Водяная и Шурале-наши друзья
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)

Хуснутдинова Резеда Аюповна

Габдулла Тукай әкиятләре геройлары белән танышу,аларны сәхнәләштерү. Балаларнын сөйләм телен үстерүдә әлеге кичәләр бик файдалы булыр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл su_anasy_beln_shurle.docx19.81 КБ

Предварительный просмотр:

Габдулла Тукайның “Су анасы” , “Шүрәле” әкиятләренә нигезләнеп язылган әдәби кичә эшкәртмәсе

Максат: Г.Тукай иҗаты аша балаларның иҗади сәләтләрен ачу.
Бурычлар:1.Балаларны театр сәнгатенә тарту.

2.Сәхнәләштерүнең сәнгати чараларын(гәүдә торышы,интонация,хәрәкәтләр)кулланырга өйрәтү.

3.Балаларны ана телендә дөрес,матур итеп сөйләшергә өйрәтү,туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

 КАТНАШАЛАР:

Алып баручы

Шурәле

Су анасы

Гали белән Кәҗә

Бала белән Күбәләк

Малай белән Акбай

“Бәйрәм бүген” җыры яңгырый.

Алып баручы:

Иң матур җир кайда?- дисез,

Билгеле Кырлай җире

Барча әкият геройлары

Кырлайда туган инде.

Су анасы, Шүрәлеләр

Ел да җыела бире.

Ел да җыелмас иде, Кырлай шул

Аларның туган җире.

Урман күренеше.Шүрәле  үзенең биләмәләрен карап йөри, җимлекләргә җим сала.

Кошларга”  шигыре.Г.Тукай сүзләре.

Курыкмагыз, кошлар, күреп сез

Яныгызда мин барын,

Мин тимәм сезгә, фәкать

Сайравыгызны тыңларым.

Бик тынычлап сайрагыз сез,

Мин тимим,сезгә тимим.

Әллә иркендә торуның кадерен

Белмимме мин?!

Курыкмагыз, яхшы беләм,

Мин һич сезне ауламам,

Сайрагыз, тыңлап торырмын,

Тын да алмам,шауламам.

Икенче яктан калтырана-калтырана Су анасы  килеп чыга. Икесе ике яктан килеп, Шүрәле белән бәрелешәләр.

Шүрәле: - Бу тагын кем? Әй ,син кем? Нигә минем урманымда рөхсәтсез йөрисең?

Су анасы: - Ой,ой,ой, зинһар, кычкырма шулай. Күрмисеңме, ничек калтыранам, җитмәсә балыкларымны, бакаларымны, кыслаларымны да бик сагындым. Су анасы, мин Су анасы.

Шүрәле: - Су анасы булгач, бар, үзеңнең суыңа элдерт. Минем урманымда рөхсәтсез йөрмә монда. Бу сиңа турагентство түгел.

Су анасы: - Әй, синең урманыңда йөрергә бик рәхәт дип белдеңме әллә? Хәлемнән килсә, суымнан чыкмас идем.

Ләкин, җәй көне, ялгышып тарагымны басмада калдырган идем, бер авыл малае тарагымны урлап качты. Алтын тарактан башка нинди Су анасы инде мин? Менә  шул малайны , шул авылны эзлим. Булыш әле миңа урман хуҗасы.

Шүрәле: - Һай,туганым, аңлыйм синең хәлеңне. Беләм мин ул гаиләне. Ул малайның абыйсы – Былтыр бармакларымны шундый итеп кыстырды. Әле дә менә авыртып тора. Өф-өф.

Су анасы: - Тизрәк әйт, кайда ул авыл?

Шүрәле: - Авылмы? Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл- Кырлай диләр, җырлаганда көй өчен “ тавыклары җырлай” диләр.

Су анасы: - Соң әйдә, киттек тизрәк шул Кырлайга! (Китәләр)

Авыл күренеше.Өй тора.”Кырлай” дип язылган. Өй янында малай белән Акбай.(“Кызыклы шәкерт” шигыре сәхнәләштерелә)

Өйдән малай чыга.”Гали белән Кәҗә” шигыре сәхнәләштерелә.

Автор:

Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән

Әнә Кәҗә карап тора тәрәзәдән

Гали аны печән белән кунак итә.

Кәҗә рәхмәт укый, сакалын селкетә.

(Шүрәле белән Су анасы качып карап торалар).

Су анасы: - Кара әле, Шүрәле, бу Кырлай дигән авылда нинди әйбәт балалар яши икән бит. Берсе маэмайны өйрәтә, икенчесе Кәҗәне печән белән сыйлый.

Шүрәле:  - Әйе, Су анасы. Минем алар белән кети-кети уйнап аласым килә башлады.

