туган көнгә барабыз
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) по теме

Шарифуллина Дульфира Киямовна

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_kong_barabyz.docx27.23 КБ
Файл Туган көнгә барабыз27.23 КБ

Предварительный просмотр:

Туган көнгә барабыз.

(Зурлар төркеме)

Максатлар:

  • Балаларны транспорт ,ел фасыллары,бездә кышлаучы һәм күчмә кошлар,җиләкләр,чәчәкләр,агачлар белән таныштыруны дәвам итү...
  • Игътибарлылыкны ,фикерләү сәләтен үстерү.
  • Үзләштерелгән сүзлек запасына таянып,сөйли белү күнекмәләрен үстерү.
  • Чагыштыру,күзәтүчәнлек,кызыксынучанлык күнекмәләрен үстерү.

Җиһазлау :

  • Ясалма урман әзерләү,магнитофон язмасында кошлар тавышы.
  • Р.Вәлееваның шигырьләре...Ясалма гөмбәләр,җиләкләр...(рәсемнәр)
  • Кош рәсемнәре (Күчмә һәм бездә кышлаучы кошлар)
  • Махсус әзерләнгән өстәл (кайнатмалар...)

Алдан эшләнелгән эш :

  • Урман җиләкләре,чәчәкләре  белән танышу.
  • Урманда йөрү кагыйдәләрен өйрәнү.
  • Балалар белән шигырьләр,телкөрмәкләндергәчләр ятлау.

Дәрес барышы

Балалар тәрбияче артыннан керәләр.(Психогимнастика)

  • Хәерле иртә балалар!...Хәерле иртә (Диләр)
  • Хәлләрегез ничек?...(Кояшлы иртә кебек)
  • Кәефләр яхшымы?...(Яхшы)

-Балалар бүген безгә кунак апалар да килгәннәр,исәнләшик әле алар белән(Исәнләшәләр)

-Көнебезнең хәерле матур үтүен теләп,әйдәгез әле бер-беребезгә карап елмаябаз.Бер-беребезнең кулын тотабыз,безнең куллардан бер-беребезгә җылылык күчте,бөтенебез дә шат бүген,кәефләр яхшы.Куллар аста,тирән сулыш алабыз,кулларны әкрен генә өскә күтәрәбез,кояшка таба үреләбез.

-Балалар карагыз әле,тәрәзәдә хат тора түгелме соң?...(Барып ала тәрбияче,хатны,укый)

“Кадерле 1 нче төркем балалары,мин сезне барыгызны да үземнең туган көнемә чакырам,килегез,көтеп калам.Аю дустыгыз.”

-Туган көнгә барабызмы соң балалар?(Әйе диләр)Туган көнгә бүләксез барып булмый бит инде?Ә нәрсә бүләк итеп була соң туган көнгә?

-Открытка,торт,чәчәк,конфет...(Балаларның җаваплары)

-Балалар безнең бүләгебез сюрприз булсын әле.Ә нинди сюрприз икәнен белер өчен,сезгә тырышырга кирәк булачак һәм мин әйткән биремнәрне үтәргә!Сез ризамы, әзерме сез урманга барырга?(Риза диләр )Сюрприз конвертка салынган,берничә кисәккә бүленгән.

-Ә нәрсә белән барырбыз соң балалар,урман бик еракта бит ул?

-Самолёт,вертолёт,поезд,машина,автобус...(Балаларның җаваплары)

-Боларның бөтенесен бер сүз белән ничек әйтеп була?

-Транспорт.

-Балалар килегез әле монда,рәсемнәрне карыйк әле(Транспорт рәсемнәре стенага ябыштырылган)Нинди транспортлар бар монда?Самолёт,вертолёт-нинди транспорт безнең?

-Һава транспорты(Һавада оча торган транспорт)

-Корабль,лодка,катер нинди транспорт?

Су транспорты(Суда йөриләр)

-Автобус,машина,микроавтобус нинди транспорт?

-Җир транспорты(Җирдә йөри торган транспорт)

-Ә нәрсә белән барырбыз соң балалар урманга?

-Автобус белән!

-Ә ни өчен автобус белән?Җиңел машина белән түгел?

-Чөнки без күп,машинага күп кеше утырып булмый,5 кеше генә сыя,ә автобуска күп кеше сыя(Балалар җавабы)

-Менә бит монда,Камаз машинасы да бар.Арбасына(кузовына)утырыйк.

