Аю эзләре буйлап
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) на тему

зурлар төркемендә сөйләм теле буенча эшчәнлек

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ayu_ezlere_buylap.docx20.68 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:

«Аю эзләре буйлап»

Яшь үзенчәлекләре буенча төркем:

зурлар

Мәктәпкәчә белем бирү методикасы:

сөйләм үстерү

Бурычлар: 

-балаларның бәйләнешле сөйләм телен, эзлекле итеп сөйли белү сәләтен үстерү;

- сөйләмнең грамматик төзелешен камилләштерү;

-уеннар һәм тирә-юнь белән танышу барышында балаларның бәйләнешле сөйләм телен, сүз байлыгын,иҗади мөмкинлекләрен формалаштыру;

- балаларның эмоциональ-шәхси өлкәләрен,танып белү сәләтен үстерү;

Җиһазлар:

аю эзләре, «Көз» картинасы, туп, [у],[ү] авазлары, пикторграммалар, уен «дүртенчесе артык», мамык, клей.

Шәхси эш:

Пассив балаларны активлаштыру, кабатлау.

Сүзлек өстендә эш:

үрмәкүч, учак, урак.

Алдан эшләнгән эш:

Табышмаклар ятлау, [у],[ү] авазлпры әйтелешен ныгыту.

Шөгыльнең төзелеше:

1.Кереш өлеш (дәвамы 3 мин.)

Максат: балаларның игътибарын җәлеп итү, шөгыльгә кызыксыну уяту.

 2.Төп өлеш ( дәвамы 20 мин.)

 Максат: Максатларны үзләштерү.

 Методик алымнар:

1.Көз картинасы буенча хикәя төзү.

2.[у],[ү] авазларына сүзләр уйлап тап.

3.Уен «Тәрҗемәче».

4.Физминутка.

5.Уен «Бер сүз белән әйт».

6.Уен «Пазлны төзе».

7.Күмәк эш.

3.Йомгаклау өлеше ( дәвамы 2мин. )

Максат: Шөгыльне йомгаклау. Нәтиҗә ясау.

Белем бирү эшчәнлегенең барышы:

Тәрбияче: Балалар, без төркемдә булмаган арада кемдер йөргән бит, сизәсезме? Күрәсезме эзләрне?

Балалар: Әйе, күрәбез.

Тәрбияче: Сез ничек уйлыйсыз нәрсә эзе микән ул? Кешенекеме әллә берәр җәнлекнекеме?

Балалар: Кешенеке түгел, аю эзе.

Тәрбияче: Балалар, төркемдә нәрсә йөргәнен белер өчен табышмакны тыңлап китегез әле.

1 бала: Җәен урманга патша,

              Кышын кардан да аста. (Аю)

2 бала:  Асрамый да умарта, 
              Балны бик-бик ярата. 
              Кышын сөя йокыны, 
              Язгача тормый ята. (Аю)

Тәрбияче: Минемчә, бу эзләр болай гына калмаган бездә. Ул нәрсәнедер аңлата дип уйлыйм мин.

Тәрбияче: Балалар, шул эз буенча барсак, бәлкем күрәбез нәрсә эз калдырганын. Шунда беләбез инде, дөрес уйлыйбыз микән без, аю эзе дип.

Тәрбияче: Ярар, искә төшереп китик әле,кагыйдәләребезне.

1 бала: Каждый день всегда, везде,

              На занятиях в игре,

              Громко, четко, говорим,

              Никуда мы не спешим.

2 бала:  Если хочешь ответить, не шуми,

               Только руку подними.

Тәрбияче: Әйе, балалар, безнең төркемдә аю йөргән һәм үзенең эзләрен калдырган. Аны табыр өчен безгә биремнәр үтәргә кирәк. Үтибезме аюның биремнәрен?

Балалар: Әйе, үтибез.

Тәрбияче: Менә беренче биремгә килеп тә җиттек.

1 бирем: «Көз» картинасы буенча хикәя төзеп сөйләү.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, киттек алга.

                   2 бирем: [у],[ү] авазларына сүзләр уйлап тап.

Тәрбияче: Әфәрин,алгамы балалар?

Балалар: Әйе,алга апа.

3 бирем: уен «Тәрҗемәче»

Тәрбияче: Мин сезгә гәүдә әгъзаларын татарчасын әйтәм, сез мина аның русчасын әйтергә тиеш буласыз.

Тәрбияче: Монсы булды, әфәрин. Балалар, аю безгә ял итәргә тәкъдим итә.

Физминутка

Без инде хәзер зурлар,

Күп эшли безнең куллар,

Без идән дә юабыз,

Һәм керләр дә уабыз,

Тиздән зур үсәрбез,

Һәм эшкәдә китәрбез.

Тәрбияче: Юлыбызны дәвам итик.

Тәрбияче: Балалар, өстәлдә ниндидер уен ята, уйныйсыгыз киләме?

Балалар: Уйныйбыз.

4 бирем: уен «Бер сүз белән әйт»

Балаларга теләгән рәсемнәр төшерелгән  карточканы сайлап алырга тәкъдим ителә, бала шул рәсемнәрне бер сүз белән эйтергә тиеш булачак.

Тәрбияче: Балалар, булдырдыгыз.

Тәрбияче: Карагыз әле,аюнын бал савытлары бугай бу,эчендә нәрсә бар икән?

5 бирем: Уен «Пазлны төзе»

(Пиктограмма белән)

Балалар: Апа монда аю, мин аны таптым. Без дөрес уйлаганбыз аю дип.

Тәрбияче: Ярар, әйбәт булган. Әйтегез әле миңа, аю нинди ул?

Балалар: Аю йонлач, зур, усал, көрән төстә һ.б.

Тәрбияче: Балалар, булдырдыгыз.

Тәрбияче: Балалар,аюыбыз, адашып калган бугай. Кар явып китте, аларга йокларга вакыт җитте, димәк.

Күмәк эш: «Аюга он ясыйбыз»

Тәбияче: Әфәрин, балалар, сезгә бик тә нәрсәләр истә калды бүген?

Балалар: Уеннар, сүзләр уйлап табу, он ясау.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар, сез миңа бүген бик тә ошадыгыз.Саубулыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект "Авыл тарихы эзлэре буйлап"

Авыл тарихы буенча балаларнын белемнэрен ныгыту,  авылнын куренекле шэхеслэре, урыннары, уткэне белэн  белэн таныштыру, региональ якын килуне гамэлгэ ашыру....

"Тукай эзләре буйлап"

Балаларны  Г.Тукай  иҗаты белән таныштыру...

Шәһәребез урамы буйлап сәяхәт

материал для воспитателей , подготовительных групп....

«Татарстан елгалары буйлап»

Максат: Татарстан җөмһүрияте аша ага торган елгалар турында мәгълүмат бирү.Бурычлар:Елгаларыбызда суның чисталыгын саклау, әйләнә-тирә мохитка сак караш тәрбияләү.Табигать байлыгы – елгаларыбызн...

Шәһәр урамы буйлап сәяхәт.

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү. юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыту....

Экология сукмагы буйлап

МАДОУ №396 “Центр развития ребенка” Сабирова Савия Равиловна 1 категория 1. «Экология сукмагы буйлап»             (уртан...

"Татар халык әкиятләре буйлап сәяхәт"

Балаларга сәхнәләштерү өчен әзерләнгән, татар халык әкиятләре турында сценарий. "Төлке һәм каз", " Төлке һәм торна", Төлке һәм бүре" әкиятләрен берләштереп  әзерләнде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар ...