Әбигә кунакка.
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа)

Гильфанова Зайнап Робертовна

Балаларның йорт хайваннары дөньясы  турындагы танып-белү кызыксынучанлыгын,интелектларын үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon big_kunakka.gilfanova_z.r.doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

                     Муниципаль  мәктәпкәчә белем  бирү учреждениесе

“Актаныш авылы гомуми  үсеш бирүче  №2  балалар                                                 бакчасы”ның I категорияле тәрбиячесе

Гыйлфанова Зәйнәп Роберт  кызы

           Икенче  кечкенәләр төркеме.      

               Тема: Әбигә  кунакка.

 Максат: балаларның йорт хайваннары дөньясы  турындагы танып-белү кызыксынучанлыгын,интелектларын үстерү.

Тәрбия бурычы: Балаларда өлкәнәргә карата мәрхәмәтлелек,шәфкатьлелек,игелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.

Үстерү бурычы: Йорт хайваннарының кешеләргә файдасы турында сөйләү,бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

Белем бирү бурычы: Табышмакларга җавапны уйлап  табуны өйрәтү,  характерлы билгеләре буенча,хайваннарны сурәтли белү,татар фольклор әсәрләре аша балаларның йорт хайваннары турындагы  белемнәрен ныгыту.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: сөйләм үсеше , аралашу ,социальләштерү, иҗади сәнгать,хезмәт.

Методик алымнар һәм чаралар:телдән аңлатма,биремнәр , уеннар,физкультминутка,күрсәтмәлелек.

Җиһазлау: йорт хайваннары маскалары,әби киеме,хат,Су анасы рәсеме, зәңгәр,кызыл төстәге кәгазь тасмалар.

Сүзлек өстендә эш: авыр сүз,рәнҗетү,киң,тар.

Алдан үткәрелгән эш:Зурлык төшенчәләрен ныгыту,Г.Тукайның “Су анасы әкиятен уку.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче :Исәнмесез балалар.

Балалар: Исәнмесез.

Тәрбияче:Балалар ишетәсезме ишек шакыган тавыш ишетелә.(ишекне барып карый).Безгә хат ташучы апа хат калдырып китте. Әйдәгез аны ачып карый быз кемнән икән ул хат ?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Исәнмесез балалар.Сезгә Фатима әбиегез хат яза .Мин сезне кунакка көтеп калам.Авыл тормышы белән танышырсыз.Тик сезгә килгәндә бик күп биремнәр үтәргә кирәк булыр.Минем сорауларга җавап бирсәгез юлга кузгала аласыз.

Тәрбияче: Барабызмы кунакка ?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Мин сезгә әбиегез биргән биремне аңлатам. Хәзер мин сезгә сүзләр әйтәм ,сез миңа шул сүзләрнең капма-каршысын әйтерсез.

Зур- кечкенә;

Көн-төн;

Киң-тар;

Өстә-аста;

Озын-кыска;

Ачык-ябык;

Күп-әз;

Кояш-ай;

Әкрен-тиз;

Тәрбияче: Балалар булдырдыгыз.Сорауларга дөрес җавап бирдегез.Балалар безгә әбигә кунакка барганда елга аша чыгарга туры киләчәк,ә елгада басма бар.Басмада бер әкият герое утыра.(Басмада утырган Су анасы рәсеме күрсәтелә)

Балалар:  су анасы.

Тәрбияче: Балалар Су анасы нәрсәдер әйтә.Менә ул сезгә тасмалар ди .Кайсы тар ,ә кайсы киң икәнен әйтергә куша.( Тәрбияче балаларга икешәр тасма таратып чыга берсе тар икенчесе киң.)

Тәрбияче: Берсе нинди төстә ? (зәңгәр) Ә икенчесе ? (кызыл) Әйе балалар хәзер аларның кайсы тар,кайсы киң икәнен белергә кирәк. Ничек итеп чагыштырабыз ? (Берсе өстенә җерсен куеп) Әйе дөрес берсе өстенә берсен куеп карыйк кайсысы чыгып тора.( Кызылы )Димәк , кызылы –киң. Ә зәңгәре- тар булды .

Су анасы безне басмадан үткәрде.