-Утырырга ярамый кузовка,ул йөк машинасы?Ә автобус кешеләрне йөртә торган транспорт,безне-пассажирларны!

-Әйдәгез,автобуска утырыйк алайса(урындыклардан,автобус ясалган алдан ук)Данис син шофёр булырсың!(Шофёр әйтә:Автобуска утырабыз,1 нче кызлар утыра...Аннары малайлар утыра хәзер,кузгалабыз...)

-Матурлап утырдык балалар,автобуста тавышланмыйча гына барабыз,аяклар бергә дуслаштылар,арка төз туры итеп утырабыз...

-Балалар 1 нче биремне тыңлагыз әле,сюрпризны белергә кирәк бит,нәрсә икәнен.Минем биремне үти алсагыз,мин сезне сюрпризның 1 кисәген бирәм.

-Автобуста барганда уйнап барыйк әле балалар.Уенның исеме:”Әкиятнең исемен әйт”

-Мин сезгә хәзер әкияттән өзекләр китерәм,сез нинди әкият икәнен әйтергә тиешсез,әкиятнең исемен белсәгез генә сюрпризның 1 кисәген алырсыз!Тыңлыйбыз:

-Әбисе кызын бик яраткан,аңа кызыл эшләпә бүләк иткән.Эшләпә кигәч,кыз үзеннең исемен дә оныткан,бик ошаткан эшләпәсен кыз...Нинди әкият бу балалар?(Кызыл эшләпә)

-1 өйдә яшәгәннәр алар бака,тычкан...аю килеп өйне ваткан!Нинди әкият бу балалар?(Теремкәй)

-3 әү яшәгәннәр алар урманда,аларның өенә 1 кыз килгән,ул кыз урындыкны ваткан(3 аю)

-Камырдан пешергәннәр,тәрәзә төбендә суытканнар,бабайдан да качкан ул,әбидән дә,кемнән кача алмаган әле ул?(Төлкедән кача алмаган,йомры икмәк әкияте)

-Шүрәле,су анасы әкиятләрен кем язган әле ул балалар?(Габдулла Тукай)

-Булдырдыгыз балалар,1 нче биремне үтәдегез,тырыштыгыз,сюрпризның 1 кисәген бирәм сезгә(Вагит тактага куеп кил әле,аннан соң кисәкләрне җыярга кирәк булачак,бөтенесен биреп бетергәч,нинди сюрприз икәнен шунда гына белербез,балалар куеп,тезеп баралар)

-Балалар урманга якынлашабыз,автобустан төшик инде,урманга автобус белән керегә ярамый бит?Ни өчен?

-Урман һавасын пычратмас өчен,үләннәрне таптамас өчен...(Җаваплар)

(Урманга кергәндә нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк,рәсемнәрне карап әйтәбез.Рәсемнәр,стенага эленгән,балалар әйтәләр...)

-Балалар ,әйдәгез,бергәләп искә төшерик әле,нәрсәләр эшләргә ярамый урманда?

-Агачларны,куакларны сындырырга ярамый!(1 бала әйтә,аннары бергәләп әйтәләр)Ә нигә сындырырга ярамый агачларны,куакларны?...

-Кошларның ояларын туздырырга ярамый(чөнки алар куркалар,ояда кечкенә кошчыклар,куркытсаң,кошларның әниләре оялары янына килмәскә мөмкиннәр,ә ояда кечкенә кошчыклар,ашарга кирәк аларга...)

-Урманны чүпләргә ярамый(Пычратырга)

-Күбәләкләрне тотарга ярамый(Аларның гомере бик кыска,1 генә көн,рәнҗетмәскә аларны)

-Урманда тавышланмаска(Магнитофоннар акыртмаска,чөнки кошлар,хайваннар куркалар)

-Агачларны кисмәскә(Агач киссәң,яңаны утыртырга)

-Учак якмаска...

-Булдырдыгыз балалар,бик уңган икәнсез үзегез,менә сезгә тагын сюрпризның 1 кисәге,Ләйсән,тактага куеп кил әле.

(Мольбертта ел вакытлары рәсемнәре,4 ел фасылы...)

-Балалар монда безне ел вакытлары да көтеп торалар әле.Хәзер мин сезгә

1 ел вакыты турында әйтәм,сез дә үзегезнең белгәннәрегезне өстәрсез.

Уен”Бу кайсы вакыт”

-Яңгырлар ява,яшелчәләр өлгерә,бу кайсы вакыт балар?

-Көз.

