Әти-әниләр өчен сөйләм телен үстерү буенча ачык дәрес.
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа)

Галявиева Фарида Фаррахетдиновна

 Сөйләм телен үстеру буенча конспект: “ Әкият доньясы”

 

Максат: балаларны әкият дөньясында кунак итү һәм шулай ук әкият персонажына ярдәм итү теләге тудыру өчен төп таләпләрне булдыру.

Бурычлар:

1. Белем бирү бурычы:

– балаларның әкият геройлары турындагы белемнәрен ныгыту,

– балаларның сенсор яки сәләтләрен, предметларны тану, аларның төсләрен аеру мөмкинлекләрен ныгыту,

2. Үстерү бурычы:

– ритмны тою, музыканы ишеткәч төрле эмоциональ хәрәкәтләр ясап музыкага сәләтне үстерү,

– зиһенне, игътибарны, фикерләүне, күзаллауны үстерү.

3. Тәрбия бурычы:

– иптәшләре һәм зурлар белән аралашу осталыкларын тәрбияләү,

– әкият персонажларына карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү,

– матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү,

Материаллар һәм җиһазлар:  куян, бүре, аю, төлке, тиен, керпе рәсемнәре; интерактив такта, музыкаль материал; тиен  һәм төлке расскраскалары; төрле төстә карандашлар

Шөгыль барышы:

Тәрбяче:Балалар, исәнмесез. Карагыз әле, без сезнең белән әкият дөньясына эләккәнбез. (Активлаштыру).Балалар, сез әкиятләр яратасызмы? (Балаларның җавабы)

Тәрбияче:Әкият дөньясында кунакларга төрле-төрле биремнәр бирәләр һәм кунаклар аларны башкарып чыгарга тиеш! Сез әзерме? Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм һәм сез шул табышмакларга җавап табасыгыз була.

(Һәр җаваптан сон әкият геройларының рәсемен интерактив тактага элеп барам)

Тәрбияче:Сез эзерме? (Әйе)

1)Җәен урманга патша,

Кышын карданда аста?

Бу нәрсә?(Аю)

Тәрбияче:Дөрес, балалар, Аю! Балалар, әйдәгез аю белән исәнләшик.

Балалар: Исәнме, Аю.

Тәрбияче:

2) Сорыдыр төсе,

Үткендер теше.

Урманда йөри,

Бозаулар эзли. (Бүре)

Тәрбияче: Дөрес, балалар! Балалар, әйдәгез буре белән исәнләшик.

 Балалар: Исәнме, буре!

Тәрбияче:

3) Алгы тәпие кыска,

Чабарга ул бик оста.

Сары тунын сала да,

Ак тунын кия кышка.  (Куян)

Тәрбияче: Дөрес!Балалар, куянкай белән исәнләшик.

Балалар: Исәнме, куянкай!

Тәрбияче:

4) Кош түгел – оча,

Ябалактан курка.

Чикләвекне ярата,

Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)

Тәрбияче: Дөрес!Балалар, тиен белән дә исәнләшик.

Балалар: Исәнме, тиен!

Тәрбияче:

5) Энәсе бар, ә тегә алмый.  (Керпе)

Тәрбияче: Дөрес!Балалар, керпе белән дә исәнләшик.

Балалар: Исәнме, керпе!

6) Нечкә билле, көлтә койрыклы. (Төлке)

Тәрбияче: Дөрес!Балалар, төлке белән дә исәнләшик.

Балалар: Исәнме, төлке!

Куянкай: Булдырдыгыз, балалар. Минем биремемне үтәдегез.

Тәрбияче:Балалар, мин сезгә төрле-төрле музыкалар әзерләдем. Сез аларны кайсы әкият героена туры килүен белергә тиешсез һәм инде аның хәрәкәтләрен күрсәтергә тиеш буласыз. (Һәр музыканы куеп барам, ә балалар музыка буенча геройнын исемен әйтеп, аның хәрәктләрен кабатлыйлар.)

Тәрбияче: Афәрин, балалар, сез чынлапта әкият геройларын бик яратасыз икән!Балалар, мин әкият яздым,ләкин ул әкияттә биремнәрдә бар, сез аларны үтәргә әзерме?

Балалар: Ие.

Тәрбияче: Мин сезгә раскраскалар һәм төсле карандашлар өләшәм. Мин әкиятне укыганда сез инде аны игътибар белән тыңларга тиеш буласыз, мин нинди төсне әйтәм, шул төс белән төлке һәм тиенне кулмәкләрен буярга тиеш буласыз. Башлыйбыз!

 

Яшәгән ди. булган ди кунакка йөрергә яратучы төлке. Ул көн саен гел кунакка йори икән. Бугендә ул тиен дусты янына кунакка барырга уйлаган. Шуңа курә ул узенең яшел кулмәген кигэн. Кулмәген киеп бетергәч сары яулыгын япкан ди.Киенеп беткәч, ул инде бии-бии, шатланып тиен янына киткән. Ә тиен аның киләсен белгән икән. Ул да төлке килешенә үзенең яңа алган зәнгәр күлмәген кигән.Аннары инде күлмәгенә килешә торган кызыл муенсасында тагып куйган ди.Озак тормый төлкедә килеп җиткән. Һәм инде алар сөйләшә-сөйләшә, бер-берсенең күлмкләрен мактый-мактый, тәмләп чәй эчкәннәр икән.

 

Тәрбияче:Балалар, барыгызда бу биремне яхшы итеп башкарып чыкттыгыз, афәрин!

 

 

Йомгаклау өлеше:

Тәрбияче:

-Балалар, сезгә бүгенге шөгыль ошадымы? (Балаларның җаваплары)

-Без бүген нәрсәләр эшләдек? (Балаларның җаваплары)

-Кайсы бирем сезгә күбрәк ошады? (Балаларның җаваплары)

-Балалар, сез барыгызда актив булдыгыз, рәхмәт сезгә!

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Куян кызы" (сөйләм телен үстерү, рәсем)

Максат : Балаларга әкиятнең эчтәлеген, һәрвакытта да әти-әниләрнең сүзләрен тыңларга кирәклеген аңларга булышу, тиешле интонация белән сөйләү. Төсләрне аеру, балаларның сенсор тәрбияләрен үстерү...

Сәхнәләштерү эшчәнлеге аша балаларның сөйләм телен үстерү

Сәхнәләштерү эшчәнлеген алып барганда, hәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар алдында күрсәтә алырлык шартлар тудырырга hәм я...

2 КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНДӘ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ШӨГЫЛЕ. "ӘТӘЧ КУНАККА КИЛГӘН"

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы. Занятие полностью обобщает представления  детей о домашних птицах("петух"); В основном решает задачи образовательных областей "Ком...

2 кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү дәресе. "Сихерле урман"

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы.Построено в форме игры - путешествия в лес. Дети вместе с воспитателем и персонажем мишкой перемещаются(мысленно) в лес. На протяжении в...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Алтын куллар"

Занятие построено с использованием элементов  театрализованной деятельности для детей, с использованием костюмов и масок. Через  разные пальчиковые игры "Волшебные ручки",  у детей разв...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

2 кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү дәресе. "Сихерле урман"

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы.Построено в форме игры - путешествия в лес. Дети вместе с воспитателем и персонажем мишкой перемещаются(мысленно) в лес. На протяжении в...