Аю янына кунакка
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа)

Ахатова Фирая Фаритовна

итоговое занятие в ясельной группе

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципиаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

“Катнаш төрдәге Актаныш 6 нчы балалар бакчасы”

“Аю янына кунакка”

(Ясле төркемендә әйләнә-тирәдә ориентлашуны киңәйтү

 һәм сөйләм телен үстерү эшчәнлеге)

                                             тәрбияче:

                                                                  Ахатова Ф.Ф.

Актаныш, 2019ел

Максат: уен элементлары аша балаларның белемнәрен, сөйләм телен үстерү.

Бурычлар:

  1. Тәрбия бурычлары: тәрбияче һәм иптәшләре белән аралашу теләге уяту, җәнлекләргә карата кайгыртучанлык тәрбияләү.
  2. Үстерү бурычлары: балаларның игътибарын, фикер йөртү сәләтен, вак моторика үстерү.
  3. Белем бирү бурычлары: балаларның кыргый җәнлек-аю турында күзаллауларын киңәйтү. Сүзлек запасларын активлаштыру һәм баету.

Төп белем бирү өлкәсе:  Әйләнә – тирәдә ориентлашуны киңәйтү һәм сөйләм телен үстерү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: социаль аралашу үсеше ,Сөйләм үсеше,  танып-белү үсеше,

Җиһазлау: аю уенчыгы, чыршылар, кәрзин белән күркәләр.

Методик алымнар һәм чаралар: уен, сорауларга җавап бирү, мактау.

Алдан үткәрелгән эш: шигырь, бармак уены, логоритмик уеннар  өйрәнү.

Сүзлек өстендә эш: борын, колак, койрык.

Көтелгән нәтиҗәләр: балаларның аю турындагы күзаллаулары киңәя, сүзлек запаслары баеый.

Эчтәлек барышы:

I.  Оештыру моменты:

-Хәерле көе, балалар. Бүген безгә апалар кунакка килгәннәр, әйдәгез әле, алар белән  исәнләшеп алыйк.(Исәнмесез! Хәерле көн!)

II.  Төп өлеш.

  1. – Балалар, сез кунакка барырга яратасызмы? (әйе)

Без бүген сезнең белән кунакка барырбыз.

Тигез басып, тәртип саклап

Без урманга барабыз, (атлап бару)

Җиләкләр өзеп алабыз (иелеп җиләк өзү)

Кәрзиннәргә салабыз.(тураеп кәрзиннәргә салу)

Түмгәкләр, агач төпләре(күрсәтү)

Аша сикереп чыгабыз(сикерү)

  • Без сезнең белән аю янына кунакка килдек. Кунакка килгәч иң беренче итеп нишләргә кирәк? (исәнләшергә)
  • Әйдәгез әле, аю белән исәнләшик.
  • Балалар , аю матурмы? (аю матур)
  • Аюның нәрсәләре бар? (колагы, күзе,  борыны һ.б. )
  • Самат , аюның күзе кайда? (самат чыгып күрсәтә)
  • Ә сезнең күзләрегез кайда? Күрсәтегез әле? (булдырдыгыз)
  • Ә безнең аяклар кайда? (тыпырдыйлар)
  • Ә безнең куллар кайда?(чәбәклиләр)
  • Аю нинди төстә? (көрән)
  • Балалар аю нинди ул? (көчле, матур, йомшак)
  1. Логоритмик уен “Мишка”
  • Балалар аю белән уен уйнап алабызмы?

Мишка косолапый, по лесу идет

Шишки собирает, песенку поет.

Вдруг упала шишка, прямо  мишке в лоб,

Мишка рассердился, и ногою топ!

(балалар текстның сүзләренә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар)

  • Карагыз әле, аю күпме күркәләр җыйган. (ялгыш кәрзинне аудару, күркәләр паласка түгелә)
  • Ой-ой-ой! Күркәләр паласка түгелде. Аю бик борчылыр инде. Балалар күркәләрне кәрзингә җыеп бирик әле. Карагыз әле, күркәләр нинди ул? (каты, кадый торган, зур, кечкенә)

3.Уен “күркәләрне җый!”

  • Булдырдыгыз, балалар! Аюның кәрзинен өенә алып куяек әле.
  • Аюга  күңелсез булмасын, тагын бер уен уйнап алыйк әле.
  1. Уен “Аю йөри лап-лап”

Аю йөри лап-лап

Үләннәрне таптап!

Аю алай итмә син,

Безнең белән уйна син.

Бер урында тик торма,

Тыпыр-тыпыр тыпырда.

Аю бик арган икән, ү

тәмләп йокыга киткән.

Аю әйдә тор инде,

Тагын бер уйныйк инде.

-Булдырдыгыз!

- балалар , аюга бармак уены да өйрәтәбезме?

4.Бармак уены.

Баш бармагым була –бүре,

Имән бармагым- төлке,

Урта бармагым-керпе,

Атсыз бармагым – аю,

Чәнти бармагым – куян,

Куянны кая куям?

III  Йомгаклау.

  • Афәрин. Аюга безнең белән уйнау бик ошады. Ләкин , безгә үзебезнең төркемгә кайтыр вакыт та җиткән. Әйдәгез аю белән саубуллашыйк.
  • Саубул, аю!
  • Әйдәгез әле, килгән “Тылсымлы” юлыбыздан тыныч кына кайтыйк.
  • Балалар, без сезнең белән нәрсә янына кунакка бардык?
  • Аюның нәрсәләре бар( колак, күз)
  • Балалар, сез бүген бик актив катнаштыгыз. Рәхмәт сезгә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ромашка чәчәгенә кунакка

ТЕМА: “ Ромашка чәчәгенә кунакка”  Оештыру моменты: Исәнләшү җыры.Ромашкадан килгән хатны уку.Балаларга шарларны таратып чыгу. Максат: Балаларны ромашка чәчәге белән таныштыру. Үзенә х...

Конспект: "Әминә курчакка кунакка"

Конспект на тему здоровья...

Тема: Куян кунакка килгән. Тирә-юнь белән танышу.Уртанчылар төркеме.

Максат: Балаларны тәрбияче сөйләмен тыңлый һәм аңлый белергә; Кем? Нәрсә? Сорауларына дөрес җавап бирергә өйрәтү; яшелчә исемнәре, төсләр, саннар белән танышуны дәвам итү; фикерләү сәләтен үстерү;тата...

Уен-Сәяхәт "Мияубикәгә кунакка"

Закрепление с числом 5....

Шүрэле кунакка килә

Шөгыльләрне төрле формалар: уен, әңгәмә, курчаклар, әкият геройларын файдаланып үткәрергә тырышам. Шөгыльләрне “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасына”  нигезләнеп үткәрәм....

"Лунтик янына кунакка!"

Барышы:  Тыңлагыз, тыңлагыз! Бүген без сезнең белән сәяхәт итәргә брырбыз.Кая барырбыз икән? Экранга карагыз әле ( Лунтик рәсеме чыга слайд) Таныйсызмы балалар? -(Экранда конверт рәсеме чыга...