-Тагын табигатьтә көз көне нинди үзгәрешләр була балалар?(Җаваплар)

-Яфраклар саргаялар,җиргә коелалар,кошлар җылы якларга китәләр...(1 бала көз рәсемен табып,тактага куя)

-Кояш бик каты кыздыра,су коенып була?Бу кайсы вакыт?(Җәй,җиләкләр пешә,җылы яңгырлар ява,чәчәкләр үсә....1 бала җәйне куя)

-Тамчылар тама,гөрләвекләр ага(Яз...балалар да өстиләр,кошлар кайталар,җылы яклардан,агачлар яфрак яралар,бөтен җир яшелләнә.,1 бала куя)

-Карлар ява,бураннар була(Кыш...кар бабай ясап була,чаңгыда,чанада шуып була,салкын урамда,кыш бабай килә,бүләкләр алып килә...1 бала куя кыш рәсемен.Ел вакытлары буталып бирелә,рәттән түгел...)

-Балалар монда ел вакытлары гел буталып беттеләр бит,дөресләп тезик әле...башта нинди ел фасылы килә(кыш),аннары яз,аннары җәй,аннары көз..(Балалар куялар,бергәләп кабатлыйлар..)

-Балалар булдырдыгыз,сюрпризның тагын 1 кисәген алыгыз инде,тактага куеп кил Алина!

-Ел фасылларын нинди төсләр белән билгеләп була соң балалар?(Кышны ак төс белән,язны яшел белән,җәйне кызыл төс белән,көзне сары төс белән)

-Балалар Р.Вәлиеваның”Елның 4 фасылы”дигән шигыре белән таныштырыйм әле сезне:

-Һәр елның 4 фасылы бар,һәр фасылның үз төсе

Һәр фасылның үз яме,һәм үз хезмәте,үз эше,

Яз яшел ям белән килә,кызыл җәй җылы белән,

Сары көз мул уңыш,һәм көмеш кыш сафлык белән...

-Балалар,әйдәгез ел фасыллыры белән уйнап та алыйк инде,түгәрәк ясыйк,түгәрәкләрне алдык кулга.Мин хәзер сезгә 1 ел фасылын әйтәм,ә сез миңа ул ел фасылын түгәрәк белән күрсзтегез....(Һәрбер балада 4 түгәрәк.Тәрбияче яз дигәч,балалар яшел түгәрәкне күрсәтәләр....)

Уен ел фасыллары белән(Җәйне кызыл түгәрәк белән күрсәтәбез,кышны ак белән,язны яшел белән,көзне сары белән...)

-Балалар,кыштан соң һәрвакыт та яз килә,яздан соң җәй,җәйдән соң көз,көздән соң кыш...Ел фасыллары беркайчан да буталмыйлар.

-Балалар,карагыз әле нинди матур җиргә килеп җиттек без,җиләкле,чәчәкле аланга,утырып ял итик әле,ардырды ,иркенләп утырыйк(паласка утыралар)

-Нинди таныш җиләкләр үсә монда балалар,карагыз әле.(җиләкләрнең исемнәрен әйтеп чыгалар:каен җиләге,кура җиләге,мүк җиләге,күк җиләк,кара җиләк,нарат җиләге...)

-Бу җиләкләрдән нәрсәләр ясап була микән?

-Кайнатма кайнатып,сок,джем ясап,компот кайнатып,киптереп була җиләкләрне...

-Балалар бу нинди җиләк инде?(Җиләкләрнең исемен әйтәләр)Кура җиләге диләр.Кура җиләге нәрсәдән файдалы соң ул?

-Кыш көне,салкын тигәндә,кура җиләге кайнатмасын ашасаң бик файдалы,ютәлне бетерә.Каен җиләге сусауны баса,кара җиләк күзләр өчен бик файдалы.Мүк җиләге баш авыртканнан,ә нарат җиләге йөрәк авыртканнан файдалы...(җиләкләрне әйтеп чыгалар,тәрбияче рәсемен күрсәтә җиләкнең...)

-Балалар нинди чәчәкләр бар соң монда,болар бит урманда үсә торган чәчәкләр...(Исемнәрен әйтәләр..)

-Энҗе чәчәк(ландыш),ромашка,кыңгырау чәчәге,күк чәчәк,тузганак чәчәге,умырзая чәчәге...

