклары.                                          

Бурычлар: балаларны Яңа ел бәйрәмен каршыларга әзерләү,чыршы уенчыклары белән таныштыру,уенчыкларның,предметларның билгеләрен ачыклау(үтә куренмәле,шома,төсле,матур,зур, кечкенә ,йомшак һ.б.) Нәфис сүзгә кызыксыну тәрбияләү.

Эчтәлек барышы:                                                                            

- Исәнмесез,балалар!Хәерле иртә!      

- Хәерле иртә!                                                                                                                                                                  

- Ничек хәлләрегез?                                                                                                      

- Әйбәт.                                                                                                                                                                                 –Карагыз әле,балалар безгә бүген кунаклар килгән.Әйдәгез әле аларга да хәерле иртәләр телик.

-Хәерле иртә!

-Балалар,әйтегез әле миңа тиздән нинди бәйрәм якынлаша?

-Яңа ел бәйрәме.Чыршы бәйрәме.

-Дөрес,балалар,Яңа ел бәйрәмен һәр кеше көтеп ала.Һәр җирдә Яңа елда чыршы бизиләр.Һәр кеше олымы ул,кечкенәме –Яңа елны каршыларга әзерләнә.Балалар ,әйтегез әле сез дә Яңа ел бәйрәмен түземсезлек белән көтәсезме?(әйе).Өйләрегездә чыршы бизәдегезме әле?Өйләрегездә чыршы бизәдегезме әле?Безнең төркемдә дә бар. Чыршы бар.Ул бизәлгәнме?(Юк)Карагыз әле,чыршы төбендә ниндидер тартма ята.Карап карыйк эле,нинди тартма икән ул?Бу тартма гади тугел,ә тылсымлы.(тәрбияче тартманы акрын гына селкетә)Анда нәрсәдер бар.Тартмада нәрсә бар икәнен белү өчен,аны ачып карарга кирәк.

-Ясмина,кил әле,тартманы ач,андагы предметларны балаларга күрсәт.(бала тартманы ача)

-Ясминә,син нәрсә алдын?(чыршы уенчыгы)

-Эйе,балалар тартмага чыршы уенчыклары салынган икән.Карагыз әле,бу уенчык нинди?(матур,тугәрәк,кы                                                                                                          зыл тостә,каты)

-Нинди материалдан эшләнгән?(Пыяладан)

-Бик яхшы,әйдәле,Рамина тылсымлы тартмадан син уенчык ал.Бу нәрсә?(Куян)

-Куян нинди?(Ак,йомшак,матур,кечкенә)

-Ә куяннар кайда яшиләр?(Урманда)

-Куяннар нәрсә ашарга яраталар?(Кишер ,кэбестә...)

-Адел кил әле акыллым,син дә уенчык ал.Бу нәрсә?(Чыршы уенчыгы)

-Ул нинди?(Түгәрәк,матур,зәңгәр төстә,каты...)

-Маликә эйдә син дә уенчык ал әле.

-Бу нәрсә?(Аю)

-Тартманы яхшылап карыйк әле,тагын аю бармы икән?(Бар)Алар нинди?(Берторле)Эйдә,Мәликә санап күрсәт әле,ничә аю булды?(Бер,ике)

-Яхшы,молодец.

-Самира син дә тартмадан уенчык ал әле.Бу нәрсә?(Йолдыз)

-Бик дөрес.Йолдыз нинди тостә?(Кызыл)

-Йолдызның ничә почмагы бар икән,әйдәгез бергәләп саныйк(1,2,3,4,5)

-Безнең чыршыбыз бизәлмәгән,ул матур булсын өчен әйдәгез тылсымлы тартмадагы уенчыкларыбыз белән яшел чыршыбызны бизик.

-Адел синдә нинди уенчык?

-Ясмина синдә нинди уенчык?....

-Ай нинди матур итеп бизәлде безнен чыршыбыз.Рәхмәт,балалар.Балалар без әле сезнең белән чыршы турында шигырҗләр дә беләбез.Әйдәгез әле искәтөшереп китик әле.Вова ,кил әле акыллым,сөйләп күрсәт әле шигырне.

Яшел чыршы без сине,

Сагынып беттек ел буе.

Син тагын да матуррак,

Бизәлгәнсең бу юлы.

Чыршы янына чакырам

Матур итеп басабыз.

Яңа елда әйлән-бәйлән

Бергә биеп алабыз.

-Әйе,балалар,без әле чыршы  турында шигырләр генә түгел,җыр да беләбез.Кунакларыбызга җырлап күрсәтәбезме?

Җыр “Чыршы”

-Булдырдыгыз,балалар!Без бүген сезнең белән яшел чыршыбызны нинди уенчыклар белән бизәдек(Матур,кечкенә,сары,зәңгәр ,кызыл,яшел,пыяла,ялтыравыклы,шома)

-Чыршы бизәү сезгә ошадымы?(Әйе)

-Яхшы.Әйдәгез,кунакларыбызны киләсе Яңа еллар белән тәбрикләп,алар белән саубуллашабыз

-Саубулыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по теме ‘’Ателье, ткани, одежда” Конспет занятия может быть использован педагогами коррекионным ГДОУ для детей с нарушениями речи

Конспект  занятияУчителя-логопеда  д/с №15 Петроградского района г. Санкт-ПетербургаПанариной Т.М. Методическая тема:            И...

Конспект занятия на тему:"Учимся быть здоровыми на занятии по ознакомлению с окружающим миром"

В данном занятии детям даётся представление о том,какую роль играют деревья в нашей жизни.Как они влияют на чистоту воздуха и состояние здоровья. Говориться о том,что надо бережно относ...

Практическое занятие. Моделирование конспекта занятия на тему: «Рассказывание на темы из личного опыта (по памяти) с детьми дошкольного возраста»

Уважаемые студенты и преподаватели, пользователи сайта!       На дворе XXI век и у нас есть возможность учиться, не выходя из дома, использу...

Конспект занятия на тему: "Не шути с огнем" план-конспект занятия по обж (средняя группа)

Расширить представления детей об огне, как друга и врага человека;Научить детей пользоваться телефоном для вызова пожарных «01» (запомнить номер);Привить интерес к работе пожарн...