Конспект интегрированного занятия по познавательному развитию на татарском языке с детьми 2 младшей группы
план-конспект занятия по развитию речи

Шафигуллина Лейсан Равильевна

Конспект интегрированного занятия по познавательному развитию на татарском языке с детьми 2 младшей группы

Скачать:


Предварительный просмотр:

                        МУНИЦИПАЛЬНОЕ АВТОНОМНОЕ ДОШКОЛЬНОЕ

                             ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ

    «ЦЕНТР РАЗВИТИЯ РЕБЕНКА ДЕТСКИЙ САД № 92 «ЛАДУШКИ»

НИЖНЕКАМСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

                           Конспект

  интегрированного занятия по познавательному развитию на      татарском языке с детьми второй младшей группы на тему:

                          «Кышкы урманга сәяхәт»

                     

                                                                                                                                                                                                            

                                     

                                                                                                       

                                                                                               Воспитатель :                                            

                                                             Шафигуллина Лейсан Равильевна, 

                                        МАДОУ «ЦРР – детский сад № 92 «Ладушки»                                                   

Возрастная группа:  II нче кечкенәләр төркеме

Тема: «Кышкы урманга сәяхәт»

Белем бирү өлкәсе: танып-белү, сөйләм телен үстерү,  иҗтимагый-коммуникатив үсеш.

Әйдәп баручы белем бирү эшчәнлеге : сөйләм үсеше

Күренеш : интегрированный (катнаш)

Специфические виды детской деятельности, в которую вовлечены воспитанники: күрсәтмәле, уен,әңгәмә,физминут.

Максат :  балаларның сүз байлыгын арттыру.Кыргый хайваннар турындагы күзаллауларны киңәйтү,актив сөйләмне,игътибарлыкны,фикерләүне үстерү.

Белем бирү өлкәсендә бурычлар:  

Белем бирү: кыргый хайваннар турындагы белемнәрен ныгыту, табышмаклар белән кызыксынуларын арттыру.Берничә сүздән торган җөмләләр белән җавап бирүләренә ирешү.

Үстерү бурычлары: балаларда уйлап табу hәм күзаллау сәләтен,логик фикерләүләрен үстерү.

Тәрбия бурычы: иътибар белән тәрбиячене тыңларга өйрәтү, дөрес итеп сорауларга җавап бирү,эмоциональ ярдәмчеллек, хайваннарга сак караш тәрбияләү.

Методик алымнар,шулай ук балаларны мөстәкыйльлеккә этәрүче алымнар: әңгәмә,мактау,уен алымы,табышмаклар.

Җиhазлар:  картинкалар, йомшак уенчыклар, төрле төстәге түгәрәкләр, чыршылар,кар бөртекләре,ак җәймә.  

Алдан эшләнгән эшләр:   презентация карау «Кыргый хайваннар», әңгәмә, китаплар уку, кышкы картиналар карау.

Структура и примерный хронометраж:  кереш,    төп,   йомгаклау.

Алда эшлисе эшләр:  балаларда кыргый хайваннарга карата кызыксынучанлык уятырга булышу,алар белән таныштыруны дәвам итү.

 

 

Эшчэнлек барышы:

Тәрбияче: Исәнмесез балалар! Кәефләрегез ничек?

Балалар: Әйбәт рәхмәт.

Тәрбияче:Әйдәгез без сезнен белән “Хәерле иртә” уенын уйнап алыйк

-Хәерле иртә, күзләрем(күзләрне сыйпау) уяндыгызмы?(бинокль кебек ясыйбыз)

-Хәерле иртә колакларым(колакларны сыйпау) уяндыгызмы?(кул учларын колакларга кую)

-Хәерле иртә кулларым(кулларны сыйпау), уяндыгызмы?(кул чабу)

-Хәерле иртә, аякларым(аякларны сыйпау), уяндыгызмы?(аяклар белән тыпырдау).

-Хәерле иртә дусларым, мин уяндым(башны бераз янтайтып, елмаю).

Менә безнең хәзер кәефләребез дә күтәрелеп китте.

Тәрбияче:балалар әйтегез әле,елның нинди фасылы хәзер?

Балалар:кыш

Тәрбияче:әйе дөрес әйтәсез. Ә кыш нинди ул?

Балалар:ак,салкын,буранлы,карлы.

Тәрбияче:әйе бик дөрес әйтәсез балалар,булдырдыгыз.

Балалар карагыз әле безгә кунакка кем килгән?

Балалар:кар бабай.

