Конспект "Сәяхәткә барабыз"
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)

Мазитова Резида Ильгизаровна

Зурлар төркеме өчен сөйләм үстерү конспекты. Бурычлары: балаларда игтибарлылык, хәтер,фикер, иҗадилык үстерү.Сүз запасын активлаштыру, төрле уеннар аша сөйләм телен үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_syahtk_barabyz_1.docx271.29 КБ

Предварительный просмотр:

Оригинальность – 79%

Белем бирү эшчәнлеге конспекты “Сәяхәткә барабыз”

Мазитова Резидә Ильгизаровна,

Яр Чаллы шәһәре МБДОУ №6 «Незабудка» тәрбиячесе

Зурлар төркеме өчен.

Бурычлар:

Үстерү бурычлары:

      -        Балаларда игътибарлылык, хәтер, фикер, иҗадилыгын үстерү;

      -        Дидактик , сүзле уеннар  аша балаларның сөйләм телен үстерү.

Тәрбияви бурычлар:

  • Балаларда кеше хәленә керә белүчәнлек, кайгыртучанлык, ярдәмчеллек,бер – берсенә карата игьтибарлылык, дуслык хисләре тәрбияләү;
  • Балаларда коллективта эшли белү күнекмәләре тәрбияләү.

Белем бирү бурычы:

  • Сүз запасын активлаштыру;
  • Балаларның йорт хайваннары, җәнлекләр, яшелчә һәм җиләк – җимешләр , яз вакыты турындагы белемнәрен ныгыту.

Көтелгән нәтиҗә:Балаларның булган белемнәре ныгый һәм баеый,сәнгатьле сөйләмнәре усә.

Методик алымнар: әңгәмә, мактау, уен алымы, табышмак.

Индвидуаль эш: шигырь сөйләү.

Сүзлек өстендә эш: саф алтын,тәти.

УМК: “Миңлебай” уены.

Алдан үткәрелгән эш: балалар фольклорын, уеннар өйрәнү; ел фасыллары турында альбом карау,әңгәмә үткәрү; шигырь ятлау.

Җиһазлау: проектор.

Ярдәмлекләр һәм күрсәтмәлелек: кояш рәсеме, урман һәм җәнлекләр рәсеме, куян(йомшак уенчык),какрточкалар(дүртенчесе артык уены өчен).

Шогыль барышы.

Тәрбияче: Исәнмесез балалар!

-Кәефләрегез ничек?

Балалар: Әйбәт, рәхмәт.

Тәрбияче: Балалар, буген кояш никтер чыкмаган,әйдәгез эле уятыйк кояшны.

Сүзле уен “Кояш чык”

Кояш чык, чык.                                         Әти китте базарга,

Майлы ботка бирермен                            Тәти кашык алырга.

Майлы ботка казанда                               Тәти кашык саф алтын,

Тәти кашык базарда.                                Кирәкми безгә салкын

Тәрбияче: (Кояш рәсемен куям) Менә кояш чыккач безнең кәефләр тагын да күтәрелде. Балалар, минем дә кәефем бик яхшы, мин сезне сәяхәткә чакырам.Барасыгыз киләме сәяхәткә?(Әйе) Ә нәрсә белән барып була сәяхәткә?

Балалар: Машинада, самолетта, вертолетта, трамвайда, поезда һ.б.

Тәрбияче: Ә мин сезгә поезда барырга тәкъдим итәм. Мин паровоз булам, ә сез вагоннар. Тотыныгыз паровозга, киттек. Чук – чук – чук – чук.

  1. Менә безнең беренче тукталыш. Экранда урман рәсеме чыга (Экранда эшлибез).  Уен “Җәнлекләргә булышу”

Тәрбияче: Карагыз әле балалар, без кая килдек?

Балалар: Урманга.

Тәрбияче: Балалар, урмандагы җәнлекләр каядыр юкка чыкканнар, урман буш.Әйдәгез аларга урманга кайтырга булышыйк. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез җавабын дөрес әйтсәгез, җәнлекләр урманга кайтачак.

