«Исәнме, Кыш-Кышкай!»
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа)

Хуснулина Гузель Габдулхаевна

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерүдә мнемотехника кулланып кыш темасына сюжет картинасы буенча хикәя төзү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл isenme_kysh-kyshkay.docx22.45 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерүдә мнемотехника кулланып сюжет картинасы буенча хикәя төзү» (уртанчылар төркеме)

«Исәнме, Кыш-Кышкай!»

Максат:

- мнемотехника кулланып балаларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү 

Бурычлар:

- картинаны бербөтен итеп кабул итә белү ,аның эчтәлеге турында фикерләү;

- тәрбияченең хикәя үрнәгенә таянып,балаларны сюжет картинасы буенча кечкенә генә хикәя төзергә өйрәтү ;

- “Кыш " темасы буенча сүзлек запасын ачыкларга һәм активлаштырырга»;

-  хәтер, логик  фикерләү сәләтләрен үстерү ;

- бер –берен тыңлап аралашу культурасын тәрбияләү

Җиhазлар hәм материаллар:

- мольберт;

- сюжетлы картина;

- мнемотаблица;

-  снеговик киеме ;

- посылка;

- конверт;

     - кышкы сый .

Алдан эш:

- кыш турында сөйләшү;

- иллюстрацияләр карау;

- дидактик уеннар;

- матур әдәбият уку.

Активлаштыру , сүзлек запасын баету:

- кыш салкын, карлы, ак, матур , юеш, ак, пушистый, йомшак, ялтыравыклы ,бәллүр, пычрак, ялтыравыклы,

- кыш кәне кәеф  күңелле, шатлыклы, яхшы

Эчәнлек барышы:

Исәнмесез, балалар! Хәерле көннәр сезгә. Балалар, әйтегз әле, бүген сезнең кәефләрегез ничек? (Балалар җавабы) .

Әйдәгез әле кулларны кулга тотынышып бер-беребезгә җылылык һәм яхшылык бүләк итеп елмаеп алыйк. (Түгәрәктә кулга-кул тотынышу)

(Ишеккә шаку)

Кар бабай -почтовик: Исәмесез балалар. Мин дөрес килдемме? Бу уртанчылар төркемеме?

Мин кар бабай-почтовик, сезгә посылка китердем. Кемнән икәнлеген беләсегез киләме? Алайса табышмакка җавап бирегез:

Салкын сав хава

Йомшак кар ява

Урамга чыксан

Битлэр кызара

Бу нинди ел фасылы? (кыш)

Афәрин! Менә посылканы тотыгыз, ә мин уз юлым белэн китэм.

Тәрбияче:  Бик кызык,нэрсэ жибэрде икэн безгэ кыш. Ой ,монда хат.

Тэрбияче хат укый.

Исәнмесез, кадерле балалар! Мин  кыш-кышкай . Мин елның иң салкын вакыты. Мин , йортларны ,жирне һәм агачларны ак йомшак  юрганнар белән каплыйм. Елгаларны һәм күлләрне көмеш боз белән каплыйм.

Миңа кызык, балалар яратамы мине ? Һәм алар кыш коне  урамда вакытны ничек үткәрәләр?

Балалар,ә сез кышны яратасызмы? (әйе).

Ә ни өчен яратасыз? (чана,чаңгы шуарга була,урамда уйнарга,кар бабай әвәләргә,биек таулардан шуарга,күңелле уеннар уйнарга).

Кышын урамда уйнаганда кәефебез нинди? (күңелле, шатлыклы, яхшы )

Балалар ,мин сезгә уен уйнап алырга такъдим итәм.Сезнең каршыгызда ак кагазь битләре,әйдәгез алардан кар йомарлырын ясыйбыз.

Кар йомарларын савытка салып ,кыш нинди икәнлеген әйтәбез?

( карлы , салкын, ак, матур,буранлы,)

Ә кар нинди? (салкын, юеш, ак, йомшак,ялтыравыклы,  матур )

                                                                Сулыш гимнастикасы.

Балалар ,өстәлдә кар бөртекләре.Әйдәгез аларны алып очыртып карыйбыз.( борын белән хава алып ,әкрен генә  авыздан хава чыгарабыз)

Әфәрин,балалар!

Мольбертка А3 форматындагы иллюстрация эленә “Балалар кар бабай әвәли”

Тәрбияче : Балалар, мин сезгә менә шундый картина  әзерләдем . Анда нәрсә сурәтләнгән?? (балалар, кар бабай).