Тәрбияче:кар бабай нинди төстә,формада балалар?(балаларның җаваплары)

Тәрбияче:без сезнең белән бүген кышкы урманга сәяхәткә барабыз. Ләкин безгә анда барып җитү өчен автобус кирәк булачак,ә безнең автобусларның тәгәрмәчләре ватылган hәм төрле фигуралар белән буталып беткәннәр.безгә хәзер кирәкле фигураны табып аларны ясарга кирәк. Балалар ә тәгәрмәчләр нинди фигура?(өстәл янында балалар кирәкле фигураны алып автобусның тәгәрмәчләрен ясыйлар).

Тәрбияче:булдырдыгыз балалар! Ә хәзер кузгалдык сәяхәткә.(музыка кую).

Тәрбияче:менә балалар без килеп тә җиттек. Карагыз әле нинди ул урман,монда нинди агачлар утыра?

Балалар:кар яуган,чыршылар утыра. Чыршыда кар бөртекләре,ак төстә.

Тәрбияче:балалар бу чыршыда ничә кар бөртеге,ә монсында?(күп,әз). Менә бу чыршының буе ничек?(биек-тәбәнәк,озынрак-кыскарак).

Тәрбияче:безнең монда агач артында тагын кемнәрдер бар. Ләкин алар без табышмакларга җавап биргәч кенә табылырлар.(кыргый хайваннар турында табышмаклар әйтү,hәм балаларның җаваплары).

1.Җәен соры,кышын ак-

Аңа шулай яхшырак(куян).

2.Кош түгел, оча,

Чикләвекне ярата,

Сызгырса,урманны яңгырата(тиен).

3. Нечкә билле,көлтә койрыклы(төлке).

4.Сорыдыр төсе,

Үткендер теше,

Урманда йөри,

Сарыклар эзли(бүре).

5.Җәйнең буе бал җыя,

Кышның буе хәл җыя(аю).

6.Энәләре үзе белән йөри,

Үзе тегә белми.

Тәрбияче:Балалар бу хайваннар бөтенесе бергә нинди хайваннар дип атала?

Тәрбияче:балалар сез бик аргансыздыр инде,әйдәгез әзрәк уйнап алыйк.

Куянкай

Ап-ак куян утырган,

Колакларын селкетә.

Менә шулай,менә шулай

Колакларын селкетә.

Куян туңа башлагач,

Тәпиләрен җылыта.

Менә шулай,менә шулай,

Тәпиләрен җылыта.

Куян тагы да туңа

Сикергәләп тә куя.

Менә шулай,менә шулай

Сикергәләп тә куя.

Кем куянны куркытты?

Куян сикереп качты.

Менә шулай,менә шулай,

Куян сикереп качты.

Тәрбияче:менә монда өстәлдә бер әкиятнең геройлары утыра,нинди әкият дип атала бу балалар? Ә хәзер без сезнең белән бу әкиятне дөрес итеп бер-бер артлы төзербез.

Тәрбияче: балалар кайда бардык без сезнең белән? Сезгә бүгенге сәяхәт ошадымы? Нәрсәләр күбрәк ошады,ни өчен? Кемнәрне күрдек без бу сәяхәттә?

Тәрбияче:шуның белән безнең сәяхәтебез тәмам,кыргый җәнлекләр белән саубуллашыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект интегрированного занятия по познавательному развитию с использованием здоровьесберегающих технологий в старшей группе.

Применение игровых приемов со здоровьесберегающими технологиями в образовательном процессе НОД в реализации ФГОС ДО....

Конспект интегрированного занятия по познавательному развитию с использованием здоровьесберегающих технологий в старшей группе по теме: «Где живет «Здоровье».

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение« Детский сад №111»Конспект интегрированного занятияпо познавательному развитию с использованиемздоровьесберегающих технологий ...

конспект интегрированного занятия по познавательному развитию "такая разная осень" в старшей разновозрастной группе

занятие по познавательному развитию подготовлено к открытому просмотру в старшей разновозрастной группе...

Конспект интегрированного занятия по познавательно-исследовательской деятельности: «Волшебство магнита» с детьми старшей группы

Цель: способствовать развитию у детей познавательной активности, любознательности; развивать мыслительные операции.Задачи:- систематизировать знания детей о магните и его свойствах притягивать предмет...

Конспект интегрированного занятия по познавательному развитию «Где живут витамины?» с детьми первой младшей группы

Знакомство детей с понятием «витамины», какую пользу они приносят для человека....

Конспект интегрированного занятия по познавательному развитию с элементами экспериментирования для детей старшей группы Тема: «Волшебница- вода»

Конспект интегрированного занятия по познавательному развитиюс элементами экспериментирования для детей старшей группыТема: «Волшебница- вода» Форма НОД: научная лабораторияФормы организац...