Табышмаклар:

1.Җәен соры,кышын ак,                           3.Йомры – йомры туп кебек,

 Аңа шулай яхшырак. (Куян)                       Бөтен тәне энәле.(Керпе)

2.Сорыдыр төсе,                                         4.Җәен урманга патша,

Үткендер теше,                                               Кышын кардан да аста. (Аю)

Урманда йөри,                                            6.Нечкә билле, матур койрыклы,

Сарыклар эзли. (Бүре)                                 Үзе бик хәйләкәр. (Төлке)

5.Кош түгел, оча,

Ябалактан курка,

Чикләвекне ярата,

Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)

Тәрбияче: Ай, рәхмәт балалар, барлык җәнлекләр дә урманга кайттылар. Әйдәгез, куян белән уйнап алабыз.

Сүзле уен “Ак куян”(Сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр сала)

Тәрбияче: Ә хәзер сәяхәтебезне дәвам итәбез. Тотынабыз, киттек. Чук – чук –чук – чук.

  1. Менә без икенче тукталышка килеп җиттек. 

Бу тукталышта безнең дидактик уен“Нәрсә артык?”

Тәрбияче: Нәрсә артык?

Балалар: Төлке, чөнки ул кыргый хайван.

Тәрбияче: Нәрсә артык?

Балалар: Сыер, чөнки ул йорт хайваны.

Тәрбияче: Нәрсә артык?

Балалар: Алма, чөнки ул җиләк – җимеш.

Тәрбияче: Нәрсә артык?

Балалар: Кишер, чөнки ул яшелчә.

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар, сәяхәтне дәвам итәбез. Тотынабыз, киттек. Чук – чук – чук – чук.

  1. Менә без өченче тукталышка килеп җиттек. Балалар, бу рәсемдә нинди ел вакыты ясалган?

Балалар: Яз.

Тәрбияче: Әйдәгез ял итеп алабыз. Яз турында шигырьне сөйләп , хәрәкәтләр белән күрсәтәбез.

Сүзле хәрәкәтле уен:

Сүзләр :                                                                               Хәрәкәтләр:

Менә инде яз килде                            Кулларын өскә күтәреп күрсәтәләр

Түбәдән тамчы тама                       Бармак очлары белән уч төпләренә чиртәләр

Көндез җылы була да                     Кулларын чайкыйлар

Суыта кичкә таба                               Чүгәлиләр

Тамчылар бии тып та тып,              Учларында бармакларын биетәләр

Тамчылар сикерәләр,                      Урыннарында сикерәләр

Аларны булмый туктатып,              Кул чабалар, бииләр.

Алар яз китерәләр.

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар, сәяхәтне дәвам итәбез. Тотынабыз, киттек. Чук – чук – чук – чук.

  1. Безнең дүртенче тукталыш.

Тәрбияче: балалар әйдәгез  уйнап алабыз. Нинди уен уйныйбыз?

Балалар: “Миңлебай”

Сүзле уен “Миңлебай”

 (Алып баручы артыннан хәрәкәтләр кабатлана.)

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар.Безнең Тимур белән Азамат яз турында бик матур шигырьләр беләләр. Әйдәгез эле сөйләп күрсәтегез.

Тимур: “Яз дуслары” Зәки Нури.

Азамат: “Тамчылар бии” Зәки Нури.

Тәрбияче: Рәхмәт, булдырдыгыз. Балалар безнең сәяхәтебез тәмам, безгә хәзер балалар бакчасына кайтырга кирәк. Тотынабыз паровозга. Чук – чук – чук – чук.

Тәрбияче: Менә без кайтып та җиттек.  Сезгә сәяхәттә ошадымы? (Әйе)

Тәрбияче: Миңа да бик ошады балалар, бик күңелле булды.Ә хәзер, кунаклар белән,  саубуллашабыз.

Балалар: Саубулыгыз!      

  Кулланылган әдәбият:

1.Закирова К.В. Әхлак нигезе – матур гадәт ( Гаиләдә һәм балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбияләү): Методик кулланма /К.В.

2.Хрестоматия "Гөлбакча”. Казан, Татар китап нәшрияты, 1990.

3. Туган телдә сөйләшәбез. Методик кулланма.Хәзрәтова Ф.В.                  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Урманга барабыз"

Нәниләр төркеме балалары өчен ачык шөгыль конспекты...

Кунакка барабыз

открытое занятие...

Конспект занятия по введению нового материала УМК по татарскому языку по теме "Спорт" с детьми подготовительной к школе группы "Звёздочки" "Спорт бәйрәменә барабыз!"

Тема: Едем на спортивный праздникОсновная предметная область:  Развитие речи (татарский язык)Интеграция областей: "Социально-коммуникативное развитие", "Художественно-эстетическое развитие"...