 Елнын кайсы вакыты? (кыш, ).

Сез ничек белдегез? (бик  күп кар, балалар җылы каиемнәрен кигән , агачлар йоклый , салкын җил исә)

Әфәрин, балалар! Картинаның исеме  «Балалр кар бабай әвәли».

Ял минуты:

Исәнме Кыш-Кышкай!                            (баш иябез)

Бүләккә нәрсә алып килдең?                  (кулларны читләп үстерәбез)

Ак йомшак кар                                          (чүгәлибез, күз алдына китереп  кулларыбыз белән кар сыпырабыз)

Салкын җил                                               (басып ,кулларны як-якка селкибез)

Чаңгыда шуабыз                                          (чаңгы шуу хәрәкәтен ясыйбыз)

Чыршыда җем-җем утлар яна!                (кулларны өскә күтәреп ,фонариклар әйләндерү хәрәкәтләрен ясау)

Балалар, әйдәгез, Кыш – Кышкай  өчен ,безнең картина турында хикәя төзик, аны сөендерик?

Безгә  менә шушы схемаярдәм итәчәк.

   Мольбертка А3 форматындагы мнемотаблица эленә

       Әйдәгез, игътибар белән картинага  карыйбыз

Беренче рәсемдә без кышкы урман күрәбез. Икенче картинада нәрсә күрәбез? (ап-ак кар,кар ява).

Алдагы рәсемдэ нәрсә күрәбез? ( малайга салкын). Алдагы рәсемдә балалар,алар җылы итеп киенгән,кыз,малай чана шуа .Балалар чана шуганнар,чаңгыда ,кар йомарларын атып уйнадылар. Кар бабай әвәләделәр. Кыш коне бик рәхәт!

Балалар, әйдәгез минем сөйләвемне игътибар белән тыңлагыз, ә аннары кайберләре үз көчләрен сынап караячак.

Кыш җитте.Бөтен җирне ап-ак  кар каплады,йомшак кына кар явып тора.Урамда салкын.Балалар җылы киемнәрен киеп,урамга уйнарга чыкканар.Алар чанада шудылар,чаңгыда,кар йомарларын атып уйнадылар.Матур кар бабай әвәләделәр. Кыш бик рәхәт.

 Хәзер сез үзегез  сөйләп карагыз әле? Ә берни дә онытмас өчен, схемага карагыз.

Тәрбияче ике-өч бала чакыра  һәм сөйләвен сорый.

Афәрин, сезнең яхшы хикәяләр килеп чыкты! Миңа бик ошады!

Мин сезгз уен уйнап алырга такъдим итщм.Уйныйбызмы? (Әйе)

Сез ике командага бүленәсез. Безнең максат – кар-бабайның рәсемен ясарга.Ләкин хәр бер уенчы бер генә деталь ясый.Кайсы команда беренче рәсемне ясап бетерә,шул җиңүче була.

Йомгаклау өлеше:

Тәрбияче: Без буген нәрсә турында сөйләштек ? (кыш,кар).

     Сезгә нәрсә күбрәк ошады?

      Кемгә сөйләр идегез?

Ә безнең посылкада әле нәрсәдер бар . Әйдәгез, карыйбыз.

 (Тәрбияче кышкы сый өләшә).

Әфәрин,балалар!!!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур да соң кышкы урман

Максат:1.Балаларны кышкы үзгәрешләр,кышкы табигать,кыргый җәнлекләр тормышы белән таныштыру.             -балаларны сәнгать әсәрләренең тагын бер төре-пейзаж белән танышт...

Кышкы урман

Тема:Кышкы урманда.Бурычлар:1)балаларның олылар белән аралашу теләген хуплау,исем һәм сыйфатларны кулланырга өйрәтү:озын колаклы куян,соры бүре;кыргый хайваннарның тышкы билгеләрен һәм гадәтләре...

Хайваннар кышка әзерләнә

Балаларны хайваннарның кышка әзерләнүе турында мәглумат бирү....

Кышкы урманга сәяхәт

Конспект занятия...

Кышкы бер вакыйга

Балаларда яна елга карата кызыксыну уяту...

Җәнлекләрнең кышка әзерләнүләре

Җәнлекләрнең кышка әзерләнүләре...

“Кышкы табигать”

Зурлар төркеме балалары белән үткәрелгән эшчәнлекнең план - конспекты...