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар юлыбызны паровозга утырып дәвам итик.(тәрбияче паровоз балалар аның артына тезелеп басалар,бергәләшеп җыр җырлыйлар)

Паровозга утырып

Сәяхәткә җыендык

Барабыз урман аша

Кояш безгә елмая.

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар менә авылгада килеп җиттек.(балалар урыннарга утыралар.) Әби чыга.

Әби:  Исәнмесез балалар.

Балалар: Исәнмесез.

Әби:  Әйдәгез әле мин сезгә табышмаклар әйтәм , дөрес җавап бирсәгез сез минем дусларыма әйләнерсез.(дөрес җавап биргән балага маска кигертә)

                                                        Табышмаклар.

Нинди аучы коралсыз

Җәнлек аулый төн буе

Аннан мыегын селкетеп

Йоклап ята көн буе ? (песи)

Кешенең якын дусты

Йортның сакчысы (эт)

Табышмак әйтим сезгә

Йон бирә нәрсә безгә (сарык)

Аллы –гөлле чәчәкләрне

Кетер-кетр ашый ул

Шуннан ап-ак сөт ясап

Көндә безгә ташый ул.(сыер)

Сабан туенда узыша

Кешеләргә булыша

Утырдым исә биленә

Илтә кирәк җиремә.(ат)

Сакалы бар акылы  юк (кәҗә)

Әби:  Булдырдыгыз. Сез нәрсәләр булдыгыз инде балалар  ?

Балалар: (Маска кигән балалар үзләренең нәрсә булганнарын әйтеп бирәләр)

Песи,эт,сарык,сыер,ат,кәҗә.

Әби: Бу хайваннар кайда яшиләр ?

Балалар: Йортта.

Әби: Алар кешеләргә файда китерәләрме ?

Балалар: Китерәләр.

Әби: Алар нинди файда китерәләр ? Алар безгә ничек булышылар ? (Һәрбер хайван турында балалар сөйләп чыгалар.)

Әби: Хәзер “Кем нәрсә ярата” уенын  уйнарбыз. Мин йорт хайваннарын күрсәтермен сез нәрсә яратканын әйтерсез.( өстәлгә хайваннарның муляҗлары куеп барыла.) Сарык нәрсә ярата ?

Балалар: Җавап бирәләр

Әби: Булдырдыгыз балалар .Әйдәгез хәзер бергәләп “Колын “җырын җырлап  алырбыз. Түгәрәккә басып җырлау.

Әби : Балалар ,сез бигрәк тырыш икәнсез. Елга аша да уздыгыз.табышмакларга да җавап бирдегез, йорт хайваннары турындада бик күп беләсез.Менә сезгә дип әзерләп куйган күчтәнәчем бар, шуннан авыз итәрсез.(печенье тарата.)

Балалар: Рәхмәт әбекәй.

Әби : Зур үсегез балалар.

Тәрбияче:  Безгә китәргә вакыт әбекәй.Үзең безгә кунакка кил. Әйдәгез балалар паровозга утырабыз.(Балалар бер-бер артлы басып юлга кузгалалар)

Балалар: Саубул  әбекәй


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ромашка чәчәгенә кунакка

ТЕМА: “ Ромашка чәчәгенә кунакка”  Оештыру моменты: Исәнләшү җыры.Ромашкадан килгән хатны уку.Балаларга шарларны таратып чыгу. Максат: Балаларны ромашка чәчәге белән таныштыру. Үзенә х...

Конспект: "Әминә курчакка кунакка"

Конспект на тему здоровья...

Тема: Куян кунакка килгән. Тирә-юнь белән танышу.Уртанчылар төркеме.

Максат: Балаларны тәрбияче сөйләмен тыңлый һәм аңлый белергә; Кем? Нәрсә? Сорауларына дөрес җавап бирергә өйрәтү; яшелчә исемнәре, төсләр, саннар белән танышуны дәвам итү; фикерләү сәләтен үстерү;тата...

Уен-Сәяхәт "Мияубикәгә кунакка"

Закрепление с числом 5....

Шүрэле кунакка килә

Шөгыльләрне төрле формалар: уен, әңгәмә, курчаклар, әкият геройларын файдаланып үткәрергә тырышам. Шөгыльләрне “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасына”  нигезләнеп үткәрәм....

Кунакка барабыз

открытое занятие...