Конспект занятия по развитию речи "Койрыклар"
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)

Хуснуллина Гульфира Гасимовна

Эшчәнлекнең структурасы:

I. Кереш өлеш-уен "Кояш".

II. Төп өлеш.

1. Китап турында табышмакка җавап табу, әйтемнәр әйтү.

2. Видеозвонок тавышы, проэктордан "Койрыклар" әкиятенең башын карау.

3. "Ягымлы сүзләр" уены.

4. Язучы А.Алиш әкиятләре.

5. Китапны укып бетерү, әңгәмә, сорау-җавап.

6. "Шаян без" уены.

7. Китапханәгә китап ясау, китапны җыю.

III. Йомгаклау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_koyryklar_-.docx21.9 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:

“Койрыклар әкияте”

Төп белем бирү өлкәсе:

 Сөйләм үстерү

Интеграль  белем бирү өлкәләре:

Танып белү, нәфис-нәфәсәти, социаль-коммуникатив

Яшь үзенчәлекләре:

Зурлар төркеме

Максат:

 Балаларны буктрейлер технологиясе аша Абдулла Алиш иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.

Бурычлар

Өйрәтүче

Үстерүче

Тәрбияви

Әкиятне игътибар белән тыңларга, эчтәлеге буенча тәрбияченең биргән сорауларына тулы җавап бирергә өйрәтү.

 

Балаларның хәтер сәләтен, игътибарлылыгын, диалогик сөйләмен үстерү. Дөрес итеп рәсемне буяуларына ирешү.

Абдулла Алиш  иҗатына кызыксынучанлык тәрбияләү.

 

Методик алымнар һәм чаралар:

Диалогик сөйләм, әңгәмә, кабатлау, сорау-җавап, уен алымы, мактау.

Җиһазлау:

Күрсәтмә: проэктор, “Койрыклар” китабы, чыршы агачы, сандык.

Таратма: төсле карандашлар, әкият буенча буяу өчен битләр, әкиятләр буенча пазллар, киселгән предметлы рәсемнәр.

Сүзлек өстендә эш:

Китапханә, койрыклар, ягымлы сүзләр

Алдан үткәрелгән эш:

Мәкальләр  өйрәнү, әкиятләр уку.

Алга таба эш:

Төрле язучыларның әсәрләре белән таныштыруны дәвам итү.

Эшчәнлек структурасы:

I. Кереш өлеш: ( дәвамы 2 мин.) - уен “Кояш”.

Максат: балаларның игътибарын җәлеп итү, шөгыльгә кызыксыну уяту.

II. Төп өлеш: 2.Төп өлеш ( дәвамы 15 мин.)

 1. Китап турында табышмакка җавап табу. Китап, туган тел турында мәкальләр әйтү.

2. Видеозвонок (видеокыңгырау) тавышы, проэктордан “Койрыклар” әкиятенең башын карау.

 3. Китапны сандыктан алыр өчен матур, ягымлы сүзләр әйтү.

4. Язучы Абдулла Алиш һәм аның укылган әкиятләрен санап үтү, китапның рәссамы Рөстәм Хәбибуллинны әйтеп китү.

5. Китапны укып бетерү. Әңгәмә, сорау-җавап.

6.“Шаян без” уены-ял итеп алу.

7. Китапханәгә китап ясау, буяу, китапны җыю.

III. Йомгаклау: ( дәвамы 3 мин).

Максат: Шөгыльне йомгаклау, нәтиҗә ясау, рефлексия (серле агачтан үзләренә бүләк сайлап алу яисә хыял, теләк).

Тәрбияче: Хәерле иртә, балалар!

Балалар: Хәерле иртә.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле, кулларны кулга тотынышып, бер-беребезгә җылылык һәм яхшылык бүләк итеп елмаеп алыйк.

 (түгәрәктә кулга-кул тотынышу)

 Бергәләшеп без басыйк,

 Бик зур түгәрәк ясыйк.

 Татулашыйк, дуслашыйк,

 Шөгылебезне башлыйк.

Тәрбияче: Мин сезгә хәзер табышмак әйтәм, җавабын белерсез микән?

Агач түгел- яфраклы,

Тун түгел-тегелгән,

Кеше түгел- сөйли.

Балалар: Китап.

Тәрбияче: Рәхмәт, балалар, дөрес әйттегез. Ә сез китап турында мәкальләр беләсезме?

 Балалар:

 Х. Алинә  Китап- белем чишмәсе.

 Ш.Алинә  Уку- энә белән кое казу.

Ясмин  Белмәү гаеп түгел- укымау гаеп.

Тәрбияче: Балалар сез татар балалар бакчасына йөрисез, татар теле турында мәкальләр беләсезме?

Азалия  Туган телем- туган анам.

Айсинә Теле барның юлы бар.

Раяна  Иң татлы тел- туган тел,

             Анам сөйләп торган тел.

(видеозвонок тавышы)

Тәрбияче: Балалар, безгә ниндидер хәбәр килде, карыйк әле. Нинди хәбәр икән?

(экранда “Койрыклар” әкияте, әкиятнең бер өлешен карап китү)

Тәрбияче: Балалар, ә әкиятнең ничек беткәнен беләсегез киләме? Укыйбызмы китапны?