-Урманда иң беренче нинди чәчәк чыга инде балалар?(Умырзая диләр)

-Балалар әйдәгез әле,телкөрмәкләндергечне искә төшереп алыйк әле...(Җиләк җыйгандагы кебек хәрәкәтләр ясыйлар)

  • Җәен җиләк җыйганда,җиңен ерткан Җамалый.
  • Елама,елама Җамалый,елап җиңең ямалмый...

-Балалар нинди аваз күп тапкыр кабатланды инде монда?(Җ-диләр)

-Менә сезгә тагын сюрпризның 1 кисәге,Элвина куеп кил тактага.

-Балалар уйнап алыйк әле.Уенның исеме”Күчмә һәм кышлаучы кошлар”.Мин сезгә кош рәсемнәрен күрсәтәм,күчмә кошларны күрсәтсәм,сез очып йөрисез,ә кышлаучы кошны күрсәтсәм,чүгәләп утырасыз,игьтибарлы булыгыз.(Уйныйлар....)

-Күчмә кошлар:сыерчык,карлыгач,тургай,ала карга,торна,акккош,акчарлак,сандугач...

-Кышлаучы кошлар:песнәк,күгәрчен,чыпчык,кызылтүш,тукран,кара карга...

(Бергәләп әйтеп чыгалар,кош исемнәрен...)

-Балалар карагыз әле,нәрсә күрәсез сез монда?(Рәсем күрсәтә,рәсемдә өй,урман эчендә,урман хуҗасысың өе...агачлар арасында)

-Ничек уйлыйсыз,бу кемнең өе микән,урманда 1 генә өй?

-Урман хуҗасының өе.

-Эте дә бар,эт нәрсәгә микән урман хуҗасына?(Өен саклый эт.)

-Нинди агачлар үсә өй кырыенда балалар,исемнәрен әйтегез әле.(Каен агачы,нарат,чыршы,миләш,юкә,имән...)

-Каен агачының нинди файдасы бар балалар,нәрсә бирә ул безгә(Каен согы бирә,бөреләре дә бик файдалы.Тик урман хуҗасыннан сорап кына согын алырга ярый)

-Юкә агачы чәчәк атканда бик файдалы,чәчәкләрен сак кына җыярга кирәк,агач ботагын сындырмыйча,киптереп,чәйгә салып эчсәң бик файдалы...

-Нарат агачы да бик файдалы,май аенда аның күркәләрен җыеп кайнатма кайнатсаң,кыш буе чирләмәссең...ылыслары да бик файдалы...

-Миләш агачы безгә үзенең   җимешләрен бирә,кыш көне кошлар да шул җимеш белән тукланалар...

-Балалар,ә агачлар ни өчен кирәк соң безгә?(Агачлар чиста һава(кислород)бүлеп чыгаралар,матурлык,яшеллек өчен кирәк...)

-Сез ничек уйлыйсыз балалар,урман хуҗасының адресы бар микән?(Җаваплар...)

-Ә сез үзегезнең адресыгызны беләсезме соң?Кайда яшәгәнегезне?Яле Вагит әйтеп кара әле!

-Мин 43 нче комплекста яшим,12 нче квартирада....(3-4 бала әйтә шулай)

-Әйтегез әле балалар,сез нинди шәһәрдә яшисез?

-Без Яр Чаллы шәһәрендә яшибез!

-Әйе балалар,безнең Яр чаллы шәһәре комплексларга бүленгән,ә безнең республика ничек атала соң?

-Безнең республика Татарстан республикасы диеп атала.

-Татарстанның башкаласы нинди шәһәр(Казан шәһәре)

-Яр Чаллы шәһәрендә нәрсә чыгаралар(Камаз машинасы)

-Ә сез ничәнче балалар бакчасына йөрисез,исеме,ничәнче төркемгә?-

-Без 46 нчы каен җиләге балалар бакчасына йөрибез,1 нче төркемгә...

-Балалар менә сюрпризның соңгы кисәген дә бирәм сезгә!Биреп бетердем,булдырдыгыз.Хәзер аны җыярга кирәк инде,аюга бүләк бит бу безнең,нәрсә бүләк итәбез аюга,хәзер белерсез.