Су анасы: - Юк,юк, Шүрәле дус. Без читтән генә күзәтик әле. Тагын нәрсәләр булыр икән.

Шүрәле: - Ярар, син дигәнчә булсын инде. Әнә ,кара әле, кемнәр чыкты?

Су анасы: - “Бала белән Күбәләк” түгелме соң?

(“Бала белән Күбәләк” шигыре башкарыла.)

(“Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре башкарыла)

Су анасы: - Шүрәле дус, мин карап-карап торам да, ә-ә-ә-нә тегесе (бер малайга күрсәтә)  минем тарагымны урлап качкан малайга охшап тора.

Шүрәле: - Әйдә,Су анасы, киттек тизрәк шунда.

(Шүрәле белән Су анасы балалар янына киләләр)

Су анасы, Шүрәле: (бертавыштан)- Балалар, исәнмесез?

Балалар: - Исәнме,Шүрәле! Исәнме,Су анасы!

Су анасы, Шүрәле:  ( бер-берсенә карашып)- Сез безне каян таныдыгыз?

Альмир Тукай абый” шигырен сөйли:

Әле укый белмәсәк тә,

“Туган тел”не җырлыйбыз.

Бу Тукай абый бүләге

Иң матур бер җыр дибез.

Әкияләрен сөйләп, тыңлап

Телләребез ачыла.

Су анасы, Шүрәлеләр

Безнең дуслар барысы да.

Шүрәле: - Менә,булдырдың улым, рәхмәт. Сез безне дусларыгыз итеп саныйсыз икән..

Су анасы: - Дуслар булгач,ник алайса сезнең берегез минем алтын тарагымны урлап качты соң?

Малай: -Су анасы, син мине зинһар гафу ит.Мин үз гаебемне таныдым.Бүтән беркайчан да сораусыз кеше әйберенә тимәм. (Таракны Су анасына бирә)

Су анасы: - Үз гаебеңне таныгач гафу итәрмен инде. Бүтән беркайчан да алай эшләмә.

Шүрәле: - И,балалар! Сезнең белән күңелле булып китте әле безгә. Болай булгач , берәр уен да уйнамыйча булмас. Хәзер түгәрәк ясап басыгыз әле.”Без-без-без идек” дип аталган уен уйныйбыз.

(Шүрәле балаларны кытыклап йөри, кем көлә- шул уеннан чыга).

Су анасы: - Балалар, сезнең белән уйнавы күңелле булды. Миңа балыкларым, бакаларым янына кайтырга кирәк.

Шүрәле: - Миңа да урманыма китәргә кирәк.Урманга җәй көне сезне кунакка чакырып калам.

Су анасы,Шүрәле:- Сау булыгыз!

Балалар: - Сау бул, Шүрәле! Сау бул, Су анасы!

Алып баручы:

Бар күңеллек бөтен дөньяда

Бар  бер ямь бүген

Нәрсәдән бу?

Альмир: - Мин беләм.

Барысы бергә: - Бәйрәм бүген! Бәйрәм бүген!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

История водяной капельки.(Детям о круговороте воды в природе)

В презентации представлена занимательная история путешествия водяной капельки, которая  предназначена для показа детям на занятии по ознакомлению с окружающим миром. В доступной детям дошкольного...

" В сакзку к Водяному"

Это занятие по исследовательской деятельности в старшей группе. Дети отправляются в сказку на воздушном шаре, где в лаборатории проводят ряд опытов с водой, воздухом и снегом....

Сценарий Новогоднего утренника "Проказы Водяного"

Сценарий для детей старшей, подготовительной группы детского сада предполагает предварительную подготовку детей. Просмотр видео письма, которое дети находят в группе....

Символ годаЧерно-синяя водяная змея.Аппликация "Змея 2013".Техника торцевания.

Наша фантазия безгранична, техник работ с бумагой большое разнообразие. И торцевание одна из них. Ребята из нашей группы с этой техникой знакомы давно, и уже выполнили очень много работ. Так как...

Коллективная работа "Водяные лилии"

Знакомить детей с окружающим миром.Развивать фантазию, воображение,мелкую моторику польцев рук.Закреплять знание основеых цветов, навыки пользования клеем....

Презентация "В гостях у капельки" На помощь к водяному. Опытно-экспериментальная деятельность с детьми подготовительной группы.

Презентация "В гостях у капельки """ На помощь к водяному" является полностью готовым материалом для организации опытно-экспериментальной деятельности с детьми подготовительной группы, при условии, чт...

Развёрнутый план-конспект НОД воспитателя с детьми старшей группы Тема: «Друзья для водяного»

Развёрнутый план-конспект НОД воспитателя с детьми старшей группы Тема:  «Друзья для водяного»...