(балаларның фикерләре)

Тәрбияче: Ә кая соң безнең китабыбыз? Карагыз әле, монда ниндидер сандык бар, ә сандык ачылсын өчен матур сүзләр әйтергә кирәк. Нинди матур сүзләр беләсез?

Балалар: Исәнмесез, саубулыгыз,  рәхмәт, хәерле иртә, рәхим итеп, хәерле көн, хәерле кич...

(балалар җавабы)

Тәрбияче:  Менә сандык ачылды, менә нинди матур китап. Бу әкиятне Абдулла Алиш язган. Абдулла Алиш- ул язучы.  Бу әкиятнең исеме “Койрыклар”(сүзлек өстендә эш-кабатлату). Карагыз әле китап нинди матур рәсемнәр белән бизәлгән. Китапның рәссамы Рөстәм Хәбибуллин. Әйдәгез әле, искә төшерик без А.Алишның нинди әкиятләрен укыдык.

(рәсемнәр күрсәтү)

Балалар: “Куян кызы”, “Каз белән аккош”, “Чукмар белән тукмар” .

Тәрбияче: Дөрес, балалар. Без бу әкиятләр буенча пазллар ясадык, менә бүген “Кокрыклар” әкияте буенча тагын бер пазл өстәлә, кич белән төзеп карарсыз. Ә сезнең әкиятнең ахырын беләсегез киләме? Әйдәгез, утырыйк та китапны укып бетерик.

 (балалар белән паласка утырып, китапны укып бетерү)

Тәрбияче: Әкиятнең исеме ничек? Нинди кошлар барлык җәнлекләргә хәбәр итеп йөргәннәр ?Куян койрык алып кайтырга нинди җәнлекләргә әйткән? Аю, бүре, төлке куянга койрык алып кайтканмы? Ә ничек куян койрыклы булган?

(балалар җавабы)

Тәрбияче: Әйдәгез, ял итеп алыйк.

Бигрәк шаян инде без,

Тик тормыйбыз бер дә без.

Башны уңга борабыз,

Аннан сулга борабыз.

Башны артка ташлыйбыз да

Әйләндерә башлыйбыз.

Чүгәлибез, торабыз

Шул арада сикергәләп алабыз.

Әйдәгез әле, сулыш алыйк.

(балалар фикере)

Тәрбияче: Балалар, сезнең исегездәме, без сезнең белән Абдулла Алишның әкияте буенча китап ясаган идек. Менә бит ул китап, нинди әкият иде ул? Балалар: “Каз белән аккош” әкияте.

Тәрбияче:  Әйдәгез, “Койрыклар” әкиятенең дә китабын ясыйк.  

 Менә төсле китап булсын өчен буярга кирәк, аннары китапны дөрес итеп җыярбыз.

(балалар эше, китапны җыю)

Тәрбияче: Менә балалар “Койрыклар” әкияте китабы әзер. Без аны үзебезнең китапханәгә куярбыз, ә калган битләрен буш вакытта буяп бетерербез.

(сүзлек өстендә эш-китапханә сүзен кабатлау)

Тәрбияче: Балалар, менә әкияттә җәнлекләр имән агачыннан койрыклар алганнар, ә бүген безнең төркемдә дә серле агач бар. Сезнең нинди хыялларыгыз, теләкләрегез бар, балалар? Бәлки әниләргә бүләк ясап, күңелләрен күтәрәсегез киләдер? Бәлки үзегезгә бүләк ясарга телисездер? Әйдәгез әле, теләкләрегезне тормышка ашырабыз.

(балалар үзләренә сайлап алалар).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по развитию речи в подготовительной к школе группе на тему: «Зимующие птицы » Конспект занятия по развитию речи в подготовительной к школе группе на тему: «Составление рассказа по схеме о комнатном растении.»

Закрепить знания детей о зимующих и перелетных птицах, условиях их жизни, роли человека в жизни зимующих птиц. Упражнять в образовании сложных прилагательных, согласуя их с существительными в мужском ...

Конспект занятия по развитию речи в средней группе Тема: "Военная техника" план-конспект занятия по развитию речи

Формирование представлений о военном транспорте и его назначении.Закрепление в речи существительного с обобщающим значением транспорт....

Конспект занятия по развитию речи в старшей группе. Пересказ сказки «Лиса и рак» Конспект занятия по развитию речи в старшей группе на тему: «Пересказ сказки «Лиса и рак»

Конспект занятия по развитию речи в старшей группе. Пересказ сказки «Лиса и рак»Конспект занятия по развитию речи в старшей группе на тему:«Пересказ сказки «Лиса и рак&raq...

Конспект занятие по развитию речи с детьми старшей дошкольной группы по теме «Транспорт» с использованием интерактивной доски (на основе конспектов логопедических занятий Нищевой Н.В.) + Игры для ИД к занятию.

В современном обществе интерактивные технологии прочно вошли в нашу жизнь. Мы уже на представляем себя без компьютеров и геджетов. А как же иначе, ведь они так облегчают жизнь, дают неогранниченный ис...

...конспекты занятий по речевому развитию для 1 младшей группыплан-конспект занятия по развитию речи (младшая группа)

Занятия с детьми ясельной группы носят игровой характер. Однако они имеют определённые цели, задачи, средства их осуществления и тем самым отличаются от игры. С самого начала занятий воспитателем став...