(Мозаика җыю.2-3 бала җыя тактада ,кисмәк белән бал килеп чыга...Рәсемне 1 нче тапкыр дәрестә генә күрәләр балалар)

-Нәрсә килеп чыкты балалар(Кисмәк белән бал)

-Аю үзе күренми әле,үзе кунакка чакырды безне?Балалар әйтегез әле,аю кыш айларын ничек уздыра соң ул?(Йоклый ул диләр)

-Нигә аның тамагы ачмый мени соң йоклап?(Көз көне күп ашап,үзенә май җыя)

-Ә кайда йоклый соң ул балалар?(Өнендә)

-Дөрес балалар,аю өндә йоклый,яз җиткәч,өненә су керә башлагач,уяна...Әнә үзе дә күренә!(Тәрбияче яшереп куйган җиреннән ала,агач төбеннән)

-Исәнме аюкай,без килеп җиттек синең янга(Исәнләшәләр)Сиңа диеп күчтәнәч тә алып килдек ,рәхим итеп ал,сыйлан!(Күрсәтә күчтәнәчне,аю рәхмәт әйткән була)

-Аюкай,әйдә туган көнеңдә безнең белән уйнап та ал инде...

Уен”Аю яныны килдек”

  • Аю янына килдек(атлап торалар),ерак диеп тормадык,
  • Аю белән уйныйбыз,аннан куркып тормыйбыз.
  • Кулларны күтәрәбез,аннары төшерәбез,
  • Чүгәлибез,торабыз,башны алга иябез.
  • Урында биеп алабыз,бергәләп кул чабабыз(Сүзләргә туры китереп,хәрәкәтләрне кабатлыйбыз)

-Балалар,булдырдыгыз,аюны да күрдек,котладык туган көне белән,уйнадык аның белән,безгә кайтырга кирәк инде.Аю белән саубуллашыйк(Сау бул аю диләр ).Аю да безнең күчтәнәч белән сыйлансын,тамагы ачкандыр аның,йокысыннан торгач.

-Балалар туктагыз әле,аюкай нәрсәдер әйтмәкче була(Тәрбияченең колагына пышылдый...)Балалар кунак ашы,кара-каршы дигән була.Балалар миңа күчтәнәч алып килгәннәр,мин дә аларга үземнең кечкенә генә күчтәнәчемне бирим әле ди.Зур рэхмэт инде аю сина!(Үзенең күчтәнәчен бирә аю...)

Без аюны хәзер үзебездә көтеп калабыз,сау бул аю.Шофёр кем әле безнең,кабыз автобусыңны.(Шофёр утырта башта кызларны,аннары малайларны)

-Балалар автобуска утырдык,туры итеп утырабыз,төз итеп,матур итеп урмандагы агачлар сыман.

-Балалар кем янына бардык әле без бүген?(Йомгаклау,сорауларга җаваплар...)

-Кемнең туган көне иде бүген?

-Нинди бүләк алып бардык без аюга?

-Нәрсә белән бардык балалар?(Автобус)

-Автобус берлек санда,күп автобус булса,ничек әйтергә кирәк автобуслар.Күп агач булса ничек әйтәбез,агачлар...

-Ел фасылларын нинди төсләр белән билгеләдек?(Ак,кызыл,яшел,сары...)

-Балалар,кайтканда да уйнап кайтыйк әле,тизрәк кайтып җитәрбез.Мин сезгә сүзләр әйтәм,ә сез миңа шул сүзнең капма-каршысын әйтерсез:

-Зур-кечкенә,матур-ямьсез,биек-тәбәнәк,чиста-пычрак,озын-кыска,ач-тук,буш-тулы....(Уйныйлар...)

-Булдырдыгыз балалар,менә кайтып та җиттек,мин сезгә барыгызга да үземнең рәхмәтемне белдерәм,урманда үз-үзегезне бик тәртипле тоттыгыз,сүземне тыңладыгыз...Хәзер аюның күчтәнәчен ачып карыйк инде,нәрсә җибәргән микән ул безгә?Әкрен генә төшегез инде автобустан....

МАДОУ № 9 “Алан”

Шарифуллина Д.К

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе

Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.Бурычлар:Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.Ø Матур әдәб...

Сюжетно-ролевая игра в подготовительной к школе группе "Туган көнгә барабыз"

Тема: «Туган көнгә барабыз»Максат: үстерелешле диалогларда  «Татарча сөйләшәбез» укыту- методик комплекты проекты кысаларында бирелгән сорауларны (хәлләр ничек, сез кая барасыз, нәрсә кирәк, нинд...

Викторина «Туган илем. Туган телем» (Мәктәпкә әзерлек төркеме).

ldquo;Халыкара туган тел” көненә багышланган Викторина «Туган илем. Туган телем»...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...

" Туган ягым, Туган телем"

Сценарий  о родном крае и о родном языке посвященный году родных языков и языков народного единства....